7


  • Учителю
  • 'ҖЫр- кешенең юлдашы' темасына дәрес план-конспекты

'ҖЫр- кешенең юлдашы' темасына дәрес план-конспекты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

7 нче сыйныф татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан дәрес план- конспекты.

Тема: "Җыр- кешенең юлдашы" (Ә.Еникинең "Кем җырлады" хикәясе буенча)

Максат: хикәягә анализ ясау. Хикәягә нигезләнеп, кеше тормышында татар җырының тоткан ролен, әһәмиятен аңлату.

Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

Укучыларда Ватанга, татар халкына, моңына карата уңай мөнәсәбәт һәм алар белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: 7 нче сыйныф дәреслеге, Г.Мөхәммәтшинның "Татар моңы" шигыре, компьютер, интерактив такта.


Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру.

УМ кую.

Гарифҗан Мөхәммәтшинның "Татар моңы" шигыре укыла. (1 нче слайд)

Татар моңсыз яши аламыни?

Татар күңеленә моң кирәк?

Тальяныңны гына сузып җибәр -

Дәррәү кушылыр аңа мең тирәк.

Бәлки, халкым тарих чоңгылыннан

Моңы белән имин үткәндер.

Шул моң аңа сынмас канат булган,

Шул моң аны татар иткәндер.

Укытучы: бу шигырь нәрсә турында? (татар җыры, татар моңы турында)

Дәресебезнең эпиграфына игътибар итик әле. (2 нче слайд)

"Җыр- халык күңеленең көзгесе" (Габдулла Тукай)

- Бу юлларны сез ничек аңлыйсыз?

Укытучы: шулай булгач, безнең халкыбыз элек-электән татар җыры, татар моңы турында нинди гыйбарәләр язып калдырган. Моның шулай икәнлеген без бүген тагын бер тапкыр карап китәрбез. Безнең бүгенге дәресебезнең темасы: "Җыр- кешенең юлдашы" (3 нче слайд)

Өй эше сезгә Ә.Еникинең "Кем җырлады" хикәясен укып килергә әйтелгән иде. Искә төшереп китик әле.

II. УМ чишү.

- Әсәр нәрсә турында? (сугыш, егет, җыр, кыз һ.б.)

- Әсәрдә вакыйгалар кайда, кайчан бара? (вакыйгалар бер станциядә бара)

- Станция күренеше ничек күрсәтелә? Китаптан табып укыгыз әле. Ни өчен?

- Автор ни өчен караңгы төсләрне кулланган?

- Станциядә ике эшелон очраша. Берсе фронтка бара, ә икенчесе фронттан кайта. Менә шул юлларны укыгыз әле. "Тик, араларыннан узганда, туктала биреп колак салсаң, бер яктагы кызыл вагоннардан- ара-тирә каты хырылдау, икенче яктагы теплушкалардан авыр ыңгырашу ишетелеп кала. Берәүләр соңгы тапкыр йокы туйдыра, икенчеләр бер күз йомарга гаҗиз булып ята, күрәсең." (4 нче слайд)

- Автор ни өчен эшелоннарны янәшә куеп күрсәтә? (ике эшелондагы кешеләрне дә үлем көтә. Алар алда нәрсә буласын белмиләр.)

- Әсәрнең төп образларын билгеләгез әле. Алар кемнәр? (лейтенант, кыз)

- Лейтенант турында нәрсәләр белдек? Китаптан табып укырга мөмкин.

- Табиблар егетнең терелүенә ышаналармы? ? (Юк, врачларның өметләре аз, гангренаның никадәр хәтәр нәрсә икәнен алар яхшы белә.)

- Егетнең хәлен җиңеләйтеп буламы? (юк, шундый юл шартларында берни дә эшләп булмый)

- Әмма бер вакыт егетнең хәле җиңеләя. Егеткә нәрсә тәэсир итә? (ул татар җырын ишетә)

Экранга М.Покалёвның бу хикәя буенча ясалган иллюстрациясе чыга. (5 нче слайд)

"Сарман" җыры тыңланыла.

Укытучы: бу җырны тыңлагач, сездә нинди хисләр туды? Бер минут вакыт бирәм. Бергәләп партадашыгыз белән уйлагыз. (парлап эшлиләр). Соңыннан интерактив тактага чыгып язалар.

- Ә егеткә бу җыр ничек тәэсир итә? (Ул, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт омтылып куя. Ләкин җырны ишетүдән туктамый. Авыр яралы егетне җыр хыял дөньясына алып китә. Аның хәтта тәне җиңеләеп кала, акылы яктырып китә, сизгерлеге искиткеч үткерләшә.) Шул юлларны китаптан табып укыгыз.

- Егет үзен кайда итеп күрә? (егет үзенең туган җиренә, өенә кайткан кебек була; әнисе, сөйгән кызы белән очраша (хыялында); үлем турында уйламый.)

- Кемне күрә? (Әнисен күрә. Ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, улының институттан кайтканын чәй әзерләп көтә, имеш».

- Егет әнисен күргәч, нишли? Шул юлларны китаптан табып укыгыз. («Әнием, әнием», - ди егет эченнән үксеп һәм анын йомык күзләреннән, сыгылып, кайнар яшьләр тама.)

- Туган як табигате ни өчен шулай яшел, матур итеп сурәтләнә?

- Таһирә турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Таһирә дә җырлый, моңлана. Экрандагы рәсемгә игътибар итегез. (сугышка бара, моңлана, җырлый) Ни өчен? (иленнән, туганнарыннан аерыла, сугышка, үлемгә бара, сугышка кереп баручы эшелонның соңгы сәгатьләре. Таһирә дә соңгы мизгелләрен кичерәдер).

- Егет өчен нәрсә мөһим? Ни өчен? (җырның өзелмәве)

- Әсәрдә вакыйга нәрсә белән тәмамлана?

Укытучы: Егет газапланып үлми. Ул хыялланып, хисләргә бирелеп мәңгелеккә күзләрен йома. Татар җыры, татар моңы егеткә күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итә, үлемен җиңеләйтә. Менә җырның никадәр көче бар икән. Халык та бит юкка гына "Җыр- күңелнең моңы, ятимнең юанычы, әсирнең таянычы, ялгызның юлдашы" димәгән. (7нче слайд)

- Шулай итеп, бу әсәрдә төп образ нәрсә булды? (җыр)

- Автор нәрсә әйтергә тели?

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

а) Татар җыры, татар моңы, аның көче турында сөйләшү.

б) - Автор нәрсә әйтергә тели?

Әмирхан ага Еники "Кем җырлады" хикәясендә сугыш күренешләрен түгел, ә сугышның яшьләр язмышын челперәмә китерүе хакында сөйли. Егетнең татлы хыяллары бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең дә никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм котылгысыз. Сугыш кешеләргә генә түгел, табигатьтә дә тирән эз калдыра. Җир-ана сыкрый, авыр сулый, аның урман-сулары мәетләр белән тулган, снаряд, бомба шартлаулары белән теткәләнеп беткән.

Ә татар җыры, татар моңы, туган як җыры... Моңардан да ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкин!? Халык моңнары, язучының күп кенә әсәрләрендә геройларның рухи халәтен урап ала, яшәешнең үзе, саекмас хәят чишмәсе, кабатланмас биеклек булып күтәрелә. Әдип татар җырын барлык кыйммәтләрдән аерым югарылыкка күтәрә, символга әверелдерә. Җыр -тарихны, милләтне, тарихыңны белү, үз чиратында җырны оныттырмый. Димәк, ана - халык- милләт тарихын яшәтүче буларак өскә калкып чыга.

IV. Рефлексия.

а) Укытучы төрле сораулар бирә.

б) Бәяләү.

V. Өй эше.

1) Җыр турында мәкальләр, гыйбарәләр табарга.

2) "Үткәнеңне онытма" темасына хикәя язарга. (8 нче слайд)




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал