7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие по татарской литературе ' 70 летие Победы'

Вне классное мероприятие по татарской литературе ' 70 летие Победы'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Һәр йөрәктән үтә "Җиңү" сүзе -

Батырларын барлый Ватаным.


Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гомәрова Римма Фәрит кызының Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе.

(9-11 нче сыйныф укучылары)

Максат:

  • Әдәби әсәрләрне анализлау нигезендә сугыш хакыйкатен укучыларга җиткерү; образларның үзенчәлекле бирелешенә игътибар итү; шул образлар аша укучыларда Ватан сугышы ветераннарына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү;

  • Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, кешелекле булуның тормышта иң мөһим сыйфат икәнен төшендерү һәм шуңа ышаныч тәрбияләү.

Укытучы сүзе.

Әссәламегаләйкем, кадерле милләттәшләрем! Менә без бүгенге салкын, буранлы февраль көннәренең берсендә шушы бүлмәдә бергә җыелдык. Һәм мин моңа бик шатмын.

Февраль аен - батырлык, каһарманлык ае дип атасак та ялгышмабыз.

23 нче Февраль - Ватанны саклаучылар көне. Үзеңнең туган җиреңне, Ватаныңны саклау - һәркемнең изге бурычы. Шулай да бу авыр хезмәтне үз җилкәсенә ир- егетләр ала. Шуның өчен бу бәйрәмдә без күбрәк ир- егетләрне котлыйбыз. Бүгенге очрашуда да сүз күбрәк Ватанны дәһшәтле сугыш кырларында саклаучылар турында барыр.

Еллар үткән саен без "беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый" дигән әйтемнең матур сүзләр генә түгел, гражданлык җәмгыятен төзүнең. үзара килешеп яшәүнең мөһим шарты булуын тирәнрәк аңлый барабыз.Ә бу исә ветераннарга рәхмәтле булып, аларны һәрчак истә тотып, кадер- хөрмәт күрсәтүдән, үзеңне шушы батыр халыкның улы яисә кызы итеп тоюдан, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре күңелендә шушы җиңү тудырган бердәмлек хисеннән башка мөмкин түгел.

Ә хәзер конференция кунаклары белән танышыйк:

- Бөек Ватан сугышы ветераны Хөснулла ага Сибгатуллин.

- "Тәтеш таңнары" газетасының баш мөхәррир урынбасары Нурания апа Гарипова.

- Район мәктәпләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

- 1нче мәктәп укытучылары.

- 1нче мәктәп укучылары.

Сүзне конференциянең төп хуҗалары - укучыларга бирик.


1 нче алып баручы.

- Хәерле көн , кадерле дуслар , хөрмәтле кунаклар!

- Бүген без "Һәр йөрәктән үтә "Җиңү" сүзе-

Батырларын барлый Ватаным!" дип аталган укучылар конференциясенә җыелдык.

- Туган ил! Туган җир! Ватан! Сугыш! Тынычлык! - бик тирән мәгънәле сүзләр.

Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык, үзенең колачы, дәрәҗәсе, әһәмияте белән ничәмә-ничә буыннар күңелен үзенә тартырдай вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист- илбасарларга каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән беркайчан да җуймас. Ул еллар үткән саен калкурак, тарихи әһәмияте ягыннан тагын да олырак була бара.

Безнең буын сугыш дәһшәтен күрмәде. Ул бу турыда китаплардан укып, кинофильмнардан карап кына белә.

Бүгенге очрашуыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Без әдәбият дәресләрендә Бөек Ватан сугышын сурәтләгән әсәрләрне өйрәнәбез, анализлыйбыз. Һәм менә бүген укучылар конферен иясендә шушы тема буенча сөйләшү булыр.


Бу дәһшәтле сугыш 1941нче елның 22нче июнендә иртәнге 4тә башлана.

(Кинокадрлар күрсәтү.)

2 нче алып баручы.

Сугышның беренче айларында ук 53 татар әдибенең 25 е сугышка китә. Ә сугыш беткәндә инде өч дистәдән артыгы һәлак була, гомумән алганда 471 совет язучысы яу кырында ятып кала.


Самат Шакир сүзләре белән әйтсәк:

"Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәрендә, халык белән бергә, язучылар да мәкерле дошманга каршы батырларча сугыштылар.

Герой- шагыйрь Муса Җәлил бөтендөнья халкының теленнән төшмәс җырларын яза.

Аның ышанычлы ярдәмчесе Абдулла Алиш та батырларча һәлак булды.

Фашизмның кара крепосте Кенисбергка көчле штурм вакытында татар шагыйре, взвод командиры Фатих Кәрим үлде.

Кремоторий мичендә подполковник Хәйретдин Мөҗәй яндырылды.

Сугыш елларында Нур Бәян, Гадел Кутуй, Рахман Ильяслар да батырларча көрәшеп "яшь гомерләрен" бирделәр.

Шагыйрь Нур Идрисов амбразураны күкрәге белән каплады.

Аларның иҗади ниятләре зур иде, яңа әсәрләр язарга,татар әдәбиятын сугыш чоры хәзинәләре белән баетырга хыялланалар иде.

Һәлак булучыларга - мәңгелек дан! Без аларны йөрәкләрдә саклыйбыз!


Бер минут тынлык .

1 нче укучы.

Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән

Кабатладык шулчак тешне кысып:

"Без җиңәргә тиеш ничек тә!"

Р. Вәлиев.


Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. 20 нче гасырның 40 нчы елларында безнең халкыбызның нинди зур батырлыклар кылганын хөрмәт һәм соклану белән сөйләрләр. Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга күтәрелде.

Сугыш безнең халкыбызның 300меңгә якын сугышчысын йотты. Ләкин бу гади үлем генә түгел. ә батырлар үлеме булып тарихка кереп калды.Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29 ы - Дан орденының тулы кавалеры, 100 меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырыла. 1945 нче елның 20 нче маенда фашистлар өне Берлинны штурмлаганда каһарманлык күрсәтүче сугышчылар арасында татар егетләре дә күп була. Шулардан берсе Газый Заһитов үзенең сугышчан дуслары белән бергә дошманның өермәдәй уты астында Рейхстаг өстенә Кызыл байрак меңгереп кадый. Ләкин бу факт тарихта югалып кала. Рейхстагны штурмлаганда күрсәткән батырлыгы өчен Газый Заһитов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булса да. ул аны күрә алмый. Батырлык грузин егете Милитон Кантарий һәм рус егете Михаил Егоровныкы булып исәпләнә һәм тарихка шулай кереп кала да. Чынлыкта исә, үзебезнең татар сугышчысы башкарган икән бу эшне. Тарих үзенең батырларын барыбер онытмый. Гаделлек тантана итә!


2 нче укучы.

Әдәбиятны чорларга бүлү җәмгыятьнең үсеш тизлегенә, халыклар тормышында зур үзгәрешләр, кискен борылышлар китереп чыгарган иҗтимагый вакыйгаларга бәйле. Әдәбият, беренче чиратта, үз чорына. үз укчысына хезмәт итә һәм җәмгыятьтәге үзгәрешләр анда чагылмый кала алмыйлар. Язучыларның дөньяга карашлары, әдәбият алдына куйган бурычларны аңлаулары, кабул итү - итмәүләре дә зур роль уйный.

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты аеруча үзенчәлекле, чөнки ул сугыш барган вакыт белән тәңгәл килә- 5 ел эчендә формалаша, иҗат ителә. 5 елны мөстәкыйль бер чор дип атап булган бердәнбер очрак бу. Әдәбиятлар тарихында башка мондый мисал юк. Ни өчен бу әдәбиятны аерым алып өйрәнәбез соң? Аңа кадәр дә әдбият булган, алай гына да түгел, аның ерактан килгән зур тарихы, әллә ничә чоры бар. Сугыштан соң да әдәбият үзенең гомерен дәвам итә, тагын да югарырак сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Һәм бүгенге көнгә кадәр сугыш турында сугыш еллары, шул чор турында әдәби әсәрләр языла тора. Шуңа күрә без сугыш чоры әдәбияты (1941-1945) һәм сугыш турындагы әдәбият, сугыштан соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләр диеп аерып сөйләшәбез. Тема бер үк кебек күренсә дә , чынлыкта болар- төрле чор әдәбиятлары. димәк. куйган проблемалары, нәтиҗә- фикерләре дә төрле. Һәм шушы сүзләрне конференция барышында дәлилләрбез. Сугыш чоры әдәбияты- ул үзенә бер чор, ул үзенчәлекле һәм аны аерым өйрәнергә кирәк.

Бер урынга җыеп санап чыксак, Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятына, аерым алганда аның прозасына нинди сыйфатлар, үзенчәлекләр хас микән?

Иң әһәмиятле үзенчәлек шунда - сугыш башлануга барлык язучылар, бөтен халык белән бердәм булып, илне басып алучыларга каршы күтәрелделәр, зур көрәшкә килеп кушылдылар.

Күп язучылар, кулларына корал алып, сугышка киттеләр, фронт газеталарында эшләделәр, турыдан-туры сугышта катнаштылар.

Габдрахман Әпсәләмов

Ибраһим Гази

Афзал Шамов

Фатих Кәрим

Гадел Кутуй

Шамил Мансур

Шәрәф Мөдәррис

Фронтка китмәгән язучылар да үзләрен һәм иҗатларын изге көрәшкә мобилизацияләделәр. "Барысы да җиңү өчен!" дигән чакыруга кушылдылар.


3 нче укучы.

Самат Шакир турында сүз алып барганда, аның очеркларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул күп эзләнә : дәһшәтле сугыш булган урыннарга бара, карт солдатлар, партизаннар белән очраша. Шулай итеп, әсәрләре өчен мәгълүмат җыя. Һәм безгә "сугыш кырларында һәлак булган татар язучылары әсәрләрен, биографик белешмәләрен эченә алган "Алар сафта", "Сугыш язмалары", "Солдат хатлары" җыентыкларын язып калдыра.

Самат Шакирның "Үлемнән көчлерәк" очеркы Германиядәге Дахау лагерында кремоторий мичендә яндырып үтерелгән татар шагыйре, полк командиры Хәйретдин Мөҗәй һәм аның сугышчан дусларына багышлана. Автор башта фашистларның Мюнхен һәм Дахау лагерындагы коточкыч ерткычлыкларын фаш иткән материалларга. документларга таяна, ә аннан соң, истәлекләргә нигезләнеп, Мөҗәйнең балалык һәм яшьлек еллары турында сөйләүгә күчә.

Х. Мөҗәй шигыре "Каның, җаның белән түләрсең!"


4 нче укучы.

Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин - Нәби Дәүли Мәүләшә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Нәбиуллага сабый чактан ук тормышның бөтен ачысын татырга туры килә: дүрт яшендә әтисе һәм, озак та тормый, әнисе үлә.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, әсирлеккә төшә. 1945 нче елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача һәм үзебезнекеләргә кушыла.

Нәби Дәүли иҗаты нинди, ул нәрсә турында яза, дигән сорау куйсалар:-

- Нәби Дәүли иҗаты - Ватан һәм аңа лаеклы булу турында - дип әйтергә мөмкин булыр иде.

Автобиографик материалга нигезләнеп язылган, әсирләрнең авыр сынауларда да Ватанга тугрылыклы, көчле рухлы булып калулары турындагы "Яшәү белән үлем арасында" һәм "Җимерелгән бастион" әсәрләре укучылар арасында аеруча таныла. Алар рус, кыргыз телләрендә дә дөнья күрделәр.


(Кинокадрлар күрсәтү.)


5 нче укучы.

«Если бы только и было суждено в жизни телом остановить пулю, летящую в сторону Родины, то и для этого стоило рождаться на свет» Леонид Леонов.

1943 нче елның 23 нче февралендә - 22 нче армиянең рядовое - 19 яшьлек комсомолец Александр Матвеевич Матросов Калинин өлкәсенең Чернушки авылы өчен барган сугышта, гранаталары һәм автоматында патроннары беткәч, дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән каплый - үз гомере бәрабәренә йөзләгән иптәшләрен үлемнән коткарып кала.

Әнә шулай, А. Матросов кебек зур фидакарьлек үрнәге күрсәткән батырларны без берничә дистә еллар дәвамында "матросовчылар" дип атап йөрттек. Хәзер безгә шундый каһарманнардан 432 кешенең исем-фамилиясе мәгълүм. Шуларның 250 гә якыны - утыз яшькә дә җитмәгән кешеләр. Якташыбыз Филипп Мазилинга исә (ул Татарстанның Аксубай районыннан) тиңдәшсез фидакарьлек үрнәге күрсәткәндә 50 яшь тулган була! Матросовчылар исемлегенә элек СССР территориясендә яшәгән барлык милләт вәкилләре дә кергән диярлек. Араларында бер хатын-кыз (Римма Шерстнева) һәм ике яшүсмер малай ( Миша Белуш һәм Толя Комар) да бар. Дошманның ут нокталарын пехотачылар да, диңгезчеләр дә. танкистлар да, чик сакчылары да каплаган.

Эзләнә торгач эзтабарлар, шундый фактларга тап булдылар: Бөек Ватан сугышы елларында А. Матросовка кадәр үк инде совет сугышчыларыннан 58 кеше күкрәкләре белән дошманның ут нокталарын томалаган икән! Алар арасында якташларыбыздан Сәмигулла Кәримуллин (1906-1942) һәм Әхмәт Мөхәммәтов (1919-1942). Аларның беренчесе хәзерге Кукмара районының Югары Арбаш авылында туган, икенчесе исә - Бөгелмә шәһәреннән.

Ә кайдан, кем соң ул А. Матросов?

"Башкортстанның Учалы районындагы Кунакбай авылында туып-үскән ул, дип яза Р.Насыйров ("Мәгариф" ж-лы 1\2005 85-86 б.) - Матросовның чын фамилиясе Мөхәммәтҗанов.Исеме - Шакирҗан. Әтисе - Юныс. Әнисе- Мөслимә...Ә ничек Матросов булып киткән соң Мөхәммтҗанов. Аңа җавап бар...

Үтә фәкыйрьлектә яшәгән, Шакирҗан авылын ташлап чыгып китә - 11 яшендә, кире кайтаруларыннан куркып, Шакирҗан үзенең туып-үскән төбәген дә, чын исем-фамилиясен дә үзгәртергә мәҗбүр була. Кыскасы, матрос киеменә, матрос биюенә гашыйк егет Саша Матросовка әйләнә һәм соңыннан шул исем -фамилия белән бөтен дөньяга таныла.

Матросов - Мөхәммәтҗановка туган ягында музей ачылган. Халык үз улын онытмый, зурлый һәм аны чын исем-фамилиясе белән атый.

Галиҗәнап Тарих, әнә шулай, дөреслекне ярата, хакыйкатьне яңарта!..

Инде үзебезнең республикада туып-үскән һәм читтәге милләттәшләребезгә-матросовчыларга-мөхәммәтҗановчыларга килсәк, аларның саны хәзер ике дистәдән артып китте. Каһарманнарның берсе - чуваш, дүртесе - рус, калганнары - татар халкы вәкилләре. Шулар арасында Сәләхетдин Вәлиуллин Тәтеш районы Келәш авылыннан.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: Галәм - ай-кояш, йолдызлары белән, халкыбыз исә үзенең батырлары белән матур бит.


6 нчы укучы.

Сугыш һәм кеше батырлыгы, горурлык яисә куркаклык темасы Габдрахман Әпсәләмов иҗатының буеннан буена кызыл җеп булып сузыла.

Без тынычта аттан артык эшлибез,

Без сугышта юлбарыстан көчлебез!-

дип язган бөек Тукайдан алып "Алтын Йолдыз", "Газинур", "Мәңгелек кеше" романнарын язган Г.Әпсәләмовка хәтле әдипләребезнең бу мәсьәләгә карашы бер төрле: яуда туган җирне саклау, аның өчен сугышу - изге гамәл. Мондый иман безгә ана сөте белән кергән. Әнә шуңа күрә немец фашистлары сугыш ачкач илдә күп санлы каһарманнар барлыкка килә: Брест крепосте батырлары, үз очкычын дошманга юнәлтеп үзе дә шунда һәлак булучы очучылар, партизан-кыз Зоялар...

Ә инде аннары Шакирҗан Мөхәммәтҗанов батырлыгы. Бераздан тагын бер татар егете Газинур Гафиятуллин каһарманлыгы...

"Газинурның үз исеме үк мине әсәр язарга илһамландырды..." - дип сөйләгән әдип.- Чөнки "гази" сүзе ул "мәңгелек" дигән мәгънәне аңлата. Димәк, бу батырның исеме дә мәңгелек нур булып чыга!"

Ил үзенең сугыш каһарманын Советлар Союзы Герое исеме биреп зурласа, Г.Әпсәләмов бу фидакарь затка багышлап үзенең "Газинур" исемле атаклы романын язды һәм аны 1951 нче елны бастырып чыгарды.

"Алтын Йолдыз", "Газинур"...Болар икесе дә үткән сугыштагы татар каһарманнарына дан җырлаучы әсәрләр. Үз вакытында да, хәзер дә укучылар тарафыннан яратып кабул ителә торган романнар


1 нче алып баручы.

Әдәбиятка шул чорның герое -совет кешесе, совет солдаты образы килде. Ул бик күп әсәрләр өчен уртак образ, бер үк сыйфатларга ия булган кеше. Бу сыйфатларның чагылышы гына төрле. Шул ук вакытта аңа капма- каршы куелган дошман образы җанлы кеше буларак тасвирланмады да, аңа "дошман", " илбасар", "ерткыч", "фашист" исемнәре генә бирелде. Алар кешелекнең дошманы буларак кабул ителде, бары тик ерткычлык сыйфатлары гына гәүдәләнде.

7 нче укучы.

Ибраһим Гази "Йолдызлы малай" әсәрендә фашистларны кыргый, кешеләргә хас түгеллеген күрсәткән. "Күкрәк турысына автомат аскан кыска муенлы, юан аяклы, сакчы немец, симез үрдәктәй чайкалып, ары-бире йөренеп тора. Аның аксыл кашлары астыннан чекрәеп, торган кургаш күзләре бик үткен: кем көрәгенә таянган, кем ял итәргә чамалый, шундук күреп ала..."

Илгизәрнең кичерешләре ярдәмендә бер кичерешне икенчесе белән оста итеп ялгап бара. Фашистлар балалар, карт-корылар, хатын-кызларны үзләренә көчләп хезмәт иттерәләр, ләкин аларның йөрәкләрен буйсындыра алмыйлар. Җир казыту, үтерү белән куркытып алып барыла. Бер генә минут та тукталып ял итәргә ярамый, шундук җәзалау, газаплаулар, мәсхәрәләүләр булуы шиксез.

И. Гази бу хикәясендә сугышның балаларга да иксез-чиксез бәхетсезлекләр алып килүе турында яза. Сугыш - ул кыргыйлык, кешеләргә хас нәрсә түгел. Тынычлыкны саклап калу өчен көрәш - кешеләрнең бәхете өчен көрәш ул.


М. Җәлил шигыре "Вәхшәт."

8 нче укучы.

Халык батыр уллар үстерә,

Зур бурычлар йөкләп өстенә.

Җиңү яулап көрәш эчендә

Батыр уллар халкым үстерә.

(Ш. Галиев.)

Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Кешеләр төрле -төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул.

Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев зыялы нәсел -күп буыннардан килгән дин әһелләре, руханилар нәселендә көтеп алынган малай булып дөньяга килә.

Мәгълүм булганча, Алишның чын таланты әкиятләр жанрында ачыла.

Әкиятләрен аның ятладык без,

Уелып калды исеме йөрәктә.

Еллар үткән , сулар аккан саен

Сагындыра икән бигрәк тә.

( С. Шакир.)

Газыйм Кадыйров сүзләре буенча, Алишның проза әсәрләре дә булган, шуларның берсе "Сандугач" исемле , туган ягыбызның табигате турында.

Алиш әкиятләрне балалар өчен дә, олылар өчен дә язган.Шуларның берсе Г. Кадыйров хәтерендә аеруча уелып калган.

....Явыз кара елан керпене әсир итеп, җир астындагы караңгы сасы базда тота. Керпе берни дә эшли алмый- елан аны көн-төн саклый,качып котылырга бернинди әмәл юк. Шуннан керпе әкренләп еланга елыша, җаен туры китереп, энәләре белән чәнчеп-чәнчеп ала. Еланның тиресе тишекләнеп бетә. Ысылдый-ысылдый да, ахырдан оясын ташлап чыгарга мәҗбүр була. Газыйм Кадыйров әйтүе буенча, бу әкиятнең мәгънщсен әсирләр яхшы аңлаган, кичләрен учак янына җыелышып утырганда бер-берсенә сөйли торган булганнар.

Әсәрләр белән чикләнмичә, Алиш иптәшләренә турыдан-туры да әйткәләп куя:

  • Иң мөһиме - дошман алдында йомшаклык күрсәтмәскә. Нык булырга кирәк. Фашистларның көче көннән-көн азая. Безнең урамда да бәйрәм булыр әле.


Аның шигырьләре туган илне ярату, якыннарны сагыну, Ватанга тугрылык идеяләре, ягъни патриотик рух белән сугарылган. Моның шулай икәнен аңлау өчен "Үзем турында җыр" шигыреннән өзек китерү дә җитә.

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын.

Алтынны ул чүпкә санар

Иң кыйммәтле күрер Ватанын.


Барлык кешеләр дә җир шарында Абдулла Алишның тавышын ишетсен иде дигән теләктә калам.


9 нчы укучы.

Мин рядовой солдат бу сугышта,

Тик бер нәрсәм белән аерылам:

Рядовойлар төнен йоклаганда,

Мин йокламыйм шатлык ,кайгыдан.


Бер минут та башка тынгы бирми,

Окоп кочагында утырам,

Аламын да куен дәфтәремне,

Янып, җыр язарга тотынам.

Шигырьнең авторы тере сыны белән күз алдына килеп баскандай була. Өстендә күпне күргән соры солдат шинеле, янында корулы автомат. Йөзендә уйчанлык. Күзләрендә иҗат януыннан кабынган нур чаткылары яшеренгән. Кулында - кәгазь кисәкләреннән үзе теккән дәфтәр. Ул яза, һәм әйтерсең якында гына гөрселдәгән туп тавышлары да, үзәккә үтәрлек көзге җилләр дә, авыр сугыштан соң күз керфекләренә асылынган арыганлык та аны туктата алмый. Ә бераздан , кыска вакытлы ялдан соң,автоматын тотып үзе дошман өстенә ташланган вакытта, аның шигырьгә әйләнгән хисләре окопташлары йөрәген җылытыр.

Сүз развед взвод командиры Фатих Кәрим турында барганлыгын аңламаган кеше юктыр.

Ф.Кәрим сугыш елларында чын мәгънәсендә иҗади батырлык үрнәге күрсәтте. Өч ел вакыт эчендә ул һәркайсы әдәби казаныш санарлык 150 ләп шигырь, 8 поэма, 2 прозаик повесть, "Шакир Шигаев" исемле зур драма әсәре иҗат итте. Аларда халкыбызның күпсанлы образлары гәүдәләнде.

Сугыш дәвамында ул ике тапкыр каты яралана, ләкин госпитальдән соң яңадан сугышка омтыла. Оста сугышуы өчен ул күп тапкыр язма котлаулар ала, фронтта рядовойдан взвод командирына күтәрелә. 1945 нче елның 6 нчы Февралендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1945 нче елның 18 нче февралендә Ф. Кәрим үз взводы белән соңгы сугышка керә, шушы сугышта һәлак була. Соңгы батырлыгы өчен аңа икенче орден Беренче дәрәҗәдә Ватан сугышы ордены бирелде.

Шагыйрьнең бу соңгы сугышта өч тапкыр яралануы турында мәгълүмат бар.Дошман угы аны тик өченче тиюендә генә үтерә. Бу аның яшәүгә нык омтылышлы табигате турында сөйли кебек.


Ф. Кәрим шигырьләре - " Ант."

"Сөйләр сүзләр бик күп...."

"Пионерка Гөлчәчәккә хат."

Шагыйрь иҗатында фашистларның ерткычлыгын, явызлыгын ана һәм бала язмышында күрсәтү дә үзәк өзгеч юлларда бирелә:

Ана , мәрхәмәтле газиз ана,

Я, әйт әле, әйтче,- аларның,

Канлы куллар белән каерып алып,

Күкрәгенә кыскан балаңны

Танк асларына ыргытуын

Күрер көнгә калыйкмыни без?!

(Туктатыйк".)

Менә шагыйрьнең "Гөлсем" поэмасыннан:

Көлә доктор, сыйпап пеләшен:

- Бик беләсең килсә, менә шул-

Яра ямау өчен , балаңның

Бераз тиресен тунап аламын.

Шушы дүртьюллыкта гына да нинди вәхшилек, кансызлык, фашист докторының күңелендә бернинди кызгану хисе булмаганлыгы ята. Немец фашистларының безнең илне яулап алырга теләүләрендә бу баланың, бала анасы- Гөлсемнең ни гаебе бар? Ә ник баланы тилмертергә кирәк, ул нәрсәдә гаепләнә, ни өчен аны газаплыйлар?..Поэманы укыгач, әнә шундый сораулар күңелне газаплыйлар, йөрәкне телгәлиләр.

Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән. Ф. Кәрим шәхесе дә нәкъ менә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче- шагыйрь итте, бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Сугыш булмаска тиеш, фаҗигаләргә чик куелсын!

Шагыйрьнең әдәби мирасының кыйммәте шушы түгелмени?!

10 нчы укучы.

Сугыш чоры Ф.Кәрим иҗатының иң югары ноктасына күтәрелгән чагы. "Разведчик язмалары" - сәяхәтнамә-разведкада булган һәм күргән хәлләр эзлекле рәвештә һәм чынбарлыктагыча бирелә. Әдип үз караш-фикерләре белән публицистик формада уртаклаша. Сугыш вакыйгаларын җанлы сурәтли. Ул алгы планга разведчикларның батырлык- кыюлыгын, сугышчан бурычны үтәү өчен үлемгә дә әзер торуларын чагылдыра. Шуның белән бергә автор фашизмның ерткычлыгын, вәхшилеген, илгә кан-яшь , кайгы- хәсрәт алып килүен конкрет вакыйгаларда сурәтли.

Акморат - әсәрнең төп герое-төрекмән егете. Ул оста, үткен, кыю. Төп характер сыйфаты булып иптәше өчен үләргә дә әзер булуына басым ясала. Аерым штрихлар белән генә бирелсә дә, аның табигать биргән осталыгын, батырлыгын, түземлеген күрми мөмкин түгел.

"Мин"- әсәрдә хикәяләүче, вакыйгаларга бәя бирүче, шул яктан әһәмиятле роль уйный.

Карчык - әсәрдә гомумиләштерелгән образ. Шул ук вакытта ул үзенә хас сыйфатлар белән дә бирелә. Карчык фашистлар аяк астында яшәргә мәҗбүр ителсә дә, алардан курыкмый. Сизгер, күзәтүчән. Разведчикларга мөһим мәгълүматлар бирә.

Әсәрдә символ, чагыштыру, метафора булып килгән күренешләр, әдәби детальләр урын алган.....Пыяласыз тәрәзә - Гитлер китергән караңгылык символы, туган ил - таң нурлары җемелдәгән як - дип бирелә; авылдагы бердәнбер эт совет солдатларын тавыш-тынсыз үткәрсә дә фашистлар килүен бөтен авылга хәбәр итә.

2 нче алып баручы.

Ф. Кәримнең "Пионерка Гөлчәчәккә хат" дигән поэмасы нигезендә "Татарстан яшьләре"газетасы Ф.Кәрим премиясен уйлап чыгарды.-Ул чигешле кулъяулык-Бүгенге җыелышта бу премияне Бөек Ватан сугышы ветераны - солдат Хөснулла ага Сибгатуллинга тапшыру бик урынлы булыр диеп уйлыйм.


Х. Сибгатуллинга бүләк тапшыру.


11 нче укучы.

Үлем һәм елмаю. Бер-берсе белән янәшә куела алмый торган төшенчәләр. Ә инде фашизмны чирканчык явыз көч итеп караган, үзләрен аңардан өстен, чиста, саф итеп исәпләгән, күңелләрендә рух ныклыгы йөрткән бу татар ирләренең, кылган гамәлләрен хаклы санап, шушы коточкыч җәза алдыннан да елмая алуы гаҗәпләндерә дә, сокландыра да, тетрәндерә дә дип әйтергә хакыбыз бар безнең Муса Җәлил турында сөйли башлаганда. Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның шигъри юллары шушы хисләрне бергә берләштерә кебек:

"Татарлар үлде елмаеп..."

Читләрнең үз бәясе

Биш минуттан - гильотина,-

Килерме елмаясы?


Таш бәгырь булу мөмкинме

Әҗәл янда дәшкәндә.

Милләтнең изге китабы-

Коръән бәхилләшкәндә?


Киткән алар бу дәһшәткә

Түзәргә кирәк ничек?

Читләр алдында - елмаеп,

Коръән алдында үксеп...


Мәдрәсәдә изге Коръән сүзләрен күңелгә алып башланган юл, фашист төрмәсе камерасында Коръән белән хушлашып тәмам булды. Бу вакытта аңа нибары 38 яшь иде. Димәк, әле яшисе дә, яшисе, җиң сызганып иҗат итәсе, балалар үстерәсе, яшәү рәхәтен тоясы, татыйсы. Әмма Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре кешелекнең иң явыз дошманы булган фашизм белән көрәшне изге максат итеп алалар, шул юлда үлүне дә батырларча, нык рухлылык белән каршылыйлар.


1 нче алып баручы.

Татар солдаты бервакытта да милләттәшләре йөзенә кызыллык китерми. Шагыйрьләр бу турыда горурланып яздылар.

Кышкы кичтә, җилдә, кар-буранда,

Ярсып-шашып сугыш шаулады.

Байрак тотып, кинәт калку тауга

Менеп басты татар солдаты.


Торды басып - бомба-миналардан

Көл булса да бөтен тау башы-,

Бабайлардан үлмәс мирас алган

Ашкын җанлы татар солдаты.

Шәрәф Мөдәррис сүзләре белән коференция кунагы, Бөек Ватан сугышы ветераны Хөснулла ага Сибгатуллинны алкышларга рөхсәт итегез . Сүзне Хөснулла агага бирик .

Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, сугышта үзләрен арысландай тоткан ир-егетләр шәхси тормышларында бик тыйнаклар, сабырлар. Бу җәһәттән Зур Әтрәчтә туып үскән Хөснулла ага Сибгатуллинның тормыш юлы зур игътибарга лаеклы һәм гыйбрәтле. Ветеран үзенең сугышчан юлы турында сөйләде, балалар үзләре дә сораулар бирделәр. Ә инде укучыларга нинди теләгегез бар дигәч , ул:

- Баштан үтмәгән нәрсә калмады, мин күргәнне яман дошманыңа да күрсәтмәсен, -диде. Амин, шулай булсын.


М. Җәлил " Бүреләр" шигыре.


2 нче алып баручы.

Еллар үтә, буыннар алмашына. Менә инде Бөек Җиңүгә дә 70 ел. Без яу кырында башларын салган батырларның истәлеген изге саклыйбыз, тыл эшчәннәре алдында баш иябез, аларның каһарманлыгы турындагы истәлекне буыннан- буынга тапшырырбыз.

Бүген без Бөек Ватан сугышы турында бу зур вакыйгадан читкәрәк китеп, сугышны булдырмый калып була идеме? Яки аның булачагын алдан күреп, алдан әзерлек күреп була идеме? Армиянең, илнең әзерлеге нинди хәлдә иде? Шулкадәр күп югалтулар, корбаннарсыз да җиңүгә ирешү мөмкин идеме? Җиңүгә ирешү оста җитәкчелек аркасындамы, әллә гади солдатларның фидакарьлеге, гомере хисабына булдымы? кебек сорауларга тарихтан җавап көтәбез, эзлибез.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал