- Учителю
- Кушма җөмләләр буенча тест
Кушма җөмләләр буенча тест
Сорауларга җавап бирегез
Тест.
1. Таң беленүгә (1) ул (2) торып (3) йөри башлады. (Р.Төхфәтуллин) А) (1) өтер, (2) сызык; Ә) (1) өтер; б) (1) өтер, (2) өтер, (3) өтер; в) тыныш билгеләре куелмый 2. Сүз (1) бер көнлек, тел (2) гомерлек. (М) А) (1) өтер, (2)өтер; Ә) (1) ике нокта, (2) өтер; б) (1)сызык, (2) сызык; в) (1) ике нокта, (2) сызык. 3. Гаяз корбан булу белән (1) аңарда булган батырлык (2) аңарда булган кыюлык (3) үземә (4) сиздермәстән (5) миңа күчте. (М.Әмир) а) 2,4; ә) 1, 2, 3, 5; в) 2, 3; г) 1, 2, 3.
Җөмләгә синтаксик анализ ясарга, схемасын төзергә.
Аквариум балыкларының төре күп булса да, тере почмакта аларның санын арттырам дип, анда теләсә нинди балык җибәрергә ярамый. (Гата Насыйров) |
Сорауларга җавап бирегез.
Тест
1. Ярлар бик тар булса (1) ул (2) инеш.(Р.Фәйзуллин) А) (1) өтер, (2) сызык; Ә) (1) өтер б) (1)сызык, (2) өтер; в) (1) ике нокта, (2) сызык. 2. Ул атасына охшаган ( ) күп сөйләшми, эшли дә эшли. (Г.Әпсәләмов) а) бернинди тыныш билгесе куелмый; ә) ике нокта куела; б) өтер куела; в) сызык куела. 3. Ләкин шунысы бераз ару ( ) бик әйбәт сукмак салынган. (Г.Ибраһимов) а) сызык; ә) өтер; б) ике нокта; в) бернинди тыныш билгесе куелмый.
Җөмләгә синтаксик анализ ясарга, схемасын төзергә.
Таң якынаеп, җил бераз басылгач, мин йокыга яттым. (Г.Ибраһимов).
|