7


  • Учителю
  • М. Мәһдиевнең биографиясе һәм иҗаты белән танышу

М. Мәһдиевнең биографиясе һәм иҗаты белән танышу

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәреснең темасы: М. Мәһдиевнең биографиясе һәм иҗаты белән танышу. "Кеше китә - җыры кала" повесты.



I.Дәреснең максатлары:

1.Фәнни максат: М. Мәһдиевнең тормыш юлы белән танышу;

М. Мәһдиевнең " Кеше китә - җыры кала" әсәре белән танышу.

2. Коммуникатив максат: "Кеше китә - җыры кала" әсәрен өйрәнеп, идеясен аның образлары аша ачыклау.

3. Тәрбияви максат: " Кеше китә - җыры кала" әсәрен өйрәтү аша, укучыларда милләтебезгә карата хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү, авыл кешеләренә игътибарлылык уяту.

II. Бурычлары:

  1. М. Мәһдиевнең тормыш юлына һәм иҗатына игътибарны юнәлтү.

2. Принциплары:

  1. Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, предметара бәйләнеш, әхлакый үсеш принциплары.

  2. Лингвистик принциплар: функциональ-семантик принцип.

  3. Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар.

III. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү ысулы.

IV. Дәреснең төре: яна материалны аңлату дәресе.

Җиһазлау: М.Мәһдиевнең тормыш юлы темасына багышланган презентация, М. Мәһдиев портреты.

Материал: 11 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге һәм хрестоматия; "Кеше китә - җыры кала " әсәре.







Дәрес планы

I. Дәресне оештыру. Укучылар барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

М. Мәһдиев иҗаты буенча фронталь кабатлау.

1. Тормыш сәхифәләре.

2. Иҗаты, әсәрләрен атау, аларның үзенчәлеге.

III. Яңа материалны үзләштерү.

1. М. Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән укучыларны таныштыру.

а) М. Мәһдиевның портреты белән эшләү;

ә) Презентация күрсәтү;

б) Биографиясендәге әһәмиятле моментларына тукталу;

в) Укучыларның әсәрдән өзекләр сөйләве.

2. Әсәрдәге образларга тирәнрәк тукталып үтү.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Укучылар, М. Мәһдиев нинди темага әсәрләр язган?

2. Ни өчен язучы әсәрне "Кеше китә - җыры кала", - дип атый?

3. Язучы бу әсәре белән ни әйтергә тели?

V. Йомгак.

- Бүгенге дәрес сезгә нинди яңалыклар алып килде?

- М.Мәһдиев иҗатын өйрәндек.

- Әсәрендәге геройлар, аларның язмышлары белән таныштык.

- Аның Халык язучысы икәнен белдек.

"Кеше кая китә соң?" дигән сорауга җавап бирү.

(Кеше мәңгелек түгел, ул фани дөньяга күчә).

Нәтиҗә. Җирдә кешенең җыры өзелмәскә тиеш, милләт баласы бишек җырын ишетеп үсәргә тиеш. Җыр - кешенең мәңгелек юлдашы.

Билгеләр кую.

VI. Өй эше бирү.

М. Мәһдиевның "Без - кырык беренче ел балалары" әсәрен укып, сөйләргә өйрәнеп килергә.

Дәрес барышы

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Без кайсы язучының иҗатын өйрәнәбез әле?

Укучы: Мөхәммәт Мәһдиевне.

- Дөрес укычылар. Кайсыгыз М. Мәһдиевның тормыш юлын сөйләп үтәргә тели? ( Берничә укучы язучының биографиясен сөйли).

- Молодцы укучылар. Ә хәзер М. Мәһдиевка багышланып ясалган презинтацияне карап үтик әле. ( Презинтация карау).

- Укучылар, әсәрне кемнәр укып чыкты?

- Кайсы чорны үз эченә ала?

(Бу чор 30-50 нче елларга туры килә. Авыл хуҗалыгын җайга салу, промышленностьны торгызу чоры.)

Экранда язылган эпиграфны уку.

Бары да үтә,

Бары да онытыла.

Байлык, зурлык китә, югала...

Тик җыр үлми

Күчеп буыннарга

Киләчәктә яшәп җыр кала.

(С. Хәким)

- Бу шигырь юлларында нәрсә турында сүз бара? ( Җыр турында, аның киләчәктә яшәп калуы турында.)

- Нәрсә ул җыр?

(Укучылар билгеләмәсен әйтәләр, аларга «Аңлатмалы сүзлек»тән карап килергә әйтелгән иде. Җыр - көйгә салынган шигъри әсәр.)

- Җыр кайчан туа?

(Кеше шатлыктан да, кайгыдан да җырлап җибәрә, ул күңелдә туа.)

- Җырны без халык авыз иҗаты әсәре икәнен беләбез. Димәк, халык борынгы заманнардан ук җырлаган, ул - буыннан-буынга күчеп килгән, һәр милләтнең күнелен, моңнарын, яшәү рәвешен билгели торган фольклор әсәре. Әсәрнең исемендә дә җыр сүзе бар. Бу турыда нинди фикерләрегез бар?

(Кешеләрдән эз, исем, җыр кала).

- Әгәр җырларны әсәрдән төшереп калдырсак, аның бөтенлегенә зыян киләме?

(Әйе, килә. Җыр әсәргә образ буларак килеп кергән, әсәрнең тукымасында саклана. Җырларны төшереп калдырсан, бернәрсә дә калмый, җырлар биредә бербөтен организмны - повестьның сюжетын тудыралар. Һәр образның үз җыры бар, һәркем аны үзенчә жырлый, кеше җырсыз яши алмый, җырсыз яшәү - куркыныч. Әлбәттә, сүз әсәрдә күңел җыры турында бара.)

- Укучылар, сез әсәрдә нинди образлар белән таныштыгыз?

(Укучылар образларны саныйлар).

- Төп образны билгелик.

(Төп образ - Шәяхмәт, чөнки ул бөтен образларны бәйләп торучы үзәк образ.)

- Укучылар минем сезгә һәр образ исеменең мәгънәсен әйтеп үтәсем килә. (Г.Ф.Саттаровның "Татар исемнәре ни сөйли?")

Шәяхмәт (данлы, иң данлыклы хуҗа дигәнне аңлата) - үзе өчен түгел, ә коллектив өчен яшәүче. Ул чорда кеше коллективка хезмәт итсә генә - яхшы кеше була, ә үзе өчен яшәгән кеше начар була, бу - чор таләбе.

Васфикамал (төгәл сыйфатлы) - ачы телле, Хәкимулланың хатыны, Шәяхмәтнең килене. Ул эш яратучы, эшне оештыручы. Хәкимулла аны эшчән булганы өчен үз итә; хатының эшчән булмаса, эш бармый авылда. Соңыннан ул арык итеп бирелә, күзләрендә нур сүнгән, гомер буе авыр эш эшләп ватылып беткән, ә бит хезмәт кешесе матур булырга тиеш иде. Васфикамал - типик авыл хатыны, хезмәт ударнигы.

Заһри (ялтырап торучы) - Алар хөкүмәткә яраклашып яшәгән кешеләр. Заһри - маклер (посредник), аның халык белән сөйләшер сүзе юк, җырлар җыры да юк. Ул тормышта әйбәт яши, ләкин соңыннан үкенә, чөнки Хәбирә карчык биргән тәмәке суын эчеп, йөрәк авырулы кешегә әйләнә. Ул сугышка барасы килмәгәнлектән, язмышын шушы карчыкка тапшыра, ичмасам бер кулым булмасын иде, - дип әйтелә әсәрдә.

Борһан - автор тарафыннан яшерелеп сурәтләнгән образ. Ул хәерче, ялкау, лодырь итеп бирелә, үзе ямаулы ыштан кигән, үзе булдыксыз, менә шул булдыксызлар властька килде, алар халыкка нинди бәхет бирә алсыннар, ди автор.

Заһри да, Борһан да үзләренең бу яшәү рәвешләреннән риза түгелләр. Кешегә кайчан да булса үз тормышына бәя бирү вакыты җитә: матур түгел аларның җырлары.

Хәбирә - (хәбәрдар, хәбәрче) - шушы авылның хәбәрдар кешесе. Миссиясе - авылның рухи сакчысы, таяну ноктасы. Ул халыкка ярдәм итмәсә дә, аны тынычландыручы, халык аңа барыбер килә.

Улибаева - район прокуроры. Ул бу Кара Чыршылы авылына килеп, Чуар бабай каберен актарып йөри: юк эш белән шөгыльләнә. Ире үлгән, дурт баласы бар, үзе бик усал, әче сүгенә, тәмәке тарта. Бу образ аша идеологиянең хатын-кыздан ирдәүкә ясаганы күрсәтелә.

- М.Мәһдиев бу әсәрендә портретлар галереясын бирә, монда бөтен типлы образлар да бар. Хәзер әсәрдәге бирелгән чорга карап, аларны төркемнәргә бүлик. (Тактада язып эшләнә.)



I төркем

II төркем

Шәяхмәт

Заһри

Васфикамал

Борһан

Шәйхи хәлфә

Хәбирә

Тимерхан һ.б.

Нургали һ.б.

- Бу ике төркем кешеләре ничек аерыла? Төп үзәк образ булган Шәяхмәт аркылы билгеләгез.

(I төркем - халык өчен яшәүчеләр, II төркем - үзләре өчен яшәүчеләр.)

- I төркем кешеләре җәмгыять өчен нинди файда китерәләр?

(Шәяхмәт үз үзен аямыйча колхозны җитәкли, бигрәк тә сугыш елларында фронтка икмәк озату эшен оештыра. Васфикамал Чуар бабай каберен саклап кала, хезмәт ударнигы. Шәйхи хәлфә авыл халкына аңлату эшләре алып бара.)

- Ә алардан нинди җыр калыр?

(Изге матур җыр калыр. Халык аларны онытмас, балалары, оныклары горурланып искә алырлар.)

- Жәмгыятькә зыян китерүчеләргә мисаллар китерегез әле.

(Заһри спекуляция белән шөгыльләнә, халыкны алдый, сугыштан качып кала. Хәбирә үзе өчен генә кайгыртып, кешеләргә зыян сала торган карчык. Андыйлардан ямьсез истәлекләр генә калыр, ямьсез җыр калыр.)

- Димәк, үзеңнән соң матур җыр калдыру - ничек яшәү дигән сүз?

(Кешеләргә кирәклелегеңне һәрвакыт тоеп, сизеп яшәү дигән сүз. Бигрәк тә без аны Шәяхмәт образы аркылы күрсәтә алабыз. Әсәрнең ахырында туй бара. Шәяхмәтнең оныгы Нариман Зөлфиягә өйләнә. Бу туйда Шәяхмәтне олылап түргә утырталар, аңа башлап сүз бирәләр. Шәяхмәт - хөрмәтле кеше, аның киңәшләренә колак салалар. Шәяхмәт үзе артыннан матур жыр калдыра).

- Укучылар, шулай булгач, әсәрнең идеясе нәрсәдә соң?

(Кеше үзеннән соң матур җыр, изге исем, якты эз калдырырга тиеш).

3. Әсәрнең теле нинди? Ул сезгә ошадымы?

(Әйе, ошады. Ул халыкчан, жор телле, юмор белән драматизм бергә бара).

- Хәзер китапларыгызны ачыгыз. Кайсы урыннарда сурәтләү чаралары таптыгыз, нинди мәкальләр, фразеологизмнар, гореф-гадәтләр, йолалар, сатира элементлары белән очраштыгыз?

(Укучылар алдан үзләре табып килгән урыннарны укып күрсәтәләр).

- Әсәрдә кайсы милләт кешеләре турында сүз бара?

(Татар милләте кешеләре турында).

- Милләтебезнең яшәеше, телебезнең, гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның сакланышы нинди сыйфатлы кешеләргә бәйле?

(Намуслы, кешелекле, ярдәмчел, эшчән, бердәм, сабыр, әхлаклы кешеләргә бәйле).

- Нинди кешеләр тормышта үз урыннарын табалар?

(Милли әхлаклы халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәгән һәм киләчәк буыннарга тапшырган кешеләр тормышта аякларына ныклы басып торалар, үзләреннән соң җир йөзендә матур җыр, изге васыять калдыра алалар).

- Әсәрдә авторның тагын бер фикерен сиземләргә мөмкин. Ул милләтнең чын йөзе кайда сакланган дип әйтергә тели?

(Авылда сакланган).

- Укучылар, нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә. Милләтнең яшәеше һәм киләчәге авыл белән бәйле, ди автор, авылның милләт сакчысы икәнлегенә басым ясый. Әйтергә кирәк, авыл тормышын М.Мәһдиев кебек оста сурәтләүче, бөтен нечкәлекләрен белеп тасвирлаучы язучылар күп түгел. Әйе, тоталитар режим белән яшәсә дә, шул чордагы авыл иң кыйммәтле мирасыбызны саклап кала алды, безнең буыннарга кадәр җиткерде. Ә хәзерге авылның хәле ничек соң? Анда нинди тискәре күренешләр килеп керде?

(Эчүчелек, колхозлар таркалу…)

- Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша өй эше итеп М. Мәһдиевнең «Без - кырык беренче ел балалары» повестын укып килергә.

- Бүгенге теманы йомгаклап, берничә сорау бирәсем килә. Сезгә әсәр ошадымы? Әсәрне укыгач сездә нинди тәэсирләр калды? Бүгенге дәрес сезгә нинди яңалыклар алып килде?

- М.Мәһдиев иҗатын өйрәндек.

- Әсәрендәге геройлар, аларның язмышлары белән таныштык.

- Аның Халык язучысы икәнен белдек.

- Укучылар, кеше кая китә соң?

- Кеше мәңгелек түгел, ул фани дөньяга күчә.

Нәтиҗә. Җирдә кешенең җыры өзелмәскә тиеш, милләт баласы бишек җырын ишетеп үсәргә тиеш. Җыр - кешенең мәңгелек юлдашы.

Билгеләр кую.

- Укучылар дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал