7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку на тему Рәвеш (6 нчы сыйныф)

Конспект урока по татарскому языку на тему Рәвеш (6 нчы сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Рәвеш. Рәвеш турында төшенчә.

Максат: Укучыларны рәвеш сүз төркеме белән таныштыру. Аларның үзлектән рәвешләрнең үзенчәлекләрен ачуларына ирешү. Рәвеш төркемчәләрен билгеләү. Табигатебезнең яз фасылы матурлыкларын күрә белергә өйрәтү.

Тип: Яңа материал өйрәнү.

Җиһаз: Такта, компьютер

Метод: Төркемләп эшләү, проблемалы сорау кую, эзләнү, логик фикерләү.

Дәрес барышы:

I.1. Әзерлек. Исәнләшү, укучыларның кәефләрен сорау, яңа материалны үзләштерү өчен сыйныфта уңай халәт тудыру.

II.1.Яңа уку мәсьәләсе кую һәм аны чишү.

- Укучылар, узган дәресләрдә исем, сыйфат, сан кебек мөстәкыйль сүз төркемнәрен өйрәндек. Шулай ук сез фигыль сүз төркеме белән дә таныш. Ә бүгенге дәрестә рәвеш белән танышырсыз. Аның белән сезне алда өйрәнгән сүз төркемнәре таныштырыр.

Шулай итеп, алдыгызга түбәндәге сораулар куела:

1. Рәвеш нәрсәне ачыклый? Кайсы яклап?

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

3. Рәвешнең нинди төркемчәләре бар?

Сез аларга җавапларны төркемнәрдә чишәрсез.

(Тактага яз фасылы күренеше чыга)

- Укучылар, алдыгызда - рәсем. Әйтегез әле, кайсы ел фасылы сурәтләнгән? (Укучыларның җаваплары тыңлана) Әйе, яз фасылы. Күрәсез, бездә дә тиздән яз тантана итәчәк. Табигатебезнең иң гүзәл, иң матур чоры. Бу вакытта туган ягыбызда нинди үзгәрешләр күзәтелә? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

( Тактага яз фасылына кагылышлы җөмләләр һәм биремнәр чыга)

- Дусларым, тактада - бу ел фасылына кагылышлы җөмләләр. Һәр төркем икешәр җөмлә өстендә эшли, биремнәргә җавап бирә.(Укучыларга төркемнәрдә эшләргә вакыт бирелә).

1нче бирем

Сез белгән сүз төркемнәрен билгеләгез.

Алар нинди сорауларга җавап бирә?

Кайсы сүз төркемен ачыклап килә?

1) Якты кояш туры карый.

2) Күчмә кошлар озакка кайттылар.

3) Югарыда аларның тавышы ишетелә.

4) Көн бүген җылытып җибәрде.

5) Төн көзгедәй салкын булды.

6) Салкын кыш ачудан китмәскә тартыша.

  • Шулай итеп, нинди сүз төркемнәрен билгеләдегез? (Укучылар исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен, аларның сорауларын, кайсы сүз төркемен ачыклауларын билгелиләр).

  • Димәк, сыйфат һәм фигыль җөмләдәге исем сүз төркемен ачыклап килделәр.

  • Укучылар , һәр җөмләдә кайсы сүзләр ачыкланмыйча калды? (Туры, озакка, югарыда, бүген, көзгедәй, ачудан).

  • Бу сүзләргә кайсы сүздән чыгып сорау куеп була?(Фигыльләрдән) (Тактада - 2нче бирем)

Якты кояш туры карый.

Күчмә кошлар озакка кайттылар.

Югарыда аларның тавышы ишетелә.

Көн бүген җылытып җибәрде.

Төн көзгедәй салкын булды.

Салкын кыш ачудан китмәскә тартыша.

  • Кара белән билгеләнгән сүзләргә фигыльдән чыгып нинди сораулар куела?(Ничек? күпмегә? кайда? кайчан? ничек? нигә?)

- Әлеге сүзләр фигыльне кайсы яклап ачыклый?

- Димәк: 1. Рәвешләр эш яки хәлнең билгесен белдәрә.

2. Ничек? күпме? кайчан? кайда? кая? нигә? сорауларына җавап бирә.

3. Эш яки хәлнең үтәлү урынын, вакытын, күләмен,максатын яки сәбәбен, ысулын яки рәвешен белдерә.

Шулай итеп, рәвешнең мәгънә төркемчәләре килеп чыга.

III. Ныгыту күнегүләре

1нче бирем. Бирелгән сүзләрне укыгыз, рәвешләрне генә сайлап әйтегез. Алар белән җөмләләр төзегез. Сораулар биреп карау юлы белән җавапларыгызның дөреслеген тикшерегез.

Матур, яши, тиз, кайталар, янәшә, куе, саргылт, әдәби, байтак, аюдай, унике, еш-еш, салмак, якында, бүген, кирәккә, юеш, болытсыз, олыларча, сөтле, акрын, ашыга-ашыга, искиткеч, акрын, балалар, ул, юкка гына.

2 нче бирем. а) Бирелгән җөмләләрдән рәвеш сүз төркеменә караган сүзләрне табып, аларның кайсы төркемчәгә керүен билгеләп, бирелгән таблицада нокталар ярдәмендә күрсәтергә.

1. Мине Сабан туе көнне иртүк уяттылар. (Г.Тукай)

2. Ут Вәли байның келәте янындагы буш керосин мичкәсенә күчте. Аннан югары үрмәли башлады. (Һ. Такташ)

3. Борынгы бабаларыбыз аны Идел-йорт дип юкка гына әйтмәгәннәр. (Вакытлы матбугаттан)

4. Бүлмәдә әкрен генә уйналган музыка тавышлары ишетелгәч, Мәрьям җиңел сулап куйды. (Г.Әпсәләмов)

5. Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык. (Г.Тукай)

6. Ә еракта, күк читендә, зәңгәрсу урман күренә. (Л.Ихсанова)

7. Бу гүзәл күренештән күзне алып булмый, караган саен карыйсы килә. (Л.Ихсанова)

8. Хәзер аны бераз ял иттерәсе иде. (И.Гази)

9. Үләннәрдәге чык тамчылары кояш нурларында энҗе бөртекләредәй җемелдиләр. (Җ.Тәрҗеманов)

10.Әллә чынлап, әллә юри генә минем салпы якка салам кыстырырга тотына. (Г.Бәширов)

3 нче бирем. Бирелгән сүзләрне татарчага тәрҗемә итегез. Татарча сүзләр белән рәвеш + фигыль сүзтезмәләр төзеп языгыз.

Мало, много, вчера, ближе, красиво, долго, медленно, давно, по-взрослому, зря, редко, далеко.

IV. Йомгаклау. Укучылар белән бергәләп рәвеш турында алган белемнәр искә төшереп кабатлана. Билгеләр куела.

Эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? күпме? кайчан? кайда? кая? нигә? сорауларына җавап бирәторган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала.

Рәвеш күбрәк фигыльгә ияреп килә: ерак бардык, иртәгә кайту, тиз сөйләшү.

Рәвеш эш яки хәлнең үтәлү урынын, вакытын, күләмен,максатын яки сәбәбен, ысулын яки рәвешен белдерә.

Рәвешнең мәгънә төркемчәләре:

1.Саф рәвешләр(тиз,салмак,тын);

2. Күләм-чама рәвешләре(күп, байтак, еш-еш);

3. Охшату-чагыштыру рәвешләре(кышкыдай, аюдай, кояштай);

4. Вакыт рәвешләре (кичә, көзен, күптән);

5. Урын рәвешләре (еракта, югарыда, ары);

6. Сәбәп-максат рәвешләре (юкка, ачудан, юри);



V. Өй эше. 1. Рәвеш турында кагыйдәне өйрәнергә.

2. I төркемгә - дәреслектәге 182 нче күнегү, II төркемгә - 183 нче күнегүне язмача эшләргә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал