- Учителю
- Конспект урока по татарскому языку(7 класс)
Конспект урока по татарскому языку(7 класс)
|
Татар теле |
|
Хаҗиева Рамзия Дамир кызы
Азнакай районы Актүбә 2нче урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
7 класс( татар төркеме)
Тема: Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша "Калган эшкә кар ява"
Максат:
1. Тулы һәм бәйләнешле итеп язу күнекмәсен камилләштерү;
2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен , монологик, диалогик һәм бәйләнешле сөйләмне үстерү;
3. Хезмәткә карата ихтирам, һәрвакыт бер-береңә ярдәм итү теләге тудыру;
Дәрес тибы: иҗади.
Җиһазлау: проектор , ноутбук, магнитофон, кәгазь битләре, карточкалар, төрле структуралар куллану өчен әзерләнгән язулар, татар халык көйләре язылган музыка.
Дәрес барышыУңай психологик халәт тудыру.
Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.
Дәрес максатын хәбәр итү
-
Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.
-
"Калган эшкә кар ява" ди халкыбыз мәкале. Ә сез ничек уйлыйсыз? Мәкальләр белән дәлилләгез.
-
Мин тактага "Хезмәт төбе-хөрмәт" дип язып куйдым. Ә, сезнеңчә, кешене ни өчен хөрмәт итәләр?
-
Димәк, бүген нәрсә турында сөйләшербез?
Таймд Раунд Робин: 10 секунд уйлыйлар, сәгать теле уңаена һәр укучы 30 ар секунд сөйләп чыга, калганнар тыңлый, сораулар бирә.
Һәр төркемнән 3 нче номерлы укучы җавап бирә.
-
Эшнең нәтиҗәсе турында.
Үзбәя.
Дәфтәрләргә теманы язып кую.
II. УМ өлешләп чишү.
-
Шигырь уку.
Дус,тату,матур яшәүнең
Серенә төшенербез.
Бик тырышып эшләгәндә
Уңышка ирешербез.
Яшәү өчен эш кирәк,
Эшләү өчен көч кирәк
Үзеңә бирелгән бөтен эшне
Вакытында эшләргә кирәк.
(Ш.Галиев)
-
Тексттагы төп проблеманы ачыклыйбыз.
-
Автор нәрсә әйтергә тели? Сүз нәрсә турында бара?
-
Тексттан алда әйтелгән фикерегезне раслаган мисаллар табыгыз өч абзац (кызыл юл) булырга тиеш ( 1 - текстның мәгънәсен (темасын, проблемасын) ачыклау; 2- укучының автор позициясенә карата дәлилләре; 3) укучының үз фикере, нәтиҗәсе).
Игътибар белән тыңлыйлар.
3 өлештән торган нәни план төзиләр.
1.Матур яшәү серләре.
2.Яшәү өчен эш кирәк.
3. Эшне вакытында эшләргә кирәк.
2.Физминутка
Эчтәлек буенча әңгәмә.(Проект буенча сорауларны күрсәтү)
Сораулар:
-
Көзге пычраклар ,кешеләр ташлаган кирәксез әйберләр -барысыда кар астында калды.Бөтен җир ап-ак. Ләкин бу елны көзен эшләп өлгермәгән нинди эшләрне санап китә аласыз?
-
Табигать ял итә.Ә кешеләр бу чорда нәрсәләр эшлиләр?
-
Укучылар ,ә сез һәр эшне вакытында эшлисезме?Бер-берегезгә ярдәм итәсезме?
4Эш темасына мәкальләр уку
Джот Тотс : ("Уйла-яз-төркем белән фикер алыш")
Укучылар төркемдә сорауларга җавап уйлыйлар, язалар һәм чиратлап фикер алышалар.
Партнерлар бер-берсенә рәхмәт әйтеп урыннарына утыралар.
Һәр укучы үзе әзерләгән мәкальләрне укый.
3.Иншаны беренче зат исеменнән язу. Караламаларда эшләү.
4.Өйгә эш бирү. Язма эшне редакцияләргә, акка күчереп язарга.
Үзбәя.
III. Рефлексия.
-
Дәрестә нинди уку мәсьәләсен чиштек?
-
Максатыбыз иншаны эзлекле, тулы һәм бәйләнешле итеп язу иде. Максатка ирештегезме? Ни өчен шулай уйлыйсыз?
Җавап.
Гомуми билге.
Саубуллашу.