7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку для 7 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 7 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



АҢЛАТМА ЯЗУЫ



7 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1."Төп гомуми белем бирү мәктәбе рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ."- Казан 2013.Төзүче-авторлары: Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М.Әхмәтҗанов

2."Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы"(1 - 11 нче сыйныфлар) Казан -2014. Төзүче-авторлар:Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.

3.Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәре «1 нче гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына укыту планына нигезләнеп төзелде.



Укыту предметына гомуми аңлатма.

Татар теле укыту максатлары һәм бурычлары: урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге:

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге:

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.



Тәрбияви максатның эчтәлеге:

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге:

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.



Предметның укыту планында тоткан урыны: эш программасы мәктәпнең 2016-2017 нче уку елына уку-укыту планы нигезендә татар теле атнага 2 сәгать исәбеннән,елга 70 сәгать укыту каралган.

Арадаш аттестация эше: йомгаклау контроль эше

Укыту дәрәҗәсе: база

Эш программасы үтәлү вакыты: 1 ел

Мәктәпнең эш режимы: бер сменада 6 көнлек уку атнасы



Предмет укытуның кыйммәте: татар теленә предмет буларак төшенү. Татар телен өйрәтү процессы бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итү.



Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре:

Федераль дәүләт белем стандартларында белем бирү система¬сының төп үсеш юнәлеше - системалы-эпгчэнлекле юнәлеш, ә си¬стеманы барлыкка китерә торган төя компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлар, дәрес барышы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. - бар да бер максатка - нәтиҗәгә хезмәт итә.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньяда мөһимлеге турында күзаллау формалаша. Татар мәдәниятенең аерым үрнәкләре белән танышу рус телле укучыларда башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята һәм укучыларга үз халкының мәдәниятен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Укытуның предмет нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, рус телле укучы¬лар татар теленнән түбәндәге предмет нәтиҗәләренә ия булырга тиеш: - коммуникатив компетенциягә (аралашу осталыгына) ия булу, ягъни татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү;

- коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү; арала¬шуның вербаль Һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- «Татар теле» фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу, татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, укучының үзенә һәм әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

-шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата их¬тирамлы карашта булу һәм аны яхшы ойрәнү теләгенә ия булу;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

-текстлардагы төрле тормыш ситуадияләренә һәм геройлар¬ның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;

-гаилә, туган ил, туган җир, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү; укучыда башкаларга карата түземлелек, кайгырту-чанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирү баскычында укучыларда киң мәгълүъматлы җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр; хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион тех-нологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыта; презентация материаллары әзерләп, зур булма¬ган аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерә; укучылар¬да, компьютер яисә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрнең; башка чаралары белән эш иткәндә сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре камилләшә.

Бу чорда татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү¬гә, шулай ук чынбарлыкта килеп туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль (танып белү, регулятив, коммуникатив) уку гамәлләрен формалаштыруны дәвам иттерүгә хезмәт итә.

Төп гомуми белем бирү баскычында укучыларның түбәндәге универсаль уку гамәлләренә ия булуы күзаллана.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фи¬керли белү;

-иҗади һәм эзләнү төрендәге проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру;

-объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак бил¬геләрне табу;

-тәп мәгълүматны аерып алу, укылган яки тыңланган мәгълү¬матның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-тиешле мәгълүматны табу өчен энциклопедия, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләренә ия булу;

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

-укудагы уңышларның, уңышсызлыкларвың сәбәбен анлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;

-ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры ки¬лерлек җавап бирә белү;

-әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

-әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

-аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эм-патия хисләре);

-парлап һәм төркемдә эшли белү;

-мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу.





Укыту программасының эчтәлеге



Бүлекләр.

Темалар.

Сәг. саны

1



































2

Белем һәм тормыш.



































Без бергә ял итәбез.

Хикәя фигыль. Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең җөмләдәге функциясе.

Хикәя фигыльнең билгеле киләчәк заман формасы.

Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль.

Хәл фигыльнең 4 нче формасы (-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче белән таныштыру. Хәл фигыльнең 1, 2, 3 нче төр формалары (-ып/-еп, п; -гач/-гәч, -кач/-кәч; -а/-я) кабатлау, аларны сөйләмдә куллану.

Хәл, хәлнең сораулары

Хәл, аны билгеләү, хәлнең җөмләдәге урыны.Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын белдерә торган аналитик фигыльләр (укый башлады, укып ята, укып бетерде) белән кушма фигыльләр.

Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, сөйләмдә куллану.

Боерык фигыль. Боерык фигыльнең зат\сан белән төрләнеше. Боерык фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасын сөйләмдә куллану һәм аера белү. Боерык фигыльләрдә басым үзенчәлеге.



«Буш вакыт» темасына караган лексик-грамматик материал. Ия белән хәбәр арасындагы сызык. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен тотышы турында сөйләшү, бәя бирү. Теркәгечләр. «Минем буш вакытым» темасына сөйләшү. Исем фигыльнең барлык, юклык формасы. Кереш сүзләр. «Ялгыш адым» шигырендәге лексик-грамматик материал. «Нәрсә ул егетлек?» проблемасы буенча лексик грамматик материал. Бездәге үрнәк сыйфатлар. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. «Безнең йортның подъезды» темасына сөйләшү.





17



































23

3

Өлкәннәр һәм кечкенәләр.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Татар җөмләсендә сүз тәртибе

Аергыч.

Тәмамлык.

Исем фигыльнең килеш белән төрләнеше.

Кисәкчәләр. Тәрҗемә аша кисәкчәләрнең семантик мәгънәләре белән танышу (да/дә, та/тә; гына/генә, иң, бит, инде).

Алмашлыклар төре. Билгеләү алмашлыклары

17

4

Без Татарстанда яшибез.

Фигыль формалары

Үз фикереңне белдерү формалары (риза (түгел), килешәм (килешмим), мин дә шулай уйлыйм, минемчә бу шулай һ.б. сүзләр белән танышу. Татарстанның географик урыны, климаты, байлыклары. Татарстанның сәнәгате. «Без Татарстанда яшибез» темасы буенча сыйләшү. Теләк белдерү формалары, теләк фигыль. Максат белдерү формалары. Атаклы композитор Сара Садыйкова.













13







Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре.

Укучының төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла.

Тыңлап аңлау.

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм.

Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм.

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку.

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу.

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

Конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхсиһәмофициальхатлар, котлауларһ.б.) язабелү;үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;



Грамматик минимум

  1. Ясалышы буенча сыйфат төрләре.

  2. Рәвеш төркемчәләре.

  3. Теләк фигыльнең 1нче зат берлек һәм күплек сан формалары.

  4. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

  5. Хәл фигыль белән таныштыру.

  6. Исем фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

  7. Җыючы (һәм, да-да, та-та,ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

  8. Ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

  9. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

  10. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.



Укыту-тематик план



Төп темалар

Сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны.







Диктант

Контр.эш

Сочинен.

Изложен.

Йомгаклау конт.эше

1

Белем һәм тормыш

21



1



1



2

Без бергә ял итәбез

20



1







3

Өлкәннәр һәм кечкенәләр

17

1

1







4

Без Татарстанда яшибез

13





1



1



















Контроль эшләр үткәрү графигы

Чирек

Дәрес №



Тема

Үткәрү вакыты

1 чирек

6

17

Кереш контроль эш

Изложение



2 чирек

28

Контроль эш



3 чирек

40

50

Контроль эш

Контроль диктант





4 чирек

61

67

Сочинение

Арадаш аттестация эше



Белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләрне бәяләүнең нормалары hәм критерийлары

5-9 нчы сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар





5

6

7

8

9

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

0,8-0,9 минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут

2.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

4

4

4

5

3.

Язу:













сүзлек диктанты

8-10 сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз



Сочинение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә



Изложение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә



Контроль язма эш күләме

50-55 сүз

55-60 сүз

60-70сүз

70-80 сүз

70-80 сүз

































Календарь- тематик план.



Дәрес темасы.

Сәг.

саны

Эш төрләре

Көтелгән нәтиҗә.

Үтәлү вакыты

I

Белем һәм тормыш.

17



Предмет

Метапредмет УУГ

Шәхси УУГ

План

Факт

1







"Яңа уку елы" темасы буенча лексик-грамматик материал.

1







Группада эш

Татар теленең грамматик кагыйдәләрен искә төшерү

Р.Үз эшеңне бәяли белү.

Т.б.Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Укуның кирәклеген аңлау

3.09





2



Сыйфатлар ясалышы.

1

Тактада эш, таблица

Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгели белү.

Р.Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу

5.09



3



Хикәя фигыльнең заман формалары.

1

Тактада эш

Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Барлык һәм юклык формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Р. Уку хезмәтеңдә үзеңә максат кую.

Т.б Фигыльләрне аера белү.

К.Үз фикереңне төгәл әйтү



10.09



4









Билгеле үткән заман хикәя





1

Группада эш

Барлык һәм юклык формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Р. Уку хезмәтеңдә үзеңә максат кую.

Т.б Фигыльләрне аера белү.

К.. Ү з фикереңне төгәл әйтү

иптәшең фикерен тыңлый белү.

17.09



5

Кереш контроль эш







1

таблица белән эш

Мөстәкыйль эш



Билгесез үткән заман хикәя фигыльне гамәли үзләштерү.



Р.эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

К. тел нормаларын саклап диалог төзи белү.

Т.б.эзләнү методларын куллану





Кереш контроль эш

19.09



6

Хаталар өстендә эш. Билгесез үткән заман хикәя фигыль. фигыль

1



Билгесез үткән заман хикәя фигыльне гамәли үзләштерү

Р. Уку хезмәтеңдә үзеңә максат кую.

Т.б фигыльләрне аера белү.

К.. үз фикереңне төгәл әйтү







.

Иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү

24.09



7

Хәл фигыль.

1

таблица

Хәл фигыльнең 1, 2, 3 нче төр формалары ясалу ысулларын (-ып/-еп, п; -гач/-гәч, -кач/-кәч; -а/-я) кабатлау, сөйләмдә куллану (6-7)

Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

хезмәткә ихтирам тәрбияләү



26.09



8









Хәл фигыльнең формалары.







1











Тактада эш

Хәл фигыльнең 4 нче төр формасы (-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче) белән танышу, аларны сөйләмдә тану, аңлап куллану.

Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү

1.10



9

Хәл фигыльнең формаларын сөйләмдә куллану.





1





Хәл фигыльне кабатлау.

Р. Уку хезмәтеңдә үзеңә максат кую.

Т.б фигыльләрне аера белү.

К.. үз фикереңне төгәл әйтү

Иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү

3.10



11

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1



Боерык фигыльнең зат\сан белән төрләнеше. Боерык фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасын сөйләмдә куллану .

Р. Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү.

Т.б.эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясый белү.

К.әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру, аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

8.10



12

Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын белдерә торган аналитик фигыльләр.

1

әңгәмә

Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын белдерә торган аналитик фигыльләр (Укый башлады, укып ята, укып бетерде) белән кушма фигыльләр төзү

Р. Укыту эшчәнлеген оештыра белү.

Т.б.уку эшчәнлегенә нәтиҗә ясау.

К.Укытучының сөйләмен аңлап язу.

Иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү

10.10



13

Рәвеш төркемчәләре.

1



Саф рәвешләр (тиз, акрын, җәяү һ.б.) һәм вакыт рәвешләре (иртәгә, бүген, җәен, кичен

Р. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.үзбәя куя белү.

К.сорау куеп җавап бирә белү

Уңай мөнәсәбәтле укучы карашы тәрбияләү

15.10



14





Сәбәп рәвеш.





1







Ситуатив күнегүне башкара,. исемнәрнең зат- санын, килешен билгели белү..

Р. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.үзбәя куя белү.

К.сорау куеп җавап бирә белү

Иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү

17.10



15







Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.



1

таблица белән эш.



-чы,-че исем ясагыч кушымчаларны гамәли куллана белү.

Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү

22.10



16

"Инфинитив + кирәк" төзелмәсе.





1

Тактада эш

Эш эшләргә киңәш бирә белү.

Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

хезмәткә ихтирам тәрбияләү



14.10



17

Изложение"

1





Р.Бурычларны куя белү.

Т.б. нәтиҗә ясый белү.

К.Сорау куя , җавап бирә белү



24.10



II

Без бергә ял итәбез



23

















18

Хаталар өстендә эш. Сыйфат фигыльнең заман формалары: хәзерге заман

1



Таблица белән эш

.\Транскрипция билгеләре белән яза белү..

Р.Үз эшеңә контроль ясый белү.

Т.б.теманы аңлап язма сөйләм оештыру.

К.Эзлекле сөйли белү.



29.10



19

Үткән заман сыйфат фигыльнең заман формалары

1



Үткән заман сыйфат фигыльнең -ган/-гән, -кан/-кән формаларын сөйләмдә тану һәм куллану.

Р.Үз эшеңә контроль ясый белү.

Т.б.теманы аңлап язма сөйләм оештыру.

К.Эзлекле сөйли белү.



7.11



20

Сыйфат фигыльнең заман формалары: киләчәк заман

1



Киләчәк заман сыйфат фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану.

Р.Үз эшеңә контроль ясый белү.

Т.б.теманы аңлап язма сөйләм оештыру.

К.Эзлекле сөйли белү.



12.11



21

Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланышы.

1



Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланышы.





Р. Уку хезмәтеңдә үзеңә максат кую.

Т.б фигыльләрне аера белү.

К.. үз фикереңне төгәл әйтү

иптәшең фикерен тыңлый белү

14.11



22

Җөмләнең баш кисәкләре.



1

Дәреслек белән эш

Рус теле белән чагыштырып аңлата белү.

Р. Эш тәртибен аңлапуку эшчәнлеген оештыру.

Т.б эшчәнлек процессына бәя бирү.

К.уз фикереңне белдереп сөйләм төзү.

Укучының фикерен белү

19.11



23

Ия белән хәбәр арасындагы сызык.

1

Тактада эш

Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр. Алар арсында сызык

Р. Эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыру.

Т.б эшчәнлек процессына бәя бирү.

К.уз фикереңне белдереп сөйләм төзү.

Укуның кирәклеген аңлау

21.11



24

Тезүче һәм җыючы теркәгечләр.

1





Җыючы (һәм, да/дә, та/тә) теркәгечләр белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру (

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.



26.11



25

Каршы куючы теркәгечләр.

1

группаларда эш

Каршы куючы (ләкин, ә, әмма) теркәгечләр белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.



28.11



26

Бүлүче теркәгечләр.

1

группаларда эш

Бүлүче (я, яки) теркәгечләр белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.



3.12



27

Ияртүче теркәгечләр.





1



Ияртүче (чөнки, әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.



5.12



28

Контроль эш.

1







Контроль эш.

10.12



29

Хаталар өстендә эш. Исем фигыль.

1



Исем фигыль. Барлык һәм юклык формасын сөйләмдә куллану.(49)

Р. Уку хезмәтеңдә үзеңә максат кую.

Т.б фигыльләрне аера белү.

К.. үз фикереңне төгәл әйтү



12.12



30

Исем фигыльне куллану.

1



Исем фигыльне сөйләмдә куллану

Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.



17.12



31

Фигыль ясалу ысуллары.

1



Фигыль ясалу ысуллары. Гади һәм тезмә фигыльләрне җөмләдә куллану.

Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Иптәшең фикерен тыңлый белү

19.12



32

Исем фигыльнең

килеш белән төрләнеше.

1

Тактада эш

Исем фигыльнең

килеш белән төрләнеше.

Р. Уку хезмәтеңдә үзеңә максат кую.

Т.б фигыльләрне аера белү.

К.. үз фикереңне төгәл әйтү



24.12



33









Кереш сүзләр.





1





Р.укытучы ярдәме белән максат кую.

Т.төп мәгълүматны аеру

К. тел нормаларын саклап диалог төзи белү.



9.01



34

Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланышы.

1





Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.



11.01



35

"Ялгыш адым " шигырендәге лексик-граммтик материал.







Р.Бурычларны куя белү.

Т.б. нәтиҗә ясый белү.

К.Сорау куя , җавап бирә белү



16.01



36

"Нәрсә ул егетлек " проблемасы буенча лексик-грамматик материал.







Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.



18.01



37





Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.



1

таратма материаллар

Транскрипция билгеләре белән яза, сүзләрне тәрҗемә итә белү.

Р. уку эшчәнлеген оештыра белү.

Т.б. уку максатын мөстәкыйль кую.

К. аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле

укучыкарашы билгеләү,формалаштыру.

23.01



38





Тартымлы исемнәрнең җөмләдә кулланышы.

1

тактада эш

Тартымлы исемнәрне килеш б\н төрләндерә белү

Р.эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыру.

Т.б.эшчәнлек процессында бәя бирү.

К.үз фикереңне белдереп сөйләм төзү.

Иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү

25.01



39









Үткәннәрне кабатлау.

1





Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Контроль эшкә әзерлек

30.01



40

Контроль эш.

1

Карточкалар белән эш



Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.



1.02



III

"Өлкәннәр һәм кечкенәләр".

17













41

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

дәреслек

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү.

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.

Укучының фикерен белү

6.02



42

Аергыч. Аергычның сораулары.

1

дәреслек

Рус теле белән чагыштырып аңлата белү.

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.

Сүзлек диктанты.

8.02



43

Аергычның җөмләдә кулланылышы.

1

дәреслек

Аергычның җөмләдә кулланылышын өйрәнү.

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.



13.02



44

Тәмамлык.

1

дәреслек

Тәмамлыкның сораулары буенча җөмләдән аерып карау.

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.



15.02



45

Тәмамлыкның җөмләдәге урыны.

1

дәреслек

Тәмамлыкның җөмләдәге урынын, кулланылышын өйрәнү.

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.



20.02



46

Аныклагыч.

1

Парларда эш

Тәрҗемә итү һәм җөмләләр төзү күнекмәләрен үстерү.

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.



22.02



47











Хаталар өстендә эш. Иярчен кисәкләрне билгеләү.





1



Хаталар өстендә эш. Иярчен кисәкләрен билгеләү.

Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.



27.02





48









Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше.



1





карточкалар







Р. Уку эшчәнлеген оештыра белү.

Т.б.язма сөйләм оештыру.

К.монолог төзи белү





29.02





49











Исем фигыльнең ясалышы.

1





Үз фикереңне белдерү формалары (риза (түгел), киле

Р. Уку эшчәнлеген оештыра белү.

Т.б.язма сөйләм оештыру.

К.монолог төзи белү





5.03



50

Контроль диктант "Әдәпле булу җиңелме?"

1









7.03



51

Хаталар өстендә эш.Исем фигыльнең сөйләмдә кулланышы.

1





Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.



12.03



52









Билгеләү алмашлыклары.

1





Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.



14.03



53













Билгеләү алмашлыкларының җөмләдәге урыны.

1





Алмашлыкларның тәрҗемәсен белү..

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.

Уңай мөнәсәбәтле укучы карашы тәрбияләү

19.03



54

Алмашлыкларның килеш белән төрләнеше.

1



Җөмләләрне хикәя тәртибендә урнаштыра белү..

Р. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.үзбәя куя белү.

К.сорау куеп җавап бирә белү

Дусларга карата уңай караш тәрбияләү

2.04



55

Кисәкчәләр.

1

дәреслек белән эш

Кисәкчәләр, да/дә, та/тә кисәкчәләренең тәрҗемә аша семантик мәгънәләре белән танышу

Р. Эш тәртибен аңлап уку

эшчәнлеген оештыру.

Т.б эшчәнлек процессына бәя бирү.

К.уз фикереңне белдереп сөйләм төзү.



Иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү

4.04



56

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

1

дәреслек белән эш

Кисәкчәләр; гына/генә, кына/кенә кисәкчәләренең тәрҗемә аша семантик мәгънәләре белән танышу.

Р. Эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыру.

Т.б эшчәнлек процессына бәя бирү.

К.уз фикереңне белдереп сөйләм төзү.



Иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү

9.04



57

Кисәкчәләрнең симантик мәгънәсе.

1



дәреслек белән эш

Кисәкчәләр; иң, бит, инде кисәкчәсенең тәрҗемә аша семантик мәгънәсе белән танышу

Р. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.үзбәя куя белү.

К.сорау куеп җавап бирә белү.

Диалог төзеп сөйләмгә чыгу

11.04



IV

Без Татарстанда яшибез.

13













58

"Туган ягым " темасына караган лексика

1





Р.Бурычларны куя белү.

Т.б. нәтиҗә ясый белү.

К.Сорау куя , җавап бирә белү



16.04



59

Россиядә Татарстанның географик урыны.

1





Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

К.Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.



18.04



60

Татарстанның климаты.

1





Р.Бурычларны куя белү.

Т.б. нәтиҗә ясый белү.

К.Сорау куя , җавап бирә белү



23.04



61

Сочинение "Туган җирем"











25.04



62

Хаталар өстендә эш. Киләчәк заман сыйфат фигыльләр

1



Киләчәк заман сыйфат фигыльләр

Р.Бурычларны куя белү.

Т.б. нәтиҗә ясый белү.

К.Сорау куя , җавап бирә белү



30.04



63

Теләк фигыль.

1



Теләк фигыль формасы белән танышу.

Р. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Т.б.үзбәя куя белү.

К.сорау куеп җавап бирә белү



2.05



64

Хаталар өстендә эш. Киләчәк заман сыйфат фигыльләр.

1

Таблица белән эш

Хаталар өстендә эш. Киләчәк заман сыйфат фигыльләрне сөйләмдә тану һәм куллану.

Р. Уку хезмәтеңдә үзеңә максат кую.

Т.б фигыльләрне аера белү.

К.. үз фикереңне төгәл әйтү

Диалог төзеп сөйләмгә чыгу

7.05



65

Теләк фигыль.

1

тест

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзи,. хикәя буенча күнегүләр эшли белү..

Р. Уку хезмәтеңдә үзеңә максат кую.

Т.б фигыльләрне аера белү.

К.. үз фикереңне төгәл әйтү

Татарстан республикасыны карата мәхәббәт тәрбияләү

14.05



66

Теләк фигыль формалары.

1



тактада эш

Фигыль формаларын кулланып эш куша белү.

Р. Уку хезмәтеңдә үзеңә максат кую.

Т.б фигыльләрне аера белү.

К.. үз фикереңне төгәл әйтү



16.05



67

Арадаш аттестация эше

1









21.05



68

Хаталар өстендә эш . Атаклы композитор Сара Садыйкова.

1

Атаклы композитор Сара Садыйкова турында белешмә бирү

7 нче сыйныфта үтелгән лексик -грамматик материалны белү

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.

туган телгә ихтирам тәрбияләү.

23.05



69

Максат белдерү формалары

1



7 нче сыйныфта үтелгән лексик -грамматик материалны белү

. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.

туган телгә ихтирам тәрбияләү.

28.05



70

Йомгаклау.





1



7 нче сыйныфта үтелгән лексик -грамматик материалны белү

Р. Уку хезмәтенә максат кабул итү.

Т.б.бурычларны үтәү өстендә эшләү

К.белемнәрне практикада куллана белү.



30.05











Әдәбият исемлеге

1. Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. "Татар теле. 7 нче сыйныф". Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2014 нче ел

2. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар», Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.

3. Хәйдәрова Р.З., Р.Л. Малафеева,«Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар», Казан, 2014нче ел.

4. Хәйдәрова Р.З., Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 1-9нчы сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). - Казан, «Татармультфильм», 2014нче ел.

5. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. - Яр Чаллы, 2014нче ел.

6. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. - Казан, «Мәгариф», 2008нче ел.



Өстәмә әдәбият

1. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. - Казан, Гыйлем нәшрияты, 2009нчы ел.

3. Насибуллина Р.Н. «Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов». - «Мәгариф» нәшрияты, 2007нче ел.

4. Максимов Н.В. «Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология. «Укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2004нче ел.

Интернет ресурслар

1. adiplar.narod.ru/

2. shigriyat.ru/

3.www.tatknigafund.ru/

4. miras.belem.ru/</</span>

5. www.tugantelem.narod.ru/













Татар теленнән укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты - Татарстан Республикасында дәүләт телләренең берсе дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә ала торган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистика фәне кешеләрне координатив (ана телендә һәм өйрәнә торган башка телдә хатасыз аралашу), су-бординатив (ана телендә хатасыз, өйрәнә торган телдә хаталар җибәрү фараз ителә) һәм катнаш типларга (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) аерып карый. Программа авторлары рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы шәхесләр формалаштыруда күрәләр. Ягъни рус телле балалар язма һәм телдән аралашу процессында хаталар җибәрсәләр дә, аларның программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белүләре таләп ителә.

Чит телләр укыту методикасында белемнәрне тикшерү өчен, «ком-муникативно-достаточный уровень - аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный уровень - аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә» төшенчәләре бар (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга «4», «5»ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга «3», «2»ле билгеләре куела. Ягъни үзләштерү коэффициенты 0,7 булса - «3»ле, 0,8-0,9 булса - «4»ле, 0,9 - 1 булса - «5»ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Үк = а: р, монда Үк - үзләштерү коэффициенты, а - дөрес үтәлгән биремнәр саны, р - барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора, ди. Укучы 5 хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты болай исәпләнә: 15 : 20 = 7,5. Укучы «4»ле билгесе ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде, ди. Укучы 4 күнегүдә сөйләм максатын дөрес аңлап аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты болай була: 4:5 = 0,8. Укучы «4»ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләр нинди дә булса грамматик категорияне үзләштерү дәрәҗәсе белән генә билгеләнми, ә программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.



Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Сүзлек диктанты 18-22 сүздән тора.

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә "5" ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә "3"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә "2"ле куела.

Сочинениеләрне бәяләү:

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылмаган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 6дан артык орфографик, 6дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү:

Бирелгән ситуция яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуция яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуция яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.



Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.





Контроль эшне бәяләү





"5" билгесе куела: 78 - 100 % үтәлешкә

"4" билгесе куела: 56 - 77 % үтәлешкә

"3" билгесе куела: 35 - 55 % үтәлешкә

"2" билгесе куела: 0 - 34 % үтәлешкә



2"

0 - 15 балл

0 - 34 %

"3"

16 - 24 балл

35% - 55%

"4"

25 - 34 балл

56% - 77%

"5"

35 - 44 балл

78% - 100%





Эш программасына төзәтмәләр кертү бите



Класс



Дәрес темасы

План буенча үткәрү вакыты

Төзәтмәләр кертүнең

Сәбәбе

Төзәтмәләр кертү чаралары

Фактта үткәрү вакыты





































































































































































































33





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал