7


  • Учителю
  • Сценарий Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз”

Сценарий Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сценарий "Тормыш яме - әнкэй, хатын-кыз"

Кичәне алып баручылар:

Радмир: Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Бүгенге "8 нче март - Хатын-кызлар көне"нә багышланган бәйрәм кичәбез - турыдан - туры радио эфир дулкыннарында барачак. Сезнең белән иртәдән алып кичкә кадәр, әтәч кычкырганнан башлап, кыскасы, үзегез арып йоклаганга кадәр мин, Радмир Ризванов, булам. Шулай ук минем ярдәмчем - Резеда Валеева. Сезнең кәефләрегезне күтәрә, күңелегезгә хуш килгән җырларны куеп, тормышыгызны аз гына булса да ямьләндерә алсак, бәйрәм кичендә, безнең дә эшләребезнең нәтиҗәсе дә шул булыр. Резеда, әйдәле тапшыруыбызны җыр белән башлап җибәрик.

Резеда: Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Язгы бәйрәмгә багышлап Гөлшат Галикәева үзенең җырын бүләк итә.

Радмир: Без сездән килгән котлау хатларын укып "Тургай" радиосы аша тапшырырбыз. Бүгенге программа иң кадерле, газиз кешеләребез - әниләргә, хатын-кызларга багышлана. Сорауларыгыз, котлауларыгыз булса, тур-тур-тю-тю-ру телефоны аша шалтырата аласыз. Шулай итеп, тагын бер кат хәерле, шатлыклы кичләр теләп, турыдан-туры эфирда "Тургай" радиосы.

Резеда: Исәнмесез, мәрхәмәтле әниләребез, йомшак куллы әбиләребез, нечкә күңелле, зифа буйлы сеңелләребез. Хәерле кич, хөрмәтле радио тыңлаучы кунаклар.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит, кыяны.



Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларны башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?



Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге - гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк!



Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз!

Хөрмәтле "Тургай" радиосын тыңлаучы әниләр! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котларга Абдулова Светлана килгән. Рәхим итеп карагыз.

Радмир: Турыдан - туры эфирда "Тургай" радиосы үзенең эшен дәвам ите. Котлауларыгызны тур-тур-тю-тю-ру-ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең сайтка - и/ууи/ Тургай. Нокта. Ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

Резеда: Хәзер без сезгә "Тургай" радиосына килгән беренче котлау хатын укып китәбез. Ул Күзәй авылында яшәүче Лилия апа Корбановага юллана. Аны барлык оныклары якынлашып килгән бәйрәм белән тәбриклиләр. "Исәнмесез, хөрмәтле "Тургай" радиосы.

Сезгә бу хатны Уфа шәһәреннән Эльвина, Радмила, Рузанна hәм Тимур яза. Беренче без "Тургай" радиосында эшләүче барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйбыз. Эшегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телибез.

Без, сезнең радио аша, Күзәйдә яшәүче дәү әниебезне котларга телибез. Аның исеме - Лилия. Аның яшьлеге авыр чорга туры килсә дә, урта белем алу бәхетенә ирешә. Тормышка чыгып, дәү әтиебез белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә дә алар бәхетле генә бергә гомер итәләр.

Дәү әни! Сине чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе телибез.

Әй сез, татар әбиләре,

Нур сибә йөзләрегез.

Шуңа күрә дә яз сыман,

Сезнең чал йөзләрегез.

Чәчләргә ак карлар яусалар да,

Язлар яши сезнең күңелдә.

Өйрәнсеннәр яшьләр сезгә карап

Сокланырлык гомер төзергә!

Лилия апа, кадерле дәү әниләр! Хәзер яңгыраячак җыр сезнең өчен.

Сәхнәбез түренә Лилия hәм Алина Каюмоваларны чакырабыз. Алкышлап каршы алыйк, дуслар!

Радмир: Бүген безнең радиотапшыруыбызга барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котларга Фәзит Газизов килде. Ул үзенең күңел дәфтәрен барлап, үзе язган шигырьләрен укып ишеттерер. Рәхим итеп тыңлагыз.

Радмир:Турыдан - туры эфирда "Тургай" радиосы үзенең эшен дәвам итә. Котлауларыгызны тур-тур-тю-тю-ру-ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең сайтка - Тургай. Нокта. Ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

(Хат килү тавышы)

Электрон почтасы аша бер хәбәр килде. Укыйммы?

Бу хатны безгә Күзәй авылыннан Эльза Ахмадуллина яза.

"Исәнмесез, хөрмәтле "Тургай радиосы"! "Минем, кадерле әнием, Ахмадуллина Эльмираны, бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Әнием! Син дөньяда иң әйбәт әни. Без сине бик яратабыз, сиңа тазалык, саулык, тыныч тормыш телибез. Аңа багышлап шигырь юллары юллыйм, радио аша укып ишеттерсәгез иде", - дип юллаган үзенең хатын аның кызы.

Әти белән бергәләшеп,

Таңнан торып утырдык.

Җиң сызганып кызу-кызу,

Без эшләргә тотындык.

Әниләр көненә әти

Тырышып камыр басты.

Ә песием Мырауҗаным

Эченә кереп батты.

Нәни энем сабын алып

Табаларны чистартты.

Аның майлы битен күреп,

Песием куркып качты.

Кызыл чалбар, аклы күлмәк

Машинада әйләнә.

-Харап иттең күлмәкне, - дип

Зур абыем бәйләнә.

Сеңлем дә бик тырышты,

Идәннәрне юышты.

Күл булып аккан суларны

Чүмеч белән җыешты.

Дүртәүләшеп, тәмле итеп

Пәрәмәчләр ясадык.

Көеп табага ябышкач

Кыра-кыра ашадык.

Әниләр көненә шулай

Без әнигә булыштык.

Аңа бер эш тә калмады,

Менә ничек тырыштык.

Резеда: Рәхмәт Эльза, матур сүзләрең, шигырең өчен. Без дә ихлас теләкләргә кушылабыз. Ә хәзер, Гөлназ Газизова башкаруында яңгыраячак җырыбыз, сезгә, кадерле әниләребез, бәйрәм сәламе булып ирешсен.

Радмир:

Син уйнасаң авылымның

Яңгырап тора кичләре,

Сине тыңлый югары очлар,

Тыңлый түбән очлары.

Картларның да, яшьләрнең дә

Үзәген өзә генә.

Моңы белән ут кабыза

Моңсызлар йөрәгенә.

-Сәхнәбез түренә авылыбызның иң яшь баянисты - Ильназ Валеевны чакырабыз.

Резеда: Хөрмәтле радио тыңлаучылар! "Тургай" радиосы сезнең өчен, безнең белән бергә калыгыз. Ә хәзер барыбыз бергә ял итеп "Хатын үзебезнеке" дип исемләнгән скетч карап алыйк.

Радмир: Радио дулкыннарында музыкаль бүләгебезне дәвам итәбез. Сезнең өчен Алина Саитова җырлый.

Резеда: Биюченең итәге

Бии, бии кыскара,

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии, бии остара. Мари халык биюе. Башкара Эльмира Ахмадуллина.

Резеда: Чираттагы хатны укыйбыз. "Хөрмәтле "Тургай" радиосы! Без, Күзәй урта мәктәбе укучылары,үзебезнең укытучы апаларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Сезнең барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,

Йөрәктә сез кичен-иртәсен.

Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык

Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.

Афәрин! Рәхмәт укучылар! Радмир абый! Шушы форсаттан файдаланып мин дә коллегаларыма котлау сәламнәремне тапшырсам, ничек булыр?

Радмир: Бик яхшы булачак!

Резеда:

Көннең яктылыгы кояшта,

Күкнең матурлыгы йолдызларда,

Җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда.

Хөрмәтле хатын-кыз -коллегеларым!

Сезне шул җир йөзен бизәгән Халык-ара хатын-кызлар көне белән тәбриклим! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә.Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,

табигатьнең самимилеген өстәп, күңелләрегезгә шатлык, тәннәрегезгә сихәтлек, өйләрегезгә иминлек алып килсен. Бәйрәм белән!!!

Радмир: Сузып үзенең моңнарын,

Гөлнара җырлый клуб залында.

Кирәк түгел безгә артистлар да

Үзебезнең Гөлнара барында.

Хөрмәтле укытучылар, сезнең өчен Гөлнара Мухамедьянова җыр башкара.

Радмир:Турыдан-туры эфирда "Тургай" радиосы үзенең эшен дәвам итә. Кот-лауларыгызны тур-тур-тю-тю-ру-ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең сайтка - Далда. Тургай. Нокта. Ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

Ә хәзер безнең программада һава торышы.( музыка).

Бүген алмашучан йә болытлы, йә болытсыз һава, атмосфера басымы бик югары, яныгыздан берәрсе йөгереп үтсә каты җил чыгуы ихтимал, каршыгызга пеләш башлы кеше очраса, бозлавык булырга мөмкин, өй эшләрен эшләмичә йөрүчеләргә, "2"ле алучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк, көндәлегегезне әниегез карарга мөмкин. Кыска вакытлы яңгырдан соң өстегез чыланып, салкын тидерү куркынычы бар.

Резеда: Алдагы котлау хатын укып китәбез. Аны безгә Чишмә авылы ир-егетләре язып җибәргән. " Хөрмәтле "Тургай" радиосы! Без сездән әниләребезгә, тормыш иптәшләребезгә, кызларыбызга бәйрәм бүләге итеп, Рәис Вильданов башкаруында, җыр тапшыруыгызны сорар идек.

Кадерлеләребез!

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе.

Бәйрәмнәрдә түгел, hәрвакытта

Килә сезне хөрмәт итәсе.

Алмадык сатып бүләкләр-

Без үзебез ясадык.

Радио аша җыр тапшыруны

Зур бүләк дип санадык,- дип тәмамлыйлар алар хат юлларын.

Кадерле Чишмә сылулары! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезнең сау -саләмәт булып, озак яшәвегезне телибез. Җырыбыз сезнең өчен.

Радмир: Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Күңелләрегезгә хуш килгән җырларны тыңлап, безнең белән бергә калыгыз. Әйдәгез, бергәләп ял итеп алыйк. (Скетч).

Резеда: Сезнең алдыгызда Күзәй мәдәният йортының фольклор төркеме чыгыш ясый.

Радмир: Сәхнәбез түрендә Алия Ахмадуллинаны чакырабыз. "Заманча бию".

Резеда: Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Бүген бары тик сезнең хөрмәткә яңгырый безнең җырлар. Ә хәзер, Булатова Алсу башкаруында яңгыраячак җырыбыз, сезнең өчен.

Радмир:Турыдан - туры эфирда "Тургай" радиосы үзенең эшен дәвам итә. Котлауларыгызны тур-тур-тю-тю-ру-ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең сайтка Чыт. Тургай. Нокта. Ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз. (Җырлап). Карлар ява, хатлар киләәә. (Хат килү тавышы). Менә сып-свежий хат килеп төште. Укыйбыз, укыйбыз, бу хатның авторы Күзәй авылында яшәүче Зөлайха ханым. Ул үзенең төбәгендә яшәүче күршеләрен язның матур бәйрәме белән котлый hәм Диана Хаматшина башкаруында җыр тапшыруыбызны сораган. Хөрмәтле Әнисә, Әлфия, Зәлифә, Лидия, Заhира апалар, Айгөл, Зөмәрә! Бәйрәм бүләген кабул итеп алыгыз.

Резеда: Хәзер безнең программада бәйрәм киңәшләре.

Радмир абый! Менә Сез бәйрәмгә тормыш иптәшегезгә нинди бүләк алыр идегез?

Радмир: Минме, мин берәр көн аның күзенә күренми торыр идем.

Резеда: Радмир абый, Сез минем соравымны аңламыйсыз. Әйдәгез, алайса менә бу сорауга җавап биреп карагыз. Ирләрнең хатын-кызларга булышуын ничек күз алдына китерәсез?

Радмир: Әгәр хатын-кыз идән юганда ирләр аякларын күтәреп торсалар, бик зур тырышлык инде ул.

Резеда: Радмир абый, Сезнең белен сөйләшеп тә булмый. Әллә Сез мине, әллә мин Сезне аңламыйм. Әнә безгә шалтыраталар, әйдәгез тыңлыйк әле.(телефон тавышы) Алло, исәнмесез... Без сезне тыңлыйбыз... Сез туры эфирда... Алло... Хәерле кич... Кем буласыз? Әйе, тыңлыйбыз Риф абый. Элемтәдә начар ишетелә. Шулай да Усман авылыннан Риф Сакаев үзенең тормыш иптәше Кәфия апаны hәм барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, җыр тапшыруны сорый. Рәхмәт, сезгә Риф абый, без дә сезнең теләкләргә кушылабыз hәм алдагы музыкаль бүләгебезне Усман авылына юллыйбыз. Сезнең өчен "Саф хисләр" ансамбле чыгыш ясый.

Радмир: Ә хәзер алдагы хатыбызны тыңларга радиоалгычлар янына март аенда үзләренең күркәм юбилейларын билгеләп үтүче хатын-кызларыбызны чакырабыз.

Туган көннәр белән котлыйк әле,

Бүләк итик матур җырларны.

Телик әле сезгә, якын итеп,

Киләчәктә матур көннәрне.

Җырлы-моңлы туган көннәр

Үтсен дус, туган белән.

Бар авыл белән котлыйбыз,

Җырлыйбыз урам белән.

Хөрмәтле юбилярларыбыз! Сезнең өчен Гөлнара Мухамедьянова hәм Рәис Вильданов башкаруында җыр.

Радмир: Резеда, минем дә дөньядагы барлык әниләрне бәйрәм белән котлап "Сөекле аналарга" исемле шигырь юлларын укып үтәсем килә.

Аналарга дан җырлыйк без,

Аналарны гел зурлыйк без,

Аналарны ялгыз өйдә

Ятим итеп калдырмыйк без.

Аналарга рәхмәт укыйк

Түр башында гына тотыйк.

Кадерлик аналарны.

Резеда, минем күңелем тулып китте... Аз гына чыгып керим әле. Син дәвам итә тор.

Резеда: Әйе, hәрберебезнең газиз, якын кешесе бар. Күпләре инде бу дөньяда юклар, ә шулай да алар безнең йөрәк түребездә. Әйдәгез, бераз яшьлеккә кайтып, "Аулак өй" күренешен карап үтик.

Бабай киемендә киенгән кеше керә.

-Бабай, исәнмесез, ни эш бетереп йөрисез?

Бабай: Менә Гайниямал әбиеңне бәйрәм белән котлап "Тургай" радиосы аша биеп алмакчы идем.

- Соң, бабай, синең биегәнеңне Гайниямал әби радиодан ничек

күрсен соң?

Бабай: И-и кызым, көен ишетсә җитә аңа, барыбер күзе начар күрә.

-Бабай, нинди көйгә биисең соң?

Бабай: Яшьләрчәне инде, яшьләрчәне.

-Була ул, бабай.

Көе бездән,

Бию синнән.

(Көй ишетелә. Бабай киемнәрен салып ташлый, Радмир Ризванов башкаруында бию.)

Резеда: Ә хәзер яңгыраячак җырыбыз сезгә, кадерле әниләребез, бәйрәм сәламе булып ирешсен.Сәхнәдә Гөлназ Чанышева.

-Тапшыруыбызны дәвам итик. Әни кеше - ул иң күркәм, сабыр, гүзәл, тыйнак, уңган, түземле. Бу әле аларга хас берничә генә сыйфат, аларны санап бетерергә мөмкин түгел. Радмир абый, менә Сез хатын-кызга нинди матур сүзләр белән эндәшәсез?

Радмир: Кемнең хатынына ул сүзләрне әйтергә аңлатып сөйлә. (Шаярам). Бүген мин очраган hәрберсенә - алтыным, кадерлем, матурым, бердәнберем, кояшым дияр идем.

Резеда: Күрәсезме, хатын-кызга эндәшергә никадәр матур сүзләр бар икән. Тик бу сүзләрне, ни кызгангыч, без бик аз әйтәбез, бик аз ишетәбез. Ә бит ягымлы, җылы сүзләрдән канатлар үсә.

Радмир: "Тургай" радиосына килгән тагын бер хатка күз салыйк. Аны безгә Ахун авылыннан Рамиль Даутов язып җибәргән. Бу хат иң кирәкле hөнәр ияләре - ак халатлы кызларыбызга багышлана."Исәнмесез, хөрмәтле "Тургай" радиосы! Сезгә бу хатны Рамиль Даутов яза. Мин Күзәй дәваханәсендә эшләүче барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйм, иң изге теләкләремне юллыйм hәм Рәдиф Булатов башкаруында җыр тапшыруыгызны сорыйм", - дип тәмамлый хат юлларын.

Табибларның борынгы антында: "Башкаларга нур чәчеп ян!" - дигән сүзләр бар. Әйләнә- тирәдәге кешеләргә үзләренең шифалы нурларын чәчеп, исәнлек-саулык бүләк иткән шәфкать туташларын чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Төскә чибәр, зифа буйлы ханымнарга ак халат бик тә килешә. Авыруларга игътибарлы hәм ихтирамлылар. Бер көн эчендә алар нинди генә авырулар күрмиләр. Аларның җылы карашлары, ягымлы сүзләре безне аякка бастыра. Шәфкать туташы булу - җиңел эш түгел. Аларга сабырлык, уңышлар, гаилә бәхете телибез. Алар моңа тулысынча лаек. Барча игелекле эшләре өчен Ходай үзләренә хәерле гомер бирсен, амин.

Кар кызыдай килдең,

Төшләремә кердең,

Коткаручым булып нигәдер,

Елмай әле тагын,

Дөньяның шат чагын

Минем дә күрәсем килә бер.

Кадерле ак халатлы хатын-кызларыбыз! Бүген сезне бәйрәм белән котларга дип махсус Рәдифнең үзен чакырдык. Рәхим итеп тыңлагыз.

Резеда: Ә хәзер алдагы хатыбызны радиоалгычлар янына күп бала тәрбияләүче аналарны чакырабыз.

Гомер ага.., сулар кебек,

Чәчләреңә чаллар үрелә.

Ак яулыклы маңгай тирәсендә

Җыерчыклар мулдан күренә.

Үстердең син, назлап кеше иттең,

Авыр чакта түздең, үткәрдең.

Һич оныта алмыйм, әни, һаман истә

"Тор, балам!", -дип сөеп үпкәнең.

Һич оныта алмыйм, киткән чакта,

"Хатлар яз!", - дип елап калганың.

Учларыма кулларыңны кысып,

Озатырга мине барганың.

Тиздән кайтам, әнием синең янга,

Өй каршына чыгып мине көт.

Борчуларга салган өчен,

Зинһар, әнием, мине гафу ит.

Алдагы җырыбыз барча әниләргә балаларыгыздан бәйрәм котлавы булып ирешсен. Миңлегөл Гәрәева hәм Ильзира Булатова башкаруында такмаклар тыңлап үтегез.

Радмир:

Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,

Әниләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп, картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез.

Әниләрнең бөтен мәхәббәте,

Бөтен мәрхәмәте балада.

Аналарга дигән җан җылысы

Адашып йөрмәсен далада.

Безнең өчен күргән кайгылардан,

Әниләребез яшен түкмәсен.

Әниләрнең түккән күз яшьләре

Каргыш булып безгә төшмәсен.

Бу шигырь юллары балаларга васыять булып барсын.

Резеда: Эх, шушы моңлы гармунга

Кушылсыннар кашыклар.

Уйнагыз, дәртле - шат көйләрне

Алкышлап туймасыннар! Сәхнәдә кашыкчылар ансамбле.

Резеда: - Кадерле әбиләр, әниләр, апалар, сеңелләр! Хәзергә "Тургай" радиосы сезнең белән хушлаша. Сезнең барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, эшегездә уңышлар, чиксез шатлык - куанычлар телибез. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты бусын!

Бергә:Сау булыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр. (Музыка яңгырый).









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал