7


  • Учителю
  • Урок то татарской литературе, 10 класс Идэгэй дастаны

Урок то татарской литературе, 10 класс Идэгэй дастаны

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. "Идегәй" дастаны.

Максат. 1. Дастанда сурәтләнгән тарихи шәхесләр алдында торган төп проблемаларны, геройлар арасында килеп чыккан каршылыкларның төп сәбәпләрен ачыклау.

2. Дастан белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

3. "Идегәй" дастанының татар әдәбиятында тоткан урынын, аның әһәмиятен ачыклау.

4. Укучыларда татар халкының үткәненә, тарихи шәхесләренә карата ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау. "Идегәй" дастаны, дастаннан алынган төрле өзекләр, Алтын Урда дәүләте картасы (14 нче гасыр), "И Идел-йорт..." җыры язмасы.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Дәреснең темасы әйтелә, максатлары ачыклана. Һәр укучы алдында дәрес өчен кирәкле материаллар. Игътибар тактада язылган сорауларга юнәлтелә.

Сораулар.

  1. Дастанда сурәтләнгән тарихи чорның үзенчәлеге.

  2. Дастанның төп геройлары (Туктамыш хан, Идегәй) һәм калган геройлар турында мәгълүмат, аларның тарихта тоткан урыннары.

  3. Идегәй һәм аның улы Норадын. Идегәйнең ялгышлары.

  4. Дастанда яхшылык һәм яманлыкның чагылышы.

  5. Әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны. Һ.б.

2. Белемнәрне актуальләштерү. (әңгәмә)

Дастанда Идегәй Котлыкыя улы дип бирелә, әмма тарихи чыганакларда аның Балтача улы булуы билгеле. Фарсы язучысы Хафиз Абру хезмәтендә аның әтисе Балынмак исеме белән телгә алынган. Үз улы Кобогылны корбан итеп, Котлыкыяның бердәнбер улы Идегәйне коткарып калырга аны нәрсә этәрде икән соң? Мондый адымга бары тик ватанпәрвәрләр генә бара ала. Җантимер үз баласын ничек кенә өзелеп яратмасын, беренче чиратта аны ил язмышы борчый. Котлыкыя һәм аның баласы юк ителә икән, затлы нәсел дә юкка чыга дигән сүз. Ханнар нәселеннән булмаса да, ил язмышында әһәмиятле урынны алып торган әмир баласы яшәргә тиеш. Кобогыл исеме белән Туктамыш хан сараенда үскән Идегәйнең исеме, чыннан да, Алтын Урда тарихында ханнар исемнәре белән янәшә тора. Идегәй - гаять каршылыклы шәхес. Җучи нәселеннән килмәгәнлектән, аның Алтын Урда тәхетенә утырырга хакы булмый. Шуңа да карамастан Идегәй - "таҗсыз хан" - күндәм ханнарны тәхеткә утыртып, Алтын Урданың чын хуҗасына әйләнергә тели. Ул 1397-1411 елларда (15 ел буена) ил белән идарә итә. Искиткеч кыю йөрәкле, хәрби осталыгы югары дәрәҗәдә булган Идегәй чорында дәүләт тагын бер мәртәбә үзенең көчен күрсәтеп ала. Моңа 1409 елдагы Мәскәү белән булган сугышны мисал итеп китерергә була. Идегәй бер яктан илне ныгыту өчен көрәшә, икенче яктан исә үзе үк илне таркатуда катнаша. Туктамыш тарафыннан эзәрлекләнгән Идегәй Алтын Урданың дошманы Аксак Тимер янына качып китә. Алай гына да түгел, аның Алтын Урдага сугыш белән килүенә каршы төшәсе урында үзе дә Аксак Тимер белән бергә Туктамышка каршы чыга. Ханнан үч алу теләге ил язмышыннан өстен чыга. Көчле сәясәтче саналган Идегәйнең моны аңлый алмавына ышанасы килми. Ни генә булмасын, халык үз героен аңлый. Дастанда бу вакыйгалардан соң аның бик үкенүен күрәбез: ул таланган илен күреп әрни, аның никадәр газиз булуын тоя. Әтисенең үтерелүе аркасында, ул Туктамыш ханга гомер буе үч саклый. Алтын Урда ханына каршы сәясәт үткәрүенә төп сәбәпне тирәннәнрәк эзләргә кирәк. Сәбәбе: Р.Фәхретдиновның "Аксак Тимер, Туктамыш һәм Идегәй" мәкаләсендә язылган. Галим фикеренчә, Идегәй үзендә ил белән идарә итәрлек сәяси сәләтне тойган һәм ул дәүләт белән идарә итәргә омтылган, ләкин хан буларак түгел, чөнки ханнар нәселеннән түгел. Ул моның өчен үзенә буйсынган күндәм ханнардан файдаланырга уйлаган. Алдагы укучы әйткәнчә, Идегәй моны эшли алган: озак еллар дәвамында, тәхеткә утырмыйча гына, ил белән идарә иткән.

Идегәй хакында игътибарга лаеклы тагын нинди фикерләр бар икән?

Ибне Гарабша тарафыннан Идегәй болайрак сурәтләнгән: "Ул кара кучкыл йөзле, урта буйлы, тыгыз һәм таза тәнле, батыр, куркыныч кыяфәтле, зур акылга ия, юмарт, ачык елмаюлы, тапкыр һәм зирәк кеше иде."

Чыгышы белән монгол булса да, соңыннан татарлашкан "мангыт" кабиләсеннән, ә мангытлар нугай татарларының төп этник нигезен тәшкил итәләр.

  • Туктамыш хан турында ниләр әйтә алабыз?

Ул Алтын Урданың бөек ханы булган, аны саклап калу өчен тырышкан, көрәшкән. Дөрес, дастанда ул тискәре характеда бирелгән. Мин моңа гаҗәпләнмим, чөнки дастан - халык авыз иҗаты әсәре, ә халыкның үз ханнарын бик үк яратып бетермәве сер түгел. Халык вакыйгаларның өске ягын гына күрә, ә төп серләрне белеп тә бетермәскә мөмкин. Туктамыш ханга үз илендә идарә итү бик җиңел булмаган, чөнки тәхет өчен көрәшкән үз якыннары - татарлар ук аңа каршы чыкканнар. Ә бит әле аңа урыс иле дә, Аксак Тимер дә гел куркыныч тудырып торганнар. Туктамышка үз иленең бердәмлеген, бәйсезлеген саклау белән бергә, төрле каршылыкларны да җиңеп чыгу өчен көрәшергә туры килгән. Ул гадел көрәштә һәлак булган.

  • Идегәй белән Туктамыш арасындагы каршылык бердәнбер каршылык түгел. Идегәй һәм аның улы Норадын арасында да каршылыклар булганлыгы билгеле. Әйдәгез, бу ике герой турында да берничә сүз әйтеп китәек.

Дастанда Норадын Идегәйнең улы дип бирелсә дә, кайбер галимнәр аны Ырыс ханның кече улы дип язып чыктылар. Туктамыш Ырыс ханны җиңгәч, аның улын Идегәйгә тәрбиягә бирә. Димәк, Норадын ханнар нәселеннән була. Туктамышны үтергәннән соң, Норадын әтисеннән үзен тәхеткә утыртуын сорый. Идегәй ризалашмагач, ул аны илдән үк куып җибәрә. Бу ата белән ул арасында каршылык китереп чыгара. Норадын Туктамышның улы Кадыйрбирде тарафыннан үтерелгәч, Идегәйнең кайгысы чиксез булуын күрәбез. Ул моның үчен ала, ягъни Кадыйрбирдене үтерә. Моннан шундый нәтиҗә чыгарып була: һәр кылган яманлык икенче бер яманлыкны китереп чыгара. Кадыйрбирде үлсә дә, аның якыннары Идегәйне юк итәләр. (Дастанның бу турыда язган өзеге укыла). Үч артыннан үч, көч артыннан көч хәрәкәткә килә. Башлар да китә, илләр дә юкка чыга.

Дастанда татар халкының чын йөзе чагылыш таба. Бердәмлеккә ирешәсе урында - тарткалашу, бер-береңә юл куймау һәм шуның нәтиҗәсендә дошманнарга юл ачу, ил тикле илне алдыннан әйткән сүзләре укыла.)югалту. Татарның төп фаҗигасе шунда түгелме соң? (Дастаннан Идегәйнең үләр алдыннан әйткән сүзләре укыла.)

3. Йомгаклау.

-"Идегәй" дастанының тарихи әһәмияте нидән гыйбәрәт?

-Дастанның төп әһәмияте шунда: ул халыкларны, милләтләрне үз үткәненә әйләнеп карарга чакыра, мең елдан да артык тарихы булган татар халкын горур булырга, дус һәм бердәм булырга чакыра.

-Идегәйнең язмышы, татар иле Алтын Урданың таркалуы безнең халкыбызга сабак булырга тиеш. Мондый хаталарны һич тә кабатларга ярамый. Кызганыч, татар халкы моны оныта, һаман саен бер үк тырмага китереп баса тора. Идегәй дә, Туктамыш хан да ерак тарихтан аваз салалардыр сыман: татар халкы, безнең хаталарны кабатламагыз, татар илен-көнен күз карасыдай саклагыз. Бөек тарихлы халык без. Безгә үткәнебез белән горурланырга, булган ялгышлардан сабак та ала белергә кирәк.

Дәрес "И Идел-йорт..." җырының язмасы белән тәмамлана.

Өй эше бирү.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал