- Учителю
- Урок татарской литературы на тему' Песнәк белән Әнисә' (4кл. Рус. Гр.)
Урок татарской литературы на тему' Песнәк белән Әнисә' (4кл. Рус. Гр.)
4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе
Укытучы: Гыйльметдинова И.Ә.
Тема: Г.Лотфи "Песнәк белән Әнисә" хикәясе.
Белем бирү максаты:
-
"Песнәк белән Әнисә" тексттын аңлап, дөрес уку күнекмәләрен булдыру.
-
Эчтәлекне үзләштерү, тәрҗемә итү , сораулар буенча сөйләү күнекмәләре формалаштыру.
-
Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
3.Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
4.Укучыларда табигатькә, кошларгат мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.
Фикер сәләтен үстерү максаты - яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.
ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,
биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.
Дәрес планы:
№
Дәрес элементлары
Вакыт
1
Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)
2 мин
2
Актуальләштерү( үткән материалны кабатлау Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру )
3 минут
3
Төп өлеш ( Уку мәсьәләсен кую. )
16 минут
4
Ныгыту (Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану)
15 минут
5
Йомгаклау ( белемнәрне бәяләү Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә)
7минут
6
Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
2 минут
Дәрес этабы
Этаплар эчтәлеге
УУГ
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру
Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру
-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
1 слайд
Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.
Хәерле көн миңа!
Хәерле көн сиңа!
Хәерле көн сезгә!
Хәерле көн барыбызга да!
-Әйдәгез укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик инде!
(Хәерле көн, исәнмесез!)
-Рәхмәт укучылар, утырыгыз!
Дежур укучы чыгышы.
Бүген дүшәмбе, 10нчы октябрь. Бүген класста .... юк. (Барсы да бар).
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру
Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
1.Өй эшен тикшерү.
2. Аудирование:
Дөрес уку: беркөнне,песнәк,кунды,чукый, тышта, шатланды,канатын какты,шатланды.
Искә төшерә, тәрҗемә итү: нәрсә?-песнәк,ул;нәрсәне?-песнәкне,аны;нәрсәнең?-песнәкнең,аның.
Җөмләләргә сораулар кую №2
Песнәк кыш көне авылда,шәһәрдә яши. Песнәк бик хәрәкәтчән,җитез кош.Кешеләр кышын аңа җим бирәләр.
Дәреснең максаты белән таныштыру.
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
III. Уку мәсьәләсен кую.
Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;
килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү
-
Текст укуга әзерлек.
-
Сүзлеккә язу: кунды,чукый башлады,канатын какты,ияләште
-
Текстны уку
Укытучы укый
Укучылар эчтән, кычкырып укый
Тәрҗемә итү.
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу
ШУУГ: үзмаксат кую
IV.Ял минуты
БҖ "Җил исә", "Бакалар"
V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану
Максат:
укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.
1.Рәсемгә карау: беркөнне тәрәзәгә нәрсә кунды? Ул нишли башлады?
2. №8-план белән эш, эчтәлекне ачу.
3. №9- найди в тексте о том, что: на улице холодно;синица проголодалась;Аниса накормила синицу
4.№10- бу раслаулар дөресме? (презентация буенча эш)
-Көннәр салкын түгел иде.
-Песнәк ишек янына килде.
-Песнәк тәрәзәне чукый башлады.
- Песнәкнең ашыйсы килә.
- Песнәкнең өйгә керәсе килә.
- Әнисә песнәкне ашатмады.
- Песнәк майны ашап бетерде.
- Песнәк Әнисәдән курыкмады.
- Песнәк Әнисәгә ияләште.
- Песнәк өйгә керә башлады.
5.Хикәя эчтәлеге буенча сораулар төзү һәм җавап бирү.
6 .Әгәр песнәк сөйләшә белсә,песнәк белән Әнисә арасында нинди сөйләшү булыр иде? Диалогны дәвам итегез.
-Әнисә апа,исәнме!
-Исәнеме,кошчыгым!
-Әнисә апа,миңа бик салкын!
- ...
7.Электрон ресурслардан күнегүләр эшләү.
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
УУГ: , тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү
VI.
Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.
Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
-Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?
-
Үзбәя бирү.
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5ле
-
Әйбәт эшлим, материалны аңладым.4 ле
-
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 3 ле
ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.
VII. Өй эше
Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
11нче күнегү- хикәяне сәнгатьле укырга; яңа сүзләрне өйрәнергә,алар белән җөмләләр төзергә(көчлерәк укучыларга).