7


  • Учителю
  • 'Чәчәкләр китерегез Тукайга' шигырен өйрәнү

'Чәчәкләр китерегез Тукайга' шигырен өйрәнү

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Татарстан Республикасы

Алексеевск муниципаль районы




Төзеде: беренче квалификацион

категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Хисатетдинова

Лилия Фәттах кызы




Максат. Шигырьгә анализ ясарга өйрәтүне дәвам итү, Туфанның тормыш юлын, иҗатын кабатлау, өйрәнелгән материалны истә калдыру, әдип иҗатын бөтен бер күренеш итеп күз алдына китерү;

сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту, иҗади мөстәкыйль эшләргә өйрәтү.

Тукай иҗатына мәхәббәт, милли үзаң тәрбияләү.


Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты.

2. Актуальләштерү.

Без бүгенге дәрестә Х.Туфанның шигырьләрен укуны дәвам итәбез.

Дәреснең эпиграфы итеп М.Кәримнеңтүбәндәге шигырь юлларын сайладым.

Тукай җыры безнең белән килде,

Җыры якын аның бүген дә.

Тукай... ул бит безнең якты йолдыз.

Поэзиянең якты күгендә.

Ничек уйлыйсыз, ни өчен мин шундый эпиграф сайладым икән?

Шигырьнең эчтәлегендә нәрсә ята?

Әйе, кыска гына лирик шигырь дә күптөрле хисләрне, фәлсәфи фикерләрне, чорның иң актуаль мәсьәләләрен үз эченә алган булырга мөмкин.

"Талантлы шагыйрьләр каләме тудырган поэзия... үзенең бай һәм күпкырлы тасвир чараларына таянып, чорның әхлакый, фәлсәфи юнәлешен алга сөрә."

т.Галиуллин.

Туфан шигырьләре турында нәрсә әйтә алабыз? Алар хислеме?

Ул шигърияткә нинди яңалык алып килде?

(Кайбер шигырьләрендә 5нче юл өстәп, строфаны көчәйтеп матур итеп йомгаклап куя.)

Туфан ул Такташ яраткан стильне дәвам итә. Сүзен элеккечә әсәрнең тышкы эчтәлегенә яшерә. Кар, җир һ.б. символар куллана. Бу традициягә дә яңалык алып керә. Әйтәсе сүзен хисләр астына яшерә.


Тест биремнәре белән эшләү.

1. Х.Туфанның туган ягы.

а) Аксубай районы, Иске Кирмәт авылы

б) Аксубай районы, Яңа Кирмәт авылы.


2. Аның шагыйрь булуына кем сәбәпче булган?

а) әтисе

б) әнисе.


3. Ул ни өчен 16 ел буе иленнән, туганнарыннан, гаиләсеннән аерым яшәргә мәҗбүр була?

а) сөргенгә җибәрелә

б) сугышта була.


3. Бу шигырьнең кайсысы Х.туфанныкы?

а) Әй, балалар, эшләгез сез

Иң мөкатдәс нәрсә - эш.

б) Вулканнарга керер идем

Андадыр ул дисәләр.


5. Лирик шигырь ул...

а) лирик герое булган шигырь

б) рифма һәм эчтәлекләре белән бәйләнгән шигъри юллар.


6. Лирик шигырьнең эчтәлегендә...

а) хис

б) вакыйгалар ята.


7. Хис ул -...

а) актуаль мәсьәләләргә бәя бирү

б) дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү.


8. Строфа дип нәрсәгә әйтәләр?

а) ике яки берничә шигырь юлы ахырында аваздаш кабатлаулар яки охшаш яңгырашлы сүзләр

б) уртак интонация һәм уртак фикер нигезендә үзара берләшкән шигырь юллары.


9. Х. Туфанның чын фамилиясе

а) Туфан

б) Гөлзизин.


"Чәчәкләр китерегез Тукайга" шигырен магнитофон тасмасында тыңлау.

- Әлеге шигырьдәге һәр сүз олы мәгънәне үз эченә алган табышмак кебек, шуларны чишеп кенә төп фикерне, эчке мәгънәне ачыклый алабыз.

- Шигырь ничәнче елда язылган? (1966)

- Бу елларда нинди вакыйгалар булган? (Рус теле зур тизлек белән башка телләрне аралашудан кысырыклап чыгара. Милли телнең, милли мәдәниятнең үсешенә зур тоткарлык ясала. Татар мәктәпләре бетерелә. Татар мәдәниятенә, сәнгатенә башка регионнардан килүчеләр кими.)

- Бу елларда Туфанның иҗаты нинди югарылыкта була?

- Шигырь нәрсә турында?


( Төркемнәр язып куя, дәрес ахырында язмалар чагыштырыла.)

Шигырьне анализлау өчен өлешләргә бүлү.

- 1нче өлешкә нинди строфалар керә? ( 1-4)

- Нинди хисләр өстенлек итә? (Шатлык) Шатлык хисенең сәбәбе нидә?

(Иленең Тукайны онытмыйча, һәр яз саен зур хөрмәт белән, ихтирам белән искә алуында.)

Килә, килә...

Ил килү, халык килү генә түгел, ул Тукайны зурлау, олылау билгесе. Шагыйрьнең вакытсыз өзелгән кыска гомеренә "бетмәс гомерен" кушып иле килә икән "Тукай мәңгелек" дигән сүз.

- 4нче строфага игътибар итегез әле. Монда шатлык хисе нишли? (көчәя)

- Улының хәлен белергә әбиләр дә килә.

Әбиләр - җыелма образ. милләт аналары мәгънәсендә бирелгән. алар милләт бәхете өчен гомерләрен дә кызганмаучылар, милләт өчен сызланып, янып яшәүчеләр.

-5нче строфаны укыганда нинди хисләр кичерәбез? (Шатлык хисе борчу белән алмашына.)

8нче строфада үкенү, борчылуга рәнҗү төсмере дә өстәлә.

-Лирик герой нигә борчыла? Нидән елый, гарьләнә? Аны нәрсә рәнҗетә?

Бер генә кеше дә гадәти көннәрдә олы шагыйрьне искә алып,рухы каршында баш иеп, аңа чәчкә-гөлләр китерми.

Тукайга хөрмәт, игътибар - халкыбызныңрухи үсешен, эчке культура дәрәҗәсен үлчәү бизмәне бит, югыйсә.

- Бу өлештәге илнең мәгънәсен аңлатыгыз.

2нче строфа - үз иле

8нче строфа - зуррак башка илләр мәгънәсендә.

  • Бу юллар белән нәрсә әйтергә тели?

-Йокыга талган милләтебезне уятырга тели.

Башка илләр ихтирамын яулау - Тукай кебек бөекләрнең кадерен белеп, аларга игътибарны арттырырга тиешбез.

  • Ни өчен Туфан бу елларда мондый мәсьәләләрне күтәрә?

9нчы строфада борчылу, үпкә, рәнҗешкә нинди хисләр килә?

( Өмет)

  • Бу юлларда лирик герой нәрсә ди?

  • Безгә, киләчәк буыннарга, яшьләргә ышаныч белән тулы күңелен ача. Шатлык хисе белән башланган шигырь төшенке хисләр белән дәвам итеп, өмет, ышаныч белән тәмамлана.

  • Шигырьне бербөтенгә җыеп торучы нинди образ бар?

( Чәчәкләр образы )

  • Чәчәк үзе икегә бүленә:

1. Елына бер китерелә торганнары.

2. Көн дә китерелә торганнары.

  • Ә автор һәйкәл янында ниди чәчәкләрне күрергә тели?

( Көн дә китерелә торганнарын.)

  • Туфанның көн дә күрәсе килгән чәчәкләрендә нинди мәгънә ята?

Халкыбызның сөйгән улына сәламе, тирән ихтирам һәм чиксез хөрмәт, игътибар билгесе.

  • Димәк, без Тукай шәхесенә һәм мирасына хөрмәтне көн дә күрсәтергә тиешбез. Шуңа, чәчәкләр яшь буынның Тукайга игътибары, матурлык та булып аңлашыла. ( Тукайга игътибар - ул үзе матурлык.)

  • Чәчәкләр - Тукайның мәңгелек симфолы да, ә буынара бәйләнешне тәэмин итүчеләр - киләчәк буыннар.

  • Шагырь уйларын турыдан -туры бирәме?

( Кичерешләр дөньясын уятып, нечкә хисләр аша.)


НЫГЫТУ.


  • Шигырь нәрсә турында? (Тема)

  • Даһи шагыйрь мирасына мөнәсәбәт, Тукай һәм чор, Тукай һәм бүгенгебез, киләчәгебез хакында икән.

  • Шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән? (Идея)

  • Тукай шәхесенә һәм мирасына мәхәббәтебезне, хөрмәтебезне көн дә күрсәтергә тиешбез.

  • Без дәрес барышында төркемнәр шигырьнең темасын язып куйган иделәр. Хәзер чагыштырыгыз әле, язмаларыгыз туры киләме?

  • Кайбер төркемнәрнең фикерләре тәңгәл килмәде, ни өчен?

  • Чөнки Туфан әйтергә теләгән фикерен әсәрнең тышкы эчтәлеге эченә, хисләр астына яшергән. Шигырьне анализламыйча гына, аның темасын ачып бирү кайчагында мөмкин түгел.

  • Туфан абый Тукайга карата олы хакыйкатьне хисләр бәйләме аша җиткерә алды.

  • Тукайга мөнәсәбәтебезне, Тукай рухы каршындагы бурычыбызны гап-гади чәчәк образы аша әйттерү, шагыйрьнең иҗади табышы.


ЙОМГАКЛАУ


- Ни өчен Туфан абый Тукайга чәчәкләр китерергә куша?

- Чөнки кыска гына гомеренең һәр минутын Тукай халыкка багышлый."Туган тел" шигыре аша телебезнең бөеклеген исбатлап,аны кадерләп сакларга чакыра.Татар теленең дәрәҗәле байлык булуын тагын бер кат исбатлый. Халкыбызны, аның хезмәтен , гореф гадәтләрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән ярата, аны өйрәнә. Бу Тукайны онытмау бу - безнең күркәм сыйфатыбыз.

Тукай бит әле милли шагыйрь дә. Ул Россия җирендәге барлык халыкларның дә үзара дус тату яшәүләрен яклады. Аның шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде. Ул башка халыкларның да яраткан галиме.

Тукайга багышлап язылган шигырьләр уку. Билгеләр кую.


Татарстан Республикасы

Алексеевск муниципаль районы


Әдәби - музыкаль кичә

"Шушы яктан, шушы туфрактан без.





Төзеде: беренче квалификацион

категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Хисатетдинова

Лилия Фәттах кызы



Максат. Үзебезнең төбәктә туып-үскән әдипләргә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту, халкыбызның телен,мәдәниятен, күркәм йолаларын хөрмәт итәргә өйрәтү, милләтләр дуслыгына, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү.


Кичә барышы.

1нче алып баручы. Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык - безнең тормыш нигезе.

Дуслык - безнең бәйрәм бизәге.

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучы апа-абыйлар, укучылар.

Без бүген "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Ул татар әдәбияты өлкәсендә күренекле урын алган якташ әдипләребезгә багышлана.Безнең төбәккә Чистай, Аксубай, Спасс, Әлки, Алексеевск районнарын кертәбез.

Безнең төбәктән нинди генә күренекле шәхесләр чыкмаган. Салих Баттал, Хәсән Туфан, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, Нәби Дәүли, Нәбирә Гыйматдинова, Флёра Тарханова, Татарстанның атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин, Исламия Мәхмүтова, Сания Исмәгыйлова, Рузия Мотыйгуллина, Рамил Төхвәтуллин, Вера Минкина, Резедә Төхвәтуллина, җәлилче Абдулла Батталлар белән ничек горурланмыйсың.

Бүген без сезнең игътибарыгызга телдән журнал тәгъдим итәбез.


2нче алып баручы. Журналыбызның беренче бите

"Туган телем - минем моңлы җырым,

"Туган илем - изге өметем"- дип атала.

Бала тугач та анасының телен өйрәнә. Шуңа күрә дә халкыбыз ул телне "Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел" дип атаган.

Тел - гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле.

Халкым теле миңа хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илне сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

Гайнетдинов Илмир һәм Ганиев Салават башкаруында "Туган телем" дигән җыр тыңлап үтәрбез.


Туган тел, туган ил - ничек матур яңгырый бу сүзләр. Нәрсә соң ул Туган ил? Ул синең туганнарың, синең басып йөргән җирең, синең районың, син яшәгән төбәк.

Туган ягың турында уйлаганда, аның тарихи үткәненә һәм байлыгына, халкына сокланасың, күренекле эшләренә сөенәсең.

Безнең төбәк илебезгә Совелар Союзы геройлары, генераллар биргән төбәк. Районыбыздан чыккан биш Советлар Союзы Героеның берсе безнең авыл егете.

Ул 18 яшеннән фронтка китеп 23 яшендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Хәбибулла Нәбиулла улы Хәйруллин. Районыбыздан чыккан генералларның берсе безнең авылыбызныкы. Ул танылган рус шагыйрьләрен шигырь, поэмалар иҗат итәргә рухландырган, халкының күренекле хәрби эшлеклесе генерал-майор Зәки Йосыф улы Кутлин. Алар турындагы күпсанлы язмалардан күренгәнчә бу шәхесләр үзләренең туган илләрен бик яратканнар һәм туган авылларын бик сагынып искә алганнар. Алар безнең горурлыкларыбыз.

Туган җирем минем Кама буе

Ә яшәве синдә бик рәхәт.

Кутлин, Хәйруллиннарны биргән өчен

Туган җирем, сиңа мең рәхмәт.

Фассахова Фәнисә сезнең игътибарыгызга "Идел буе каеннары" дигән җыр башкара.

Скетч. " Гөлчәһрә Хәмзина белән Такташның кавышу тарихы" (Тулай торак бүлмәсе. Гөлчәһрә тулай торакка кайтып керә. Иптәш кызлары үз эшләре белән мәшгүль.

Гөлчәһрә:

  • Кызлар, мин нинди бәхетле. Шагыйрь Такташ миңа тәгъдим ясады!

Иптәш кызлары:

  • Такташмы?

  • Ул танылган шагыйрь?!

  • Аның артыннан Казанның иң чибәр артисткалары йөри.

  • Ә син кем? Рабфак чебеше!..

(Гөлчәһрәнең ачуы килә. Ул гөлтләп кабына.)

Гөлчәһрә:

  • Ах, шулаймы?! Чебешме?! Хәзер ышанырсыз... (Йөгереп чыгып китә.)

Икенче күренеш. Такташ өстәл янында язып утыра. Гөлчәһрә йөгереп керә:

  • Иптәш кызлар ышанмый, син миңа тәгъдим ясадың ... алар ышанмый... . Әйдә үзең бар... Кызлар алдында кабатла тәгъдимеңне... Сүзеңнән кайтма.

Такташ:

  • Әйдә!

Алар икәү бергә җыр башкаралар.


Сез XX гасырның атаклы шагыйре Һ. Такташның беренче мәхәббәте турында күренеш карадыгыз. Кем соң ул чибәр, шаян, үткен кыз. Ул безнең авылыбыз кызы. Безнең авыл табиггате белән сокланып, чишмәләрнең суын эчеп үскән, белемгә сусаган Чистай педагогия техникумы белән генә канәгатьләнмичә Казанга барып рабфакта белем алган, Мәскәү университетының хокук факультетын тәмамлаган Гөлчәһрә Хәмзина. Ул Такташның беренче олы мәхәббәте һәм талантлы әсәрләренең прототибы булган шәхес. Шагыйрьнең 1925 -29 еллары Гөлчәһрә Хәмзина белән бәйле. Аның "Алсу" поэмасы да безнең авыл кызы, хатыны Гөлчәһрәгә багышлана.

Авылдашларыбыз аның исемен онытмый. Һ. Такташ кайтып йөргән йорт торган урам хәзер Такташ исемен йөртә, каенлы елга тау битендәге ялгыз каен да Такташ каены дип атала.

Татарстанның атказанган артисткасы Сания Исмәгыйлева да безнең авыл кызы.

Нинди матур туган илем,

Җанга якын торган җирем.

Җырга салсам, моңлы да син,

Кояш кебек нурлы да син.

Михербанлы кешеләрең бар,

Киң күңелле хисләргә бай.

Эшкә килсәң алар тырыш,

Ял итәргә бик тә хирыс.

Такташ безнең авылга берничә тапкыр кайта, клубта авыл кешеләре алдында чыгышлар ясый, яшьләр белән аралаша. Яшьләр арасындагы кичәләрдә, биюләрдә дә катнаша. Бигрәк матур бииләр шул безнең кызлар. ( Кызлар башкаруында татар халык биюе)


Журналыбызның 2 бите "Баттал икәнемне онытсам да, постта икәнемне онытмам" дип атала. һәм ул якташыбыз Салих Батталга багышлана.

Без районыбыздагы татар авыллары белән аралашып яшибез. Күптән түгел Олы Тигәнәле авылында туып-үскән язучы Салих Батталның 100 еллык юбилеен билгеләп үттек. Ул яшьләргә үрнәк булырлык шәхес.

Ул Бөек ватан сугышының башаннан алып азагына кадәр Хәрби очучы буларак катнаша, шәхси батырлыклары өчен, орден, медальләр белән бүләкләнә.

Язучы буларак, патриотик темага бик күп әсәрләр яза.

Талантлы язучы әсәрләрендә тормышның актуаль мәсьәләләрен актив һәм кыю чагылдыра, туктаусыз эзләнә, тормышны өйрәнә. Бу аңа үзенең тематикасын киңәйтергә мөмкинлек бирә. Ул повестьлар, пьессалар, сатирик шигырьләр, шигъри роман яза.

Ә хәзер сенең игътибарыгызга С. Батталның "Посста" дигән шигырен тәгъдим итәбез.

С. Батталның "Яңа өйгә күчкәндә" дигән пьессасыннан өзек карап үтү,

"Юл капчыгы" шигырен сәхнәләштереп җырлау, "Иң тәмле икмәк" шигырен сәхнәләштереп сөйләү.


Журналыбызның 3 бите Х.Туфанга багышлана һәм ул "Материя мин, җаным, сөя, сагына, елый торганы"дип атала.

Татар поэзиясенең классик шагыйре, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х. Туфан - фаҗигале һәм бәхетле язмышлы шагыйрь. Ул нахакка гаепләнеп 16 ел туган иленнән читтә, Себердә яшәргә мәҗбүр ителә, бихисап михнәт кыенлыкларны башыннан кичерә, якыннарын югалта. Әмма Х. Туфан давылларда, җилләрдә дә туган иленә, халкына, аның киләчәгенә ышанычын югалтмый, милләтнең йөрәк җәрәхәтләрен дәвалаучы, аңа җан җылысы бирүче күренекле сүз остасы дәрәҗәсенә күтәрелә.

Аның иҗаты бездә Туган җирне ярату, матурлыкны күрә белү, тугрылык, гаделлек хисләре тәрбияли. Татар халкының талантлы шагыйре Х. Туфан иҗаты алдында баш иябез. Ул үзенең күп кенә шигырьләрен иң якын кешесенә - тормыш иптәше Луиза Салиаскаровага багышлый. Олы җанлы Луиза Туфанның кайтырына 1 ел калгач вафат була. Бу кайгыны Туфан авыр кичерә.

Хәзер без Туфанның "Кайсыгызның кулы җылы" дигән шигырен тыңлап үтәрбез.

"Ромашкалар" җырын башкару.

"Ничек, нигә шагыйрь булдым соң? - дигән сорауга җавап эзли башласам, минем күңел ирексездән кайдадыр еракларда калган бала чакларга юнәлә.

Әни минем, гәрчә язу белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак, ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине.

Ул мине ишек алдына яки бәрәңге бакчасына алып чыга да, дөньяны күрсәтеп йөри, кайткан яки киткән киек казлар, торналар белән генәтүгел, куаклар, таллар, җилләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый иде. Йолдызларны табарга, танырга өйрәтә, аларның исемнәрен әкиятләргә кушып сөйли иде," - дип язган Хәсән Туфан.


Казакова Регина башкаруында "Әнкәм тәрәзәләре" дигән җыр белән кичәбезне тәмамлыйбыз.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал