7


  • Учителю
  • Сочинение на темуЯкутлар табыладыр вакыт белән

Сочинение на темуЯкутлар табыладыр вакыт белән

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Якутлар табыладыр вакыт берлән,

Вакытлар табылмыйдыр якут белән.

Кандалыйның бу шигъри юлларында тирән мәгънә ята ,бу юллар безне вакытның кадерен белергә чакыра.Дөрес ,кеше гомеренең кадерен белергә ,исәнлеген сакларга,һәр көнгә сөенеп яшәргә тиеш.Вакыт - ул бер карыйсын бик күп кебек ,бер карыйсың ул беркайчан да җитми.Кеше гомер буе каядыр ашыга,чаба ,эзли,таба.

Бүгенге ашыгучан дөньяда акча,байлык,дәрәҗә артыннан куып,тәрәзәдән моңсу карап калган әниебезгә кул болгарга,күзләренә карап елмаерга оныткалыйбыз.Гафу итегез безне ,әниләр!

Гомерлеккә югалткач кына,һәрнәрсәнең кадерен белмәгәнебезне аңлый башлыйбыз.Сине хәзер капкага кадәр озатып калучы да,аналарча йомшак кына тиргәп алучы да,дөнья мәшәкатьләреннән туеп кайтып егылгач ,сөеп башыңнан сыйпаучы да булмаячак....Әниләребезнең кадерен алар исән чакта белеп калыйк.

Ничек кенә әниеңне яратсаң да,әйтеп бетерелмәгән йомшак сүзләр,аңа багышлап эшләнмәгән яхшы эшләр ,алып бирә алмаган иң яхшы бүләкләр кала төсле тоела.Тормышның беренче мизгелләренннән әниләребезнең җылы кулларын тоябыз ,ягымлы тавышын ишетеп үсәбез.Олы тормыш юлына чыккач та ,чит җирләрдән туган өебезгә кайтып,әнидән яшәү көче,чиксез мәхәббәт,дәрт өстәүче хуплау сүзләре җыеп китәбез.Беренче адымнарын ясаган бала "Әни!"дип елый,тормыш белән хушлашучы "Әни!"дип дөнья белән хушлаша.

Иншамны йомгаклап шуны әйтәсем килә :вакыт-ул бер мизгел.Аны кире әйләндереп кайтып булмый.Һәр мизгелгә сөенеп,сөелеп ,игелекләр эшләп,үкенечкә калырлык эшләр кылмыйча яшик.Ә миңа килгәндә киләчәккә хыялларымны үзем иҗат иткән шигырьдән укыгыз.

Яшьлек хыялларым.

Күккә карап уйлап ятам ,хыялга чумып

Күңелдәге гөлләремнең таҗына кунып.

Ак болытларга атланып очасым килә,

Кояш нуры сыйган кадәр кочасым килә.

Дәрья ,диңгезләр буйлап йөзәсем килә.

Аръягында ниләр барын күрәсем килә.

Салават күпере аша үтәсем килә.

Бар дөньяны матурлыкка күмәсем килә!

Ник тормышта алай түгел беләсем килә.

Шул сорауны белер өчен эзлисем килә!















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал