7


  • Учителю
  • Урок на тему 'Урок аралашуны тикшеру'

Урок на тему 'Урок аралашуны тикшеру'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сораулар. 4 класс

1.Сезнең гаиләдә ничә кеше? Алар кемнәр? Әбиең яки бабаң сезнең белән бергә яшиме? Алар кайда яшиләр? Синең әбиеңә ничә яшь? Бабаң буш вакытта нишләргә ярата? Сезнең гаиләдә тәмле ризыкларны кем пешерә? Әтиең кайда һәм кем булып эшли? Әниең эшлиме яки бала белән өйдә утырамы? Кемне күбрәк яратасың:әтиеңнеме, әниеңнеме? Ни өчен? Апаң бармы? Ул кайда укый? Аңа ничә яшь?

2. Сезнең өегездә нинди йорт хайваннары бар? Аларны ничек карыйсыз? Алар нинди? Аларга ашарга нәрсә бирәсез яки алар нәрсә ярата? Ничек (нәрсә белән) уйнарга ярата? Сез песине (этне) кайдан алдыгыз? Бүләк иттеләрме? Сез алар белән саф һавада йөрисезме? Урамга еш чыгасызмы? Синең этең усалмы, тешлиме? Ул нинди командалар белә? Сезнең песи тычкан тотамы яки тычканнан куркамы?

3. Синең туган көнең кайчан: (кышынмы яки җәенме)? Син ничәнче елда тугансың? Хәзер сиңа ничә яшь? Син туган көнеңә кемнәрне чакырасың? Сине кемнәр котлыйлар? Сезгә нәрсә телиләр? Сез анда нишлисез? Туган көндә сиңа дусларың (туганнарың) нинди бүләкләр бирәләр? Туган көн сезнең өчен ул нәрсә? Бүләк бирергә һәм алырга яратасыңмы?

4. Сез өйдә әти-әниеңә булышасызмы? Ничек булышасыз? Сезнең өйдә кем кемгә булыша? (ө/э эшләргә һ.б.) Сез аларга бакчада булышасызмы? Анда нишлисез?

5. Сезнең буш вакытыгыз күпме, азмы? Ни өчен? Буш вакытыгыз булса, сез нишләргә яратасыз? Сез нинди түгәрәкләргә йөрисез? Буш вакытны файдалы үткәрәсезме?

Спорт белән шөгыльләнәсеңме?

6. Синең якын дустың бармы? Аның исеме ничек? Ул нинди дус? Ул сиңа булышамы? Ә син аңа булышасыңмы? Сез буш вакытта бергә нишлисез? Сез кайчан һәм кайда дуслаштыгыз? Дустыңның нинди сыйфатлары ошый? Дустың нәрсә белән кызыксына?

7. Син кайда укыйсың? Классың турында сөйлә әле. (ничә малай, ничә кыз укый; ничек укыйлар, нинди бәйрәмнәр үткәрәсез), Мәктәптә уку ошыймы? Сезнең сыйныф җитәкчегез кем? Нинди китаплар укырга яратасыз? Китапханәгә еш йөрисезме?

8. Син нинди шәһәрдә тугансың? Нинди урамда торасыз? Яр Чаллы - нинди шәһәр? Анда нинди йортлар төзиләр? Сез нинди урыннарда ял итәсез? Яр Чаллыда сезгә нинди урын ошый? Әгәр сезгә башка шәһәрдән кунакка дустың килсә, сез аның белән кая барачаксыз? Нинди истәлекле урыннарны беләсең?

9. Ничә ел фасылы бар? Сиңа нинди ел фасылы күбрәк ошый? Ни өчен? Күбәләкләр кайчан оча башлый? Кошлар көзен нишлиләр? Син нишләргә яратасың: кышын тимераякта шуарга яки җәен елгада су коеныргамы?

10. Җәйге каникуллар кайчан башлана һәм кайчан бетә? Җәйге каникулда ничек ял итәсез? Урманга еш йөрисезме? Анда нишлисез? ашарга ярый? Җәй сезгә ошыймы? Нәрсә белән ошый? Безнең урманнарда нинди агачлар үсә?

11. Сез нинди һөнәрләр беләсез? Сезгә нинди һөнәрләр ошый? Үскәч, кем булырга телисез? Сезнеңчә, нинди һөнәр яхшырак? Укытучы (табиб, төзүче һ.б.) нишли? Сезнең әниегез кем булып эшли?

12. Универсиада турында нәрсәләр беләсең? Ул кайчан һәм кайда булачак? Анда кемнәр катнаша?

13. Авылыгыз бармы? Анда кемнәр яши? Авылыгыз нинди? Сиңа анда ошыймы? Авылга еш кайтасызмы? Әби-бабайга ничек булышасың? Авылыгыз шәһәргә якынмы?


8-9 класс укучылары белән аралашуны оештыру өчен темалар.

  1. Гаиләгездә ничә кеше бар? Алар кемнәр? Алар турында нәрсә сөйли аласыз?

  2. Өегездә нинди йорт хайваннары бар? Аларны ничек карыйсыз? Алар нинди? Нигә аларны өйгә алдыгыз?

  3. Гаиләгездә бәйрәмнәрне ничек үткәрәсез? Сиңа бәйрәмнәр ошыймы? Нигә?

  4. Туган көнең ничек үтә? Кемнәр киләләр? Сез анда нишлисез?

  5. Син әти-әниеңә ничек булышасың?

  6. Буш вакытыгызны, ял көннәрегезне ничек үткәрәсез? Түгәрәккә йөрисеңме?

  7. Якын дусларың бармы? Аларга ничә яшь? Нәрсә белән кызыксыналар? Бергә ничек ял итәсез?

  8. Әби-бабаларың бармы? Алар кайда яшиләр? Аларга булышасыңмы?

  9. Син кайда укыйсың? Классың турында нәрсә сөйли аласың?

  10. Туган шәһәрең турында нәрсә сөйли аласың? Кайларда булырга яратасың? Нинди истәлекле урыннарны беләсең?

  11. Туган як табигате турында сөйлә. Урманы, елгасы... Урманга барасызмы? Анда нишлисез? Табигатьне яратасыңмы?

  12. Авылыгыз бармы? Ул нинди? Сиңа анда ошыймы? Авылга еш кайтасызмы? Әби-бабайга ничек булышасың?

  13. Нинди китаплар укыйсың? Нигә китаплар укырга кирәк?

  14. Җәйге каникулыңны ничек үткәрәсең?

  15. Спорт белән шөгыльләнәсеңме? Кайда, нинди түгәрәккә йөрисең? Сиңа ошыймы? Универсиада турында нәрсәләр беләсең?

  16. Бүләк бирергә һәм алырга яратасыңмы? Кемгә бирәсең?

  17. Нинди ел фасылларын беләсең? Кайсы ошый, нигә?

  18. Мәктәптә уку ошыймы?

  19. Кибетләргә, базарга еш йөрисеңме? Нәрсәләр сатып аласың? Бәяләр турында нәрсә беләсең? Кем белән йөрисең?

  20. Бакчагыз бармы? Булса ул нигә кирәк? Анда нишлисез? Нәрсәләр үстерәсез?

  21. Нинди чит илләргә чыкканың бар? Анда сиңа нәрсә ошады?

  22. Сабантуй бәйрәмендә булганың бармы? Анда нишлиләр? Сиңа анда нәрсә ошады?

23.Сиңа нинди һөнәрләр ошый?





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал