7


Урок татарской литературы.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема:“Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар шагыйрьләр” темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү .Дәреснеӊ максаты:Дидактик максат: өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту, системага салу; сугыш темасы буенча белемнәрен актуальләштертү; монологик, диалогик
предварительный просмотр материала

Тема: "Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар шагыйрьләр" темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү .

Дәреснеӊ максаты:

Дидактик максат: өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту, системага салу; сугыш темасы буенча белемнәрен актуальләштертү; монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстертү;

Белем үстерү максаты: үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтә белү күнекмәләрен үстерү; татар телен өйрәнүгә кызыксынучанлыкны арттыру өстендә эшләү.

Тәрбияви максат: зур корбаннар бәрабәренә яулап алынган Бөек Җиӊүгә һәм аныӊ каһарманнарына карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Метапредмет белемнәр: саннар,...

Көтелгән нәтиҗә: Кирәкме безгә сугыш? проблемасына җавап бирү

Предметара бәйләнешләр: тарих һәм әдәбият

Төп ресурслар:

Өстәмә ресурслар: презентация, мультимедия проекторы, карточкалар, ноутбук, экран.

Эш формалары: фронталь эш, индивидуаль эш, төркемнәрдә эш, парларда эш.

Дәрес тибы. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, кабатлау.

Дәрес планы.

  1. Оештыру (Хай Файф-тынычлану сигналы):

-исәнләшү, уңай халәт тудыру(бер-берсенә хәерле көн теләү);

-дәрескә әзерлекне тикшерү.

II. Актуальләштерү:

-проблемалы сорау кую;

-дәреснең максатын ачыклау;

-истәлекле даталар белән эшләү;

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

-карточкалар белән эш;

-текстка сораулар төзү; (Куиз-куиз трейд)

- синквейн төзү;

-мәкальләр язу.

-өй эшен тикшерү; (Таймд ПЭА ШЭА)

-проект төзү.

IV. Сугышта чыккан "Ватан өчен " газетасы белән танышу

V. Рефлексия.

VI. Йомгаклау.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. Кереш әңгәмә.

- Исәнмесез, укучылар? Хәерле көн!

- ....

- Хәлләрегез ничек?

- ....

-Рәхмәт, минем дә хәлләрем бик яхшы. Бүген көн нинди?

- ....

- Бүгенге дәресебезне мин шигырь юллары белән башлыйм, игътибар белән тыңлагыз әле.:

Бабаем көрәшеп безгә

Тынычлык яулап алган.

Ә үзе кайталмы

Сугыш кырында калган.

Тиздән Җиңү бәйрәме,

Бәйрәм итәр бар халык.

Кайберләре сагышланып,

Кайберләре шатланып.

Әни сөйли, бабаемның

Яу кырында калганын.

Һәр ел саен бу бәйрәмне,

Елап каршы ала ул.

- Бу нәрсә турында? (Сугыш)

-Сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәчәкбез? (Сугыш)

II. Актуальләштерү:

  1. Проблемалы сорау кую.

- Без сезнең белән " Кирәкме безгә сугыш?" соравына җавап бирергә тырышырбыз. Экрандагы саннарга игътибар итегез. Аларга карап нәрсә әйтә аласыз? 70 (Җиңү), 1941 (сугыш башланган көн)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1. Карточкалар белән эш.

- Сезнең алдыгызда карточкалар. Интерактив тактада саннар язылган. Сез бирелгән саннарны дөрес итеп урнаштырырга тиеш булачаксыз. (1941,70, 22, 29млн, 1418, 11 мең)


1941 елның 22 июнь таңында Бөек Ватан сугышы башланган.. Бу явыз, коточкыч, куркыныч сугыш 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Шушы вакыт эчендә фашистлар 29 млн. кешене үтергән . Фашист илбасарлары 1710 шәһәрне һәм поселогны, 70 меңнән артык авылны яндырган, 32 меңгә якын промышленность предприятиесен, 65 мең тимер юлны җимергән. Фронтта 104 татар язучысы катнашкан, шуларның 31 туган җиренә әйләнеп кайтмаган. Бу сугышта 11 мең солдат Советлар Союзы герое булган.


2. Синквейн язу.

-Укучылар сугыш илебезгә нинди афәтләр алып килгән? (Проблемалы сорау)

- Җимергән, үтергән, яндырган...

- Сугышка характеристика бирик әле. Ул нинди була?

-Коточкыч, куркыныч, явыз....

-Әйдәгез сезнең белән синквейн төзеп карыйк. (1 укучы тактада, калган укучылар дәфтәрдә язалар) .

Сугыш

Коточкыч, куркыныч

Үтергән җимергән яндырган

Сугыш-үлем

батырлык

3. - Укучылар, батырлык эшләү өчен нинди сыйфатлар кирәк?

- ... ( )

4. Ә хәзер һәр укучы тексттагы 1 җөмләгә сорау төзи һәм җавабын яза; (Куиз-куиз трейд )

5. Өй эшен тикшерү-региональ компонент; (Микс ПЭА ШЭА)

-Укучылар өй эшенә үзегезгә ошаган язучы турында сөйләргә бирелгән иде. Үзегезгә парлар табасыз һәм сөйлисез. Мәгълүматларны бер-берегез белән алышынасыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. (кемнең чәче озынрак башлый)

6. Сугыш газеталары .

-Укучылар, сугышта ничә газета чыккан? "Ватан өчен " газетасы белән танышып алыйк әле.(презентация күрсәтү.)

7. Проект төзү.(Рафт)

-Дәресебез уңышлы булсын өчен , барысы да истә калсын өчен тагын бер эш эшлисебез калды . Әйдәгез сугыш темасына проект төзеп карыйк. Бу проектта дәрес башында куелган сорауга җавап бирергә тырышырбыз.

IV. Рефлексия.

- Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Көтелгән җавап: " Кирәкме безгә сугыш?"соравына җавап бирергә тиеш идек?

- Ничек эшләдек?

Көтелгән җавап: биремнәр эшләдек, проект төзедек....

-Дәресне шигырь белән бетерәбез.

Шәһәрләрне яндырган,

Авылларны җимергән,

Сабыйларны үтергән

Кирәкме безгә сугыш?

Кирәкми безгә сугыш!


V. Йомгаклау.

-Укучылар дәрестә бик актив катнаштыгыз, рәхмәт.

Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кызыл кояшны күтәрәләр)

Миңа авыр булды.....( сары кояшны күтәрәләр)

Мин аңладым.... (яшел кояшны күтәрәләр)

Өй эше: Минем герой якташларым темасына кыскача конспект язарга.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал