7


  • Учителю
  • 6 Нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән тематик план

6 Нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән тематик план

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Татарстан Республикасы

"Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең

Лениногорск шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 12 нче лицей





II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Габидуллина Кадрия Шәйхразый кызының

6 В, Г сыйныфларының рус төркеменә

татар теленнән эш программасы.








Лениногорск, 2015 ел






Аңлатма язуы


Татар теленнән эш программасы 12 нче лицейның 6 В,Г сыйныфының рус төркеме өчен түбәндәге норматив документларны исәпкә алып төзелде:

1. Федераль дәүләт белем стандарты (төп гомуми белем бирү).Боерык №1879 17/12.2010

2. "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы (Закон "Об образовании" Российской Федерации)

3. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы.

  • 6 статья - белем алу теле (телләре)

  • 7 статья - мәгарифнең дәүләт стандартлары

  • 10 статья -уку-укыту программалары

  • 32 статья - мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

4. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

5.Лицейның 2015-2016 елга укыту планы

6. Лицейның 2015-2016 елга еллык укыту графигы

7.Программа : Хәйдәрова Р.З.,Малафеева Р.Л."Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар"Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан,2011

8. Рус телендә урта төп гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен) / Р. З. Хәйдарова, З.Р. Нәҗипова, Казан: "Татармультфильм" нәшрияты , 2014 ел.


Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты:укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү: исем, исемнең тартым, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше, фигыль, хикәя фигыль формаларын аерырга өйрәтү, алмашлык, алмашлык формаларын гамәли үзләштерү; сыйфат,сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә кулланырга күнектерү; сан, сан төркемчәләренең кулланылышын кабатлау; бәйлек, бәйлек сүзләрне урынлы куллануга ирештерү; телдән һәм язма сөйләм осталыгы күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү

Төп бурычлар (таләпләр):

  • татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

  • татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  • программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  • татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

  • укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру;

  • татар халкының фән, мәгариф, сәнгать өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

  • халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.


Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. - бар да бер максатка - нәтиҗәгә хезмәт итә.

Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели. Укыту процессы, гомуми дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү принцибы да зур әһәмияткә ия.

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары.

Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге.

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш ¬- көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге.

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге.

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла, сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге.

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.


Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча

планлаштырылган нәтиҗәләре

Укучының төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла:

Диалогик сөйләм. Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә 6 - 8 реплика (5-7 нче сыйныфлар)

Монологик сөйләм. Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 - 10 фраза (5-7 нче сыйныфлар).

Тыңлап аңлау. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.

Уку. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.

Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

Язу. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

4.Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек", төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.


Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


Укыту предметының укыту планындагы урыны, әһәмияте.


Рус балаларына татар телен укыту аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә. Татар телен укыту 6 нчы сыйныфта концентрик юнәлештә оештырыла, ягъни гомуми башлангыч белем бирү баскычындагы укыту предметының эчтәлеге тирәнәйтелеп кабатлана.

Мәктәпнең уку-укыту планында татар телен укытуга атнага 4 сәгать исәбеннән еллык 140 сәгать каралган.

Программадагы үзгәрешләр.

6 нчы сыйныфта ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган "Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы"нда рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүгә елына барлыгы 168сәг. каралган. Лицейның укыту планында "Татар теле" һәм "Әдәбият" аерым фән буларак каралганга еллык сәгатьләр 140+35 кә бүленде(атнага татар теле-4сәг., әдәбият-1сәг.). Лицей уставы һәм еллык укыту графигы буенча 6 нчы сыйныфта 35 уку атнасы. Шуңа күрә сәгатьләр саны, укучыларның белем дәрәҗәсенә, үзенчәлекләренә карап үзгәртелде: 7 сәгатькә тулыландырылды


Программаның укыту эчтәлеге:




Бүлекләр


Сәгать саны


Темага караган грамматик минимум

Барлыгы

План/

факт

Татар теле

Әдәбият

Аерма

1





Яңа уку елы котлы булсын



30/39

34

5

+9

  • Инфинитив

  • Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

  • Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

  • Исемнәрнең тартым белән, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

  • Исем ясагыч кушымчалар

  • Сүз мәгънәсе. Сүзлекләр.

  • Җөмлә. Тулы һәм ким җөмләләр

  • Туры сөйләм

  • Килешләр. иялек килеше

  • Язуда килеш кушымчалары ялгану

2

Мин - зур ярдәмче

28/32

25

7

+4

  • Фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

  • Үтенү, белдерү фигыль формалары (фигыльнең йөкләтү юнәлеше)

  • Үтенү, белдерү фигыль формалары (фигыльнең йөкләтү юнәлеше)

  • Булып бәйлек сүзе.

  • Хәл фигыльнең 3нче төр формасы.(-гач,-гәч; -кач, -кәч)

  • Кереш сүзләр.

  • Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

  • Шарт фигыль. Барлык-юклык формасы

  • Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

  • Урын-вакыт килеше кушымчалары.

  • Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очрагы.

  • Сүзләргә аффикслар ялгану тәртибе.

  • Раслау һәм инкарь җөмләләр.

  • Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

  • Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

  • Фигыльләрнең мәгънәләре.

  • Антонимнар.

3

Минем дустым

25/29

23

6

+4

  • Фигыльнең барлык-юклык формалары.

  • Киң һәм тар әйтелешле авазлар.

  • Алмашлык. Билгеләү алмашлыклары

  • Җөмләнең баш кисәкләре.

  • Барыйм әле, эшлим инде фигыль формалары

  • Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

  • Укыйсым бар, язасым бар төзелмәсе.

4

Туган көн - күңелле бәйрәм

13/12

10

2

-1

  • Исемнәрнең сан сүз төркеме белән килүе

5

Туган җирем - Татарстан

30/23

17

6

-7

  • Сыйфат фигыль.

  • Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

  • Юнәлеш килешен тәлап итүче бәйлек: -га + кадәр

  • Исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше.

6

Дүрт аяклы дусларыбыз

22/21

18

3

-1

  • Туры сөйләм. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

  • Фигыль. Фигыль заманнары.

  • Теләк белдерү төзелмәсе: барасым килә.

  • Исем. Исемгә кушымчалар ялгау.

  • Шарт фигыль

  • Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

7

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

20/19

13

6

-1

  • Инфинитив + кирәк төзелмәсе

  • Инфинитив + өйрәтте төзелмәсе.

  • Исем. Грамматик категорияләре

  • Бәйлек сүзләр

Барлыгы:

168с/175с

140с

35с

+7с


6 нчы сыйныфны тәмамлаганда рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем -күнекмәләр.

1. татар теленең башка телләр арасында урынын белү;

2. татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;

3. авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;

4. тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү;

5. сөйләмне орпфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

6. куллануга ирешү татар һәм рус телләренең сүзлек составындагы аермаларны белеп, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә;

7. телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзләрдән файдалана белү;

8. сөйләм культурасы, әдәби тел, сөйләм ситуациясе кебек төшенчәләрне аңлап эш итә белү;

9. гади һәм кушма җөмләләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен белү;

10. татар әдәби теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктуацион нормаларына нигезләнеп һәм татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләрен белеп, телдән яки язма сөйләмне дөрес оештыруга ирешү;

11. тыңланган яки укылган текстның эчтәлеген сөйләп бирә белү;

12. коммуникатив максатларны аңлап белү; , диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә

13. тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

14. төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

15. эш кәгазьләрен (белдерү, хат, котлау) яза белү;

16. Башка, бүтән, бирле, соң, таба, каршы бәйлекләрен сәбәпле аркасында бәйлек сүзләрен урынлы куллану;

17.Кереш сүзләрне кулланырга күнектерү.


6 нчы В,Г сыйныфларының рус төркеме өчен татар теленнән тематик план:



Дәрес темасы


Сәг. саны

Көтелгән нәтиҗәләр

Дата


Искәрмә


Тиешле вакыт

(план)

Үткәрелгән вакыт(факт)


Яңа уку елы котлы булсын(34сәг )


1

Яңа уку елы белән!

1

Беренче сентябрь турында сөйли белү. Белем бәйрәме белән укытучыларны, башка укучыларны котлый белү. Бəйрəм белəн телəклəр тели белү. Яңа укучылар белəн таныша белү. Үзең белəн таныштыра белү;уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту турында киңәш бирә белү.

2

Җәйге хисләр

1

Җәйге каникулда кайда булуыңны, ничек ял итүеңне сөйли белү


3

Инфинитив

1

Фигыльләрнең инфинитив формасын сөйләмдә куллана белү;китапханәгә барырга чакыра һәм нинди китап кирәклеге турында әйтә белү .

4

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Иссемнәрнең тартым белән төрләнешен үзләштерү;тартымлы исемнәрне таный белү;язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү. Дəреслəрнең һəм тəнəфеслəрнең озынлыгы турында сораша һəм сѳйли белү. Тѳрле дəреслəрдə укучыларның ничəнче партада һəм кем белəн утыруын əйтə белү.


5

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Тартымлы исемнәрнең килеш-

ләр белән төрләнешен автомат

дәрәҗәсендә белү. Тѳрле дəреслəрдə укучыларның ничəнче партада һəм кем белəн утыруын əйтə белү.


6

Минем мәктәбем

1

Мəктəп бинасы турында сѳйли белү. Мəктəпнең тѳрле катларында нинди кабинетлар барлыгын əйтə белү. Кабинетта нинди җиһазлар барлыгын һəм аларның кайда урнашуын əйтə белү.

7

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Тартымлы исем-ң килеш б-н төр-ен үзләштерү. Тартымлы исемнәрне кулланып мәктәбе турында сөйли алу

10.09

10.09

8

Фонетиканы кабатлау

1

Авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү; Сөйләмдә татар авазларының үзенчәлекләрен саклау, аларны ишетеп аера белү.

14.09

14.09

9

Китап-белем чишмәсе

1

Укучыларның сүзлек запасын баету,яңа сүзләрне актив куланышка кертү;сәнгатьле уку,тәрҗемә итү һәм тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; Китапның нәрсә турында, авторы кем икәнен әйтә белү. Китап укырга киңәш бирә белү;китапларны саклап тоту турында киңәшләр бирә белү;китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.Китапка сакчыл караш тәрбияләү


15.09

15.09

10

Исемнәрнең тартым белән, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау

1

Тартымлы исемнәрне төрле килешләрдә кулланып, китап басу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү

16.09

16.09

11

Мөстәкыйль эш(кон.эшкә әзерлек)

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү, системага салу

17.09

17.09

12

Хаталар өстендә эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү

21.09

21.09

13

Кереш контроль эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү

22.09

22.09

14

Хаталар өстендә эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү

23.09

23.09

15

Каюм Насыйри-зур галим

1

Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

24.09

24.09

24.09. бәйрәм көн булу сәбәпле,ике тема берләштерелеп үткәрелде


16

Сүзлек диктанты.Җөмлә. Тулы һәм ким җөмләләр

1

Гади җөмләләр һәм аларның әйтү максаты буенча төрләрен белү; җөмләләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен белү

28.09

28.09


17

Туры сөйләм

1

Туры сөйләм формаларын таный белү. Ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү; Диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә алу;


29.09

29.09

18

Б.С.Ү.Мәктәп китапханәсендә

1

Китапханәгә барырга чакыра һәм нинди китап кирәклеге турында әйтә белү .

19

Диктант

1

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

20

Сүзлекләр. Сүз мәгънәсе

1

Татар һәм рус телләренең сүзлек составындагы аермаларны белеп, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллана белү

21

Бәйлекләр

1

Бәйлек сүзләрне һәм сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру.

22

Б.С.Ү.Яраткан китабым

1

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

Китапларны саклап тоту турында киңәшләр бирә белү; китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү. Китапка сакчыл караш тәрбияләү


23

Исем

1

Исем сүз төркемен аера белү.

24

Килешләр

1

Исемнәрне төрле килеш формаларына куеп, язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү; өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү. Белемгә омтылыш тәрбияләү


25

Иялек килеше.

1

Иялек килешен таный белү; исемне иялек килешендә кулланып, язма һәм телдән сөйләмдә куллануга ирешү

26

Б.С.Ү.Тәрҗемә күнегүләре.Кон.эшкә әзерләнү

1

Тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү; өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;


27

Кереш контроль эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү, системага салу

28

Хаталар өстендә эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү

29

Фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль

1

хәзерге заман хик.фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнешен үзләштерү,язма һәм телдән сөйләмдә актив куллануга ирешү;укучыларның фикерәү сәләтен,сөйләм телен үстерү;уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту.Казанда яшәгән күренекле шәхесләр турында әңгәмә кора алу


30

Көндәлек нигә елый?

1

Кѳндəлек буенча атналык дəреслəр расписаниесе һəм ѳй эшлəре турында сораша һəм сѳйли белү.

31

Сүзлек диктанты.Үтенү, белдерү фиг.формалары

1

Итагатьле сүзләрне кулланып үтенечне белдерә белү, ярдәм итәргә сорый алу; үтенү һәм боеру формаларын аера белү; диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү. Әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү

32

Боерык фигыль

1

Боерык фигыльнең барлык-юклык формасын өйрәнү.Боерык фигыльне сөйләмдә куллана алу

33

Боерык фиг-нең зат-сан белән төрләнеше

1

Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасын, зат-сан белән төрләнешен өйрәнеп диалогик монологик сөйләмдә куллана белү

34


Үз-үзеңне тикшер!

1

ҮЗ-үзеңә бәя бирә белү;алган белемнәрне системага салу


Мин зур ярдәмче(25сәг.)


35

Булып бәйлек сүзе

1

Булып бәйлек сүзен кулланып, һөнәрләр турында әңгәмә кора белү; Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу;


36

Шарт фигыль

1

Шарт фигыль формасын таный белү; алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында куллана алу.Эшне эшләргә ышандыра белү; гаилəдəге эш бүленеше турында сѳйли белү.


09.11


37

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Шарт фигыль һәм кире шарт

фигыльне текстта таба белү; нәрсәләр эшләгәнеңне әйтә белү;

10.11


38

Кон.эшкә әзерләнү

1

Алган белем-күнекмәләрне системага салу,ныгыту

11.11


39

Контроль эш

1

Үзләштергән белемнәрне гамәлдә куллана белү

12.11


40

Хаталар өстендә эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү

16.11


41

Кереш сүзләр(минемчә, минем фикеремчә, минем уйлавымча, әлбәттә, кызганычка каршы, бәхеткә каршы, киресенчә)

1

Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый алу

17.11


42

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре

1

Сыйфат һәм аның дәрәҗәләрен үзләштерү, язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү; диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү; гаилəнең яраткан ризыклары турында əйтə белү; нинди эшләр яратканыңны әйтә алу


18.11


43

Әниләр-иң кадерле кешеләр...

1

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу;алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында куллана белү.Әниләргә ярдәм итәргә кирәклеген төшендерү


19.11


44

Хәл фигыльнең 3нче төр формасы.(-гач,-гәч; -кач, -кәч)

1

Хәл фиг-ң 3 нче төр формасын таный белү;Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш б бирә белү һәм яхшы эшләр өчен мактый мактый белү.


23.11


45

Фигыль формаларын кабатлау

1

Алган белемнәрне системага салу,ныгыту

24.11


46

Тест (Шарт фигыль,боерык фиг.хәл фиг.)

1

Үзләштергән белемнәрне гамәлдә куллана белү

25.11


47

Урын-вакыт килеше кушымчалары

1

Урын-вакыт килеше кушымчасын аера белү. Көнкүреш, даими ситуацияләрдә әңгәмә кора алу; Классташларыңнан аларның гаилəлəрендəге эш бүленеше турында сораша белү.Әти-әнинең кайда эшләгәнен әйтә алу


26.11


48

Сүз төркемнәрен кабатлау

1

Сүз төркемнәрен таный белү; Диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү. Гаилəдə бергə эшлəнə торган эшлəр турында сѳйли белү.

30.11


49

Супермалай

1

Ѳйдəге вазифаларын ничек башкаруына карап, гаилə əгъзаларына бəя бирү (мактый белү, киңəш бирə белү

01.12


50

Инфинитив+телим формасы

1

Инфинитив+телим формасын үзләштерү;сөйләмдә куллана белү.

02.12


51

Сүзлек диктанты. Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очрагы

1

Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очрагын үзләштерү

03.12


52

Сүзләргә аффикслар ялгану тәртибе.

1

Татар телендә аффиксларның кушылу тәртибен үзләштерү

07.12


53

Б.С.Ү. Рәсем буенча хикәя язу


1

Конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү; өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү; табигатькә сакчыл караш булдыру. Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу;



08.12


54

Раслау һәм инкарь җөмләләр

1

Раслау һәм инкарь җөмләләрне аера белү; үз фикереңне раслый һәм инкарь итә алу

55

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

1

Билгесез үткән заман хик.фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнешен үзләштерү, язма һәм телдән сөйләмдә актив куллануга ирешү; укучыларның фикерәү сәләтен, сөйләм телен үстерү; уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту. Бергә эшләргә тәкъдим итә белү.



56

Кисәкчә. Билгесезлек кисәкчәләре

1

Билгесезлек кисәкчәләрен таный белү; сөйләмдә куллана алу

57

Б.С.Ү. "Мин өйдә булышчы" темасына сочинение язу

1

Конкрет бер тема буенча инша төзи белү; өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү; Гаилəдəге эш бүленеше турында сѳйли белү

58

Мөст.эш

1

Үзләштергән белемнәрне гамәлдә куллана белү

59

Хаталар өстендә эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү


Минем дустым(23сәг.)


60

Кереш сүзләр кабатлау

1

Кереш сүзләрне сөйләмдә куллана белү; кереш сүзләрне кулланып үз фикереңне әйтә, дәлилли һәм бәя бирә белү; чынбарлыкка үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу; дусларыңның тѳс-кыяфəтлəрен, холкын тасвирлый белү


61

Фигыльләрнең мәгънәләре

1

Фигыль мәгънәләрен аера белү. Көнкүреш, даими ситуацияләрдә фиг-нең төрле мәгънәләрен кулланып, дуслык темасына әңгәмә кора алу;


62

Хат язу

1

Хат яза белү; чын дус турында әңгәмә кора алу

63

Синонимнар

1

Аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның синонимнарын,урынлы куллана белү

64

Антонимнар.

1

Аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның антонимнарын урынлы куллана белү

65

Үз-үзеңне тикшер!

1

Алган белем-күнекмәләрне ныгыту, системага салу.Үз-үзеңә бәя бирә белү

66

БСҮ."Безнең дуслык" темасына хикәя төзү

1

Конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү; өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү; дустанә мөнәсәбәтләр булдыру


67

Фигыльнең барлык-юклык формалары

1

Хәзерге заман хик.фигыльнең барлык һәм юклык фор-да зат-сан белән төрләнешен үзләштерү, сөйләмдә актив куллана алу; укучыларның фикерләү дәрәҗәсен киңәйтү; диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү, уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту .

68

Киң һәм тар әйтелешле авазлар.

1

Киң һәм тар әйтелешле авазларны аера белү. Авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү

69

Алмашлык.

Билгеләү алмашлыклары

1

Билгеләү алмашлыкларын авто-

мат дәрәҗәсендә белү

70

Тест

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү

71

Хаталар өстендә эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен ныгыту

72

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау

1

Алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында куллана алу.Тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү;


73

Җөмләнең баш кисәкләре

1

Татар җөмләсенең төзелешен белү

74

Барыйм әле, эшлим инде фигыль формалары.

1

Барыйм әле, эшлим инде фигыль формаларын сөйләмдә куллана белү

75

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

1

Билгеле ү.з.х.ф. аера белү; зат-сан белән төрләнешен үзләштерү, сөйләмдә куллана алу

76

Билгесез ү.з.х.ф.

1

Билгесез ү.з.х.ф. үзләштерү, язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү

77

Укыйсым бар, язасым бар төзелмәсе.

1

Укыйсым бар, язасым бар төзелмәсен үзләштерү. Парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү

78

Фигыл-ң заман формаларын кабатлау

1

Алган белемнәрне ныгыту, системага салу

79

Мөстәкыйль эш. (Фигыльнең заман формалары)

1

Үзләштергән белемнәрне гамәлдә куллана белү

80

Хаталар өстендә эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен ныгыту

81

БСҮ."Минем дустым" темасына изложение язу

1

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза алу; өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;


82

Үз-үзеңне тикшер! "Минем дустым" темасы буенча

1

Көнкүреш, даими ситуацияләрдә әңгәмә кора алу; Диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү; Алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында куллана алу.


Туган көн - күңелле бәйрәм (10сәг.)


83

Туган көндә

1


84

Бәйрәм табыны

1

Татар халык ашлары турында әңгәмә кора алу.

85

Чакыру кәгазе язу

1

Чакыру кәгазе яза белү

86

Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк

1

Диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү; алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында куллана алу. Нинди бүләк сайларга кирәклеген әйтә алу


87

Исемнәрнең сан сүз төркеме белән килүе

1

Саналмышның берлек санда гына кулланылуын үзләштерү

88

Туган көн уеннары

1

Туган көн уеннары турында әңгәмә кора алу; дустыңны туган көне белән котлый белү;дустанә мөнәсәбәтләр булдыру

89

Кунак чакыру, сыйлау форма­лары

1

Көнкүреш, даими ситуацияләрдә әңгәмә кора алу; Табын янында кунакларны кыстый белү ;кибеттә сатучы белән әңгәмә кора алу;


90

Туган көн мәзәкләре

1

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү;


91

Туган көндә үзеңне ничек тотарга?

1

Туган көндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйли белү.

92

Туган көн-күңелле бәйрәм. Проект эше

1

Конкрет бер тема буенча проект эше ясый белү;иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Туган җирем - Татарстан(17сәг.)


93

Татарстан - данлы Республикам

1


94

Сыйфат фигыль

1

Сыйфат фиг-не таный белү;Сыйф.фиг-не кулланып, Татарстанның табигате турында сөйли белү

95

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

1

Үйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аера белү; Гади җөмләләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен белү;


96

Мөстәкыйль эш

1

Үзләштергән белемнәрне гамәлдә куллана белү

97

Хаталар өстендә эш


1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү



98

Татарстан шәһәрләре

1

Диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү; алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында куллана алу. Татарстан шәһәрләре турында сөйли белү


99

Лениногорскига 60 яшь!

1

Лениногорск шәһәре турында сөйли алу. Шәһәр тарихын белү

100

Татарстан символикасы

1

Татарстанның гимны,гербы һәм флагы турында мәгълүмат алу; республиканың гимны,гербы һәм флагы турында әңгәмә кора һәм диалог төзи белү. Милләтләр арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру

101

Административ контроль эш


1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү

102

Хаталар өстендә эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү

103

Татарстанда яшәүче милләтләр


1

Татарстанда яшәгән милләтләр турында мәгълүмат алу; төркемнәргә бүленеп төрле милләт вәкилләре, аларның телләре турында сөйли белүгә ирешү;сыйныфташларыңның милләтен, телен әйтә белү. Милләтләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш булдыру

104

Исемнәрнең иялек, юнәлеш килеше

1

Иялек һәм юнәлеш килешен таный белү; исемне иялек һәм юнәлеш килешендә кулланып, язма һәм телдән сөйләмдә куллануга ирешү. Казанда яшәгән күренекле шәхесләр турында әңгәмә кора алу


105

Проект эше. "Татарстан - мөстәкыйль дәүләт"

1

Бирелгән тема буенча проект эше ясый белү; иҗади фикерләүне үстерү


106

БСҮ. "Казан-Татарстанның башкаласы"темасына инша язу


1

Алган белемнәрне кулланып, Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә белү; өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;


107

Тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе.Кон.эшкә әзерләнү

1

Көнкүреш, даими ситуацияләрдә әңгәмә кора алу; алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында куллана алу



108

Административ контроль эш

1

Алган белем-күнекмәләрне гамәлдә куллана белү

109

Хаталар өстендә эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү


110

Эт-кешенең дусты

1

Этләрнең төрле матур гадәтләре турында сөйли белү; этләрнең токымнары,кыяфәтләре турында сөйли белү; Диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү;

111

Фигыль. Фигыль заманнары

1

Фигыль заманнарын язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү;фигыльнең заман кушымчаларын аера белү,төркемнәргә бүленеп эшләү күнекмәләрен ныгыту; этләрнең токымнары,кыяфәтләре турында сөйли белү;дустыңа нинди эт алырга кирәклеге турында киңәш бирә алу,үз фикереңне дәлилли белү.Этләргә мәхәббәт тәрбияләү


112

Теләк белдерү төзелмәсе: барасым килә.

1

Барасым килә төзелмәсен кулланып, теләк белдерә белү

113

БСҮ.Хайваннар дөньясында

1

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу;


114

Диктант

1

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;


115

Шарт фигыль

1

Шарт фигыль формасын таный белү; алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында куллана алу.

116

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Шарт фиг-нең зат-сан белән төрләнешен үзләштерү;

117

Исем фигыль

1

Исем фиг-не таный белү; алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында куллана алу



118

Исем ф-ң тартым белән төрләнеше

1

Исем фиг-нең тартым белән төрләнешен үзләштерү,сөйләмдә куллана белү

119

БСҮ.Рәсем буенча хикәя төзү

1

Конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү; өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;



120

Инфинитив

1

Рус теле белән чагыштырып, татар телендә фигыльнең инфинитив формасын, аның сөйләмдәге ролен аңлау; өйдәге эшләрне әйтә белү.Инфинитив-ның юклык форма-

сын сөйләмдә куллана белү

121

Инфинитив + кирәк төзелмәсе

1

Инфинитив + кирәк төзелмәсен сөйләмдә куллана белү. Диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү;

122

Инфинитив + өйрәтте төзелмәсе.Кон.эшкә әзерлек

1

Инфинитив + өйрәтте төзелмәсен сөйләмдә куллана белү.Алган белемнәрне ныгыту, системага салу

123

Йомгаклау контроь эше

1

Үзләштергән белемнәрне гамәлдә куллана белү

124

Хаталар өстендә эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү

125

Хайваннар дөньясында

1

Диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә алу.

126

Исем. Исемгә кушымчалар ялгау

1

Исемгә кушымчалар ялгану тәртибен үзләштерү, сөйләмдә куллана белү. Диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә алу;


127

БСҮ. "Минем дүрт аяклы дустым" темасына хикәя язу

1

Конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү; өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;


Сәламәт тәндә - сәламәт акыл(13сәг.)


128

Сүзлек диктанты.Сәламәтлек-иң зур байлык

1

Тән әгъзаларының исемнәрен белү, табибка кайсы җирең авыртуын әйтә алу; фикерләү сәләтен үстерү. Спортка кызыксыну уяту

129

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

1

Монологик сөйләмдә бәйлек һәм бәйлек сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап,үз фикереңне төгәл җиткерә белү;


130

Теркәгечләр.Тезүче теркәгечләр

1

Тезүче теркәгечләрне таный белү;сөйләмдә куллана алу;төрле спорт түгәрәкләренә йөрү турында әңгәмә кора алу

131

Ияртүче теркәгечләр

1

Ияртүче теркәгечләрне таный белү;теркәгеч-не кулланып, сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген сөйли алу

132

БСҮ. "Минем яраткан спорт төрем"

1

Рәсем буенча сораулар төзи белү;дустыңны стадионга футбол уйнарга чакыра белү,тренер белән әңгәмә кора алу.Көнкүреш, даими ситуацияләрдә әңгәмә кора алу;

133


Олимпия уеннары

1

Дустыңа спорт түгәрәгенә язылырга киңәш бирә белү.Кышкы спорт төрләре темасына әңгәмә кора алу,спорт белән шөгыльләнергә омтылыш булдыру

134

Инфинитив+кирәк төзелмәсе. Кон.эшкә әзерләнү

1

Инфинитив+кирәк, ярый, тиеш, мөмкин, ярамый төзелмәләрен сөйләмдә куллана алу; Өй эшләрендә үзеңә булышырга сорый, нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә белү. Эшләргә теләк уяту


135

Контроль эш

1

Үзләштергән белемнәрне гамәлдә куллана белү


136

Хаталар өстендә эш

1

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү


137

Көндәлек режим

1

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү;вакытны сорый һәм әйтә белү.Көндәлек режимның әһәмияте турында әңгәмә кора алу. Диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү;


138

Б.С.Ү.Ямьле җәй җитте

1

Җәйге планнар турында сөйли алу


139

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Алган белем-күнекмәләрне ныгыту, системага салу.


140

Йомгаклау


1

Алган белем-күнекмәләрне ныгыту, системага салу. Диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә алу.Нәтиҗә ясау

Барлыгы: 140сәг


Контроль эшләр



Предмет

Сыйныф

Еллык сәгать саны

Атналык сәгать саны

Тикшерү эшләренең саны


Контроль эш

Мөстәкыйль эш.

Тест

сочинение

Сүзлек диктанты

Рәсем буенча хикәя язу

Проект эше

Изложение

Диктант


Тат. теле

6

140

4

5

4

2

2

4


4

2

1

2


2 нче номерлы приказ белән 2012

Уку - укыту методик комплекты һәм өстәмә әдәбият

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият һәм электрон ресурслар


Укучылар өчен әдәбият

Программа: Хәйдәрова Р.З.,Малафеева Р.Л."Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар"Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан,2011

  1. Дәреслек: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешаларының 6нчы сыйныфлары өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен) / Р. З. Хәйдарова, З.Р. Нәҗипова, Казан: "Татармультфильм" 2014 нче ел.

  2. Мультимедиа - диск.Р.З.Хайдарова.2011.


1. А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008

2. Гыйльманова Д.М. 5-9 сыйныфларның рус төркемнәрендә укучы балаларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен контроль биремнәр. Яр Чаллы, 2008.

3. Р.Р.Нигматуллина «Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык». Морфология. В 2-х частях Яр Чаллы, 2009.

4. Р.Н.Фатыйхова "Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар" Казан, "Гыйлем" нәшрияты2009

5. Р.Р.Нигъмәтуллина "Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр"Казан, Мәгариф нәшрияты, 2004

6. Ф.Ф.Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, "Мәгариф", 2008.

7. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары

8. язык

9. 0.

1. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләренең 6нчы сыйныфлары өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен) / Р. З. Хәйдарова, З.Р. Нәҗипова, Казан: "Татармультфильм" 2014 нче ел.

2. Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010

3. Н.М..Хәсәнова «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы» Яр Чаллы, 2010








Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

1. Дәреслектәге «Үз-үзеңне тикшер!» биремнәре

2. «Татарча да яхшы бел». Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм тестлар. Рус телендә урта гомуми белеем бирүче мәктәп укучылары ѳчен ярдәмлек. Казан. Мәгариф, 2006

3. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары ѳчен. Казан-Тарих, 2003


Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Эш төрләре

Сыйныфлар





5

6

7

8

1.

Тыңлап аңлау (минутларда)

2

2

3

3

2.

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

7

8

9

10

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

8

9

10

12

Сүзлек диктантының күләме

Сыйныфлар

Сүзләр

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

12 - 15 сүз

15 - 17 сүз

18 - 20 сүз

22 - 25 сүз

25 - 28 сүз

28 - 33 сүз

33 - 35 сүз


Диктантның күләме һәм аны бәяләү.


Сыйныфлар

Уку елы башында

Уку елы ахырында

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

35 - 40 сүз

45 - 50 сүз

55 - 56 сүз

65 - 75 сүз

80 - 90 сүз

95 - 105 сүз

110 - 120 сүз

40 - 45 сүз

50 - 55 сүз

60 - 65 сүз

75 - 80 сүз

90 - 100 сүз

105 - 115 сүз

115 -125 сүз

Изложениеләрнең күләме


Сыйныфлар

Уку елы башында

Уку елы ахырында

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

55 - 65

70 - 80

90 - 95

110 - 120

130 - 140

150 - 160

175 - 180

65 - 75

85 - 95

100 - 110

120 - 130

140 - 150

165 - 175

190 -210


Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны.


Эш төрләре


Сыйныфлар


Сүзлек диктанты


Диктант


Изложение


Сочинение

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

1

1

1

-

-

-

2

1

1

1

-

-

-

-

1

1

1

Йомгаклау билгесе.

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.



Контроль эш

I чирек

1 нче вариант
1. Тәрҗемә итегез.
наша библиотека -
его книга-

твоя тетрадь-

2. Тиешле кушымчаларны куегыз.
а) Минем көндәле( к)… … начар билгеләр юк.
б) Мин мәктәп китапханә… … кызыклы китап алдым.
в) Синең апа… … исеме ничек?

3. Как скажете о том, что:

- вы сегодня идете в библиотеку;

- ты любишь читать книги о животных;

- домашнее задание надо записывать в дневник;


4. Җөмләнең парларын табыгыз
1. Җәй җиткәч, саклап тотарга кирәк.
2.Уку-язу әсбапларын җиләк җыярга урманга бардык.
3. Мәктәп бакчасында бәйрәм 30 нчы августта була.

5. Спросите у друга:

- сколько стоит эта книга;

- чья эта книга;

- нужна ли ему эта книга.

2 нче вариант


1. Тәрҗемә итегез.
моя ручка-

Ее сумка-

Твой класс-

2.Тиешле кушымчаларны куегыз.

а) Көз көне без бакча… … күп алма алып кайттык.
б) Аның дус(т) … … 13 яшь.
в) Безнең кабинет … … яңа компьютер куйдылар.

3. Как скажешь о том, что:

- я сегодня получил «5»;

- у меня в дневнике только хорошие отметки;

- нельзя забывать дневник.

4. Җөмләнең парларын табыгыз.
1. Бүген ул дәреслектән өй эшен һәрвакыт язарга тиеш.
2. Укучы көндәлегенә маҗаралы китаплар күп.
3. Мәктәп китапханәсендә кызыклы әкият укыды.

5. Спросите у друга:

- о чем эта книга;

- любит ли он читать книги ;

- какая его любимая книга

III чирек

  1. Җөмләләрне дәвам ит.

  1. Табигать ул - ......

  2. Без - табигать балалары, шуңа күрә ......

  3. Табигать бай, ләкин .....

  4. Табигатьне сакларга кирәк, чөнки .......

  1. Как скажешь о том, что:

-нельзя разжигать костёр в лесу;

-нельзя оставлять мусор;

-нельзя ломать деревья?

  1. Схема буенча диалог төзе.

  • сорау

  • җавап

  • Киңәш

  • Килешү

  1. Табигатьне саклау өчен нишләргә кирәк? Нинди киңәшләр бирер идең?


Еллык контроль эш



  1. Сүзләрне тәрҗемә итегез.

а) Беречь здоровья-_

Интересное увлечение-

Спортивный кружок -

Плохая привычка

Полезный совет

б)возле дома -

к школе -

через дорогу -

за парком - _

вдоль дороги -

2. Сәламәт булу кагыйдәләрен дәвам ит.

-Сәламәт булу өчен,

-Сәламәт булу өчен,

-Сәламәт булу өчен,

3. Вы хотите узнать:

-какие кружки есть в вашей школе;

-какой спорта ему (ей) нравится;

-кто занял первое место по волейболу;

-нельзя дорогу переходить на красный свет?

4. Тиздән җәйге каникуллар. Үзегезнең җәйге каникулга планнарыгыз турында языгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал