7


Сказка 'Комсызлык'.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Комсызлык.(Әкият)Яшәгән ди бер авылда бай кеше. Аның җире дә, акчасы да күп булган, ләкин бу комсыз байның тагын да байыйсы килгән. Шуңа күрә аны беркем дә яратмаган. Байлыгын арттыру өчен ул авыл чишмәсен сатып алган һәм су алган кешеләрдән акча сораган. «Ни булды? Нәрсәгә
предварительный просмотр материала

Комсызлык.

(Әкият)

Яшәгән ди бер авылда бай кеше. Аның җире дә, акчасы да күп булган, ләкин бу комсыз байның тагын да байыйсы килгән. Шуңа күрә аны беркем дә яратмаган. Байлыгын арттыру өчен ул авыл чишмәсен сатып алган һәм су алган кешеләрдән акча сораган. «Ни булды? Нәрсәгә бездән су өчен акча сорыйсың?» дигән сорауларга, ул: «Бу минем чишмәм», - дип кенә җавап биргән.

Көннәр үтә, су сатыла, акча күбәя. Байның өе дә, базы да, сарае да акча белән тула. Менә авыл кешеләренең акчасы бетә. Алар күрше авылдан су ташый башлыйлар. Моңа бай риза булмаган һәм күрше авылның да чишмәсен сатып алган. Аның акчасы тагын да күбәйгән, ләкин авыл кешеләренең акчалары беткән. Хәзер алар суны бәрәңге яки мал биреп ала башлаганнар. Бай акчасын кая куярга да белмәгән. Бәрәңгене яңа базга салган, малны яңа сарайга керткән.

Көннәрдән бер көнне маллар сарайны ватканнар да байның бөтен акчасын ашап, өен җимереп бетергәннәр. Моны күргәч, бай акылдан язган. Икенче көнне ул күлдә батып үлгән. Байлык артыннан куу менә ничек тәмамланган.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал