7


  • Учителю
  • Урок татарского языка ' Туган ягым-яшел бишек'

Урок татарского языка ' Туган ягым-яшел бишек'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес.


Тема. Туган ягым- яшел бишек.

Иң матур җир -

Туган җир ул,

Онытма моны бала.

Максат: 1.Туган ил,туган җир темасына карата бирелгән шигырьләрне искә төшерү.Туган бистәбез Актүбә турында өстәмә мәгълүматлар бирү. Аның яшәеше,танылган шәхесләре турында сөйләшү.

2.Туган җиргә карата хөрмәт тәрбияләү.

3.Укучыларның ,иҗади эзләнү, уйлау фикерләү сәләтен үстерү.


Җиһаз: Якташ язучылар иҗаты күргәзмәсе,дәрескә презентация.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

-Исәнмесез,укучылар

-Исәнмесез,саумысез..

-Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек.

-Тукай телен , анам телен

-Өйрәнергә дип килдек.

-Рәхмәт укучылар.(кунаклар белән исәнләшү)

2.Актуальләштерү.Өй эшен тикшерү.

Татарстан-туган илебез текстнын эчтәлеген сөйләү.

Туган ил,туган җир темасын кабатлау,ныгыту.

а) сораулар өстендә эш.( Финк-Райт-Раунд Робин структурасын кертү)

1)Башта уйлагыз ( Укытучы 30 секунд вакыт бирә),

2)аннары биткә языгыз( бер минут вакыт эчендә)

3) фикерләрегез белән уртаклашыгыз( 30 секунд)

4) Укытучы җавапларны тыңлап тактада яза.

- Укучылар теманы ныгытыр өчен сезгә таблицаны тутырырга тәкъдим итәм.


Елгалар

Җәнлекләр

Җиләк-җимешләр.


3.Яңа тема белән танышу.(Тэйк Оф-Тач Даун)-Бу җөмлә белән килешсәгез,басыгыз.

Татастан- безнең Ватаныбыз.

Мин Азнакай районында тудым.

Актүбә- минем туган ягым.

Үскәч минем Актүбәдә яшисем килә.

Ә хэзер балалар әйтегез әле без бүген нәрсә турында сөйләшербез микән? ( балалар җавап бирәләр)


Туган ягым-Актүбә.


Әгәр миннән сорасалар

Нәрсә соң ул туган як?

Икеләнми әйтермен

Мин дөньяга килгән як.

Әгәр тагын сорасалар

Нәрсә соң ул туган як?

Икеләнми әйтермен

Әби, бабай нигез салган

Әти, әни үскән як!

Мин укыган мәктәп ме?

Кечкенә бер авыл мы?

Әллә инде зур шәһәр?

Минем өчен барыбер

Туган ягым була ул!

Минем өчен иң матуры

Күп чишмәле, Чатыр-таулы

Азнакай җирлегендә

Матур төбәк Актүбә!

Физминутка үткәрү.

МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасын кертү(балалар музыка башлану белән бииләр, музыка беткәч тынычланалар һәм сорауга карап төркемнәргә кушылалар).

-Актүбә сүзендә ничә хәреф? ( алты хәреф).

-Безнең бистәдә ничә мәктәп бар?(дүрт).

-Актүбәдә ничә сәнгать мәктәбе бар?( бер).

4.Актүбә турында өстәмә мәгълүматлар бирү һәм ныгыту.(Презентация карау).

Караганда сораулар бирү.

-Икенче слайд.Монда нәрсә күрәсез?( Татарстан дәүләт символарын күрәбез)

-Нәрсә җитми?( Татарстан гимны)

Аны кем язган? ( аны Рөстәм Яхин язган).

-Татарстанда 2014 ел нинди ел дип игълан ителгән?( Мәдәният һәм сәнгать елы)

- Бу рәсемдә нинди биналар күрәсез?( баларның иҗади үсеш үзәге,мәдәният йорты,сәнгать мәктәбе.)

-Балалар анда нишли? (балалар анда жырларга,уйнарга,биергә,рәсем ясарга өйрәнәләр).


Әйе балалар безнең Атүбә бистәсендә мәдәнияткә һәм сәнгатькә зур игътибар бирелә.

-Бу кешеләр арасында сезгә кем таныш? Ул нишли? ( Шамил еш коцертларда катнаша,баянда уйный һәм җырлый).

-Җиннан Гарифуллина турында кыскача сөйләү.

-Актүбәнең җире нәрсә белән бай? ( нефть,ташкүмер,газ).

- Ни өчен Актүбәне чишмәләр иле дип атыйлар? ( чөнки Актүбәдә чишмәләр бик күп).

-Актүбә тагын нәрсә белән дан тота? ( Ат-спорт мәктәбе, Актүбә уенчыгы).


5. Теманы кабатлау һәм ныгыту. ( КЛОК БАДДИС структурасын кертү).Сәгать буенча дуслар.

-Укучылар бирелгән вакыт эчендә дуслары белән очрашалар.

-Укытучы сорау бирә.

-Актүбә бистәсе кайсы яклары һәм нәрсәләре белән сезнең хәтердә калды?( балалар бер берсе белән фикерләре белән уртаклашалар).

-Укытучы сорау бирә

Дима,Лера сиңа ничек җавап бирде? Ул Актүбә турында нәрсә сөйләде һәм аның хәтерендә нәрсә калды? ( балалар җавап бирәләр).


6.Йомгаклау.Әңгәмә үткәрү.

-Без бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

-Туган як,туган җир турында сөйләштек.

-Актүбә турында нәрсәләр белдек?

Актүбә чишмәләргә,урманнарга бай.Актүбәдә нефть чыгарыла һ.б.

Эпиграфка кайту.Туган ягыңны кайда гына яшәсәң дә онытырга ярамаганлыгын аңлату.

(Җыр тыңлау "Шушы яктан, шушы туфрактан без".)

7.Билгеләр кую.

8.Өй эше."Туган ягым-Актүбәм" кечкенә хикәя язарга.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал