7


  • Учителю
  • Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча дәрестән тыш чара

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча дәрестән тыш чара

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Класстан тыш эш.

Укытучы: Насртдинова Э.И.

</<font size="4">Укчылар: 8б

Тема: Муса Җәлил батырларның батыры.

Максат: Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

1 алып баручы.

Дөнья һәм дөнья әдәбияты-исемнәре иҗаталарының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы шагыйре Петифе һәм ниһаять,-Муса Җәлил. (ике алып баручы әйтә) ( М.Җәлил портреты күрсәтелә)

1 укучы: Бу ике сүздә поэзия һәм ирләрчә батырлык чагыла!

2 укучы: Муса Җәлил җирдә аз яшәде (слайд 1906-1944 саннары).

Күпме күрде, күпме кичерде!

Йөрәк утын сүнмәс ялкын итеп.

Мәңге сүнмәс җырга күчерде.

3 укучы: Син күрсәттең,Муса, үзең теләп,

Матурлыкның ничек туганын.

Син күрсәттең безгә үзең эшләп,

Батырлыкның ничек булганын.

4 укучы: Җирдә кеше торса торсын

Эзе калсын тирән булып

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.

5 укучы: Эзе калсын керсез намусыңның

Ни үтсә дә синең кулыңнан

Көчлелегең белән горурланма,

Кешелегең белән горурлан.

6 укучы: Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында

Янып калсын гомерең маяк булып

Үзеңнән соң килгән буынга.

1 алып баручы. Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. (слайд- Мустафа авылы)

2 алып баручы. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер елдан шунда вафат була. (слайд-папа Мусы).

1 алып баручы. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязъма журналга урнаштыра бара.

2 алып баручы. Муса Җәлил балалар өчен бик күп шигырьләр яза.( Өченче сыйныф укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйлиләр, инсценировкасын күрсәтәләр. « Сәгать», « Куян», «Карак песи»).

1 алып баручы. Муса Җәлил Бөек Ватан сугышы темасына бик күп иҗат итә. ( "Сугыш" җыры куела).

1 укучы. Сау булыгыз, дуслар,- диде Муса

Әкрен генә поезд кузгалды

Калды Казан, киттең син сугышка

Ерак иде солдат юллары. (слайд- Муса солдат формасында). Җыр «Солдатлар».

( Малайлар хәрби киеменнән, кулларында автоматлар, сугышка китүләре күрсәтелә. Ана озатып кала, солдатлар яу кырында ятып калалар. Һәйкәлгә Ана һәм бала тере чәчәкләр сала.)

2 алып баручы. 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә.

1 алып баручы. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.

2 алып баручы. М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

1 алып баручы. Хөкем ителгәннәрне аерым камераларга утырталар.кул һәм аякларын кандалларга бәйлиләр. Фашистлар шагыйрьнең кулын сындыралар, бик каты кыйныйлар. Бармаклары бөгелмәсә дә, Муса бирешми.

2 укучы. «Бүреләр» шигыре яңгырый.

2 алып баручы. Моабит төрмәсендә Җәлил танылган татар язучысы, дусты Абдулла Алишны очрата. Муса аңа атап шигырь яза « Дустыма».

( слайд- Абдулла Алиш)

3 укучы. Шигырь « Дустыма».

1 алып баручы. Җәлилгә бик авыр була, ул бигрәк тә кечкенә кызы Чулпанны һәм хатыны Әминәне (слайд- фото «Муса кызы белән»).

4 укучы. Шигырь « Кызыма» .

5 укучы. Ромашкалар, ромашкалар

Күңелләрдә күпме алар?

Бухенвальдта, Моабитта

Шпандауда- ромашкалар.

(слайд - « Ромашка кыры»). Сценка « Кызыл ромашка ».

2 алып баручы. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. ( слайд- Гильотин).

1 алып баручы. Хөкем ителгәннәр бер төркем булып бер-берсенә җилкәләре белән кагылып басып торалар. Һәм ... елмаялар.( Халык артисты Рафаэл Сәхәбиев башкаруында җыр"Татарлар елмаеп үлделәр")

2 алып баручы. Беренче булып үлемгә Гайнан Курмаш атлый.

1алып баручы. Һәм 3 минут саен Җәлилчеләр бер-бер артлы үлемгә атлыйлар.

1 укучы. 12 сәгать 9 минут

2 укучы. Фоат Сәйфельмелуков.

3 укучы. 12 сәгать 12 минут

4 укучы. Абдулла Алиш.

5 укучы. 12 сәгать 15минут

6 укучы. Фуат Булатов.

1 укучы. 12 сәгать 18 минут

2 укучы. Муса Җәлил.

3 укучы. 12 сәгать 21минута

4 укучы. Гариф Шабаев.

5 укучы. 12 сәгать 24 минуты

6 укучы. Әхмәт Симаев.

1 укучы. 12 сәгать 27 минут

2 укучы. Абдулла Баталов.

3 укучы. 12 сәгать 30 минут

4 укучы. Зиннәт Хасанов.

5 укучы. 12 сәгать 33 минуты

6 укучы. Әхәт Атнашев.

1 укучы. 12 сәгать 36 минут

2 укучы. Сәлим Бухаров.

2 алып баручы. Фашистларга татар халкының бөек улларының башларын кисәр өчен барлыгы 30 минут вакыт җитә.

1 алып баручы. Аларны искә алу өчен бер минутлык тынлык.

2 алып баручы. Муса үзе кайтмасада безгә аның шигырьләре кайта безгә. «Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә. (слайд - «Моабит дәфтәре»)

4 укучы. Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

(татар халык артисты Айрат Арсланов башкаруында "Кайтилгә" шигырье башкарыла.) (слайд - Казанда М.Җәлил һәйкәле.)

2 ведущий. Шагыйрь үзенең батырлыклары, иҗаты белән халык телендә гомергә кала. 1956 елда Муса Мустафа улы Җәлиловка Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә. «Моабит дәфтәре» шигырьләр җыентыгы өчен 1957 елда - Җәлил Ленин премиясе лауреаты була. (слайд- Ордена).

5 укучы. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

6 укучы. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Барысы бергә. Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал