7


  • Учителю
  • Электив курс программасы. Мәктәптә фәнни-тикшеренү эшен оештыру.

Электив курс программасы. Мәктәптә фәнни-тикшеренү эшен оештыру.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«21 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе»

«Кабул ителде» «Килешенде" «Расланды»

Методик берләшмә Укыту-тәрбия эшләре буенча МБГББУ «21 нче урта җитәкчесе җитәкче урынбасары мәктәбе» нең җитәкчесе

_____/Дәүләтшина Г.Р/ ______/Шәйдуллина Э.М/ _____Тухфатуллина Е.А. Протокол № 1 «27» август 2015 ел Приказ № ______

«26» август 2015 ел «28 » август 2015 ел





"Мәктәптә фәнни-тикшеренү эшен оештыру"

Электив курс программасы

10-11 сыйныф укучылыы өчен.





Автор-төзүче Ульданова Залира

Барый кызы, татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Әлмәт шәһәре МБГББУ

"21 нче гомуми урта белем бирү мөктәбе".





2015-2016 нчы уку елы.





Аңлатма язуы.

Электив курслар югары сыйныф укучыларының шәхси мәнфәгатьләрен, кызыксынуларын, мөмкинлекләрен канәгатьләндерергә юнәлтелгән, шуңа күрә алар өчен бик мөһим һәм мәҗбүри. Әлеге электив курс интегратив (предметара) курс булып тора, базис укыту планына керми. Мондый курсның төп максаты - укучыларның җәмгыять һәм табигать буенча алган белемнәрен интеграцияләү. Ул укучыларга мөмкинлекләренннән чыгып киләчәктә үз көчләрен кулланырлык төрле юнәлешләрнең киңрәк спектры буенча мәгълүмат һәм мөмкинлекләр бирә.

Бу курс фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнерлек 10 - 11нче сыйныф укучылары өчен эшләнде. Эш нәтиҗәсе - проект эшләү, Мәгариф идарәсе хезмәткәре белән берлектә видеоролик төшерү һәм "Исемең ничек, Әлмәт урамнары?" дигән темага фәнни - тикшеренү эше язу. Курсның максаты: укучыларны бай мәгълүмат һәм фән дөньясына кертү, бу эштә аларга методик ярдәм күрсәтү - фәнни-тикшеренү эшләре методикасы белән таныштыру, аның продукты буларак фәнни-тикшеренү эшләре проектлары эшләү, текстларын язу күнекмәләре булдыру; төрле иҗади конкурсларда һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу өчен фәнни эшләр язу, чыгыш ясау күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү.

Программа 34 сәгатькә исәпләнгән, атнага 2 сәгать .

Электив курсның эчтәлеге фәнни тикшеренүнең тулаем процессын үз эченә ала һәм 5 бүлектән тора.

I. Кереш. Сөйләмнең фәнни стиле. Фәнни тикшеренү эшләренең төрләре.

II. Фәнни тикшеренү эшләренең методологиясе. Бу бүлек материалы алдагы эшләргә теоритик база булып тора. Ул фәнни тикшеренү эшенең төп төшенчәләрен өйрәнүне, аның гомуми схема - алгоритмнарын үзләштерүне; логик кануннар һәм кагыйдәләр, мәгълүмат эзләү һәм аны табу методларын файдалана белүне үз эченә ала.

III. Фәнни тикшеренү эшенең этаплары.

3.1. Тема сайлау

3.2. Фәнни тикшеренү эшенең планын төзү

3.3. Сайланган тема буенча төрле чыганаклар һәм әдәбият өйрәнү

3.4. Төшенчәләр аппараты һәм терминнар өстендә эш

3.5. Эксперимент-тәҗрибә эшләре.

IV. Фәнни тикшеренү эшләрен бизәкләү.

V. Фәнни тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре. Эшне яклау

5.1. Фәнни эш белән киң аудиторияне таныштыру

5.2. Продуктларны гамәли куллану объектларында күзаллау

5.3. Аларны тәкъдим итү һәм яклау тәртибе.

5.4. Рекомендация, тәкъдимнәр.

Электив курс программасы теоритик һәм гамәли дәресләр үткәрүне күз алдында тотып эшләнде. Курсны йомгаклау нәтиҗәсе - укытучы җитәкчелегендә язган фәнни тикшеренү эшләре, проект, видеоролик, презентация.

























Уку-тематик планы.Сәгатьләр саны



Укучылар эшчәнлеге

Тикшерү

Уку-укыту

нәтиҗәсе

(продукт)

Искәр-мә

Лек-ция

Прак-тикум

Бар-лыгы









1.

Кереш. Электив курсның максат-бурычлары







1





1





2

Әңгәмә







2.

Сөйләмнең фәнни стиле (кыскача обзор)

Фәнни тикшеренү эшләренең төрләре

1

1

2











Сочинение, реферат, доклад рецензияләү.

Конспект язу



Доклад.

Реферат.



3.

Фәнни эшләрнең теле (лексика һәм грамматика).

1

1

2

Фәнни мәкалә өстендә эш.



Фәнни мәкалә



4.

Фәнни тикшеренү эшләренең төп төшенчәләре

1

2

3

Фәнни мәкалә ясау.

Сүзлекләр белән эшләү.

Тест. "Фәнни тикшеренү эшләренең терминоло-гиясе".

Фәнни мәкалә



5.

Фәнни эшләрнең лексик -грамматик материалы



1

1



Мөстәкыйль эш.





6.

Фәнни тикшеренү эшләрен башкару процессының гомуми схема - алгоритмнары

1

1

2

конспект язу



Конспект



7.

Фәннилек ысуллары

1

1

2

конспект язу



Конспект



8.

Логик кануннар һәм кагыйдәләрне урынлы куллану

1

1

2

Логик күнегүләр Биремнәр үтәү







9.

Мәгълүмат эзләү, табу һәм аны эшкәртү

2

2

4

Китапханәдә эшләү



План



10.

Фәнни тикшеренү эшенең этаплары.

«Исемең ничек, Әлмәт урамнары?» фәнни-тикшеренү темасы мисалында өйрәнү.

2

4

6



"Фәнни тикшеренү эшенә таләпләр" материалларын өйрәнү, конспект язу Тезислар язу.

Фәнни эшнең план-схема төзү.



Фәнни эшнең план-схемасы





Тезислар



11.

Фәнни тикшеренү эшләрен бизәкләү.



2

2

4

Библиография язу үрнәкләрен өйрәнү, чагыштыру, сайлап алу. Бирелгән темаларга интернет-тан библиографик исемлек сайлап алу.

















Зачет

Библиографик

исемлек, картотека



12.

Фәнни тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре. Эшне яклау.

1

3

4

Фәнни тикшеренү эшләрен камилләштерү.

Эшне яклау -

Мини-конференция

Укучылар тарафыннан язылган фәнни тикшеренү эше

Фәнни тикшеренү эшләре





Барлыгы

14

20

34













Программаның эчтәлеге.

I. Кереш (5 сәгать). Фәнни стиль үзенчәлекләре. Фәнни стильнең лексикасы һәм грамматикасы.

Фәнни - тикшеренү эшләренең төрләре: доклад, доклад тезислары, әдәби обзор, рецензия, фәнни мәкалә, реферат, проект.

Лексика и грамматика собственно научного стиля.

II. Фәнни эшнең ысуллары турындагы өйрәтмә ( методология) (15 сәгать).

Фәнни - тикшеренү эшенең төп төшенчәләре: аспект, гипотеза, дедукция, идея, индукция, категория, концепция, төп (ачкыч) сүз, тикшеренү ысулы (методы), фәнни танып белү ысуллары турындагы өйрәтмә, фәнни тәртиплек, фәнни тема, фәнни теория, фәнни тикшеренү, фәнни танып белү, фәнни факт, күзәтү (обзор), тикшеренү объекты, тикшеренү предметы, принцип, проблема, теория, фикри нәтиҗә (сөземтә).

Фәнни - тикшеренү алып баруның гомуми схемасы: сайлап алынган теманың актуальлеге, максат һәм тикшеренүнең конкрет бурычларын кую, тикшеренүнең объект һәм предметын билгеләү, тикшеренү эшен алып барү ысуллары һәм методикасын (эшкә өйрәтү системасы) сайлау, тикшеренү процессын сурәтләү, тикшеренү нәтиҗәләре буенча фикер алышу , алынган нәтиҗәләргә бәя бирү.

Фәнни танып белүнең ысуллары: күзәтү, чагыштыру, үлчәү-үлчәмнәр, эксперимент, абстракцияләү, анализ һәм синтез; тарихи ысул, абстрактлылыктан конкретлылыкка күчү ысулы.

Логик кануннар һәм кагыйдәләрне куллану: тигезлек кануны, капма-каршылык кануны, өченче вариантны кабул итмәү кануны, кирәк дәрәҗәдә нигезлелек кануны, логик билгеләмәләр төзү кагыйдәләре.

Мәгълүмат эзләү: мәгълүмат төрләре (обзор-күзәтү, рефератив, сигналлы, белешмәле).

Мәгълүмат эзләү ысуллары.

III. Фәнни - тикшеренү эше алып баруның этаплары (6 сәгать )

3.1. Тема сайлау.

3.2. Фәнни - тикшеренү эшенең планын төзү.

3.3. Фәнни чыганаклар (әдәбият) белән эш.

3.4.Фәнни төшенчәләр (терминнар) аппараты белән эш

3.5. Тәҗрибә - эксперименталь эш.

IV. Фәнни - тикшеренү эшен бизәкләү (4 сәгать).

4.1. Тикшеренү эшенең эчтәлек структурасы: титул бите, бүлекләр исемлеге, кереш,төп өлеш, йомгаклау, чыганаклар (әдәбият) исемлеге.

4.2. Фәнни - тикшеренү эше текстын язуның гомуми кагыйдәләре: формат, күләм, шрифт, интервал, кырлар (поля), битләрне нумерацияләү, бүлек исемнәре, чыгымталар, искәрмәләр һәм кушымталар.

V. Фәнни - тикшеренү эшенең нәтиҗәләре белән таныштыру (4 сәгать).

5.1. Презентация ясау методикасы.

5.2.Чыгыш ясарга әзерлекнең психологик аспекты. Чыгышка, докладка таләпләр.

5.3. Чыгыш ясау һәм дискуссия алып барү тәртибе (культурасы: этикет кагыйдәләрен саклау, оппонентларга мөрәҗәгать итү, сорауларг җавап бирү, йомгаклау сүзе).









.









Укытучы өчен методик әдәбият һәм чыганаклар:

  1. Громова Т.В. Организация исследовательской деятельности // Директор школы. - 2006. - №7. - С.49-53. «Организация исследовательской деятельности» //Журнал «Директор школы» №7, 2006 г., С.49.

2. Сборник авторских программ дополнительного образования детей/ Под ред. Лазаревой А.Г. - М.:Народное образование, 2002 г.

3. Сергеев И.Метод проектов в школе// Приложение к журналу Лицейское и гимназическое образование, 2003.- №4.- 95 с. Элективный курс "Научно-исследовательская работа школьника (лингвистическое направление) // Теория и методика преподавания иностранных языков: сб. науч. ст. по материалам Всероссийской научно-практической конференции "Язык, литература и межкультурная коммуникация" / Отв. ред. Н. В. Кормилина, Н. Ю. Шугаева. - Чебоксары, 2007. - С. 40 - 45.

4. Степанова М.В. Учебно-исследовательская деятельность школьников в профильном обучении: Учебно-методическое пособие для учителей / Под ред. А.П. Тряпицыной. - СПб.: КАРО, 2006. - С.96.

Укучы өчен әдәбият һәм чыганаклар:

1.Арцев М.Н. Учебно-исследовательская работа учащихся. Методические рекомендации для учащихся и педагогов.//Завуч.-2005, №61.

2.Маслова Е.В. Творческие работы школьников. Алгоритм построения и оформления. Москва. АРКТИ, 2006 г.

3.Фамелис С.А.Хочешь интересной жизни - займись исследовательской деятельностью/Биология для школьников, 2003.-№3.- С. 26-30.

Интернет-ресурслар: Ньютон, Исаак - Научная деятельность vpersons.ru›a/nyuton_isaak_-_nauchnaya_deyatelnost

www.kakprosto.ru/kak-80738-chto-takoe-elektivnyy-kurs#ixzz3nGHDXsjq

veselajashkola.ru/shkola/organizaciya-issledovatelskoj-deyatelnosti-shkolnikov/</<font face="Times New Roman, serif"> и другие.





































































































.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал