7


  • Учителю
  • Урок 'Үткән заман хикәя фигыль'

Урок 'Үткән заман хикәя фигыль'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сыйныф: 4

Укытучы:Зиганшина Г.З.

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова "Татар теле "

Тема: "Үткән заман хикәя фигыль"


Максат: 1Укучыларның фигыль сүз төркемет урында белемнәрен ныгыту, үткән заман

хикәя фигылькушымчаларын искә төшерү

2. Логик фикер йөртә белү,сәләтләрен үстерүне дәвам итү

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын

арттыру

Җиһазлау:мультимедия проекторы, презентация, индивидуалькарточкалар, дәреслек,

Дәрес тибы: алган белемнәрне ныгыту


Шәхси (личностные)
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив (регулятивные)
Үткән заман хикәя фигыль һәм хәзерге заман хикәя фигыль һәм хәзерге аера белү. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
Сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив (коммуникативные)
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү.
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I Оештыру моменты:

Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

1− Хәерле иртә!Яхшы кәефләр сезгә!

− Әйдәгез,бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик!


2- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Бүген көн нинди?

3-Туган телне дә,татар телен дә,рус телен дә яхшы белергә кирәк. Шуңа күрә без татар телен татар теле дәресләрендә өйрәнәбез.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел!


Өй эшен тикшерү.


Өй эше күнегүен тикшерү һәм нәтиҗә ясау.


-Балалар, сезгә нинди өй эше бирелгән иде.?

-26 бит,3күнегү

- Бу күнегүдә нәрсә эшләргә иде?

Текстан үткән заман хикәя фигыльләрне язарга.

Ребята,обратите внимание у каждого на парте есть таблицы, где слева написаны задания, напротив каждого задания вы должны поставить сами за правильный ответ +, а за неправильный ответ -. В конце урока вы посчитаете и сами себе поставите оценки

Фонетик күнегү:

Укытучы өчен максат:[ө], [ә], [ ү] [һ], [ң], , [ җ] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү, ясалу үзенчәлекләрен искә төшерү.

Укучы өчен максат:

[ө], [ә], [ ү] [һ], [ң], , [ җ]

авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү


3. Фонетик күнегү.

- Укучылар, әйдәгез әле, фонетик күнегүләр ясап алыйк әле ,минем арттан кабатлагыз.

[ө]-сөлге, [ә]-әни, [ ү] -үрдәк

[һ]-һәм, [ң-яңа, , [ җ]-җиләк (балалар кабатлап баралар)

-Ни өчен бу авазларны һәм сүзләрне әйтәбез?

-Чөнки бу авазлар һәм сүзләр татар телендә генә очрыйлар.


Уку мәсьәләсен кую.
1. Актуальләштерү

Укытучы өчен максат:

Укучыларның фигыль сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, үткән заманхикәя фигыль кушымчаларын искә төшерү


Укучылар өчен максат:укучыларның фигыль сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, үткән заман хикәя фигыльне

актив сөйләмгә кертү;


-Укучылар, бүгенге дәреснең темасын белер өчен кроссворд чишәргә кирәк. Мин сезгә табышмаклар әйтермен, сез миңа җавабын өйтерсез. Чтобы узнать тему урока , вы должны отгадать загадки. Какой ответ отгадаете, это и тема урока. У каждого на парте есть кроссворд. Работайте парами.

Укытучы табышмаклар әйтә.

Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә. (яфрак)


2.Җир астында алтын казык.(кишер)


3.Тышы кызгылт, эчеак

Елата да көлдерә.(суган) слайд (1 ) күрсәтелә


4.Үзе кып-кызыл,

Күлмәге яшел (карбыз)


5 Урманда яши, тавык-чеби ташый (төлке)


6.Ашамый,эчми, көне-төне эшли (сәгать)

слайд (2 ) күрсәтелә


-,Балалар, нинди сүз килеп чыкты.Какое слово получилось?

-Фигыль (Глагол)

- Димәк,бүген дәрестә нинди тема үтәбез?

-Мы сегодня на уроке будем говорить о глаголе.

-Фигыль турында сез нәрсәләр беләсез? Что вы знаете о глаголе?

-Глаголы обозначаютдействия предмета.

-Фигыльнең нинди заман формаларын беләсез?

- Хәзерге заман хикәя фигыль, үткән заман хикәя фигыль.

-Димәк, без бүгенге дәрестә фигыль сүз төркеме белән танышуны дәвам итәбез.

-Укучылар, ә хәзер карагыз әле слайд (3 ) күрсәтелә

Сүзләрдә нинди аерма бар? Какое различие в словах?


Ашый,ашады,китә,китте,килә,килде,кайта, кайтты

- Хәзерге заман хикәя фигыльләр һәм үткән заман хикәя фигыльләр

-Ә,хәзер бу сүзләрне ике төркемгә бүлеп язарга кирәк.

Дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм бүгенге числоны языгыз.

-

Нишли? Нишләде?

Ашый ашады

Китә китте

Килә килде

Кайта кайтты

слайд (4) күрсәтелә

-Беренче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

-Нишли?

-Фигыльнең нинди заман формаларсы?

- Хәзерге заман хикәя фигыль.


- Икенче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

-Нишләде?

-Фигыльнең нинди заман формаларсы?

- Үткән заман хикәя фигыль.

-Димәк,безнең безнең бүгенге дәрес нинди темага багышланган?

- Үткән заман хикәя фигыль.

III Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Укытучы өчен максат: теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү



Әйе, балалар без дәрестә үткән заман хикәя фигыль турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Ә, хәзер кагыйдәне искә төшеренп алыйк әле. Давайте вспомним правило. слайд (5) күрсәтелә:


Прошедшее время глагола образуется с помощью аффиксов


-ды,-де,


Если основа оканчивается на гласный или звонкий согласный

например: бар-ды, кил-де

-ты,-те


Если основа оканчивается на глухой согласный звук

например: кайт-ты, кит-те

-Давайте посмотрим на текст

слайд (6) күрсәтелә

Көз җитте. Көннәр салкынайды. Салкын җил исте. Кошлар җылы якка китте. Агачлар яфракларын койды. Көннәркыскарды, төннәрозынайды.

слайд (6) күрсәтелә:


-Бу тексты укыгыз, тәрҗемә итегезһәм үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз. Прочитайте этот текст и переведите. Найдите глаголы прошедшего времени.


Балалар җавап бирәләр(җитте, салкынайды, исте, китте, койды, кыскарды, озынайды.)

-Китапларыгызны ачыгыз (39бит,10күнегү)

Укучылар кунегудән үткән заман хикәя фигыльләрне табалар.


Индивидуаль карточкалар буенча эшләү.

-У каждого на парте есть карточки .сейчас делаем это упражнение

слайд (7) күрсәтелә


Сикер...,бир....,бул.....,кит....,

укы....,ярат....,сат....,утыр...., бар….

-Теперь поменяйтесь карточками и проверьте соседа по парте. Хәзер бер-берегезне тикшерегез

слайд (8) күрсәтелә


Сатты,утырды,барды

Сикерде,бирдебулды

Укыды,яратты, китте

Рефлексив бәяләүэ табы.

-Тест эшләп алыйк әле.


1.Найди правильный перевод.

Фигыль-

а) имя существительное,

б) имя прилагптельное

в) глагол


слайд (9) күрсәтелә

2 На какой вопрос отвечают глаголы прошедшего времени?

а)Нишли?

б)Нишләде?

в)Нинди?


слайд (10) күрсәтелә

3 Найдите ряд глаголв которые отвечают

на вопрос Нишләде?


а) ашый,ашады,китә

б)ашады,китте,булды

в) ашый, китә,була

слайд (11) күрсәтелә


4 Найдите ряд,где естьаффиксы прош. вр. глагола


А) -ты,-те,-ды,-де

Б) -тән,-тан,-дан,-дән

В) -лар,-ләр,-нар,-нәр


слайд (12) күрсәтелә


-Хәзер тикшереп алыйк әле


1-в

2-б

3-б

4-а


слайд (13) күрсәтелә


Рефлексия.

Укытучы өчен максат:

фигыль сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, үзләштерү.


Укучылар өчен максат:үткән заман хикәя фиг.куллана, аера белү

Өй эше бирү

41бит 2күнегү

7 фиг-не язарга

Көз турында хикәя төзергә үткән заман хикәя фиг-не кулланып.


Дәрескә нәтиҗә ясау.

- Без дәрестә нәрсә турында сөйләшдек?

-.Фигыльнең нинди заман формаларын беләсез?

-Үткән заман хикәя фигыль ниндисораугатавап бирә?

-Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?


Укучыларны бәяләү

--Хәзер бугенге эшебезне бәялибез.

-Подсчитайте сколько + у каждого,если 3+поставьте себе"3"; если 6+ поставьте себе"4"; а если 9+ поставьте себе "5".Теперь каждый сдайте свои таблицы

. Сау булыгыз.






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал