- Учителю
 - 4 нче сыйныфта “Дуслык” темасын кабатлауга дәреснең план конспекты.
 
4 нче сыйныфта “Дуслык” темасын кабатлауга дәреснең план конспекты.
4 нче класста "Дуслык" темасын кабатлауга дәреснең план конспекты
Укытучы: Гыйльметдинова Илгизә Миркасыйм кызы .
Максат:
-  
"Дуслык" темасына бәйле сүзләрне кабатлау һәм аларны сөйләмдә активлаштыру .
 -  
укучыларда төркемнәрдә, парларда эшләп аралаша белү күнекмәләрен үстерү, бирелгән ситуация буенча үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.
 -  
укучыларда бер-берсенә карата игътибарлылыкны, ярдәм итә белүне тәрбияләү
 
Җиһазлау: компьютер, экран , слаидлар , музыка , кәгазь , җөмләләр язылган кәгазь битләре , мәкальләр .
 
Дәрес этабы
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
Эш алымнары
Җиһазлау
Вакыт
I. Оештыру.
 
-  
Коммуникатив разминка. Укытучы укучыларның хәлләрен,дәрескә әзерлекләрен сораша.
 
 
-Хәерле иртә миңа,
-Хәерле иртә сиңа,
-Хәерле иртә безгә,
-Хәерле иртә сезгә
Көтелгән җаваплар:
Минем кәефем яхшы (шәп), чөнки ..... (төрле җаваплар).
Без дәрескә әзер.
Дежур укучы белән әңгәмә .
Бүген көн кояшлы, аяз, җылы җил исә, иртән 10 градус җылы иде, көндез 15-17 градус җылы булачак. Явым-төшем юк һ.б
Фронталь сорау
1мин.
 
II.Теманы актуальләш-терү
 
Тема буенча лексиканы тикшерү.
 
Берничә сүзне транскрипция билгеләре белән язу .
Укучылар билгеле вакыт эчендә кәгазьләрдә тема буенча белгән сүз яки сүзтезмәләрне тәрҗемәсе белән язалар, 1 нче укучы иптәшен ( "партнер по плечу") тикшерә башлый, билге куя .
Дустым ,акыллы, эшчән 
 юмарт, шаян .
 
 
Язмача .
 
Тактада эшләү.
Сүзләр язу өчен кәгазьләр
3 мин.
 
3 мин.
III Ситуатив биремнәр
Укытучы тема буенча ситуатив бирем бирә:
-  
спроси, как зовут её подругу;
 -  
сколько ей лет;
 -  
где они подружились ;
 -  
как проводят свободное время
 -  
какая она подруга .
 
Көтелгән сөйләм үрнәкләре:
а) - Синең дустыңның исеме ничек ?
- Минем дустымның исеме Саша
б) - Аңа ничә яшь ?
- Аңа 12 яшь.
в)Без түгәрәктә таныштык .һ.б.
Парларда эшләү.
Ситуатив биремнәр экранда бирелә
3 мин.
IV. Өйрәнгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә камилләштерү
Укытучы укучылар өчен инструкция бирә.
"Дуслар ни өчен кирәк?" соравына укучыларның фикерләрен тыңлау.
 
Дуслык турында шигырь уку .
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса яшәү күңелле дә ,
Гөрләп бара һәрбер эшең дә.
Укучылар "Дуслар ни өчен кирәк?". соравына фикерләрен әйтәләр.
Фронталь сорау
 
Экранда сорау
бирелә
3 мин.
V. Монологик сөйләмне үстерү өстендә эшләү
 
1.Укытучы укучылар өчен инструкция бирә.
Минем дустым.
Минем исемем Алия . Минем якын дустым бар. Аның исеме Оля. Аңа унбер яшь. Ул 3 нче мәктәптә, 4 нче сыйныфта укый. Дустым Минзәлә шәһәрендә яши. Мин аның белән түгәрәктә дуслаштым. Буш вакытта без бергә урамда уйныйбыз .Ул бик акылл, эшчән , тәрбияле , юмарт . Өйдә әнисенә дә булыша, миңа да өй эше белән ярдәм итә. Миңа аның белән кызык һәм күңелле. Ул чын дус .
Сораулар:
-  
Оляга ничә яшь һәм ул кайда укый?
 -  
Алия дусты белән кайда дуслаша?
 -  
Буш вакытта алар бергә нишлиләр?
 -  
Ул нинди дус?
 
Сорауларга җавапның дөреслеген тикшерү (һәр группадан 1 әр укучының Укучылар сорау җөмләләр төзи җавабы тыңлана)
2.Бирелгән җөмләгә сорау җөмләләр тө- зү . Дустым Минзәлә шәһәрендә яши.
Укучылар текстны тыңлыйлар. Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап эзлиләр:
-  
сорауга җавапны уйлыйлар;
 -  
кәгазьгә җавабын язалар;
 -  
чиратлап командада фикер алышалар.
 
 
Ахырда һәр группадан 1 укучы сорауларга җавапны укый (әйтә)
 
Укучылар сорау җөмләләр төзи.
Финк-райт - раунд
 
Фронталь сорау
Аудирование-гә текст
 
кәгазьләр
5 мин.
2 мин.
3.Укытучы укучылар өчен инструкция бирә.
Бирелгән вакыт эчендә укучылар сигнал буенча бер-берсенә дусты турында сөйләргә тиеш. (кемнең чәче озынрак, шул укучы беренче башлый)
 
Музыка уйный, укучылар класс буенча хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, һәр укучы парын табып, аңа билгеле бер вакыт эчендә ( 1 мин.) дусты турында сөйләргә тиеш.
Микс-пэа-шэа
 
музыка
 
5 мин.
 
VI Физминутка
 
Укытучы укучылар өчен инструкция бирә. Музыка уйный .Музыка туктагач, бер урында басып калалар . Шуннан соң сорау бирелә, шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтәләр .
Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз ?
Ничә килеш бар ?
Мәктәп сүзендә ничә ә хәрефе бар?
Сыйныфта ничә укучы бар? 
 
Микс -фриз- груп
 
2 мин.
VII.Өй эшен тикшерү.
 
Мәкальләр турында фикер алышу . Дуслык турында мәкальләр уку .
 
Йөз сум акчаң булганчы , йөз дустың булсын .
Иске дус, ике яңа дусны алыштыра .
Дустың үзеңнән яхшы булсын .
 
Мәкальләр
3 мин.
 
VIII. Йомгаклау
 
 
1."Дус нинди булырга тиеш? сорауына гомуми җавапны тыңлау.
 
2.Тест биремнәре белән таныштыру .
 
3.Дәрестә нинди эш төрләре булды?
 
Нинди яңа нәрсәләр белдегез?
 
"Дус нинди булырга тиеш?" соравына нәтиҗә ясап, фикерләрен круг буенча бер кәгазь битендә язалар. Командадан бер кеше укып чыга .
Тестны эшлиләр .
 
Укучылар үзләренә ошаган эш төрләрен әйтәләр.
 
Раунд тэйбл
 
Мөстәкыйль эш .
Фронталь сорау 
 
4 мин.
7 мин.
 
2 мин.
IХ. Өй эше. Билге кую.
Укытучы укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяли, билгеләр куя, өй эше бирә.
Дустың турында текст язып килергә (8-10 җөмлә) яки аның турында сөйләргә әзерләнергә
2 мин.