- Учителю
- Алмашлыклар (конспект урока в 5 классе)
Алмашлыклар (конспект урока в 5 классе)
Татар теле.
Тема: Сүз ясагыч кушымчалар.
Максат: Яңа сүз ясаучы кушымчаларны таный һәм куллана белү күнекмәсен үстерү.
"Тамыр" һәм "Кушымча" төшенчәләрен ныгыту, кушымчаларның төрләрен билгели белү күнекмәсен формалаштыру.
КУУГ: сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгели, әйтелешенә карап тиешле кушымча ялгый; тамырдаш сүзләр табу.РУУГ: кагыйдә, алгоритм ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү.
Дәрес барышы.
-
Мотивлаштыру - ориентлаштыру.
А) Матур язу.
Б) Өй әен тикшерү.
В) Сүзлек сүзләре белән эш.
Г) Уку мәсьәләсен кую.
57 нч күнегү ярдәмендә искә төшерелә.
ИСЕМ + СҮЗ ЯСАГЫЧ КУШЫМЧА: сүз+лек, күз+лек, балык+чы
ФИГЫЛЬ + СҮЗ ЯСАГЫЧ КУШЫМЧА: ач+кыч, кис+кеч,
-
Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
-
Эңгәмә.
-
Кушымчалар нинди эш башкаралар?
-
Нәтиҗә чыгарыгыз. (парларда, үз-үзләренә сөйлиләр)
Сүзнең лексик мәгънәсенә карап сүзләр 2 төрле булалар: тамыр нигезле (тоз, көз, эш, аш) һәм ясалма нигезле ( башлык, баллы, тырышлык, сулы) сүзләр.
-
58 нче күнегү.
Бирелгән кушымчаларны ялгап, сүзләр уйлап языгыз.
-
Кушымчалар кайсы сүз төркеменәренә ялганды?
-
59 нчы күнегү.
-
Җөмләләрне укыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне күчереп яз, тамырларын һәм кушымчаларын билгләгез
3. Физминутка.
4. Беренчел ныгыту.
Дәреслек белән эш.
-
60 нчы күнегү. Сүзләрне уку, чагыштыр. Кайсылары сүзнең төп мәгънәсен белдерә һәм мәгънәле башка кисәкләргә таркалмый? Ясалма сүзләрне күчереп яз, тамырын һәм кушымчаларын билгелә.
-
Сүз төзелешен тикшерү тәртибе белән таныштыру. Алмагачлык, Балыкчының сүзләрен тикшерү.
5. Мөстәкыйль эш.
25-27 нче күнегү эш дәфтәрендә.
6. Модельләштерү.
7. Рефлексив бәяләү.
1. Рефлексив кабатлау.
- Нәрсә белергә теләгән идек?
- Ничек белдек?
- Кушымчаның төрен билгеләү өчен нишләрсез?
2. Өй эше.
- Кагыйдәләрне кабатлагыз.
- 61 нче күнегү, 42 бит.Текстны күчереп яз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне сүз төзелеше буенча тикшерегез.