7


  • Учителю
  • 1Сыйныф рус төркеме өчен эш программасы

1Сыйныф рус төркеме өчен эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әдәби укудан эш программасы

1 нче А сыйныф

Аңлатма язуы

1 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. "Россия Федерациясендә Мәгариф турында"гы федераль законы, 2013 (2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде).

2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы, 2013.

3. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (2013 ел, 25 октябрь).

4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган "Рус мәктәпрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту" гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән стандартка ачыклык кертүче үрнәк программа:"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" предметыннан программа. Башлангыч гомуми белем мәктәбе, төзүче-авторлары: К.С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова, Казан, 2013.

6. "4 нче лицей" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы.

Укытуның төп максатлары:

  1. Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлелек) компетенцияләр булдыру.

  2. Укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

  3. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

  4. Балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Бурычлары:

- укучыларның 1нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру;

- татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү;

- сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик яктан дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

- татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдыруга күнектерү;

- татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү;

- татар теле буенча укучыларның мәгълүматлылыгын киңәйтү.


Предметка гомуми характеристика

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең нигезендә укучыларның аралашу осталыгын үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш тәрбияләү ята.

Предметның иң әһәмиятле үзенчәлекләре булып, 2 нче сыйныф укучысын аерым сүзләрне, кечкенә күләмле җөмләләрне тыңлап, дөрес тәрҗемә итә белергә; бәйләнешле тестны тыңлап һәм аңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирергә; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белергә өйрәтү тора. Болардан тыш лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру, [ә] һәм [э], [к] [къ], [г] [гъ], [в][w] авазларын ачык ишетү һәм сүзләрне дөрес укып, орфографик хаталарсыз язу күнекмәләре булдыру күздә тотыла. "Татар теле" предметының тагын бер әһәмиятле ягы шунда, ул укучының сурәтләп сөйләргә өйрәнүенә, кечкенә күләмле хикәя төзи белүенә; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белүеә; текстларның эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләргә өйрәнүенә төп игътибарны юнәлтә. Әлбәттә, болар бар да сөйләмнең үсүен тәэмин итә, укучыны аралашуга этәрә.


Татар теле фәненең базис укыту планында урыны.

1 нче сыйныфта әдәби укуны укытуга базис уку планында атнага 2 сәгать, ел буена 70 сәгать , Азнакай шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "4 нче лицее" ның укыту планы нигезендә атнага 1 сәгать, ел буена 33 сәгать бирелде.Шуңа күрә, эш программасында, барлык өйрәнелә торган темалар сакланып, сәгатьләр санына үзгәрешләр кертелде. Укучылар тарафыннан җиңелрәк үзләштерелгән темаларга бирелгән сәгатьләр авыррак үзләштерелә торган темалар хисабына кыскартылды. Әдәби уку буенча эш программасында тематик план аерым төзелде.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып- белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Сөйләшү, сөйләү. Яшьтәшләре, өлкәннәр белән билгеле бер аралашу сфераларында, ситуацияләрдә диалогик-монологик сөйләм оештыру; үзенең һәм яшьтәшләренең эшчәнлеге, әйләнә-тирә мохит турында, үзенең мөнәсәбәтен белдереп, бәйләнешле сөйли белү. Ишетеп аңлау. Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; әңгәмәдәшеңнең таныш материалга нигезләнгән сөйләмен аңлау, аңа мөнәсәбәт белдерү; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; адаптацияләнмәгән яки адаптацияләнгән текстларның эчтәлеген тыңлап аңлау.

Уку. Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку; аңлап, эчтән уку; укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару, укыганда сүзлекләр куллана белү; таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен сиземләү; укыганда кирәкле мәгълүматны таба белү.

Язма сөйләм. Лексик-грамматик материалны дөрес яза белү; дөрес күчереп яза белү. Аралашу темаларына бәйле язма сөйләм булдыру. Бәйрәмнәр, туган көн белән котлау яза белү.Укыган текст буенча план төзеп яза белү.

Cәгать саны

Тема

Лексика

Грамматика

1.

2

Әйдәгез танышабыз!

Исәнмесез,хәерле көн,син,кем?Мин,

кыз,малай,исем,ничек?Сау булыгыз,

балалар,укытучы,әйе,юк,түгел,ул,

хәлләр,рәхмәт,яхшы,Казан,Чаллы,

Алабуга,Чистай,Зәй,Әлмәт,шәһәр,

авыл,сыйныф,ничә?ничәнче?яшь,

1-10га кадәрге саннар,саный,гөмбә,

агач,чәчәк.

Зат алмашлыкларының берлектә тартым белән төрләнеше(минем,синең,аның)

Ничек? соравы белән сорау җөмлә төзү.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

Яши фигыленең берлек санда зат белән төрләнеше.

Кайда? соравы белән сорау җөмлә төзү.

Ничә? соравы белән сорау җөмлә төзү.

2.

3

Урман дусларыбыз


Поши,куян,аю,бүре,төлке,тиен,керпе,

дус,фил,жираф,арыслан,бака,нинди?

Су,балык,җир,куркак,хәйләкәр,усал,

зур,кечкенә,соры,җырлый.

-лар/-ләр күплек кушым-чаларын сөйләмдә куллану.

Әле кисәкчәсен сөйләмдә куллану.

Сыйфат+исем конструк-циясен сөйләмдә куллану.

Нинди? соравы белән сорау җөмлә төзү.

Яши фигыленең юклык формасы белән танышты-ру.

3

1

Спорт бәйрәме.

Кош,йөгерә,сикерә,йөзә,оча,нишли?

Алар,бас,утыр,гафу ит(егез),ярый,

тиз,әкрен,көчле,җиңел,авыр,көлә, ярыш,ярыша,җиңә,җиңүче.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлектә 1, 3нче зат формаларын сөйләм-дә куллану.

Нишлисең? соравы белән сорауҗөмлә төзү.

Боерык фигыль формасын сөйләмдә куллану.

3

2

Мәктәптә.

Нәрсә?Дәфтәр,китап,бетергеч,каләм,

карандаш,бир,әле,мә,кирәк(кирәкми).

Уку-язу әсбапларының исемнәре белән җөмләләр төзү.

Сан+исем конструкциясен сөйләмдә куллану.

Миңа дәфтәр кирәк; миңа дәфтәр бир әле төзелмәләрен куллану.

4.

2

Йорт хайваннары һәм кошлары.

Сыер,сарык,ат,кәҗә,дуңгыз,песи,эт, әтәч,тавык,каз, үрдәк, чеби,бәбкә,

кая?кемгә?кайдан?кайчан?күл,кайта.

Исемнең урын-вакыт килеше.

Кая? соравы кулланып,җөмлә төзү.

Исемнәрне чыгыш килешендә сөйләмдә куллану.

5.

4

Бакчада.

Кишер,шалкан,кыяр,бәрәңге,суган,кәбестә,кабак,алма,җиләк,җир,ялкау,эшчән,сибә,җыя,бакча,ярата,үсә,чәчә,казый,уңыш.

Исемнәрнең 1, 2нче затта берлектә тартым белән төрләнеш формаларын

сөйләмдә куллану.


6.

4

Кыш.

Шар,туп,машина,уенчык,курчак,шакмак, Кар кызы,чыршы, бәйрәм, Яңа ел,Кыш бабай,чана,янына,11дән 20 гә кадәрге саннар,тота,котлыйм.

Хәзерге заман хикәя фигыль-нең 1нче затта күплектә куллану.

11дән 20гә кадәрге саннар белән таныштыру.

Бүген көн матур,җил юк, салкын түгел,урамда рәхәт конструкцияләрен сөйләмдә куллану.

7.

3

Сәламәт бул!

Тән әгъзаларын атаучы лексика;дару,авырта,сабын,тарак,сөлге, теш щёткасы,юына,чистарта,юа.

Исемнең күплек санда 1нче, 2нче затта тартым белән төрлә-неше (грамматик тө-зелмә формасында). -мы/-ме кисәкчәсен кулланып,сорау бирү.Исем+боерык фигыль төзелмәсе.

8

7

Безнең гаилә.Яз. Кунакта.

Сәламәтлек,телим,бәхет,бүләк итә.

Яз,җитә,җылы,эри,тамчы,тама,ага,ел,фасыл,ни өчен? Кара карга,күгәрчен, тукран,чыпчык,торна.

Җәй,савыт-саба исемнәре: кашык, тәлин-кә, пычак,һ.б., татар халкының милли ризыклары.

-мы,ме кисәкчәләре.Кемгә?

9

1

Кибететтә.

Тун,күлмәк,чалбар,итәк,бүрек,бияләй,итек,башлык,яулык,кый-бат,арзан, кулъяу-лык,киемнәр кибете,иске,сала,кия, сум, сатучы, сата.

Төсләр белән таныштыру.

9.

1

Шәһәрдә.

Хат,сала,көтәм,күңелле,иртәгә,һәм,бик,киң,урам,йөри,гаилә,әби,бабай,әни,әти,апа,абый,сеңел,эне,безнең,тату.


Автобус белән барам конструкциясен сөйләмдә куллану.

10.

3

Җәй.

Балык тота,су коена,саф һава,гөмбә

Сабантуй..

33

1нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр.

Татар теленең башка телләр арасында урынын белү.

Авазларны сүзләрдә,сүзтезмәләрдә,җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү.

Сүзләрдә басымны дөрес куя белү.

Исемне күплек санда куллана белү;1, 2нче затта берлектә тартым белән төрләндерү.

Боерык фигыль формасын,хәзерге заман хикәя фигыльнең берлектә 1,2,3нче зат,күплектә 1нче зат формаларын сөйләмдә куллана белү.

Ничек?Ничә?Кая?Кайда? сорауларын кулланып,җөмләләр төзи белү.

Хикәя,боерык,сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтү һәм җөмлә ахырында нокта,сорау,өндәү билгеләрен куя белү.

Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап яза белү.

Чакыру кәгазьләре,үзең турында кечкенә белешмә,котлау яза белү.

Басма текстан сүзләрне һәм җөмләләрне дөрес күчереп яза белү.

Коммуникатив максатларны аңлап,диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү.

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес,эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу.

Максатлар:

  • башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

  • укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

  • татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.

Татар теленә өйрәтүнең әһәмиятле юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;

  • кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;

  • әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;

  • үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;

  • үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- «Татар теле һәм әдәби уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

  • Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

  • гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;

  • үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;

  • мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

  • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Татар теленә өйрәтү коммуникатив методикага таянып, инновацион технологияләр кулланып оештырыла. Программада куелган бурычларны үтәү өчен укыту эшчәнлегендә проектлау методын, компьютер технологияләрен куллану планлаштырыла. Мәктәпнең укыту планы буенча I сыйныфта татар теленә атнага 3 сәгать хисабыннан барлыгы 99 сәгать бирелә. 1нче сыйныфта грамматик материалга татар һəм рус теллəрендəге сузык һəм тартык авазларны чагыштырып, дөрес əйтə белү, озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү, транскрипция билгелəре белəн билгеләү; исемнəрнең берлек һəм күплек саннары; исемнəргə кем? нəрсə? сорауларын куя белү; исемнəрнең I, II, III затта берлек санда тартым белəн төрлəнеше белəн таныштыру; урын-вакыт, юнəлеш, чыгыш килешлəрендə төрлəнеш белəн танышу; Кайда) Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгəн сорау җөмлəлəр белəн таныштыру; микъдар һəм тəртип саннары белəн таныштыру (1-20 саннары); хəзерге заман хикəя фигыльнең I, II, III зат берлек сан формалары өйрәнү; сыйфат+исем төзелмəсен, сан+исем төзелмəсен сөйлəмдə куллану; -мы/-ме, түгел кисәкчәләрен, хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын (-мый/-ми) сөйләмдә куллану; Ничә? Ничек? Нинди? Кайчан?сорауларына җавап бирә белү кертелгән


Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Фонетика буенча:

- сузык һəм тартык авазлар, аларның аермасы.

- калын һəм нечкə сузыклар. Яңгырау һəм саңгырау тартыкларны аерырга өйрəнү.

- татар һəм рус теллəрендəге сузык һəм тартык авазларны чагыштырып, дөрес əйтə белү, транскрипция билгелəре белəн таныштыру.

- озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү.

- татар хəрефлəренең кабул ителгəн формаларын дөрес язу

- сүз басымы. Сүзлəрдə басымны дөрес кую.

Лексикология буенча:

-сүзлек белән эшләү

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча:

-мы/-ме сорау кисәкчәсе

Морфология буенча:

- исемнəрнең берлек һəм күплек саннары

- исемнəргə кем? нəрсə? сорауларын куя белү

- исемнəрнең I, II, III затта берлек санда тартым белəн төрлəнеше белəн таныштыру

- исемнəрнең урын-вакыт, юнəлеш, чыгыш килешлəрендə төрлəнеше белəн танышу

- зат алмашлыкларын берлек санда сөйлəмдə куллану

- мы/-ме, түгел кисəкчəлəрен, хəзерге заман хикəя фигыльнең юклык формасын (-мый/-ми) сөйлəмдə куллану

- кайда?) Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгəн сорау җөмлəлəр белəн таныштыру

- микъдар һəм тəртип саннары белəн таныштыру (1-20 саннары)

- ничə? Ничек?Нинди?Нишли?Кайчан?сорауларына җавап бирə белү

- белəн бəйлеген сөйлəмдə исем белəн кулану

- хəзерге заман хикəя фигыльнең I, II, III зат берлек сан формаларын сөйлəмдə куллану

- боерык фигыльнең II зат берлек һəм күплек сан формалары белəн таныштыру

- бу күрсəтү алмашлыгын сөйлəмдə куллану

- сыйфат+исем төзелмəсен сөйлəмдə куллану

- Һəм теркəгечен сөйлəмдə куллану

- сан+исем төзелмəсен сөйлəмдə куллану

- без зат алмашлыгының сөйлəмдə кулланышы белəн танышу

Синтаксис буенча:

- хикəя һəм сорау җөмлəлəрне интонацион яктан дөрес əйтергə гадəтлəндерү.

- җөмлə ахырында тыныш билгелəрен дөрес куеп язарга күнектерү

- ялгызлык исемнəрен баш хəрефтəн башлап язарга өйрəтү

- матур һəм дөрес язу күнекмəлəре булдыру






Укыту-методик комплект


Дәреслек:

№ п/п

Автор

Исеме

Басылу елы


Нәшрият


Р.З. Хәйдәрова,

Н.Г.Галиева

"Күңелле татар теле". Дүрьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге(рус телендә сөйләшүче балалар өчен).

2012

Казан,"Татармультфильм" нәшрияты



Укытучы өчен методик кулланмалар:

№ п/п

Автор

Исеме


Басылу елы


Нәшрият


1

А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов

Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре

2006

Казан, " Мәгариф" нәшрияты

2

Нурмухаметова Р.С.

Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся

2008

Казань. Гыйлем

3

Р.З.Хәйдәрова

Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан

2006

Набережные Челны

4

Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М.

Татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр

2011

Яр Чаллы

5

Ф.Ф.Харисов

Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре

2008

Казан, "Мәгариф" нәшрияты

6

Н.М.Хәсәнова

Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы

2004

Яр Чаллы

7

Әхәтов Г.Х

Татар теленең лексикасы.

2005

Казан: Татар.кит.нәшрияты

8

Максимов Н.В.

Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика.Морфология.

2006

Казан, "Мәгариф" нәшрияты

9

Гыймадиева Н.Г.

Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы

2006

Казан,



Интернет ресурслар:

№п/п

Сайт

1

2

  • Первая помощь -

3

  • Школьный портал -

4

  • Министерство образования и науки РФ -

5

  • http:www.tatar.org.ru

6

  • http:www.1september.ru

7

  • http:www.zavuch.info.ru

8

  • http//pedsovet.org.ru

9

  • belem.ru


Әдәби укудан календарь-тематик план (1А)


Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг.

саны


Дәрес тибы

Көтелгән нәтиҗәләр

Укучылар эшчәнлеге

Үткәрү вакыты

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

план

факт


1 нче чирек-9с.





1

Әйдәгез танышабыз!

1

ЛКФ

Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллану

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү. Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Сорауларга җавап бирү күнекмәләре

1.09


2

Татарстан шәһәрләре

1

ЛКФ

Шәһәр исемнәрен әйтә белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү


Сөйләмдә куллана белә. Син кайда яшисең? Мин Казанда яшим Татарстан, Россия шәһәр исемнәрен әйтү.


Туган якка мәхәббәт уяту

Практикада куллану. Шәһәрләрне картадан күрсәтү

8.09


3

Кыргый хайваннар.

1

ЛКК

Өйрәнелгән лексиканы кулланып җавап бирә белү

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә белү

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Рәсемнәргә карап,сорау һәм җаваплар бирү

15.09


4

Рус халык әкияте"Төремкәй".


1

ЛКК

Лексик берәмлекләрне үзләштерү. Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу.

Аңлап уку күнекмәләре булдыру

Дуслык, туганлык кыйммәте формалаштыру

Сорау җөмләләрне аңлап, уңай, кире җавап бирү күнекмәләре булдыру

22.09


5

"Төремкәй" әкиятен сәхнәләштерү.

1

ЛКК

"Төремкәй" әкияте белән танышу, сәхнәләштерергә әзерләнү

Әкиятне аңлап уйный белә


Белемнәрне практикада куллану

29.09


6

Спорт бәйрәме.

1

ЛКФ

Бер-береңнән мәгълүмат, интервью ала белү

Сорауларга тулы җавап бирә.

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Белемнәрне практикада куллану.

6.10


7

Уку-язу әсбаплары

1

ДС

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Бу нәрсә? сорауларына дөрес җавап бирү


Сорауларга тулы җавап бирү

13.10


8

Без дәрестә.

1

ЛГКК

Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү

Дөрес һәм пөхтә яза белә. Уку-язу

әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшенә тәкъдим итә, сорап ала белү

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Монологик сөйләмгә

чыгу

20.10


9

Йорт хайваннары һәм кошлары.


2чирек (7с.)


1

ГКФ

Йорт хайваннары һәм кошларның исемнәрен атый, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү


Хикәя җөмләләр төзи. Бу нәрсә? Бу аю. Ул урманда яши (яшәми). Аю зур, усал

Йорт хайваннарына сак караш тәрбияләү

Үрнәк буенча җөмләләр төзү

27.10


10

"Без йоклыйбыз"тексты

1

ЛКФ

Без йоклыйбыз"тексты белән танышу

Укыганның

эчтәлегенә төшенү.


Эчтәлек буенча тәрҗемә.

10.11


11

Яшелчәләр.

1

ЛКК

Яшелчә исемнә-рен, санын, алар-ның төсен, тәмен әйтә, аларны со-рап ала белү.

Яшелчә исемнәре белән танышыру

Хезмәтне яратырга өндәү

Рәсем буенча җөмләләр төзү

17.11


12

Җиләк-җимешләр.

1

ЛКК

Нинди җиләк-җимеш яратка-ныңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү

Җиләк-җимеш исемнәре белән танышыру


Танып - белү активлыгын үстерү

24.11


13

Рус халык әкияте "Шалкан"

1

ЛКК

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала

Яңа сүзлләр белән танышу

Дуслык, туганлык кыйммәте формалаштыру

Сорауларга тулы җавап бирү

1.12


14

"Шалкан"әкиятен сәхнәләштерү

1

ЛГКК

Рус халык әкияте "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерергә әзерләнү

Әкиятне аңлап уйный белә


Белемнәрне практикада куллану

8.12


15.

Кыш билгеләре.

1

ГКК

Кыш билгеләрен әйтә белү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу


Монолог төзү

15.12


16

"Кыш бабай"шигыре.

.3нче чирек-9с


1

ЛКФ

Яңа ел, чыршы, кыш бабай һәм кар кызы исемнәрен атый белү. Яңа елга кем килә.Кыш бабай, кар кызы килә. Кыш бабай бүләк алып килә-җөмләләрен үзләштерү

Кыш бабайны каршылау. Өйрәнгән лексиканы ныгыту

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Әңгәмәдә,бәйләнешле сөйләмдә өйрәнгән лексиканы куллану


22.12


Кыш. (4 сәгать )



17

Кышкы уеннар.

1

ЛГКК

Кышкы уен төрләрен әйтә белү, уенга чакыра белү

Уеннар турында сөйли белү

Сәламәтлекне сакларга өндәү

Диалог төзү

12.01


18


Бәйрәмнәрдә.

1

ГКФ

Бәйрәмгә чакыра, бәйрәм белән котлый белү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Тәрҗемә итү,

җөмләләр төзү

19.01


19

Тән әгъзалары исемнәре.

1

ЛГКК

Лексик берәмлекләрнеүзләштерү.

Тән әгъзалары исемнәрен атый белү


Сораулар ярдәмендә сөйли белү

26.01


20

Сәламәт булу өчен киңәшләр. Диалог.

1

ДС

Лексик берәмлекләрне үзләштерү, сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү.

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала.

Сәламәтлекне сакларга өндәү

Тәрҗемә итә белү.


2.02


21


Шәхси гигиена предметлары.

1

ЛКК

Сорау әйтү. Сузык авазларны дөрес әйтә белү

Шәхси гигиена предметлары белән танышу


Сораулар төзү. Сорауга төгәл җавап бирү.

9.02


22

Гаилә.

1

ЛГКК

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү


Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү

Гаиләгә, туган илгә карата мәрхәмәтлеле булырга өндәү

Бәйләнешле сөйләү күнекмәләре

23.02


23

Фатих Кәрим "Яз җитә"


ГКК

Шигырь белән та-

нышу. Сөйләмнең сәнгатьлелеген үстерү

Сәнгатьле итеп укый белә.

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Эшчәнлеккә үзбәя куя белү. Ятлау.


1.03


24

"Тәмле сүзләр"

1

ГКФ

Сөйләмдә тәмле сүзләр куллана белү.Сүзләрдә басымны дөрес кую

Тыныч йокы!

Хәерле иртә!

(көн,кич)

Рәхим итегез!

Сау булыгыз!

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Өйрәнгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә файдалану күнекмәләрен булдыру.

8.03


25

Татар халык ашлары

4нче чирек-8с.

1

ГКК

Татар халык ашлары белән танышу, исемнәрен атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү.

Татар халык ашлары атамала рын белү. Әни бә-леш пешерә. Гөбәдия бик тәмле сөй-ләмдә куллану

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Тәрҗемә итә белү күнекмәләре

Сорауларга җаваплар бирә белү күнекмәләре

15.03


26

Туган көн-зур бәйрәм.

1

ЛГКК

Лексик берәмлекләрне үзләштерү.

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала.

Дуслык, туганлык кыйммәте формалаштыру

Дәреслек белән эшли белү күнекмәләре

5.04


27

Ашамлыклар.

1

ГКФ

Ашамлыклар исемнәрен әйтә белү, аларның тәмен әйтү, нинди ашамлык яратканыңны әйтә белү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу


Үрнәк буенча сөйләү күнекмәләре

12.04


28

Бари Рәхмәт. "Аш вакыты"

1

ЛКК

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру

Бари Рәхмәт "Аш вакыты"

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Татарча дөрес уку күнекмәләре

19.04


29

Киемнәр.

1

ГКФ

Кием исемнәрен әйтә белү, алар-ның төсен,нинди кием яратканың-ны әйтү.

Кием исемнәре белән таныштыру


Монологик сөйләм күнекмәләре.

26.04


30

Безнең шәһәр.

1

МС

Шәһәрләрне картадан күрсәтү аша шәһәр атамаларын истә калдыру, дөрес әйтү.Туган шәһәрең турында сөйли белү

Картадан Татарстан шәһәрләрен күрсәтә һәм исемнәрен атый белә.

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Карта белән эшли белү күнекмәләре


3.05


31

Җәйге ял.

Без Сабантуйга барабыз.

1

МС

Җәйге табигать, турында сөйли белү. Сабантуй турында сөйли белү.

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу. Татар

халкының милли бәйрәме - Сабантуй белән таныштыру

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Монологик төзү.

Дәреслек белән эшли белү.

10.05


32

Габдулла Тукай."Бала белән күбәләк"

1

ЛГКК

Йөгерек, аңлап уку.

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"әсәре белән танышу

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Дәреслек белән эшли белү


17.05


33

Туган ягым-Азнакай.

(экскурсия)

1

ДС

Туган як табигате турында сөйли белү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Өйрәнгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә файдалану күнекмәләрен булдыру.

24.05


Лексика: җәй, көн, елга, күл, җиләк, гөмбә, Сабантуй





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал