- Учителю
- Конспект урока по Сингапурской методике Иң яхшы этләр(7 класс, русская подгруппа)
Конспект урока по Сингапурской методике Иң яхшы этләр(7 класс, русская подгруппа)
Дәрес темасы: Иң яхшы этләр (7А, рус төркеме)
Максат:
- укучыларның иҗади сәләтләрен, коммуникатив күнекмәләрен камилләштерү;
-
Яңа информация белән эшләргә өйрәтү;
-
Диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу;
-
Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү;
-
Ишетеп аңлау, аны сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү;
-
Тема буенча өйрәнгән грамматик һәм лексик күнекмәләрне камилләштерү;
-
Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчел булу сыйфатларын тәрбияләү;
Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, карточкалар.
Сингапур структуралары: ТИМ ЧИР, ХАЙ ФАЙВ, ТЭЙК ОФ ТАЧ ДАУН, МЭНЕДЖ МЭТ, СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЕЙБЛ, РЕЛЛИ РОБИН, ТАЙМД - ПЭА - ШЭА, РЕЛЛИ РОБИН, МИКС - ФРИЗ - ГРУП, КЛОК БАДДИС, РЕЛЛИ ТЕЙБЛ, ТОКИН МЭТ, КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД
Дәрес барышы:
-
Дәресне оештыру өлеше.
Исәнләшү ( ТИМ ЧИР структурасын куллану)
- Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)
- Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)
- Кайда булдың? (кул уйнату)
- Мин сагындым! (кулларны күкрәккә кую))
- Син килдең! (кулларны җәю)
- Мин бик шат! (кочаклашу)
(ХАЙ ФАЙВ структурасын куллану - тынычлану сигналы)
А) Уңай халәт тудыру
Б) Укучыларны барлау
-
Актуальләштерү. Алдагы дәрес материалын кабатлау.
-
ТЭЙК-ОФ-ТАЧ-ДАУН - ("встать-сесть") структурасын куллану.
Укытучы җөмләләр әйтә. Укучылар фикерләр дөрес булса, басалар, ялгыш булса, утыралар.
-
Этләрне көнгә ике тапкыр ашаталар.
-
Этләргә кайнар ризыклар бирергә кирәк.
-
Этләр ит, сөяк, аш яраталар.
-
Этләргә кыздырылган, тозлы ризыклар бирергә кирәк.
-
Этләр исләрне, көчле тавышны яратмыйлар.
-
Этләр су эчмиләр.
-
Узган дәрес материалын кабатлап алу.
-
Төрләре ягыннан этләрнең нинди төрләрен беләсез?
-
Этләр нинди эшләр башкаралар?
-
Этләр нәрсә ярата?
-
Этләр нәрсәне яратмыйлар?
-
Этләр нинди булалар?(сыйфатлар)
Лексик-грамматик материалны кабатлау.
-
МЭНЕДЖ МЭТ, СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЕЙБЛ структураларын куллану.
Укытучы сүзләр язылган карточкалар тарата. Укучылар үзлектән сүзләргә кушымчалар ялгыйлар, аннан биткә-бит партнёрлары белән алмашалар, тикшерәләр. Укытучы әйткән берәр укучы басып сүзләрне укый.
-
Дәрес материалын үзләштерү.
-
Табышмакны чыгару. "Кешенең дусты, йортның сакчысы".
-
Бу табышмак нәрсә турында?
-
Эт.
-
Ә бу без кабатлап киткән сыйфатлар(сүзләр) нинди этләр турында?
-
Яхшы, тәрбияле этләр турында.
-
Әйе, безнең бүгенге темабыз да яхшы этләр турында.
-
РЕЛЛИ РОБИН структурасы
Текстны үзләштерер алдыннан яңа сүзләр белән танышып китик.
Хәтер - память
Сизгер - чувствительный
Өйрәтүгә - к обучению
Ияләшә - привыкает
Коткара - спасает
Куркыныч - страшный, опасный
Адашмыйлар - не теряются
Түземле - терпеливый
(Укучылар бер өстәлдән иңгә-иң партнерлары белән сузләрне тәрҗемәләре белән чиратлашып укыйлар. Сүзтезмәләр төзеп әйтәләр).
-
ТАЙМД - ПЭА - ШЭА структурасы
Текст белән танышу. Укучылар иңгә-иң партнерлары белән текстны укыйлар, тәрҗемә итәләр.
-
РЕЛЛИ РОБИН структурасы
-
Текстның эчтәлеген аңлагансыздыр дип уйлыйм. Текстны аңлавыгызны тикшереп карыйк. Мин сезгә русча җөмләләр әйтәм, ә сез иңгә-иң партнерларыгыз белән киңәшеп, җавап бирәсез.
1. Легко поддается обучению.
2. Превращаются в страшных собак.
3. Шерсть длинная и кудрявая.
4. Терпеливые и добрые собаки.
5. Очень подвижные.
6. Спокойные, умные.
7. Очень хорошие сторожевые и охотничи собаки.
5.Физкультминут. МИКС - ФРИЗ - ГРУП структурасын куллану
Укучылар музыкага класс буенча таралышалар. Укытучы "Стоп" дигәч, урыннарында катып калалар. Укытучы сораулар бирә, укучылар тавыш чыгармыйча гына, шул сан буенча парлашып басалар.
-
Светаның гаиләсендә ничә кеше?
-
Рөстәм Акбайны Светаларда ничә көнгә калдырган?
-
Этләрне көнгә ничә тапкыр ашаталар?
-
Татар теле ничәнче дәрес?
-
Кабинетта ничә тәрәзә?
-
Өстәл артында ничәшәр укучы утыра?
-
Ныгыту. КЛОК БАДДИС структурасы
-
Сәгать билгеләү.
-
73 бит, 6 нчы күнегүне эшләү. (1 нче өстәлдәге 1 нче номерлы укучы сәг. 9дагы партнерын таба, аңа русча җөмләне укый, ә икенчесе тәрҗемәсен әйтә)
-
РЕЛЛИ ТЕЙБЛ структурасы
Һәр өстәлгә текстта өйрәнгән бер эт исеме язылган битләр куела. Укучылар биткә-бит партнеры белән чиратлашып, шул эт турында диалог төзиләр. Аннан соң, А яки Б партнеры диалогны кычкырып укый.
-
ТОКИН МЭТ структурасы
Һәр өстәлдә эт исеме язылган бит ята. Этнең сыйфатларын язарга. Бер укучы кычкырып укый.
-
Йомгаклау. КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы(сораш-сораш-карточкаларны алмаш)
Укучылар а-4 битен алалар, астын бөклтләр, өскә үзләренең сорауларын язалар, ә аскы өлешкә - җавапларын. 2 нче өстәлдән 4 номерлы укучы 2 нче өстәлдәге 4 номерлы укучы белән парлаша. Бер-берсенә сораулар бирешәләр, мактыйлар, яки төзәтәләр.
-
Билгеләр кую.
Өй эше бирү. Үзенә ошаган эт турында сөйләргә өйрәнергә