7


  • Учителю
  • Научно-исследовательская работа Җәлил чаткылары белән бистәм буйлап сәяхәт

Научно-исследовательская работа Җәлил чаткылары белән бистәм буйлап сәяхәт

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала









Сарман муниципаль районы МБББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе"









"Җәлил чаткылары" белән бистәм табигатенә сәяхәт

















Автор: Ягудина Динә Мизхәт кызы, 8Б сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: 1 кв. кат. татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Гарифуллина Әлфинур Флер кызы

















2016









Кереш.

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Әдәби әсәрләрләрдә табигать һәм кеше мөнәсәбәтенең тәрбия бирүдә әһәмияте зур. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, беренчеләрдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызуны искәртергә кирәк иде. Фәнни эшемне "Җәлил чаткылары" белән бистәм табигатенә сәяхәт" дип атадым. Теманың актуальлелеге: бистәбездә "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе оешуга инде 30 елга якын гомер үтеп бара. Бу вакыт эчендә берләшмә әгъзаларының саны да, иҗади эшләренең сыйфаты да гел үзгәрештә. Әдәбиятны, иҗат эшен чын күңелдән яратып, үҗәтләнеп иҗат итүчеләр һәм халыкта шигърияткә мәхәббәт тәрбияләүдә, әдәбиятны пропагандалауда актив эшләүчеләр алар. "Чаткыны" кабызучылар төрле һөнәр ияләре: татар теле укытучылары, китапханәчеләр, нефтьчеләр, янгын сүндерүчеләр, ветераннар, укучы балалар. Җәлилемне шигъри бистә итү максатыннан оештырылган бу берләшмә шагыйрьләренең иҗаты, әлбәттә, табигать белән бәйле. Бистәм табигате белән хозурлана да, шул гүзәллеккә зыян килүгә борчыла да алар. Фәнни эшемнең максаты: Җәлил бистәсенең табигый һәйкәлләрен барлау һәм аларның бистәбез шагыйрьләре иҗатында чагылыш табуын өйрәнү. Максатымны чишү юлында түбәндәге бурычлар куелды:

1. Җәлил бистәсенең табигый "һәйкәлләрен" барлау. 2. "Җәлил чаткылары" берләшмәсе шагыйрьләре иҗатында Җәлил бистәсенең

экологиясе һәм аның проблемаларына багышлап язылган шигырьләренә күзәтү ясау.

Эшемнең структурасы: кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән тора.

Төп өлеш

Җәлил бистәсенең табигый "һәйкәлләрен" барлау.

"Кечкенә булса да төш кенә". Бу әйтем нәкъ бистәбез турында, ахрысы. Табигатьнең искиткеч гүзәл бер урынында төзелгән ул. Исемен дә халкыбызның сөекле шагыйре хөрмәтенә "Җәлил" дип атаганнар. Иң матур урынына һәйкәлен дә куйганнар.

Туган иленә җырлары, шигырьләре канатында кайткан шагыйрьнең кул-аяклары богауда түгел инде. Шуңа, ахрысы, менә-менә сикереп төшәр дә бистәм буйлап атлап китәр күк.

Бу хәл мөмкин булса, шагыйрь иң элек кая барыр иде икән? Күңелем белән шагыйрь янәшәсеннән урын алам.

Мөгаен, иң элек туган ил туфрагына башын куеп, бер мизгел тын гына торыр, ә бәлки елар иде. Ела, ела, шагыйрь. Шагыйрьләргә елау һич тә оят түгел. Елый, көлә белмәсә, шагыйрь була алмый да ул.

Туйганчы елагач, кая таба юл тотар иде икән? "Наратларын җилдә тибрәтеп" дәшкән урмангамы? Әйе. Аның бар сукмакларын тикшереп, барлап чыгар, кошлар җырын тыңлар. Алар җырында киеренке хезмәт шавын ишетер. Җир-ананың үз куеныннан өзеп гашыйкларга, тормыш матурлыгын күрә белүчеләргә гөлләр сузуын күрер. Меңъяшәр имән төбенә утырып хәл җыяр. Әлбәттә, урман сукмагы аны "Тырыш" чишмәсенә алып килер. Бу искиткеч хозурлыкка сокланмый түзмәс шагыйрь... Ятып суын эчәр, күңеле белән чишмәнең сандугачын эзләр. Сандугач та озак көттермәс. Талга кунып, шагыйрьгә хөрлек турында, мәхәббәт турында, туган ил турында, бистәбез кешеләре турында җырларын сузар. Чишмә буенда туйганчы ял итеп, урман һавасын туйганчы сулагач, кайтыр якка кузгалыр. Кире бистәм буйлап горур атлап кайтыр ул.

Ә бистә матур! Кайсы төшенә генә барсаң да, һәр урамның үз йөзе. Үзәк урам аша үтү - үзе бер бәйрәм. Көндез дә, төнлә дә ялт итеп тора. Җәен хәтфә кебек яшел чирәм үсә, фонтан тирәсе бала-чага чыр-чуыннан яңгырап тора. Кышын боздан ясалган сыннар күңелне әкиятләр иленә алып китә. Утырып уйланам дисәң - рәхим ит, акрын гына һава сулап йөрим дисәң - һавасы сулап туймаслык чиста бит минем бистәмнең!

Менә бистәмнең табигый "һәйкәлләрен" бераз барладык. Ә хәзер мин сезне яңа сәяхәткә - шушы гүзәл бстәнең, үзем туып - үскән ягымның ак күңелле, шигъри җанлы кешеләренең иҗаты белән якыннан танышырга чакырам.

"Җәлил чаткылары " белән бистәм табигатенә сәяхәт.

Әле дә исемдә: һәркайда яз сулышы. Инде кары да анда-санда гына калып килә. Бертуктамый искән җилдә инде кыш көнендәге кебек ачы тавышлар чыгармый. (Җил дигәндә, танылган инде бистәм ул җилләре белән. Безгә кунакка килгән кешеләр дә шакката ул җилләргә. Без дә аптырап калмыйбыз "Җәлил җиле ул!"- дибез.) Ә мин үзәк урам буйлап, табигатьнең матурлыгына исем-акылым китеп барам. Карыйм, сукмакны кыл урталай аерып үскән каен янында Гафифә апа Гаффарова. Үзе каенны сыпыра, үзе каен белән сөйләшә. Мин дә түзмәдем: агач янына якынрак килдем. Күзем ачып карасам, таң калдым. Чынлап та бөре ачылып килә икән бит инде. Гафифә апа күземне ачмаса, күрми дә узасы булганмын икән.

Җәлилемнең ап-ак каеннары -

Мин гашыйкмын, гашыйк барсына.

Үзенә тарта сыман зәңгәр күкләр,

Үзенә дәшә зәңгәр иртәләр

Ашыга-ашыга килгән шаулы язлар

Күңелемне әсир итәләр...

-дип пышылдый икән аның иреннәре. Әйе, сихерли Гафифәне яз сулышы. Болынга, урманга, чишмә буйларына чакыра ул аны. Бу чакыруга шагыйрь йөрәге каршы тора аламыни инде? Урмандагы һәр агач, кош-корт таный бит аны. Ул аларның телләрен беләме, холык-фигыльләрен өйрәнгәнме-әмма шунысы хак: ул-табигать баласы. Туган авылы Тарханның җаны. Бистәбездә яшәүче кешеләр белән табигать арасында илаһи бер илче.

Җырлап урыйм шәһәр урамнарын,

Яңа йортлар калка каршыда.

Шигырьләрең кебек, Муса Җәлил

Якын монда миңа барсы да.

Елмаюың күрәм һәр сабыйда,

Һәр былбылда ишетәм тавышың...

Тормышы никадәр авыр булса, иҗаты шулкадәр якты аның. Ул бит һөнәре буенча да дөньяны матурлаучы - буяучы. Озак еллар "Җәлилнефть" идарәсендә тырыш хезмәт куя. Ә буяучы белән шагыйрә арасында охшашлык бар. Икенчесе - тылсымлы сүзләр белән кешеләр күңелен аклаучы.

"Җәлил бистәсендә Гафифәне белмәгән кеше юк. Ул - безнең горурлыгыбыз", - ди "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Илдус Мәрданшин.

Мин гашыйкмын нефтьчеләреңә

Игенчеләреңә гашыйкмын.

Шуңа ахыры сезне ташлап китеп,

Юл чыгарга бер дә ашыкмыйм

Монда минем язылачак җырлар.

Күпме нәрсәм монда табылган.

Каеннарым йөгерә ялан аяк,

Яшел яулыкларын ябынган..

Чишмәләр- тереклек чыганагы. Нәсел башларыбыз үз авыл, шәһәрләрен нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр. Гасырлардан гасырларга чишмә безнең халык өчен илһам чыганагы булган. Ул җырларда туган як белән тәңгәл куела. Авылда туып үскән Гафифә апа Гаффарова да чылтырап аккан чишмәләрне, бормаланып аккан таллы әрәмәләрен җыр юлларына салмый кала алмый, әлбәттә.

Чишмәләрнең челтерәве

Туган ягыма илтә.

Шундук Тырыш чишмәсенә

Барасым килеп китә

("Чишмәләрнең челтерәве")





Чишмәләрем -әкият иле,

Тирәсе-яшел чирәм.

Шифалы сулар эчәргә

Әкият иленә киләм.

("Чишмәләрем")

Матурлыгы, бизәлеше белән таң калырлык, кабатланмас архитектура үрнәге булган бу чишмәләрне төзекләндерүдә "Җәлилнефть" идарәсенең өлеше искиткеч зур. Алар җир куеныннан кара алтын чыгару белән бергә, табигатьне саклау, яшәртү буенча күп төрле эшләр башкаралар.

"Җәлилнефть"егетләре

Сынатмый алар, беләм.

Чишмәләрем матурланган

Аларның кулы белән.

("Чишмәләрем")

Чишмә буйларында йөргәндә шагыйрә үзенә илһам ала, ә кайчагында:

Их, бер юньсез исле үләннәрне,

Яшел келәмнәрне сөреп киткән;

Табигатьнең бөтен гүзәллеген

Күз яшенә манып, күмеп киткән.

Чишмәсе дә бу күрнешне күреп,

Әрнеп елаган күк тоела.

("Кичерегез")

-диеп елап та чыга.

Язлар җиргә шатлык китерсә дә,

Каеннарда сагыш бар әле.

Кәүсәләрен карап әрнеп йөрдем,

Кәүсәләре аның яралы.

Кемдер килеп бркөн кадак суккан,

Пычагын да кадап киткәннәр.

Кем рәнҗетте сине, каенкаем,

Яшүсмерме, әллә өлкәннәр?

("Урманнарга сөенеп кергән идем")

Борчыла шагыйрә бистәсенең киләчәге өчен, бик борчыла.

Гафифә апа гына түгел, янгын сүндерүчедән отставкадагы полковник дәрәҗәсенә ирешкән Илдус Мәрдәншинның да җаны әрни:

Көндездәй яктыра кара төн,

Сихри моң агыла эченнән.

Бистәбез нурлана көннән-көн

Нефтьче дусларның көченнән...

Бистәбез бизәлеп, үзгәргәч,

Горурлык уянды күңелдә.

Әмма ул горурлык тиз үтте,

Җимерелә матурлык һәр көндә.

Бүреләр тудырмас боланнар,

Арслан тумастыр төлкедән.

Таптала чәчәкләр вәхшидән,

Әйтегез, бу ни хәл, бу нидән?

- дип яза Илдус Мәрданшин үзенең шигырендә. Ул үзенең туган яклары - Җәлил бистәбез белән бәйле һәр нәрсәне үтә дә нечкә хис-тойгылар белән, хәтта берникадәр илһамландырып кабул итә.

Җәлилемнең җилләре лә,

Җәлилемнең җилләре!

Поселогымны уйласам,

Арта йөрәк җегәре.

Урыны бик җилле аның:

Урманлы, саф һавлы.

Җәлилебез - менә дигән,

Андый оҗмахны тап әле!

(" Җилләре дә якын күңелгә")

Шагыйрьнең иҗаты белән якынрак танышкан саен шуңа төшенә барасың, ул кулланган образ-сурәтләрнең мәгънәсен әдәби төшенчәләр белән генә чикләп булмый. Ул туган җирнең табигатен, җирен-күген, һава-суларын, ниһаять, кешеләрен ходай ихтыяры, дөнья шаукымы итеп кабул итә.

Тирә-юне ямь-яшеллек

Дәртле яшьлек шәһәре.

Төрле милләт татулыгы-

Республикам гәүһәре!

Их, Җәлилем каласы!

Ипигә ягарлык аның

Сулый торган һавасы!

("Җәлил каласы")

Шагыйрь өчен "туган як тойгысы", "туган җир хисе" үзенчәлекле ышануларга әверелеп китә.

Тирә-юне яшел урман,

Каеннары йөгерә каршыга.

Ямьләндереп таңны, нурдан,

Нефтьчеләр эшкә ашыга.

Җәлил кебек җирне тапмадым,

Туган ягыма да кайтмадым!

Их! Җәлил! Җәлил! Җәлил!

Юлларыңда уйный назлы җил.

Даны җырларга күчкән Җәлил!

("Җәлил")

Нефтьчеләр бистәсенең экологик проблемаларын , әлбәттә, үзе нефть чыгарган кеше генә якыннан белә. Атказанган нефтьче Булат абый Әюпов та лаеклы ялга чыккач, өченче класста укыганда борынлап, күкәй кабыгыннан чыга алмый калган чеби-шигърият җене кабат кыбырсый башлый, уй-хисләре йокларга ирек бирми.

Алтмыш дүрттә, кышта килдек

Җиде генә йортлы Җәлилгә.

Урам дигәнебез карлы басу,

Йөри иде уйнап җил генә.

- дип искә ала Булат абый үзенең беренче бистәм җиренә аяк басуы турында.

Заманалар үзгәрә, тормыш алдыбызга әллә ничә төрле проблемалар куя.Аларны һәркем үзенчә чишәргә омтыла, дөньясын матурлау юлларын эзли. Ә Булат абый аларны шигърият аша күрсәтә, бүгенге көннең кытыршы, көн итәр өчен җайсыз якларын үзенчә ача, тасвирлый.

Ябырылдык "кара алтын" күргәч,

Түктек, чәчтек -чумдык муеннан.

Зар елады газиз Җир-анабыз,

Безнең бисмилласыз "уеннан".

Ачка казан астыргандай, бездә

Чама дигән бизмән булмады.

Мәңге бетмәс төсле шашкан идек,

Ләкин хәзинәбез аз калды.

Дөньяның төрле чагын, вакыт-мизгелләрнең кеше күңелендә төрлечә уйнаклавын гомер буе күңелендә тоеп яшәгән шагыйрь шулай да рухын төшерми, бу көннәрнең яктыруына, әйбәтләнүенә өметләнә.

Ә бит безнең бистәбездә,

Санасаң, бик күп дәва.

Җил дә вакытында исә,

Сулыйбыз яхшы һава.

Әнисә апа Минһаҗеваның да тыныч кына яшәп яткан җирдән күнеленә нидер була: суларга һава җитмәгән кебек, шатлык-куанычларын уртаклашырдай, кайгы-хәсрәтләрен бүлешердәй дусларга мохтаҗлык сизә башлый ул. Шундый моңсу мизгелендә язмыш аны "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары б белән очраштыра. Алар ярдәмендә ул тормышка башка төрлерәк карый башлый. Кайларга гына барып кайтмый күңеле. "Җәлилнефть" биләмәләрен иңлиме, яшьлек хәтирәләрен барлыймы - һәркайда матурлык.

Таң алдыннан чыгам урамга,

Күз төшерәм якын урманга.

Назлап искән талгын җилне тыңлыйм,

Ни әйтергә тели ул җанга?..

Әкрен искән җилләр пышылдыйлар:

-Нинди хозур! Күккә кара әле!

Күктә ага алсу-ак болытлар,

Бу бит - бәхет! Шуны аңла әле!

Операторлык хезмәтенең авыр вакытлары булса да, уйлар өчен вакыт шактый күп була Әнисә апаның. Хезмәте авыр булса да , күп вакыт табигать кочагында уза аның.

Онытырлыкмы: назлы язгы каеннарның

Серләшкәндә сиңа дәшкәнен?

Әйтә кебек җиләк:

- Авыз итче миннән,

Күрмисеңме, ничек пешкәнмен!

Тыныч түгел соңгы вакытта шагйрәнең күңеле.

Соңгы чакта күңелем бик нечкәрде,

Урамнарда йөри, урманда.

Тыңгы тапмый күңелем, нишләсә дә,

Атлыйм мәллә каршы буранга?

III. Йомгаклау.

Бистә шагыйрьләребез яшәү йортыбыз булган Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылалар. Алар табигатьнең кешегә яшәү өчен матди мөмкинлекләр дә, иҗат өчен илһам да бирүен дөрес аңлыйлар. Кеше һәм табигать мөнәсәбәтенә дә төрле яктан якын килә. Әйтелгән фикерләр аларның әсәрләрендә чагылыш тапканын күрдек.

Кыскасы, шагыйрьләребез фикеренчә, кеше табигатьне яратырга, сакларга, аның белән хозурланырга, аның кочагына омтылырга тиеш. Шулай булганда гына тәнгә дә, җанга да рәхәт табылыр. Шул чакта гына шагыйрьләргә илһам килер.

Урамда яз килә. Агач бөреләрен берәм-берәм күзәтәсе, чәчәкләрнең исен тоясы, яз кояшында җылынасы, табигатьнең матурлыгына карап ләззәтләнәсе килә. Һәрчак шулай. Йолдызлы күккә карасаң, карап туеп булмый. Җәен җиләкләрне авыз итүдән туеп булмый. Көз тудырган төсләрдән карашны алып булмый. Кояш чыгышы һәм кояш батышы күренешеннән гаҗәпләнеп туеп булмый.

Хезмәтемне төгәлләп шуны әйтәсем килә: туган җир табигате турында кайгырту - үз балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге турында кайгырту ул. Шуңа күрә кешенең кул хезмәте белән тудырылган бу хозурлыкны саклау өчен барыбыз да тырышсак, чишмә тирәләрен чистарту өмәләрендә катнашсак иде. Әйләнә-тирә табигатькә сак мөнәсәбәт безнең яшәү рәвешенә әйләнсен иде.

Кулланылган әдәбият.

Әюпов Булат. Каран чишмәсе. - Әлмәт. "ТатАСУ нефть" басмалар бүлеге. 1999ел. Әюпов Булат. Һәрчак күрәм алда яктылык... - Сарман. Сарман район типографиясе 1999ел. -

Гаффарова Гафифә. Җәлилем каеннары. - Азнакай. 1993ел. - Азнакай типографиясе.

Гаффарова Гафифә. Авылым таңнары. - Әлмәт.- "Татнефть" акционерлык җәмгыяте "ТатАСУ нефть" басмалар бүлеге. 1997ел.

Гаффарова Гафифә. Чакыру. - Җәлил. - Шәхси эшмәкәр Байкин С.И. типографиясе. 2007ел.

Мәрданшин И.Х. Тарихта кала эзләр. - Җәлил. 2009ел.

Мәрданшин И.Х. Победить стихию-наша стихия. - Җәлил-Әлмәт. 1999ел.

Минһаҗева Әнисә. Сезгә кайтам бүлеп гомерне. - Әлмәт. 2007ел.

Минһаҗева Әнисә. Күңелегезгә керәм янган ут булып.-Азнакай.- Азнакай шәһәр типографиясе. 2002ел.

Җәлил чаткылары. - Әлмәт.- "Татнефть" акционерлык җәмгыяте "ТатАСУ нефть" басмалар бүлеге. 1996.ел







































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал