7


  • Учителю
  • Мероприятие Без - Тукай оныклары

Мероприятие Без - Тукай оныклары

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган чара.



Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Бүген мәктәбебездә гадәти булмаган көн. Бүген Г.Тукайның туган көне! Тукай - безнең юлдашыбыз. Ул үзенең кыска гына гомерендә татар милләтен , аның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятын, әдәбиятын, татар матбугатын саклап калу өчен ниләр генә эшләмәгән? Ул безнең татар халкын дөньяга таныткан шагыйрь! Шуңа күрә безнең Г.Тукайны онытырга хакыбыз юк! Быел аның 130 еллыгы!

Бүген без шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрне сынау өчен Тамчы-шоу" уенына җыелдык. Уенда катнашу өчен 8-9 сыйныф укучыларын чакырам. Рәхим итегез!

1.Ә хәзер уенның беренче турында командалар үзләре белән таныштырып үтәрләр

" Татар яшьләре" Девиз: Без бит татар яшләре - Татарның киләчәге

"Тукай оныклары" девизы: "Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар"

Икенче тур Габдулла Тукайның тормыш юлына багышлана.

1.Габдулла кем гаиләсендә дөньяга килә? ( мулла)(Мөхәммәтгариф-Мәмдүдә)

2.Әтисе Габдулла күпмелек вакытта үлеп киткән? (5 ай)

3 Кечкенә чакта Тукайны ничек атаганнар? (Апуш)

4.Әнисе кабаттан кайсы авыл мулласына кияүгә чыга? (Сасна)

5."Минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын"-дип Тукай кайсы авылны атый?(Кырлай)

6.Кадалмас әле килмешәк!" дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ишетергә туры килгән?(Шәрифә)

7."Үги әбинең 6 күгәрчене эчендә мин бер чәүкә идем" дигән юллар Тукайның кайдагы тормышы турында сөйли?(Өчиле)

8 Өчиледә Габдулланы кем юата? (Саҗидә апа)

9.Ямщик Габдулланы асрамага бирү өчен нинди базарга алып килә?(Печән базары)

10.Казанда Габдулланы кем асрамага ала?(Мөхәммәтвәли-Газизә)

11. 2 елдан соң ни өчен Мөхәммәтвәли белән Газизә Габдулланы кире Өчилегә

кайтаралар? Аны ничек аңлаталар? ("Без үлсәк, бу бала кем кулына кала?")

12.Сабантуй бәйрәмен беренче тапкыр кайсы авылда күрә?(Кырлай)

13. Бабасы кем исемле була?(Мөхәммәтгалим, Зиннәтулла)

14. Кырлайдагы әти- әнисенең исеме?(Сәгъди-Зөһрә)

15.Габдулланы Җаекка алып киткән кешенең исеме?(Алты-биш Сапый))

16. Җаек шәһәренә нинди транспортка утырып китә?(чыпталы чана)

17.Тукай ничәнче елда вафат була?(1913)

18 Әнисе вафат булганда Габдуллага ничә яшь була?(3яшь,9ай)

19.Тукай дөньяга килгән авыл.(Кушлавыч)

20. Шагыйрь яшәгән еллар.(1886-1913)

21. Җаек шәһәренә Габдулланы кем эзләтеп алдыра? (Газизә апасы)

22. Габдулла Тукай укыган Җаек шәһәре мәдрәсәсенең исеме (Мотыйгия)

Икенче тур Габдулла Тукайның иҗатына багышлана.

Сораулар командаларга бер үк вакытта бирелә.

1."Туган авыл" шигыренә көйне кем иҗат иткән?(халык көе)

2. Ул нинди автобиографик әсәр язган?(Исемдә калганнар)

3.Абыйсы белән бергәләп кара җирне ертып йөргән малай турында кайсы шигырендә яза?(Туган авыл)

4.Кайсы әсәрендә бүре башы унике?(Кәҗә белән Сарык)

5.Төркиягә куган депутаталарга җавап итеп язган шигыренең исеме("Китмибез!")

6. "Шүрәле" балетын иҗат иткән композиторның исемен атагыз (Фәрит Яруллин)

7. Кайсы шигырьләренә көй язылган?(Туган тел, Бала белән күбәләк,Карлыгач,...)

8. Тукай чыгарган сатирик журналның исеме? (Яшен)

9. Тукайның үзен һәм аның геройларын күпләп иҗат иткән рәссам? (Б.Урманче)

10. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Тукай исеме мәңгеләштерелгәнме?(һәйкәлләр, музей,









IV тур Блиц - турнир " Капитаннар ярышы"



Шүрәле кешеләрне кочаклый (юк)

Тукайның "Туган тел" шигыре гимн урынына кулланыла? (әйе)

2 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. (юк)

Мөхәммәтгариф - Габдулланың атасы. (әйе)

Шәрифә карчык Габдулланы бик яраткан. (юк)

Нәни Апушның бабасы Зиннәтулла карт. (әйе)

Габдулланың әнисе Мәмдүдә исемле (әйе)



Рус шагыйрьләреннән Пушкинны үзенең остазы дип атый? (әйе)

"Бала белән күбәләк" шигыренең авторы Муса Җәлил. (юк)

"Шүрәле" балетының либреттосын Әхмәт Фәйзи яза. (әйе)

Габдулланың атасы Мөхәммәтгариф Кырлайда туган. (юк)

"Су анасы" әкияте урлашырга өйрәтә (юк)

Шагыйрь 1907 елда язган "Шүрәле" поэмасын Кырлай авылына багышлап язган. (әйе)

"Кәҗә белән сарык " әкиятендә капчыктагы бүре башы 2 булган (юк)

Бишенче тур. Сорыкортларга сүзеннән кайсы команда күпме сүз ясый ала?

6 нчы тур " Шигырьне таны" Бу юллар Г.Тукайның кайсы шигыреннән алынган.



1.И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.(Эшкә өндәү)



2.Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе.

Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.(Бабай)



3. Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимимен;

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?! (Кошларга)



4. Һич сине куркытмасыннар шүрәле. Җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз - аларның булганы юктыр гомер.(Сабыйга)





5.Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам.

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәресем тәмам.(Эш беткәч уйнарга ярый)



1.Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

Тиз ятим кошчыкларың белән кавыш.(Фатыйма белән Сандугач)



2.Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.(Кызыклы шәкерт)



3.Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан:

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!(Пар ат)



4.Шул вакытта мин кулыма китап алам.

Аның изге сәхифәләрен актарам.

Рәхәтләнеп китә шунда җаным,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; (Китап)



5."Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен "тавыклары җырлай" диләр."(Шүрәле)























Икенче тур Габдулла Тукайның тормыш юлына багышлана.

1.Габдулла кем гаиләсендә дөньяга килә? ( мулла)(Мөхәммәтгариф-Мәмдүдә)

2.Әтисе Габдулла күпмелек вакытта үлеп киткән? (5 ай)

3 Кечкенә чакта Тукайны ничек атаганнар? (Апуш)

4.Әнисе кабаттан кайсы авыл мулласына кияүгә чыга? (Сасна)

5."Минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын"-дип Тукай кайсы авылны атый?(Кырлай)

6.Кадалмас әле килмешәк!" дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ишетергә туры килгән?(Шәрифә)

7."Үги әбинең 6 күгәрчене эчендә мин бер чәүкә идем" дигән юллар Тукайның кайдагы тормышы турында сөйли?(Өчиле)

8 Өчиледә Габдулланы кем юата? (Саҗидә апа)

9.Ямщик Габдулланы асрамага бирү өчен нинди базарга алып килә?(Печән базары)

10.Казанда Габдулланы кем асрамага ала?(Мөхәммәтвәли-Газизә)

11. 2 елдан соң ни өчен Мөхәммәтвәли белән Газизә Габдулланы кире Өчилегә

кайтаралар? Аны ничек аңлаталар? ("Без үлсәк, бу бала кем кулына кала?")

12.Сабантуй бәйрәмен беренче тапкыр кайсы авылда күрә?(Кырлай)

13. Бабасы кем исемле була?(Мөхәммәтгалим, Зиннәтулла)

14. Кырлайдагы әти- әнисенең исеме?(Сәгъди-Зөһрә)

15.Габдулланы Җаекка алып киткән кешенең исеме?(Алты-биш Сапый))

16. Җаек шәһәренә нинди транспортка утырып китә?(чыпталы чана)

17.Тукай ничәнче елда вафат була?(1913)

18 Әнисе вафат булганда Габдуллага ничә яшь була?(3яшь,9ай)

19.Тукай дөньяга килгән авыл.(Кушлавыч)

20. Шагыйрь яшәгән еллар.(1886-1913)

21. Җаек шәһәренә Габдулланы кем эзләтеп алдыра? (Газизә апасы)

22. Габдулла Тукай укыган Җаек шәһәре мәдрәсәсенең исеме (Мотыйгия)

Икенче тур Габдулла Тукайның иҗатына багышлана.

Сораулар командаларга бер үк вакытта бирелә.

1."Туган авыл" шигыренә көйне кем иҗат иткән?(халык көе)

2. Ул нинди автобиографик әсәр язган?(Исемдә калганнар)

3.Абыйсы белән бергәләп кара җирне ертып йөргән малай турында кайсы шигырендә яза?(Туган авыл)

4.Кайсы әсәрендә бүре башы унике?(Кәҗә белән Сарык)

5.Төркиягә куган депутаталарга җавап итеп язган шигыренең исеме("Китмибез!")

6. "Шүрәле" балетын иҗат иткән композиторның исемен атагыз (Фәрит Яруллин)

7. Кайсы шигырьләренә көй язылган?(Туган тел, Бала белән күбәләк,Карлыгач,...)

8. Тукай чыгарган сатирик журналның исеме? (Яшен)

9. Тукайның үзен һәм аның геройларын күпләп иҗат иткән рәссам? (Б.Урманче)

10. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Тукай исеме мәңгеләштерелгәнме?(һәйкәлләр, музей,





6 нчы тур " Шигырьне таны" Бу юллар Г.Тукайның кайсы шигыреннән алынган.



1.И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.(Эшкә өндәү)



2.Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе.

Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.(Бабай)



3. Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимимен;

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?! (Кошларга)



4. Һич сине куркытмасыннар шүрәле. Җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз - аларның булганы юктыр гомер.(Сабыйга)





5.Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам.

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәресем тәмам.(Эш беткәч уйнарга ярый)



1.Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

Тиз ятим кошчыкларың белән кавыш.(Фатыйма белән Сандугач)



2.Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.(Кызыклы шәкерт)



3.Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан:

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!(Пар ат)



4.Шул вакытта мин кулыма китап алам.

Аның изге сәхифәләрен актарам.

Рәхәтләнеп китә шунда җаным,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; (Китап)



5."Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен "тавыклары җырлай" диләр."(Шүрәле)

</





















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал