7


  • Учителю
  • Г. Тукайның 'Гали белән Кәҗә' шигыре (Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән дәрес)

Г. Тукайның 'Гали белән Кәҗә' шигыре (Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән дәрес)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Г. Тукайның "Гали белән Кәҗә" шигырен (Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)Максат. 1. Г. Тукайның биографиясе, иҗаты белән якыннанрак таныштыру; лексик запасны баету. 2. Укучыларның парларда, төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.3. Габдулла Тук
предварительный просмотр материала

Яр Чаллы шәһәре, 82нче кадет мәктәбе

Фәләхиева Альбина Мәсхүд кызы, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф: 1б (татар төркеме).

Тема: Габдулла Тукай "Гали белән Кәҗә".

Максат. 1. Г. Тукайның биографиясе, иҗаты белән якыннанрак таныштыру; лексик запасны баету.

2. Укучыларның парларда, төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.

3. Габдулла Тукай иҗатына кызыксыну уяту; хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа-проектор, ноутбук, "Г. Тукай" исемле презентация, төрле хайваннар һәм җәнлекләр рәсемнәре.

Дәрес барышы.

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге



  1. Оештыру.


Дежур укучының доклады.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез, иптәш укытучы!

Укытучы: Хәлләрегез ничек?

Укучылар: Рәхмәт, яхшы. Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

Укытучы: Рәхмәт, әйбәт. Утырыгыз!

- Укучылар, әйдәгез әле бер-беребезгә карап елмаеп алыйк, ә хәзер башта җилкәдәш иптәшегезгә карап елмаегыз, аннан соң каршы як иптәшегезгә елмаегыз. Карагыз әле, сыйныфта ничек яктырып, җылынып китте. Сиздегезме? Һәрвакыт бер-берегезгә елмаеп карагыз, җылы мөнәсәбәттә булыгыз! (Слайд 2)











3 минут

  1. Актуальләштерү.

  • Г. Тукайның шигырь һәм әкиятләреннең рәсемнәре. (Слайд 3)

  • Укучылар, бу шигырь һәм әкиятләр сезгә танышмы? Аларның авторы кем? (Габдулла Тукай) (Слайд 4)

  • Габдулла Тукай турында нәрсәләр беләсез икән, хәзер болай итеп тикшерәбез? Әгәр мин әйткән сүзләр белән килешәсез икән басасыз, әгәр килешмәсәгез, утырасыз.

  • Габдулла Тукай - шагыйрь. (басалар)

  • Габдулла Тукай - җырчы. (утыралар)

  • Аның балалар өчен язган әсәрләре юк. (утыралар)

  • Аның балалар өчен язган әсәрләре бик күп. (басалар)

  • Ул җырлар язган. (утыралар)

  • Ул шигырь һәм әкиятләр язган. (басалар)

  • Бик яхшы, укучылар. Бүген без сезнең белән Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак танышырбыз, "Гали белән Кәҗә" шигырен укырбыз, мультфильм да карарбыз. (Слайд 5)




Тэйк Оф Тач Даун

3 минут


III. Яңа тема аңлату


  1. Габдулла Тукай турында мәгълүмат бирү.

Габдулла Тукай 1886нчы елның 26нчы апрелендә туа. Аның туган көне ел саен бәйрәм ителә. (Слайд 6)

Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф, әнисе Мәмдүдә исемле булалар. Габдуллага 4 ай булганда әтисе, ә 4 яшьтә әнисе дә үлә. (Слайд 7)

Ятим калгач, Габдулла Тукайның тормышы бик нык авырлаша. Аны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртә башлыйлар. Тукайның балачагы үткән урыннарны карап чыгыйк. Кушлавыч авылында туа, әтисе үлгәч, әнисе кияүгә чыга, Габдулла ШӘрифә исемле карчык белән кала, соңрак әнисе аны үзе янына алып китә, ләкин озакламый ул да үлә. Ятим Габдулланы Зиннәтулла бабасына Өчилегә алып киләләр. Ләкин ул анда артык була, аны Казанга җибәрәләр. Казанда аны бер гаилә уллыкка ала. Ләкин озакламый алар да авырый башлыйлар һәм Габдулланы кире бабасына кайтарып җибәрәләр. Моннан аны Кырлай авылыннан Сәгъди исемле кеше уллыкка ала. Аннан инде апасы кайтып, Габдулланы үзе белән Уральск шәһәренә алып китә. Нәкъ менә шунда ул мәктәптә укый, рус телен өйрәнә, шигырьләр яза башлый. (Слайд 8)

21 яшендә Тукай Казанга кайта. Ләкин озак яшәми, 27 яшендә авыру сәбәпле үлә. Бик кыска гомерле булуына карамастан, Габдулла Тукай бик күп шигырьләр яза. Балалар өчен язган әкият һәм шигырьләре дә бик күп. (Слайд 9)

Татарстанда Г. Тукайга багышланган 2 музей бар. Берсе Казанда, 2нчесе Кырлайда. Габдулла Тукайга бик күп һәйкәлләр дә куелган. (Слайд 10)

Габдулла Тукай - татар халкының бөек шагыйре. (Слайд 11)

2. Физкультминутка үткәрү. (Слайд 12,13,14,15)

Укучылар торалар, урындыкларын этеп куялар, такта янына чыгып, музыка барганда биеп буталалар. Музыка туктагач, катып калалар, укытучы сорау бирә:

- Тукай сүзендә ничә сузык аваз бар? (2)

- Шүрәле сүзендә ничә татар теленә генә хас булган хәреф бар? (3)

- Кәҗә сүзендә ничә тартык аваз бар? (2)

- Габдулланы сүзендә ничә иҗек бар? (4)

3. Яңа сүзләр белән таныштыру. (Слайд 16)

- үзенчәлекле авазларны әйтү (ә, ү, ө, ң, җ, һ, йа-йә, йы-йэ, к-къ, г-гъ);

- тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау;

- сүзләрне кабатлау.

шагыйрь - поэт

шигырь - стихотворение

әкият - сказка

бөек - великий

һәйкәл - памятник

4. Мультфильм карау. (Слайд 17)

  • Сезгә мультфильм ошадымы? Монда кемнәр катнаша? (Гали белән кәҗә) Кәҗә нәрсә ул? (хайван) Укучылар, әйдәгез, искә төшерик әле, хайваннарны без нинди төркемнәргә бүлеп өйрәнгән идек? (йорт хайваннары, кыргый хайваннар, безнең якларда яшәмәүче хайваннар) (Слайд 18)

  • Әйдәгез әле без аларны аерым-аерым искә төшереп чыгыйк. (Слайд 19,20,21)

  • Димәк, кәҗә кайсы төркемгә керә булды инде? (Слайд 22)

  • Ә хәзер сез алдыгызда торган рәсемнәрне алып, бер-берегезгә күрсәтеп, хайваннарның атамаларын искә төшерергә тиеш буласыз. Җилкәдәш иптәшегез белән эшләгез. (куян, төлке, бүре, аю, керпе, тиен, юлбарыс, арыслан, фил, маймыл; эт, песи, ат, сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз) (Тикшереп чыгу: м-н, 2нче номерлы укучылар йорт хайваннарын, 1нче номерлар кыргый хайваннарны, 3нче номерлы укучылар безнең якларда яшәмәүче хайваннарны әйтеп чыгалар.) (Слайд 23)

  • Ә хәзер үзегезгә ошаган бер рәсемне алып, 3 почмакның берсен сайлагыз: "Йорт хайваннары", "Кыргый хайваннар", "Безнең якларда яшәмәүче хайваннар". Ә хәзер парлашып басыгыз, парларда ни өчен бу хайванны сайлавыгызны аңлатыгыз. Башта уйлыйбыз. (10 секунд бирелә) Буе озынрак булган кеше беренче сөйли. (30ар секунд бирелә) (Тикшереп чыгу: Укучыларның берничәсеннән иптәшенең ничек итеп аңлатуы сорала) (Слайд 24,25,26,27)

  • Ә хәзер почмаклардан китеп, иптәшләрегезне алыштырыгыз, яңа пар ясагыз. Рәсемегездә булган хайван исемен кертеп җөмлә төзегез. Башта уйлыйбыз. (10 секунд бирелә) Ә хәзер чиратлап бер-берегезгә җөмләләрегезне әйтегез. Чәче карарак булган кеше башлый. (10ар секунд бирелә) (Тикшереп чыгу: Укучыларның берничәсеннән иптәшенең нинди җөмлә төзүе сорала) (Слайд 28,29,30,31)






















Микс Фриз Групп





















Релли Робин





Конерс






Таймд Пэа Шэа

4 минут
























3 минут








3 минут










2 минут






2 минут



3 минут







3 минут







2 минут

IV. Ныгыту.


"Гали белән Кәҗә" шигырен уку. (Слайд 32)

  • Инде шигырьне үзебез укыйк.

а) укытучы укып күрсәтә;

ә) укучылар укытучы артыннан кабатлап укыйлар;

б) үзләре укыйлар. (Слайд 33)






5 минут

V. Йомгаклау.

  • Бүгенге дәрестә кем иҗатын өйрәндек? Габдулла Тукай кем ул? (Слайд 34)

  • Г. Тукай нәрсәләр язган? Нинди шигыре белән таныштык?

  • Исегездә калганнарны төркемнәрдә сөйләп чыгыгыз. Башта уйлыйбыз. (10 секунд бирелә) Беренче укучыдан башлап, чират буенча һәр укучы сөйли. (30ар секунд бирелә) (Тикшереп чыгу: Укучыларның берничәсеннән иптәшенең ничек итеп аңлатуы сорала) (Слайд 35,36,37,38)

  • Укучылар, без бүген йорт хайваннарын һәм кыргый хайваннарны искә төшердек. (Слайд 39) Әйтегез әле, аларның кайсыларына яшәү җиңелрәк икән? (Йорт хайваннарына) Ни өчен? (Аларга кешеләр ярдәм итә, ә кыргый хайваннар үзләренә үзләре азык табалар, аларны караучы юк) Йорт хайваннарының да ятимнәре, беркемгә дә кирәк булмыйча, чыгарып ташланганнары бар бит. Мәсәлән, урамда йөрүче этлэр, песиләр бик күп. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? (ашарларына бирә алабыз) Гали Кәҗәгә ашарга чирәм биргән кебек, без дә песиләргә, этләргә ярдәм итә алабыз. Урамда йөргән ятим этләргә, песиләргә ашарга бирергә мөмкин. Ләкин алар белән бик сак булырга кирәк. Ашарга биргән вакытта аларны тотарга, сыйпарга ярамый, алар авыру да булырга мөмкин бит. Шулай ук бер өйгә алып кайтканбыз икән инде, аларны чыгарып ташларга ярыймы? (Юк, әлбәттә) Әйтегез әле, укучылар, Гали нинди малай? (Әйбәт малай) Сез дә Гали кебек үк яхшы күңелле, мәрхәмәтле булыгыз. Кәҗә Галигә нәрсә дип әйтә? (Рәхмәт әйтә) Ә сез бу сүзне еш әйтәсезме? Кемнәргә әйтәсез? Ешрак әйтсәгез, үзегезгә дә рәхәтрәк булыр.

  • Ә хәзер кәефләрегезне күрсәтегез әле миңа. Кем: "Мин барысын да аңладым," - ди? Кем: "Миңа авыр булды, ләкин мин аңларга тырыштым," - ди? Ә кемнәр: "Мин аңламадым," - ди? (Слайд 40) Дәрес өчен рәхмәт, укучылар! Сау булыгыз! (Слайд 41)



Сингл Раунд Робин



5 минут




2 минут





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал