7


  • Учителю
  • 10 нчы сыйныфның татар төркемендә укучылар өчен татар теленнән эш программасы.

10 нчы сыйныфның татар төркемендә укучылар өчен татар теленнән эш программасы.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

10 нчы сыйныфның татар төркемендә укучылар өчен татар теленнән эш программасы.2. Аңлатма язуы



Планлаштыру һәм 10 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халык телләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

5. Федераль дәүләт белем бирү стандарты

6. Казан шәһәре Киров районы" 67 нче урта рус-татар мәктәбе" ГБМУнең базис укыту планы;

7. 10 нчы сыйныф өчен "Татар теле" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән «Рус телендә Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасына (татар балалары өчен)", (төзүче-авторлары: Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В.А. Гарипова - Казан, 2011.), 10 нчы сыйныф : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Р.С. Абдуллина, Г.М.Шәйхиева; - Казан : Татар. Кит. Нәшр., 2012. - 157 б.

8. Белем бирү учреждениесенең эш програаммасының структурасын раслау турында локаль актына нигезләнеп төзелде.



2. 1.Төп өлеш

Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм "Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы" Закон нигезендә татар һәм рус телләре - тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

2.2. Укытуның төп максатлары:

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру;

Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.



2.3. Укыту фәненең уку планында тоткан урыны:

10нчы сыйныфта "Татар теле" курсы 10 нчы ел өйрәнелә. Мәктәпнең базис планында 10нчы сыйныфта "Татар теле" предметына 35 сәгать каралган (атнага 1 сәгать исәбеннән). Программага контроль өчен сәгатьләр дә кертелгән.

Планлаштырылган контроль эшләр:

диктант - 4

изложение -1

сочинение - 1

2.4. 10 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

  • телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион) саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;

  • татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;

  • сүзләрне төзелеше һәм ясалышыбуенча тикшерә белү;

  • текст төзелешен һәм тел үзенчәлекләрен билгәли белү;

  • сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аерырга өйрәтү;

  • ана теленең грамматик категорияләрен белү;

  • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

  • сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;

  • сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү;

  • җөмләгә синтаксик анализ ясау;

  • төрле стиль һәм жанрдагы текстларны тиешенчә уку күнекмәләре булдыру;

  • төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;

  • синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү;

  • текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү;

  • бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

  • җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, аерымланган кисәкләрен тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую;

  • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;

  • тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

  • туры һәм кыек сөйләмнән урынлы файдалану, алар янына тиешле тыныш билгеләрен кую;

  • текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;

  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;

  • ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау.



3. Укыту программасының эчтәлеге.

10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

-Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография; лексикология; сүз төзелеше һәм сүз ясалышы





3.1 Укыту программасының темалар бүленеше:10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

2

6

Бәйләнешле сөйләм үстерү

6







4. 10 сыйныфта укучыларның уку предметын өйрәнүнең көтелгән нәтиҗәләре:



1. Уку операцияләрен планлаштыру.

2. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

3.Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бәя бирү.

4.Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү

3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалардан файдалану.

5. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.

6. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү

1. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

2. Танып белү активлыгын үстерү.

3. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләрен камилләштерү.

4. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

6. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

-охшатып эшләү.

7. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләре булдыру.

1. Телдән сөйләм:

-Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

-Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

-Диалоглар төзү күнекмәсе;

2. Язма сөйләм:

-Күчереп язу;

- Фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән темага сочинение язу

-Катлаулы план буенча изложение язу

Уку елы башында 390-410 сүзле текст (язма күләме 145-155 сүз), уку елы ахырында 410-430 сүзле текст (язма күләме155-165 сүз);

-Контроль диктант - (125-130 сүз);



5. Укытуның матди-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше

Укыту - методик комплекты:

1. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен)" (төзүче-авторлары: Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В.А. Гарипова - Казан, 2011.); В.А.Гарипова, С.Х. Айдарова, Т.Г. Нәбиуллина "Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту". Методик әсбап, 2015.

2. Дәреслек - 10 нчы сыйныф : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Р.С. Абдуллина, Г.М.Шәйхиева; - Казан : Татар. Кит. Нәшр., 2012. - 157 б.

Әдәбият исемлеге

1.Харисова Ч.М. Татар теле: Анализ үрнәкләре. - Казан: Мәгариф, 2009. - 119 б.

2. Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. Контроль эшләр һәм диктантлар (Рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11нче с-флары өчен: Казан, "Гыйлем"нәшрияты, 2015.-104 б.

3. Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 - 11 сыйныфлары өчен: Укытучылар өчен кулланма. - Казан: "Мәгариф" нәшр., 2006.

4. Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Укытучылар өчен кулланма.- Казан Мәгариф, 2005.

5. Хәзерге татар әдәби теле Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. - Казан, "Мәгариф", 1994.

6. З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 2-11нче с-флары өчен: Казан Мәгариф, 2003.

7. Н. С. Гыймадиева, Г.Н. Закирова, З.В. Шәйхетдинова. Диктантлар һәм изложениеләр (Рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11нче с-флары өчен: Казан, Яналиф, 2006.

8. Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова, Н.Г. Сазонова. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар.-Казан, Хәтер, 2003

9. Н.В.Максимов. Татар теленнән тестлар. "Мәгариф" нәшрияты Казан, 2008

10. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Казан, 2005.

11. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Казан, 2008.

12. Татар теле морфологиясе. Ф.М. Хисамова.- Казан, "Мәгариф", 2005.

Өстәмә әдәбият

"Фән һәм мәктәп", "Мәгариф" журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары.

Күрсәтмә материаллар:

Плакатлар

Карточкалар

Интернет ресурслар

www.mon. tatarstan.ru

nsportal.ru

belem.ru/

edu.tatar.ru</</p>

6. Контроль - тикшерү материаллары

Кереш контроль диктант: "Көз"

Диктантлар: "Сабан туе", "Яз сулышы", "Табигать кочагында"

Сочинениеләр: "Минем гаиләм"

Изложениеләр: "Төлке"

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары:

Контроль диктант - ел башында 125-130 сүз, ел ахырында 130-140 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә "4" куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә "3" куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә "2" куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 390-410 сүз (145-155 - язма күләме)

ел ахырында сүз 410-430 (155-165 язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Берорфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса,«4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.























8. Календарь- тематик план



Сәг.

саны

Уку-укыту эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган нәтиҗә

Үткәрү

вакыты

План

Факт

1нче яртыеллык 16 атна - 16 дәрес

1

Тел. Телнең төп функцияләре

1

Әңгәмә, төрле биремнәр үтәү.

Тел турында гомуми белешмәне аңлата белү.

1.09



2

Дөньядагы телләрне төркемләү. Төрки телләр

1



Төрле биремнәр үтәү, әңгәмә.

Башка телләр арасында татар теленең урынын күрсәтү белү.

8.09



3

Тел һәм сөйләм

1



Сүзлек , текст өстендә эшләү; аңлату, сөйләү;

Төрле биремнәр үтәү, уен элементлары, сүзлек белән эшләү.

Матур һәм дөрес итеп үз фикерләрен аңлата белүләре.

15.09



4

Кереш диктант "Көз"

1

Белем нигезләрен барлау, тикшерү.

Хаталарны киметү өстендә эш.



22.09



5

Хаталар өстендә эш. Аваз һәм хәреф

1

Дифференциаль биремнәр үтәү.

Укучыларның үз белем дәрәҗәсен мөстәкыйль билгели белүенә ирешү.

29.09



6

Сузык һәм тартык авазлар, аларның үзгәреше

1



Искә төшерү, кабатлау.

Күнегүләр эшләү.

Грамоталылыкка ирешү өчен тартыклар ассимиляциясенең, сингармонизмның ролен билгели белү.

6.10



7

Сузык һәм тартык авазлар, аларның үзгәреше

1

Искә төшерү, кабатлау.

Күнегүләр эшләү.

Грамоталылыкка ирешү өчен тартыклар ассимиляциясенең, сингармонизмның ролен билгели белү.

13.10



8

Сузык һәм тартык авазлар, аларның үзгәреше

1

Искә төшерү, кабатлау.

Күнегүләр эшләү.

Грамоталылыкка ирешү өчен тартыклар ассимиляциясенең, сингармонизмның ролен билгели белү.

20.10



9

Изложение "Таң ату"

1

Тикшерү.



27.10



10

Хат өстендә эш. Сузык һәм тартык авазлар, аларның үзгәреше

1

Искә төшерү, кабатлау.

Күнегүләр эшләү.

Грамоталылыкка ирешү өчен тартыклар ассимиляциясенең, сингармонизмның ролен билгели белү.

10.11



11

Тартык авазлар охшашлану

1

Искә төшерү, кабатлау.

Күнегүләр эшләү.

Грамоталылыкка ирешү өчен тартыклар ассимиляциясенең, сингармонизмның ролен билгели белү.

17.11



12

Тартык авазлар охшашлану

1

Искә төшерү, кабатлау.

Күнегүләр эшләү.

Грамоталылыкка ирешү өчен тартыклар ассимиляциясенең, сингармонизмның ролен билгели белү.



24.11



13

Фонетика темасына диктант "Беренче кар"

1

Тикшерү.



1.12





14

Хаталар өстендә эш. Тартыкларның чиратлашуы



1

Электрон дәреслектән файдаланып күнегүләр эшләү.

Алган белем - күнекмәләрне куллана белүгә ирешү.



8.12



15

Графика. Сүзгә фонетик анализ

1

Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.

Фонетик анализ ясый белүгә ирешү.

15.12



16

Орфография һәм орфоэпия

1

Таратма материал белән эш.

Грамоталы язарга һәм дөрес итеп сөйләшә белергә омтылыш булуга ирешү..



22.12



2 нче яртыеллык 19 атна - 19 сәгать

17

Лексикология

Синоним һәм антонимнар

1

Яңа материалны өйрәнү.

Әңгәмә.

Тексттан синоним һәм антоним сүзләрне таба белү.



12.01



18

Лексикология

Синоним һәм антонимнар

1

Яңа материалны өйрәнү.

Әңгәмә.

Тексттан синоним һәм антоним сүзләрне таба белү.



19.01



19

Күпмәгънәле сүзләр, омонимнар

1

Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.

Тексттан күпмәгънәле сүзләр, омонимнарны табу.

26.01



20

Фразеологизмнар

1

Әңгәмә. Проект,чагыштыру, тикшерү.

Фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлап үзләштерүгә һәм сөйләмдә куллануга ирешү.

2.02



21

Сочинение "Минем гаиләм"

1

Тикшерү.



9.02



22

Этимология

1



Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.

Белемне практик куллана белү.

16.02



23

Телнең сүзлек составы

1

Әңгәмә.

Грамоталы язарга һәм дөрес итеп сөйләшә белергә омтылыш булуга ирешү.

22.02





24

Лексикология темасына диктант "Яз сулышы"

1

Тикшерү.





2.03



25

Хаталар өстендә эш. Алынма сүзләр

1

Әңгәмә.

Алган белем - күнекмәләрне куллана белүгә ирешү.

9.03



26

Тарихи сүзләр, архаизмнар, неологизмнар

1

Әңгәмә.

Алган белем - күнекмәләрне куллана белүгә ирешү.

16.03



27

Лексикография

1

Әңгәмә.

Алган белем - күнекмәләрне куллана белүгә ирешү.



30.03



28

Сүз төзелешен кабатлау

-Сүзләргә яс. куш. ялгау



1



Әңгәмә.

Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.

Сүзне төзелеше ягыннан тикшерә белүләре.

6.04



29

Сүз төзелешен кабатлау

-Сүзләрне кушу



1

Әңгәмә.

Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.

Сүзне төзелеше ягыннан тикшерә белүләре.



13.04



30

Сүз төзелешен кабатлау

Сүзләрнең аваз составын үзгәртү

1

Әңгәмә.

Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.

Сүзне төзелеше ягыннан тикшерә белүләре.



20.04



31

Сүз төзелешен кабатлау

-Сүзләргә төрле кушымчалар ялгану тәртибе

1

Әңгәмә.

Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.

Сүзне төзелеше ягыннан тикшерә белүләре.

27.04



32

Сүз төзелешен кабатлау

-сүз төзелешенең анализ тәртибе

1

Әңгәмә.

Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.

Сүзне төзелеше ягыннан тикшерә белүләре.



4.05



33

Сүз төзелеше темасына биремле диктант "Беренче күкрәү"

1

Контроль тикшерү.



11.05





34

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Таратма материал белән эш.

Чыгыш ясау.

Сыйф.морф.ан. ясый белү;

18.05



35

Йомгаклау

1

Таратма материал белән эш.

Чыгыш ясау.

Сыйф.морф.ан. ясый белү;



25.05





Диктантлар: "Көз", "Беренче кар", " Яз сулышы", " Беренче күкрәү"

Сочинение: "Минем гаиләм"

Изложение: "Таң ату"

















Кушымта



Диктант.

Көз.

Төрле төстәге буяулары белән алтын кәз килә. Көндез җылы җәйдән аерма юк диярсең: кояш кыздыра, күк йөзе зәңгәрләнеп тора. Иртән һәм кичен көннәр салкынча. Агач яфраклары ,аз гына кагылуга,төрле төстәге күбәләкләр кебек, җиргә сибелә башлыйлар.Бу чорны халыкта "әбиләр чуагы" дип йөртәләр.Урманнар сирәгәя башлый. Бары тик чыршылар гына, яшел туннарын кигән килеш, кышка керергә җыеналар. Җәйнең тырыш эшчеләре - бал кортлары-кышка әзерлекләрен тәмамлап киләләр. Җәнлекләр, хайваннар һәм кошлар өчен әле җирдә азык күп,шуңа күрәдер, аларның кәефләре яхшы.

Алтын көз үзенең муллыгы белән күңелгә якын. Өлгергән җиләк-җимеш, яшелчә, иген әле җыелып бетмәгән. Һәркем шул уңышны җыю белән мәшгуль. (Текстны үз сүзләрең белән дәвам итәргә.)



Изложение

Таң ату

Кошлардан башка әле бар җиһан татлы йокыда. Пыяладай шома су өстеннән урыны-урыны белән аксыл пар күтәрелә. Ык аръягындагы яшел куаклар да, зәңгәрләнергә өлгермәгән күк тә әле төн шәүләсен саклый. Нуриәсма башын бераз күтәрде дә карашын, Ык аръягы өстеннән йөгертеп, еракка- зәңгәрсу өрфия артында күкләргә ашып торучы Чия тавына юнәлтте. Кояш, кызыл түбәтәен кыңгыр салып, көн саен шуннан чыга. Кояшның алтын бишеге шул тау итәгенә асылгандыр кебек тоела Нуриәсмага. Кояш алтын бишегендә яткан килеш уянып күзен ачуга, җиһанга алсу нуры иңә. Таң беленә,таң ата... Таң, таң, таң... Исеме үк чыңлап, моң таратып, җырлап тора. Ул арада, алтын бишегенең зәңгәр пәрдәсен куллары белән аралап, кояш киерелә-киерелә күтәрелә, елмаеп җибәрә. Җиһанның тәнгелеккә сүрелгән, йокыга чумган тормыш елгасы кабат ташый башлый... Нуриәсма гомере буе таңга, кояшка, җиргә табынды, аның өчен иң илаһый нәрсәләр шул булды...Ык аръягындагы агачларда, дөньяларын онытып, кошлар сайрый. Юк, юк, онытып түгел, алар, талпына-талпына, ярсый-ярсый, бу дөньяга булган мәхәббәт авазларын чыгаралар. Аларның нәни йөрәкләре шатлыктан соң чиккә җитеп киерелгән, барлык тамырларыннан йөгергән утлы очкыннар бөтен җиһанга чәчри.(Ф.Садриевтан) (168 сүз)

Диктант

Беренче кар

Тышта, тәрәзә яктысында, җилбер-җилбер җил дулкыннарында уйнаклап, җепшек кар күбәләкләре бөтерелә. Ул әрсез, гүзәл нәрсәкәйләр, бер-берсенә сырышып һәм үзара укмашып, тәрәзә өлгеләренең түбәнге өлешен инде томалый ук язганнар.

Яңгыр булса, җитмәсә, ул менә шушындый йомшак җилдә акрын гына сибәләсә, моңсу шыбырдавы белән күңелне сызландырыр яисә әкрен-әкертен генә йокыга сабыштырыр иде. Ә моның, бу ап-ак, сап-салкын күбәләкләр болытының, өне сизелми дә. Ул җанны бөртек тә сызландырмый, киресенчә, күңелгә үткәннең шаян, тиле-миле хатирәләрен җилпи сыман. Күз кабакларыңны шытардатып йомсаң да, күз алдында бу көмеш канатлар, нәфислектә берсе икенчесен уздырырга теләгәндәй, берөзлексез биешеп, бөтергәләнеп торалар; яңгыр тамчылары исә, юк, алай гәүдәләнә алмый шикелле...

Беренче кар...Беренче! (Э. Касыймовтан) (125 сүз)





Диктант

Яз сулышы

Басуның калку урыннары кардан әрчелеп,кара балчык күренде, кояш җылысында җир өсте булана башлады. Урамнардан, тыкрыклардан, чылтырап, саргылт сулы гөрләвекләр акты. Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы , зур көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап күренә, менә-менә, берәр урыныннан ерылып, бүген таңда шаулап агып китәргә тора. Картлар, яз бик һәйбәт килде, диләр.

Сыерчыклар оялары алдындагы кечкенә баскычларда, үзләренең зур куанычлары бөтен дөньяга ишетелсен өчен, әле бер якка,әле икенче якка борыла-борыла, язның аксыл күгенә таба сары томшыкларын сузып, көннәр буе сайрый.

Агач башларында тынгысыз песнәкләр чыркылдый; кызылтүшләр,матур йоннарын борыннары белән төзәткәләп, миләш ботагында көязләнеп утыра; саесканнар,койма өсләреннән күз салгалап, эләктереп китәр өчен җайлы-җайсыз яткан нәрсәләр юкмы икән дип чамалый.Киң чирәмлектә, койрык чәнчеп, яшь тайлар чабып йөри. Башка вакытта иренен бияләй шикелле салындырып,онытылганда бер генә атлый торган ялкау алашаларга хәтле дәртләнә. Алар да,ял-койрыгын туздырып, пошкыра-пошкыра чабарга тотына. Яз исен сизгән, янәсе, яшәргән. (Г. Бәшировтан) (158 сүз)





Диктант

Беренче күкрәү



Күкрәгән болытның явымы аз, диләр. Каты яңгыр тиз басылыр, дип өстиләр. Яңгыр, чыннан да, ничек кинәт башланса, күңеле булгандай, шулай тиз тынды да. Күңелле итеп, якты кояш карады. Чак сизелеп, җир өстеннән ак пар күтәрелде, җиргә һәм күккә тоташып, бик матур җиде тасма уйнады. Салават күпере!

Беренче күкрәү. Ул элек күкеләрнең телен ачып ташлады. Күке күкелдәмичә, майның яме булмый, диләр ич. Чыннан да, шулай икән шул: ямь өстенә яңа ямь өстәлде. Алар хәзер көнозын томшык йоммады. Күке, тора-бара, караңгы төшкәнче, күкелдәүдән туймады, әйтерсең безгә озын гомер теләде.

Беренче күкрәү күкеләр телен генә ачмады. Бер-бер артлы бөреләр шарлап ярыла башлады. Иң элек бүртенделәр, аннары, тышка ыргылган яшел яфракчыкларын тота алмыйча, эчләреннән ямь-яшел нәни утларын күрсәттеләр. Хәзер кая барсаң, шул җирдә үзгәреш. Апрель уртасында чикләвек куаклары чәчәк аткан булса, хәзер яшь яфраклар җибәрде. Аларга зирекләр иярде. Усаклар да, шәмәхә алкаланып кына калмыйча, зур тәңкә яфракларга төренде. (Г. Хәсәновтан) (144 сүз )













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал