7


  • Учителю
  • Рабочая программа кружка на татарском языке Сәхнә Йолдызлары(Звезды сцены)3класс.

Рабочая программа кружка на татарском языке Сәхнә Йолдызлары(Звезды сцены)3класс.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре МББОУ"Пушкин исемендәге №78 нче пролицей"





"Килешенде" "Раслыйм"

тәрбия эше буенча директор милли-эшләр урынбасары урынбасары



____________________________









"Сәхнә йолдызлары " драмтүгәрәгенең

календарь-тематик планы.



Программа авторы:

Мөхәммәдиева С.М.



2016-2017 нче уку елы

Аңлатма язуы.

Сүз - кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер культуралы кеше өчен зарури.

Әлеге "Сәхнә йолдызлары " түгәрәге программасы шушыларны истә тотып төзелде.

Татар теле буенча оештырылган түгәрәкләр - бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, уйлау сәләтен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Мин үзем рус мәктәбендә эшлим. Билгеле булганча, мондый мәктәпләрдәге балалар күбрәк рус телендә сөйләшәләр, фикер алышалар. Татар теленнән өстәмә белем бирү дәресенә укучыларны тарту өчен, бу очракта, укытучыдан бик күп көч, методиканы белү, балаларның шәхси кызыксынуларын өйрәнүне таләп итә. Бу программаны мин түбәндәге шартларны искә алып төзедем

Сәнгать халык байлыгы, ул аның тормышы, кызыксынулары, теләкләренә бәйле. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел - аралашу чарасы, көрәш коралы.

Безнең илдә һәр милләт кешесе үз телендә белем алырга, җәмәгать оешмаларында сөйләшүләр алып барырга һәм җыелышларда үз телендә чыгыш ясарга хокуклы. Һәр милләтнең үз театры бар, һәр милли театр сәхнәсе - үз әдәби телен киң пропагандалау урыны. Әдәби тел - әдәбиятта законлаштырылган һәм шул телдә сөйләшүчеләрнең барысы өчен дә уртак норма итеп кабул ителгән, шомартылган тел. Әдәби телне үрнәк булырлык итеп белү артист һәм режиссерга, киң күләм масса алдында аның матурлыгын, аһәңен, сәхнә аша тамашачыга җиткереп, туган телгә мәхәббәт уяту өчен кирәк. Тел - милләт байлыгы. Тел булмаса, милләт тә юк. Менә шуңа күрә һәр милләт вәкиле үз халкының яшәвен дәвам иттерүче буларак үз телен бөтен матурлыгы, нечкәлекләре белән белергә тиеш. Культуралы кеше сөйләгәндә җөмләне генә түгел, сүзләрне һәм иҗекләрне, иҗектәге һәр авазны тоя белергә тиеш, бу - чын хакыйкать. Моңа ирешү өчен күп вакыт, туктаусыз күнегүләр эшләргә кирәк.

"Сәхнә йолдызлары" драмтүгәрәге укучыларны анализларга, чагыштырырга, билгеле фактларны капма-каршы куеп карарга, фикер йөртергә, исбатларга, гомумиләштерергә, нәтиҗә ясарга өйрәтә.

Хәзерге вакытта татарча сөйлим диеп телне бозып сөйләүчеләр күбәйде. Шуңа күрә без еш кына, зәңгәр экраннан чыгыш ясаган, дикторларыбызның хаталы сөйләмен ишетергә мәҗбүр булабыз. Моңа, әлбәттә, күңел әрни, сыкрана. Мин үземнең программамны шушы кимчелекләрнең беразын гына булса да киметү максатыннан чыгып төзедем.

Программаның максаты:

- җанлы сөйләмнең әдәби төре буларак сәхнә теленең үзенчәлекләрен аныклау һәм билгеләү.

- укучыда образлы сүзгә мәхәббәт уяту;

- сөйләгән чакта җаваплылык хисе тоярга, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү;

- әдәби сөйләм кагыйдәләрен төшендерү, сүзне ничек әйтергә икәнен аңлату, әдәби әсәрне матур итеп укырга, дөрес аңларга, нык үзләштерергә әзерләү;

Бурычлары:



- балаларның " Татар сәхнә сөйләме" турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

- радио, телевидение, халык алдында чыгышлар теле белән сәхнә теленең охшаш һәм аерымлыкларын ачыклау;

- халкыбызның милли традицияләре турындагы күзаллауны ныгыту;

- телебезнең матурлыгын күреп, яратырга өйрәтү.

- юл йөрү кагыйдәләре, сәламәтлек темасына багышланган конкурсларда катнашу.

Өстәмә белем бирү дәресе программасының юнәлеше:

- Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү.

  • Балаларны традицияләребезгә нигезләнгән үзара аралашу культурасына өйрәтү.

  • Балаларның милли телен баету.

  • Сәләтле балаларны ачыклау.



Башкарылган эшләргә кыскача характеристика



Балалар сәләтле, һәрберсенең үзенә күрә җае бар. Әйткән сүзне, әйтергә теләгән фикерне бик тиз тотып алалар. Былтыр, ягъни 2015-2016 нчы уку елында, "Сәхнә йолдызы" түгәрәгенә йөрүче укучылар белән мәктәбебезгә кунакка бөтен Татарстаннан җыелып килгән директорлар делегациясе алдында да чыгыш ясадылар. Аларга укучыларның оста уйнаулары ошады. Шулай ук "МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ" акциясендә ел буена катнашып призлы урыннап яуладык. Мәктәп сәхнәсендә ,укучылар алдында да үзебезнең осталыкны күрсәттек. Аннан сон мәктәп күләмендә үткәрелгән ата-аналар җыелышында да чыгыш ясарга туры килде.Г.Тукайга багышланган кичәләрдә катнашып ДИПЛОМнар алып кайттык. Уңышлар белән бергә проблемалар да туып торды. Сәхнәдә уйнаганда кияр өчен костюмнар җитәрлек түгел, мәдәният сараеннан үземнең акчага прокатка алып торырга туры килде. Быелгы уку елында мондый проблемалар булмас, һәм без зур уңышларга ирешербез дигән теләктә калам.



Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү төрләре

Балалар уку елы ахырына матур итеп шигырь, әкият сөйләргә, аларны сәхнәләштерергә өйрәнергә, үз-үзләрен сәхнәдә матур, иркен итеп тота белергә тиешләр.

" Сәхнәдә үз-үзләрен иркен тоту"нечкәлекләрен үзләштерергә һәм шәхәркүләм конкурсында катнашу

- Яңа елга әкият сәхнәләштерү(А.Алиш "Сертотмас үрдәк "әкияте).

- 8 март һәм 23 февраль "Туган тел"атналыкларында , "Нәүрүз" бәйрәмнәрендә чыгышлар ясау.

- Г.Тукай туган көнендә катнашу, әкиятләрен сәхнәләштерү, шигырьләрен ятлау.



Көтелгән нәтиҗәләр һәм нәтиҗәлелек ысулларын билгеләү





Укыту елы

Көтелгән нәтиҗәләр

Уку елы ахырына нинди белем күнекмәләре контрольдә тотыла

Йомгаклау контроленең төрләре

2016-2017нче ел

Балалар сәхнәдә үзләрен иркен тотарга, оста итеп уйный белергә тиеш. Сәхнә теле күнекмәләрен үзләштерергә тиешләр

Бер сәхнә әсәрен уйнап күрсәтү , башкаларның фикерен тыңлау





"Сәхнә йолдызлары" драмтүгәрәгенең 2016-2017 нче уку елына эш планы.



б) Еллык план кабул итү



1



1



11.10



2

Сәхнә теленең төп үзенчәлекләре, төрләре һәм әйтелеш стильләре

4

3

1

14.10





а) сәхнә сөйләменең төп үзенчәлекләре.



1









б) фонацион сулыш , сәхнә сөйләме төрләре.



1

1





в) сузык һәм тартык авазларның әйтелеш үзенчәлекләре



1







3

Татар язучылары һәм драмматурглары белән танышу. Әдәби әсәрләрен өйрәнү

7

6

1

17.10.

Заманча «Кызыл Калфак»

театрын сәхнәләштерү, башлангыч сый

ныф укучылары

на күрсәтү



а) К.Тинчурин

2





Театрга сәяхәт.



б) Г.Камал



2







в) Т.Миннуллин



2







г) Тикшеренү эше, укучылар сөйләменә анализ)





1



4

Сөйләмнең образлылыгы

11

5

6

21.10



а) әдәби текстларны анализлау, рольләргә бүлү



4







б) сүз һәм сүз тезмәсе басымы.Сөйләмнең мәгънә ягыннан тактларга бүленеше.Фразада логик басым.





4





в) Тикшеренү эше (укучылар сөйләменә күзәтү)





2





г) фразеологизмнар, аларны төркемләү, матур әдәбият һәм публикациядә кулланылышы.



1





5

Татар халкының гореф-гадәтләре , йолалары белән танышу.

2

1

1

28.10.

6

Текст төзелеше

4

2

2











а) текст төзелешенә гомуми характеристика бирү



1







б) әдәби әсәрдә эчтәлек һәм форма берлеге



1







в) Тема. Аның төрләре





1









г) әдәби образ, портрет пейзаж





1



7

Сөйләм үзенчәлекләре

3

1

2







а) сөйләшү стиленең фонетик үзенчәлекләре





1







б) грамматик үзенчәл



1









в) аралашу серләре





1





8

Монологик һәм диалогик сөйләм

2



2









а)сөйләм интонацияләре һәм стиль мәсьәләләре

1





б) Укучыларның рольләрне башкарганда төшергән сурәтләрен җирле газетага тапшыру."Көмеш кыңгырау"газетасы.



1









35 сәг





































2. Масса-күләм оештыру чарасы.



Вакыты

Мероприятиянең исеме (Катнашу яки оештыру)

Җаваплы



Ноябрь







Январь



Февраль



апрель

Балалар бакчасына берәр спектакль әзерләп бару





Туган телләр" айлыгында катнашу

Г.Тукай туган көненә багышланган кичәдә катнашу





Г.Тукай туган көненә багышланган кичәдә катнашу.



Мөхәммәдиева С.М.







Мөхәммәдиева С.М.



Мөхәммәдиева С.М.



Мөхәммәдиева С.М.



3. Ата-аналар белән эш.



Вакыты

Тема һәм формасы

Җаваплы

Протоколның вакыты һәм №

Октябрь-16 ел





Май-17 ел.

1."Сәхнә йолдызлары" түгәрәгенең эшчәнлеге белән таныштыру.



"Мин татарча сөйләшәм".

Мөхәммәдиева С.М.





Мөхәммәдиева С.М.

Протокол № 1







Протокол №2







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал