7


Тест БРТ 1нче вариант

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

9 нчы сыйныф

Тест БРТ 1нче вариант

1 (1)Буй җитеп, әти-әнидән кача-поса гына малайлар белән дустанә сөйләшеп йөри башлагач, чишмә буе безнең изге урыныбызга әйләнде. (2)Хатирәләр, хатирәләр... (3)Күзләребез ялгыш кына очраша да, оялудан кызарып, башларыбызны аска иябез. (4)Озаклап чишмәгә карап торабыз. (5)Менә шунда карашларыбыз янә очраша да инде. (6)Без бер-беребездән күзләребезне ала алмыйбыз. (7)Шуннан соң мин бик күп мәртәбәләр чишмәдән аның күзләрен эзләдем. (8)Ул еракларда, ил чигендә сакта торганда да, аңа язган сәлам хатларында да мин: «Чишмә агышлары юсын сагышларны...» - дип яза идем. (9)Чөнки мин сагынган вакытларымда күзләребезнең бер-беребезгә озак итеп карап торуларын исемә төшерә идем.

(10)Синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин <...> чишмәм! (11)Бары синең агышың гына мине юата.(12)Эчкерсез саф мәхәббәтнең шаһиты булып, чишмәнең гөнаһсыз күзләре елмая иде миңа.

(13)Чишмәләр әйтерсең лә төнлә йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли. (14)Гүя гасырлар буе сөйләп тә бетерә алмаган серләре кояш нурларына күчә. (15)Син игътибар белән күзәт аларны, бәлки, сиңа да ул тылсымын энҗе бөртекләре аша белдерер. (16)Чишмәнең бихисап көмеш тамчылары, кояш нурларына үрелеп, иң оста рәссам да төшерә алмаслык төсләрдән салават күперләре ясый.

(17)Чишмәнең берни белән дә чагыштырып булмый торган моңлы агышына өздереп-өздереп сайраган сандугачлар тавышы кушыла.

(18)Ул, үзенең үтәр юлын дәвам иттереп, зәңгәр күккә елмая-елмая ага да ага... (Д.Гайнетдиновадан)



Тест БРТ 1нче вариант

2. Кайсы җөмләдә сингармонизмга буйсынмаган сүз бар?

  1. Озаклап чишмәгә карап торабыз.

  2. Синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин, чишмәм!

  3. Бары синең агышың гына мине юата.

  4. Сиңа да ул тылсымын энҗе бөртекләре аша белдерер.

  1. .

3. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, кайсы җөмләдә кире сүз тәртибе күзәтелә?

  1. Шуннан соң мин бик күп мәртәбәләр чишмәдән аның күзләрен эзләдем.

  2. Бары синең агышың гына мине юата.

  3. Синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин, чишмәм

  4. Чишмәләр әйтерсең лә төнлә йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли.

  1. карашларыбыз

  2. гөнаһсыз

4. 7 - 9 нчы җөмләләрдән чыгыш килешендәге исемне табып языгыз.

Җавап:________________________________________________

5. 5-6 нчы җөмләдән тамыр+ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы+бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.

Җавап:________________________________________________

6. 14-16 нчы җөмләләрнең кайсысында кереш сүз бар?

Җавап:________________________________________________

7. 9 нчы җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә сүз бар?

Җавап:________________________________________________

8. 3 нче җөмләнең төрен языгыз.

Җавап:________________________________________________

9. 10 нчы җөмләдә <...> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш?

Җавап:________________________________________________

10. 17-18 нче җөмләләрдәге сыйфат фигыль белән белдерелгән аергычларны табып языгыз.



Тест БРТ 1нче вариант

11. "Чишмәләр әйтерсең лә кичен йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли. Гүя гасырлар буе сөйләп тә бетерә алмаган серләре кояш нурларына күчә." җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз? Фикер дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан ике мисал китерегез. Бу вакытта файдаланылган җөмләнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинение күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Аны чиста һәм танырлык итеп языгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал