7


  • Учителю
  • План урока по татарскому языку на тему Антонимнар (3 класс)

План урока по татарскому языку на тему Антонимнар (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Тема: Антонимнар

Максаты: капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне таный һәм куллана белү күнекмәсен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • метапредмет - чагыштырып нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру;

  • предмет - антонимнарны куллана белү;

  • шәхескә кагылышлы - төркемнәрдә аралашуның әһәмиятен аңлап шөгыльләнү.

Дәрес барышы

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1. Уңай хәләт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Имин булсын көнегез! слайд

Җавап:

Укытучы: Мин сезгә уңышлар телим. Утырыгыз! ..

2. Өй эшен тикшерү

Укытучы: Өй эшен тикшерәбез. 66 нчы күнегү. слайд

67 нче күнегү. Нинди сүз килеп чыкты?

Җавап: Омоним.

3. Актуальләштерү.

Укытучы: Нәрсә ул омоним? слайд

Җавап:Әйтелеше һәм язылышы бер үк, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр. Слайд

Укытучы: Хәлләрегез ничек? слайд

Җавап: Яхшы, әйбәт, шәп, искиткеч! слайд

Укытучы: Болар нинди сүзләр? Слайд

Җавап: Синонимнар . слайд

Укытучы: Нәрсә ул синоним? Слайд

Җавап: Бер үк яки охшаш мәгънәле сүзләрне синонимнар диләр. Слайд

4. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Слайдтагы рәсемгә карагыз. Слайд

1) Рәсемдә кемнәр бар?

2) Алар нишлиләр?

3) Балалар һәм әби белән бабай нинди?

4) Рәсемдә нәрсәләр бар?

5) Алар нинди? ...............Слайд

Җавап: 1 нче нәтиҗә. Алар капма-каршы мәгънәле сүзләр.

Нәтиҗә ясала.

Укытучы: 2 нче нәтиҗә. Димәк, капма-каршы мәгънәле сүзләр, ничек атала?

Җавап: Антонимнар. Слайд

Укытучы: Дәреслектәге нәтиҗәне укыгыз, сез чыгарган нәтиҗә белән туры киләме?

Җавап: Әйе. (кагыйдә укыйлар) 40бит.

У к у м ә с ь ә л ә с е.

Укытучы: Бүген дәрестә нәрсә эшләрбез?

Җавап: Антонимнарны кулланырга өйрәнербез.





II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

5) Яңа тема өйрәнү. 1 нче бирем. (Төркемнәрдә эшләү) Слайд

Укытучы: Мәкальләрне укы. Антонимнарны тап, асларына сыз.

  • Аз сөйлә - күп эшлә.

  • Башланган эш - беткән эш.

  • Тырышлык зурлык, ялкаулык - хурлык.

  • Ялкау кеше - ярты кеше, уңган кеше - алтын кеше.

  • Алга бар, артка кара.

Укытучы: Бу мәкалләр безне нәрсәгә өйрәтә?

Җавап: Тырыш, белемле, эшлекле, акыллы булу өчен , һәр эшләгән эшне уйлап башкарырга тиеш.

2 нче бирем. (парлап эшләү)

Укытучы: Дәреслектәге 70 нче күнегү. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп укы.

Апа былтыр киткән иде,

Быел кайтты елкадан.

Ә мин былтыр яткан идем,

Быел тордым йокыдан.

3 нче бирем. Ысул чыгару.

Укытучы: Антонимнарны тану өчен нишлисез?

Җавап: Ысул :

  • сүзне укыйбыз;

  • мәгънәләрен чагыштырабыз;

  • сүзнең капма-каршысын ачыклыйбыз;

  • нәтиҗә ясап, сүзтезмәдә кулланабыз. слайд

6) Ныгыту.

Укытучы: Биремне укыгыз. Ничек эшләрсез?

Җавап: Ысул кулланып

  1. нче бирем. Җөмләне язып бетер.(чиратлап) Слайд





  • Агач биек, ә куак _______ .

  • Кар ак, ә җир ______ .

  • Җәй җылы, ә кыш _______ .

  • Шәһәр зур, ә авыл _______ .

7) Ял итү. Физкультминут. Укучылар, хәрәкәтләр ясап, 71 нче күнегүдәге шигырьне сөйлиләр.

5 нче бирем. Сүзләрнең антонимнарын яз һәм тәрҗемә ит (парлап эшләү)

килә -

кия -

бара -

ала -

6 нчы бирем. 72 нче күнегү. Табышмаклар чишү. Слайд

  • Ак җир, кара тап,

Нәрсә булыр, уйлап тап. (китап)

  • Төнлә калка,

Көндез ята. Ул нәрсә? (ай)

  • Ул булса, көн була.

Ул булмаса, төн була. (кояш)

  • Алтын китте, көмеш килде (ай-кояш)

  • Көзен туа, язын үлә.(боз)

  • Гәүдәсе бар - җаны юк,

Үзе эшләпә кигән.(гөмбә)





8) Үз аллы эш.

7 нче бирем. Кроссворд чишү. слайд

Сүзләрнең капма-каршыларын яз.

Нинди сүз килеп чыкты? (Антоним)

  1. Ак.

  2. Зур.

  3. Пычрак.

  4. Кыска.

  5. Ерак.

  6. Яңа.

  7. Каты.





8 нче бирем. Таблицаны тутыр. слайд

зур -дәү, батыр - кыю, белемле - надан, гүзәл - нәфис, кыш - җәй, тирән - сай





III Рефликсия(дәрес нәтиҗәсе). слайд

1. Нәрсә белдек?

Ничек белдек?

2. Бәяләү.

  1. Өй эше.

  • Дәреслектәге 73 нче күнегү. Антонимнар кулланып, дәреслекнең 39 нчы битендәге рәсем буенча җөмләләр яки хикәя төзеп язарга.

  • Антонимнар кергән 5-10 мәкаль язып килергә



























































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал