7


  • Учителю
  • Татар теле дәресендә проектларны куллану.

Татар теле дәресендә проектларны куллану.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле дәресләрендә проект эшчәнлеге

Җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли, аралаша белүче, инициативалы гражданнар сорала. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итәр иде.

Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү.

(2 нче слайд). Укучылар белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Методик яктан караганда, проект эше фәнни һәм гамәли проблемалы-юнәлешле тикшеренү эшчәнлегеннән гыйбарәт. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикъри тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

(3 нче слайд). Проект эшчәнлегенең бурычлары:

  1. Укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

  2. Иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.

(4 нче слайд). Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә. Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график программалар, иллюстрацияләр әзерләргә, электрон таблицаларда гамәлләр үтәргә, гади программалар төзергә, электрон почтадан һәм интернеттан файдаланырга өйрәтә.

(5 нче слайд). Укытучы менә нинди рольләргә керергә тиеш була:

  1. Энтузиаст (укучыларны максатка ирешүгә этәрүче)

  2. Берничә фән өлкәсендә белем һәм күнекмәләре булган белгеч

  3. Эшне оештыручы консультант

  4. Вакытны дөрес бүлергә өйрәтүче җитәкче

  5. Хаталарын һәм җитешсезлекләрен күрсәтүче сораулар бирүче

  6. Төркемнәрнең координаторы

  7. Башкарылган проекны анализлаучы эксперт


(6 нчы слайд). Проект төрләре: web-сайт; видеофильм; күргәзмә; газета, журнал; уен; әдәби кичә; бәйрәм; укыту ярдәмлеге; белешмә; эшлекле уен; тамашачылар белән уен; чыгыш; фәнни конференция; пресс-конференция; рольле уен; ярыш;спектакль; телетапшыру.

(7 нче слайд). Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

  • тема тәкъдим ителә;

  • юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла;

  • үтәү вакыты билгеләнә ;

  • башка сыйныф укучыларының иң яхшы эшләре күрсәтелә;

  • проект эшенең планы төзелә ;

  • укучылар үзләрен кызыксындырган шәхси биремне сайлыйлар;

  • укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя;

  • йомгаклау дәресендә проект эше ялгана;

  • чыгышларның планы төзелә;

  • проект эшен яклау оештырыла.

Проектлау, укучыларның мөстәкыйль эше булса да, педагог җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Башта проект эшләүнең берничә этабын билгелиләр: проектлау биремен эшләү, проект эшен башкару, нәтиҗәләр ясау-гомумиләштерү, проектны яклау һәм рефлексия.

Проектлау биремен эшләү. Укучыларга берничә проект темасы тәкъдим ителә, проектны үтәү шартлары билгеләнә, максат ачыклана,эш планы төзелә.

Проектлау биремне үтәү өстендә эшне үз эченә ала, мөмкин кадәр балаларның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә, педагог укучылар эшенә тиешле юнәлеш бирә, вакытында үтәүгә һәм эш сыйфатына контрольлек итә.

Гомумиләштерү - проектлау планында каралган материалларны эшләү. Бу этапта укучылар материалларны бергәләп эшлиләр.

Проектны яклау - иң тирән эз калдыручы этап. Проектлар яклау сыйныф укучылары алдында үтә. Яклау барышында проектның камиллеге һәм кимчелекләре ачылырга тиеш.

Рефлексия проект яклау барышында бирелгән сорау һәм тәкъдимнәрне, тәнкыйть сүзләрен искә алып ясала, проект тагын да камилләштерелә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану - укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

Проект эшчәнлеге белән 1сыйныфтан 11 сыйныф укучылары да шөгыльләнә ала.

Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә: өлкән сыйныф укучылары бик теләп проект эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Прект эше белән шөгыльләнү, телне өйрәнүгә кызыксыну уята, төркемдә эшләргә, бер-береңне ишетергә, фикерләре уртаклашып, бердәм нәтиҗәгә килергә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә. Шулай ук өлгерешне күтәрүгә ярләм итә, чөнки проект эшчәнлегенә югары бәя куела. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: укучы мөстәкыйль эшләүдән тәм таба.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны өлкән сыйныф укучылары бик теләп кулланалар. Үзебезнең тәҗрибәбездән чыгып, без сезгә берничә укучының эшен тәкъдим итәбез.

(8 нче слайд). Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, укучылар тарафыннан түбәндәге төрдәге проектлар башкарылды:

  • тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү) ("Сөембикә манарасы - Казан ханлыгының символы", Карасева А.);

  • иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

  • гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру) ("Татар сүзләрендә о һәм ө хәрефләренең дөрес язылышы");

  • мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау) ("Шәһәребездә яшәүче данлыклы якташыбыз", Алексеев А., күмәк эш);

  • предметара (берничә предметка нигезләнү) ("Беренче бөтендөнья сугышында Казан өязенең роле", Владимирова).

Предметара проектка мисал буларак, рус төркеменең 9 нчы сыйныф укучысы Владимирова Дарьяның эшен карап китик: (КҮРСӘТҮ)

Тәҗрибәмнән йомгак ясап шуны әйтеп үтәм: начар эшләнгән проект эше дә уңай нәтиҗә бирә, чөнки укучыларда яңа белемгә кызыксыну арта, үзбәя бирү дә үсә, тәҗрибәләре арта, күмәк эшләү теләге туа, оештыру сәләте ачыла, алар шәхес буларак үсә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал