7


  • Учителю
  • Разработка урока по теме “Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен йомгаклау” (7 сыйныф)

Разработка урока по теме “Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен йомгаклау” (7 сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районы Иске Турай урта мәктәбе


Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышында күрсәтелгән

ачык дәрес эшкәртмәсе


Тема:


"Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен йомгаклау" (7 сыйныф)


(компьютер технологиясе кулланып үткәрелгән ачык дәрес - презентация)

Үткәрде:

Ярмәкәй районы Иске турай урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Каримова А.Т.


2012

Дәреснең тибы: дәрес-йомгаклау;

Форма: компьютер технологиясе кулланып үткәрелгән ачык дәрес - презентация

Метод: фикер алышу, эшлекле уен, әңгәмә, композиция.

Максат:

дидактик - Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен өйрәнүне тәмамлау, тулы анализ бирү;

үстереш - бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү, әсәр белән эшләргә өйрәтү, укучыларның артистлык сәләтләрен ачу, рольләргә бүлеп уйнарга өйрәтү, сәхнәләштерелгән композиция аша "Әйтелмәгән васыять" әсәрендәге образларны тулырак ачу;

тәрбияви - әсәр нигезендә укучыларда әти-әниләргә, туган якка, туган нигезгә, гореф-гадәтләр, йолаларга, рухи хәзинәләребезгә карата хөрмәт, җаваплылык хисе тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, даталар, аерым сүзләрнең мәгънәләре язылган слайдлар, карточкалар, өзекләр сәхнәләштерү өчен сәхнә киемнәре, реквизитлар, милли киемнәр, борынгы бизәнү әйберләре салынган сандык, "Әбием-кадерлем" , "Рухи байлыгыбыз" дигән темага видеопрезентацияләр.

Кулланылган әдәбият. Татар гомуми белем бирү мәкт. 7 нче сыйныфы өчен дәреслек - хрестоматия / Ф.М.Хатипов, Ф.Г.Галимуллин. Казан: Мәгариф, 2006, Ә.Еники. Сайланма әсәрләр. - Казан: ТР "Хәтер"нәшр., 2002 "Саз чәчәге", "Бала", "Мәк чәчәге", "Әйтелмәгән васыять", "Кем җырлады?", "Рәшә" әсәрләреннән өзекләр, Заһидуллина Д.Ф. "Урта мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту методикасы" - Казан: Мәгариф, 2000, "Мәгариф" журналы, 1996 №10, "Ачык дәрес" газетасы.

Дәрескә алдан әзерлек эшләре. Укучылар үз теләкләре белән ике төркемгә бүленәләр, сәхнәләштерү өчен өзекләр әзерлиләр, сәхнә киемнәре, реквизитлар табалар, үз әбиләре турында презентацияләр, чыгышлар әзерлиләр, Ә.Еникинең әсәрләрен укыйлар.


Дәрес барышы.

Дәрескә эпиграф: "Учагыңда утың сүнмәсен"

(Укучылар ике төркемгә бүленеп эшлиләр, дәрес башланганчы ук шулай бүленеп утыралар)

I. Актуальләштерү. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру. Укучыларны дәрес атмосферасына алып кереп китү.

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә без татар әдәбиятының горурлыгы, яраткан язучыбыз Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен йомгакларбыз. (1нче слайд) Әмирхан Еники чын мәгънәсендә бөек язучы. Аның каны да, җаны да - аристократ, зыялы татарлардан, милләтнең каймагыннан. Шушы шәхеснең тормыш юлы ничек барды икән? Шуларны ачыклар өчен даталар буенча күзәтү үткәрәбез, җавап биреп барабыз.

(Интерактив тактада даталар язылган 2 нче слайд күрсәтелә, һәр төркемнән дә укучылар берәм-берәм җавап бирәләр)


-

1909 нчы нчы ел

1909 нчы нчы елӘ.Еники Башкортстан Республикасы Яңа Каргалы авылында дөньяга килә.

  • К

    1925 нче елазан шәһәренә юл тота.

  • 1926-27 нче еллар

- Казанда рабфакта укый

1927-31 нче еллар

- Донбасста наданлыкны бетерү курсларында укыта.


1931-33 нче еллар- Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында укый.


1934-41 нче еллар- укытучы булып эшли.

1941-45 нче еллар

- Бөек Ватан сугышында катнаша.

1950-52 нче еллар

- Казан авиация техникумында татар телен укыта.

1953 нче елдан

-

2000 нче елның 16 нчы февралетулысы белән язучылык эшенә күчә.


- Казан шәһәрендә вафат була.


Укытучы. Күргәнегезчә, язучы озын гомер юлында төрле сынаулар аша үткән. Бөек Ватан сугышында катнашуы гына да ни тора! Туган туфракны, илеңне ярату хисе аңа тормыш тәҗрибәсе аша бирелгән. Ямьле Дим елгасы буенда туып үскәнгәме, ул табигатьне, туган илен бик яраткан. Шуңа күрә аның иҗат тематикасында үзе өчен иң кадерле булган төшенчәләр киң урын алган да инде. (Тактада 3 нче слайд күрсәтелә: "Иҗат тематикасы - авыл, сугыш, туган туфрак, йолалар, тугрылык, мәхәббәт")

Укытучы. Ә хәзер әдипнең иҗатына күзәтү ясау өчен эшлекле уен, кечкенә генә матбугат конференциясе уздырабыз (4 нче слайд).

1 нче төркем укучылар - журналистлар ролендә. ("Яшьләр заманы", "Безнең гәҗит", "Мәгърифәт", "Казан утлары", "Мәйдан"газета һәм журналларыннан килгән "журналистлар")

2 нче төркем укучылар - әдипнең иҗаты белән кызыксынучы әдәбият сөючеләр ролендә.

Укытучы. "Журналистлар" язучының "Саз чәчәге", "Бала", "Мәк чәчәге", "Әйтелмәгән васыять", "Кем җырлады?", "Рәшә", "Ялгыз каз" әсәрләреннән өзекләр укыйлар, "әдәбият сөючеләр" әсәрне танып, җавап бирергә тиеш.

(2 төркем укучылар алдына да газета, журнал исемнәре язылган, "Әдәбият сөючеләр" дигән язулар куела, сорау-җавап формасында эшлекле уен үткәрелә)

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Ә.Еникинең тормыш юлын да, иҗатын да теләп, яратып өйрәнгәнсез. Җавапларыгыз төгәл һәм дөрес булды.

II. Төп өлеш. "Әйтелмәгән васыять" әсәренә күчү, анализлау.

Укытучы. Алга таба Ә.Еникинең без бик яратып укыган "Әйтелмәгән васыять" әсәренә анализга күчәбез. Сез барыгыз да текст белән таныш, тулы вариантын да укып чыктыгыз. Әсәр ничек башланып китә?

Укучы (әсәрдән өзек укый). Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып, һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя. ... Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң! Һәм ямансу. Нигәдре бик ямансу шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында!...

Укытучы. Бу юллар әсәргә кереш музыка кебек яңгырый. Язучы үзенең туган ягын шундый матур итеп тасвирлап, әсәрнең бөтен аһәңен, моңын билгеләп куя. Әсәр башында Акъәби кем белән очраша? (2 укучы шул өзекне табып, рольләргә бүлеп укыйлар, һәр төркемнән берәр укучы, Акъәби һәм Миңлебай карт ролендә)

Укучылар.

  • Нихәл, арумы, Миңлебай агай?

  • Ә синмени әле бу, Акбикә килен? Шөкер!

  • Каян кайтып киләсең болай?

  • Менә кизәк җыярга чыккан идем.

  • Ә, ярый, ярый...Казан астында утның өзелмәве яхшы! Я, үзең ару гынамы соң?

  • Шөкер иде әле...

Укытучы. Ә хәзер 2 төркемгә дә сорау. Миңлебай картның "Учагыңда утның өзелмәве яхшы", - дигән сүзләре нинди мәгънәдә әйтелгән, нәрсәне аңлата? ( 5 нче слайд күрсәтелә) Бу очракта учак нәрсә символы булып тора? Дәрес азагына һәр төркем җавап әзерли, уйланып утыра.

...Акъәби авырып китә. Аны күршедәге яшь хатын Гарифә карый. Әбинең балалары кайда соң? Әсәрдән шул өзекне табып укыйбыз.

Укучы (әсәрдән өзек укый) "... Хәзерге вакытта бер улы белән бер кызы Өфедә яшиләр. Тагын бер кызы, врач булып чыкканы, Пермь өлкәсендә тора, ә иң кече малае, институтны бетергәч, Казагъстанга җибәрелгән иде, шунда, исеме дә билгесез бер шәһәрдә, кемдер булып эшли.

...Өфедәге иң зур улы Суфиян - хәзер инде отставкага чыккан полковник, ә кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве исә аның, Чакмагош башкорты, зур, җаваплы урында утыра. Кыскасы, барысы да зур кешеләр булып беттеләр..." Ә янында бер баласы да юк.

(укучылар өзеккә анализ ясый)

Укытучы. Әбинең авыруы көчәеп киткәч, Казандагы кызы Гөлбикәгә хәбәр итәләр. Ул ире белән әнисен шәһәргә алып китәргә дип кайта. Хәлләр сорашкач, йола буенча, чәй эчәргә утыралар.

Укучы (әсәрдән өзек укый) "...Менә Ходайның рәхмәте, көтмәгәндә генә ул иң кадерле якыннары белән бер табында утыра бит әле. Аның өчен елына бер генә килә торган бәхет бит бу, гел шуны көтеп яши иде бит ул, тик менә, кызганычка каршы, урын өстендә каршы алырга килде үзләрен..."

Укытучы. Ни өчен әбигә чәй эчкәндә чиксез рәхәт булып китә?


(укучылар өзеккә анализ ясый)

Укытучы. Ә хәзер фикер алышыр өчен әбинең Юлкотлы авылыннан кузгалып китү вакытын табып укыйбыз. Белгән укучылар сөйләп бирсә дә ярый.

Укучы (әсәрдән өзек укый яки сөйли). "...Аз гына китүгә, Акъәби, кинәт, урыныннан кузгалып:

  • Һай, кәфенлегемне онытканмын ләбаса! - диде, нишләргә белмәгәндәй бик борчылып.

Кызы бу көтелмәгән сүздән сискәнеп киткәндәй булды, һәм чыраен сытып:

  • Куйсана, әсәй! - диде, үпкә катыш рәнҗү белән. - Таптың искә төшерер нәрсә!

Карчык дәшмәде, күзләрен йомып, хәлсезләнеп башын гына иде..."


(2 төркемнән дә укучылар фикере тыңлана)


Укытучы. Нәрсә ул кәфенлек? Ул нигә кирәк?

(Башта укучылар җавабы тыңлана, аннан соң тактада чираттагы 6 нчы слайд күрсәтелә, сүзлек өстендә эш, сүзлек дәфтәрләренә язып куялар)


Кәфен - үлгән кешеләрне төреп күмү өчен

марля яки ак тукыма

Кәфенлек - ул 15 метрлы ак бәз материал.

"...Аз гына китүгә, Акъәби, кинәт, урыныннан кузгалып:

- Һай, кәфенлегемне онытканмын ләбаса! - диде, нишләргә белмәгәндәй бик борчылып.

Кызы бу көтелмәгән сүздән сискәнеп киткәндәй булды, һәм чыраен сытып:

- Куйсана, әсәй! - диде, үпкә катыш рәнҗү белән. - Таптың искә төшерер нәрсә!

Карчык дәшмәде, күзләрен йомып, хәлсезләнеп башын гына иде..."

Укытучы. Ни өчен Гөлбикә әнисенең борчылуын аңламый?

Укучы. Әсәрнең зур мәсьәләсе - Акъәбинең кызы Гөлбикә үз милләтенең йолаларын белми, оныткан. Аның тизрәк шәһәргә кайтып китәсе килә.

Укытучы. Акъәби шәһәрдә яши. Аны иң яхшы табиблар карый, авыруын ачыклый. Ул кызының өендә иң чиста, аерым бүлмәдә яши. Аңа беркем дә комачауламый. Уллары, оныклары берәм-берәм аның хәлен белергә килеп йөри. Алар ничек аралаша? Очрашу ничек бара?

Укучы (сөйлиләр яки китаптан табып укыйлар) "...Кызлар әбиләрен сырып алдылар, шаулап, "Здравствуйте, дорогая бабушка!" - дип күрештеләр, алып килгән чәчәкләрен карават янындагы тәрәзә төбенә утыртып куйдылар, урындыгына шоколад конфетларын салдылар һәм, инде ни әйтик дигәндәй, күзләрен елтыратып, әбиләренә карап тора башладылар. Шушы икән инде ул папаларына мама тиешле әби-карчык!.."

(укучылар өзеккә анализ ясый)

Димәк, әсәрдә тагын бер мәсьәлә күтәрелә - туган телеңне белмәү!

Укытучы. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен әбинең исемен автор Акъәби дип куйган? Бик еш хәлен белергә кергән шагыйрьгә әби үзенең исеме турында нәрсәләр сөйли?

Укучы. "...Минем исемем Акбикә. Кыз чагымда мине Аксылу дип йөртәләр иде, кияүгә чыккач, Аккилен булдым, аннары Акҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби..." Димәк, әби гомере буе ак күңелле, пакъ күңелле кеше булган.

Укытучы. Балалар, ә сезнең шундый ак яулыклы, кадерле әбиләрегез бармы? Өй эшенә иҗади бирем итеп алар турында сөйләргә әзерләнергә иде. Рәхим итегез! "Кадерле әбиләребез" рубрикасы.

Укучылар чыгышы. Һәр төркемнән берничә укучы үзенең әбисе турындагы презентацияләрен күрсәтә, сөйли.

Укытучы. Әбиләрегезне шулай яратыгыз, хәлләрен белегез, хөрмәт итегез, ярдәм итеп торыгыз. III. Ныгыту.

Укытучы. Менә без әсәрнең иң дулкынландыргыч, күңелдә аеруча авыр тәэсирләр калдырган өлешенә килеп җиттек. Табиблар балаларына әниләренең тиздән үләсен хәбәр итәләр. Инде нишләргә? Бу турыда аңлату өчен укучылар әсәр өзеген сәхнәләштерергә өйрәнделәр. Иҗади өй эшен карыйбыз, соңыннан нәтиҗә ясалачак.

1 нче төркем чыгышы. Катнашалар: автор - Гыйниятова Эльвина, кияү - Сафин Салават, Гөлбикә (кызы) - Рахманова Айгөл, Суфиян - Фәсхетдинов Раил.

Автор. Врачлар кызы белән киявенә карчыкның тиздән үлеп китү ихтималын әйттеләр. Бу хәбәр аларда зур борчу тудырды. Мәетне юу бар, җыештыру, озату бар. Ә алар бу эшләрнең тәртибен белмиләр. Юарга, кәфенләргә карчыкларын да табар иде, бәлки мулласын да чакырыр иде, ләкин болар барысы да бик мәшәкатьле эш бит... Ахырда кияве әйтте:

Кияү. Гөлкәй бүтән чара юк, әбине больницага салырга кирәк. Нишлисең инде, үләргә булгач кайда да барыбер.... Аның каравы балалар кадерле әбиләренең үлемен күреп, куркып елашмаслар...

Улы Суфиян. Што сез, кадерле әниебезне өйдә үлмәсен өчен генә болницага илтеп салмакчы буласыз!? Оятын ничек күтәрерсез, хурлыгын кая куярсыз! Юк, мин риза түгел!

Кияү. Каенагай, син безгә бер сүз әйтергә дә хакың юк! Без аны авылдан алып килеп, ай ярым өебездә карадык. Әгәр дә больницага саласың килми икән, үзегезгә аласың да кайтасың! Сиңа да ана бит ул! (Суфиян аптырап Гөлбикәгә карый)

Гөлбикә. Миңа карама, мин арыдым, мин берни эшли дә алмыйм (елый).

(2 нче төркем укучылар өзек буенча үз фикерләрен әйтәләр, анализлыйлар)

Укытучы. Шулай итеп, Акъәбине шифаханәгә илтеп салалар һәм ул 3 көннән соң, күбәләктәй, тавыш-тынсыз гына үлеп киткән. Әбине җирләү, күмү мәсьәләсе килеп баса. Бу эшне ничек башкаралар?

Укучы. Алар мулла чакыру, җеназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә булалар. Шулай да әниләренең үтенеп соравын исләренә төшереп, кәфенгә төреп күмәргә булалар. Ләкин шифаханәдә мәетне юып, киендереп озатучы марҗалар кәфен дигән нәрсәне белмиләр икән. Шулай итеп, чарасыздан, Акъәбине "заманча гына" әзерләргә булалар. Бер чиста күлмәген өстенә кидерәләр, башына "мөселманча" итеп ак батис яулык бәйлиләр, шуннан соң гәүдәсен кечкен кызыл табутка салалар. Табут әйләнәснә чәчәкләр тезәләр, күп итеп ислемай сибәләр... Табутны кабергә төшергәндә, кызы Гөлбикә бик каты елады....

(укучылар 2 төркемдә дә мөселман кешесен җирләү йолаларын искә төшерәләр, Акъәбине балаларының күмүен анализлыйлар)

Укытучы. Укучылар, әсәрнең исеме "Әйтелмәгән васыять» дип атала. Ни өчен? Васыять нәрсә дигән сүз?

1 укучы. Акъәбинең балаларына бик күп истәлекләрен сөйләп каласы, сандыгында әзерләп куйган, ата-бабаларның төсе итеп саклаган кадерле кайбер нәрсәләрен балаларына төсе итеп калдырырга тели, ләкин аны тыңларга теләүче табылмый. Теләге булган якыннары да әбинең телен аңламый... Васыятен Акъәби әйтә алмыйча үлә.

2 укучы. (укучы китаптан укый) ... Ул әзер булып торырга тиеш, әйе, зиһене ачык, теле бар чакта ул үзенең соңгы теләген, соңгы васыятьләрен әйтеп калырга тиеш. Аннары инде... китәргә дә була.

Укытучы. Әйе, Акъәби үзе өчен бик кадерле булган нәрсәләрен балаларына исемләп, атап калдырырга тели. Әйдәгез, чираттагы 7 нче слайдка карыйк.

Васыять - берәүнең үлү алдыннан

әйтеп калдырган теләге, үтенече

Акъәбинең теләге: Ак ука тоткан, якут каптырмалы сары бәрхет камзулын Гөлбикәсенә, вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән, әдрәс астарлы кашмау белән чәчкабын Пермьдагы олы кызы Сылубикәсенә, картыннан калган камчат бүрекне улы Суфиянга билгеләп тора. Аннары бик борынгы тәңкәләр һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе) бар, шуны, кабул итсә, марҗа килененә бүләк итәр иде...


Укытучы. Әби үлеп, күпмедер вакыт үткәч, авылдан аның сандыгы килеп төшә. Сандык, аның эчендәге ядкарьләр язмышы турында 2 нче төркем чыгышында танышырбыз.

2 нче төркем чыгышы. Катнашалар: Суфиян, Гөлбикә, Мария Васильевна, кияү, Геннадий.

Суфиян. Һай, атаемның төлке куганда тотып чапкан камчысы бит бу!

Кияү. Да, менә бу ичмасам реликвия! Тик кем саклар аны?

Суфиян. Ә аның хуҗасы бар. Мә, улым Гена, ал бабаңның камчысын. Белеп тор Шәяхмәтовлар кулында йөргән камчы булыр бу!

Геннадий. Спасибо.

Гөлбикә. Карагыз әле, әсәебезнең нинди кадерле әйберләре калган? Кызыл башлы сөлге, камчат бүрек, беләзекләр, муенсалар, сары бәрхет камзул, вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән әдрас астарлы кашмау белән чәчкабы, төрлетөстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе), чиккән кулъяулыклар, чулпылар. Нишләтәбез инде без боларны?

Кияү. Менә нәрсә, без бу әйберләрне бүлешеп, әрәм итеп бетермик. Без лучше тотыйк та боларны театр гардеробына илтеп бирик. Артистлар аны нишләтергә белерләр!

Мария Васильевна. Бик дөрес әйтәсез, безгә нигә алар, артистлар кисеннәр.

(1 нче төркем укучылары өзеккә анализ ясый)

Укытучы. Ә хәзер рухи байлыгыбыз булган милли киемнәр, борынгы бизәнү әйберләре турындагы 8 нче слайдны карап китәрбез. (сүзлек эше дә башкарыла)


IV. Йомгаклау.

Укытучы. Дәрес башында куелган сорауга җавап әзерлибез.

(2 төркемнән дә укучылар чыгышы тыңлана)

Укытучы. Әйе, укучылар, җавапларыгыз бик дөрес. Учак - ул яшәү, өмет, яктылык символы. Гаилә учагы, милләт учагы беркайчан да сүнмәсен, гел яктыртып кына торсын. Без үткәнебезне дә, туган нигезне, телне, йола һәм гореф-гадәтләрне онытмыйк!

(9 нчы слайд күрсәтелә, укучылар берәм-берәм укыйлар аңлаталар, дәфтәрләренә язып куялар)

"Учагыңда утың сүнмәсен":

  • Милләтнең рухи байлыгы саекмасын, кимемәсен;

  • Кешеләр үзләренең үткәнен хөрмәт итсен;

  • Акъәби дә үлсә, туган нигез бетәчәк икәнне искәртү. Ә "Акъәбиләр" милләтебездә бик күп булган;

  • Балалар туган җирләрен онытмасын, нигезләрен ташламасын, гаилә учагын сүндермәсеннәр;

  • Һәркем үз милләтенең телен, гореф-гадәтен, йолаларын белсен, хөрмәт итсен;

  • Әти-әниләрне хөрмәт итсеннәр, күңелләрен аңласыннар;

  • Рухи байлык үлгәннәр өчен кирәкми, исәннәр өчен кирәк!




Укытучы. Шулай ук мәктәптә дә рухи байлыгыбызны саклап калу, истә тоту өчен бик күп чаралар уздырыла һзм укучылар анда бик теләп катнашалар. Шул турыдагы 10-11 нче слайдларны тәкъдим итәм (укытучы һәр бәйрәм турында әйтеп уза)

Укытучы. (12 нче слайд) Өйгә эш 2 вариантта бирелә: 1) "Яхшылык җирдә ятмый" темасына иҗади сочинение. 2) Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәренә реклама эшләргә (презентация дә ярый). (Укытучы аңлата, дәрескә йомгак ясый, билгеләр куя, бик актив катнашкан укучыларны билгеләп үтә, мактау, хуплау сүзләре яңгырата, дәрестә катнашулары өчен рәхмәт әйтә).





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал