7


  • Учителю
  • Входная контрольная работа в 7 классе (татарская группа)

Входная контрольная работа в 7 классе (татарская группа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</<font face="Times New Roman, serif">7 нче сыйныф татар төркеме өчен кереш контроль эш биремнәре.

А1. Предметны белдерүче сүз төркеме:

а) исем; б) сыйфат; в) фигыль; г) сан.



А2. "Теле татлының дусты күп" мәкалендә исемләшкән сыйфат:

а) теле сүзе; б) татлының сүзе; в) исемләшкән сыйфат юк; г) күп сүзе.



А3. Сан белән ачыкланган исем:

а) сыйфатланмыш дип атала; б) саналмыш дип атала;

в) берничек тә аталмый; г) аныкламыш дип атала.



А4. Кушма рәвешләрне тап.

а) бу көнне, бу елны; б) бүген, быел; в) алай-болай, укый-укый; г) чиста, яхшы.



А5. " Әнкәм бүген матур бер төш күргән" (И.Юзеев) җөмләсендә бүген рәвеше нинди җөмлә кисәге булып килгән?

а) аергыч; б) хәл; в) тәмамлык; г) ия.



А6. Алмашлык:

а) исемне генә алыштырып килә; б) фигыльне алыштырып килә;

в) исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алыштырып килә.





А7. Нисби сыйфатларны билгеләгез:

а) киң, кызыл, язгы, матур; ә) фәнни, кышкы, сәяси, бүгенге; б) биек, акыллы, белемле, соңгы.





А8. Тәкъдим ителгән саннар кайсы сүз төркемен ачыклый? Җиде дәрес, беренче сыйныф, 2014 нче ел, биш-алты дәфтәр

а) сыйфат; ә) алмашлык; б) исем.





А9. Әти аның үзенә дә, малаена да икешәр йомырка сузды.(Г.Бәширов) җөмләсендәге аерып бирелгән сүз җөмләдә

а) аергыч; ә) тәмамлык; б) хәл.

(1) Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. (2) Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин.

(3) Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз алдына да китереп булмый торгандыр. (4) Кайда гына тумасын, нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дә алыштыра алмый.





В1. 1 нче җөмләдә төшем килешендәге ничә исем бар?

В2. 3 нче җөмләдән ясалма сыйфатны табыгыз.





В3. 4 нче җөмләдәге сорау алмашлыкларын табыгыз.





В4. 2 нче җөмләдәге кайчандыр сүзе нинди сүз төркеменә карый?















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал