7


'Татар теленнән ачык дәрес'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы "Көрәш Даны"

Ордены тулы Кавалеры Насыйбуллин Ислам Насыйбуллович исемендәге

Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе


Фигыльләрне

гомумиләштереп кабатлау

(Сингапур методикасын кулланып)

.


Дәрес планын төзеде:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәлиева Зөлфия Фәрит кызы


2014 ел

Тема: Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

Максат: Фигыльнең төркемчәләрен, заман формаларын искә төшерү; сөйләмдә фигыль формаларын куллану, танып-белү күнекмәләрен ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Техник чаралар: ноутбук.

Таратма материал: презентация,битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар,тестлар,коробка

ДӘРЕС ТИБЫ : белем­нәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.

МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: практикум дәрес, биремнәр үтәү


КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

МЕНЕНДЖ МЭТ

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР


Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.

1.Сәламләү. Шигырь сөйләү.

Хәерле көн, дусларым,

Хәерле көн сезгә.

Исәнлек-саулык телим
Исән булыгыз Сез дә.

2) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып

фигыль сүз төркемен кабатларбыз.

2.Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү.

2. Бас-утыр структурасы буенча сорауларга җавап бирү. Укучылар, мин сезгә җөмләләр укыйм. Әгәр җавап дөрес булса, басасыз, дөрес булмаса, утырып тора сыз.

1). Фигыль предметны белдерә.

2).Фигыльнең биш заманы була.

3). Фигыльнең 8 төркемчәсе бар.

4).Фигыльнең 5 юнәлеше бар.

5).Барса шарт фигыль.

6). Кайтырга хикәя фигыль.

7).Фигыль килеш белән төрләнә.

8).Җырлыйбыз фигыле берлек санда.

9).Булыш фигыле кайтым юнәлешендә була.

10).Бармый фигыле юклык формасында.


3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model)

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын

икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең уртасына түгәрәк ясыйбыз,

һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага фигыль

дип язабыз. Беренче баганага фигыльнең билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә.



Билгеләмә Характеристика




Фигыл

Мисаллар Капма-каршы


Релли Робин кулланып эшебезне дәвам итәбез. Янәшәдәге иптәшегез белән язылган фикерләрегез турында сөйләшәсез. Башта берегез, аннан икенчегез җавап бирегез.


4. Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером) структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР следуем за лидером структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли сездә шуны эшләргә тиеш буласыз.Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына .Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була.

- Барыбыз да бастык ,урындыкларны рәтләдек,бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.


(МЕНЕНДЖ МЭТ куллану)

Хәзер сезгә фигыльләр язылган карточкалар таратам. Үзегез иптәшегезгә карамыйча гына бирелгән сүзләрнең антонимнарын язасыз .А лар Б белән, Б лар А белән алышып (1-2 алышып) бер-берегезнең эшен тикшерәсез. Сезгә бер минут

вакыт бирелә.

Килә - Чаба- Кабыза- Менә-

Бара- Елый- Ята- Керә-

Ача- Чишенә- Тазара- Таба-


Дәреслек белән эш. нче күнегүне эшләү. Нәтиҗә ясау.

Домино җыю.

Коробка уены.

Күрәчәк, барыр, кайтты, сөйли, караган, бара, уйнар, уйлаячак, казыдык, эшлим сүзләренең заманнарын билгеләргә.

Перфокарта белән эш.

4.Йомгаклау.

1) Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз. Әдәбият китабыннан һәр фигыль төркемчәсе кергән җиде җөмлә язарга.

2) Билгеләр кую.

3) Сорауларга җавап бирү.

Укучылар, бүгенге дәрестә нинди сүз төркемен кабатладык? Ә хәзер дәрестән чыгу билеты бирәм. Бирелгән карточка буенча тулыландырып язасыз.

А) Миңа бик ошады, ....

Б) Миңа бик авыр,...

В) Дәресне әйбәт үзләштердем.

Г) Дәресне уртача үзләштердем.

Укучылар, бүгенге дәресне "5"легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя?

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Дәрес бетте ,чыгарга мөмкин.Сау булыгыз.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал