7


  • Учителю
  • Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау

Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</".

6 нчы сыйныф.

Татар теле.

Тема: Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1) сан темасын өйрәнүне йомгаклау, ясалышы һәм төркемчәләре турында белемнәрен ныгыту, саннарның җөмләдә кулланышын билгеләү, морфологик - синтаксик анализ ясау күнекмәсен камилләштерү; 2) уйлау, фикер йөртү сәләтен үстерү, теоретик белемне гамәлдә куллану, парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

3) укучыларда ватанпәрвәрлек, патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү.

Тибы: кабатлау дәресе.

Методлары: дәрес-презентация, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

Җиһазлау: Татар теле, 6 нчы сыйныф өчен дәреслек, (Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина) компьютер, мультимедиа презентациясе,сан кергән җөмләләр язылган карточкалар, тест сораулары, йолдызлар.

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.

-Исәнмесез, укучылар. Бүгенге дәрес безнең гадәти түгел.Дәресебез-ачык дәрес.Шуның өчен дә фикерләрегезне туплап,дөрес җаваплар бирергә тырышыгыз.

Слайд№1

Дәреснең уңышы-сезнең тырышлыкта,

Сыйфаты-сезнең җаваплылыкта.

Тырышкан аңлар,фикерләрен барлар.

Әле сезнең ныклап,белем туплар чаклар.

Укучылар, беләсезме, бөек галимебез Риза Фәхретдин "Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста, аңа ни язсаң шул уелып кала,"- дигән. Мин аның сүзләре белән килешәм, дөрестән дә, сезнең эчке дөньягыз язылмаган, сызгаланмаган, буялмаган ак кәгазь кебек. Сезгә бары тик өлкәннәр сүзен тыңлап, укытучылар биргән белемнәрне, тәрбия әхлакларын шунда язып барырга гына кирәк. Сез шуңа әзерме?

II Актуальләштерү.

Число

Дәфтәрдә эш.

Сүзлек диктанты язу.

Фикер, алтын, җидегән, тун, көчек, йөзем, бишек, кунак, берләшмә.

-Бүгенге дәресебезнең темасын белү өчен бер уен уйнап алыйк. "Яшеренгән сүзне тап" уены. Сез эзләп тапкан сүзләр нинди сүз төркеме булса, без дәрестә шуның турында сөйләшербез.

Слайд№2

Фикер, алтын, җидегән, тун, көчек, йөзем, бишек, кунак, берләшмә.

-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?





III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Сан. Әйе, бик дөрес әйттегез. Сез инде алдагы дәресләрдә сан сүз төркеме турында яхшылап өйрәндегез, бүгенге дәрестә гомумиләштереп кабатларбыз. Аның төркемчәләрен искә төшерербез, аларның ясалу ысулларын, язылышын карарбыз.

-Укучылар, мин сезгә тагын бер уен тәкъдим итәм. Әлеге уенны уйнап, без дәресебезнең тәрбияви максатын ачыкларбыз. Уеныбыз "Кем тизрәк?" дип атала. Бу эшне төркемнәрдә башкарырсыз.

Һәр төркем бирем буенча җавап бирә һәм кызыл белән билгеләнгән хәрефне тактага чыгып яза барасыз. 1 нче төркем хәрефләрен тиешле тәртипкә куеп, бер сүз, 2 нче төркем хәрефләреннән икенче сүз чыгарга тиеш.





1 нче төркемгә карточка.

Бишмәт сүзе эченнән санны тап. Мәгънәсе буенча төркемчәсен әйт. (Биш. Микъдар саны.)

Өч саныннан бүлем саны ясарга. (Өчәр)

Мәкальдәге санны тап, ясалышы ягыннан бу нинди сан?

Бер күрешү-үзе бер гомер.(Бер.Тамыр сан)



Санны тап, тәртип саны яса.

Кырык эшен кырык якка ташлап. . ( Кырыгынчы)



2 нче төркемгә карточка.

Мәкальдәге санны тап, чама саны яса.. (Җитмешләп)

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.



Санны саналмышы белән әйт. (Ике телем, ике канатым)

Ике телем, ике канатым



Санны тап. Мәкальнең мәгънәсен аңлат.

Мең сум акчаң булганчы, мең дустың булсын.



Дүрт саныннан тәртип саны яса. (Дүртенче.)

-Укучылар, нинди сүзтезмә килеп чыкты?





Слайд №3 Бөек Җиңү

-Мин бу сүзтезмәне юкка гына алмадым бит. Быел Бөек Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үттек..

-70 еллыгын.

- Менә без 70 ел тыныч, аяз күк йөзе астында яшибез. Тыныч тормышның кадерен белеп, тырышып уку, тәрбияле, әхлаклы булу - ул сезнең бурычыгыз.Укучылар, әйдәгез, без бүген үзебезчә җиңү яулыйк. Җиңүләргә ирешү өчен корал итеп үзебез белән нәрсәләр алабыз?

- Белем, тырышлык, игътибарлылык, кыюлык һ. б.

- Болай сөйләшик. Сез солдатлар, ә мин сезнең командир. Дәрес барышында төркемләп тә, мөстәкыйль рәвештә дә сезгә минем командаларны үтәп, төрле хәрби заданиеләрне (йөкләмәләрне) үтәргә туры киләчәк.

- Мин хәзер сезгә сораулар бирәчәкмен, дөрес җавап биргән укучы йолдыз ала. Дәрес ахырына хәтле кем күбрәк йолдыз җыя, ул солдатны без сержант дәрәҗәсенә күтәрәчәкбез.

Слайд№4 Сораулар

  1. Сан нинди сүз төркеме? Ул нинди сорауларга җавап бирә?

-Сан мөстәкыйль сүз төркеме. Күпме? Никадәр? Ничәнче? Ничәшәр? Ничәләп? Ничәү? сорауларына җавап бирә.

2. Гарәп һәм рим цифрларының язылышындагы аермаларны әйтегез.

- Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар аерым языла: 10 нчы укучы

Рим цифрларыннан соң кушымчалар язылмый: VI сыйныф укучысы.

3. Нәрсә ул саналмыш?

Сан белән ачыкланган исем саналмыш дип йөртелә. Биш китап.

4. Сан ясалышы буенча ничә төркемгә бүленә? Исемнәрен әйтегез, мисаллар китерегез.

Саннар ясалышы ягыннан 4 төркемгә бүленә: тамыр, кушма, тезмә, парлы саннар.





5. Сан төркемчәләре турында әйтеп китик.

-Саннар, мәгънәләре буенча 5 төркемгә бүленә: микъдар саны, тәртип саны, бүлем саны, чама саны, җыю саны.

6. Микъдар саны нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап булып килә?

-М. с. (төп сан), предметның төгәл исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап бирә: ун, ике йөз, биштән өч.

7. Тәртип саны турында сөйләгез.

-Тәртип саны предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә. Ничәнче? Соравына җавап бирә. Ул микъдар санына -ынчы/-енче, -нчы/нче кушымчалары ялганып ясала: дүртенче. Татар телендә тәртип санының саналмышы гына төрләнә.

8. Саннар кайсы җөмлә кисәге булып килергә мөмкин?

- Җөмләдә сан, гадәттә, аергыч, хәбәр, хәл, ия, тәмамлык булып килә.

9. Сан кайсы очракта исемләшә?

- Саналмышсыз килгәндә, сан исемләшә, килеш һәм тартым белән төрләнә, җөмләнең төрле кисәге була ала.

- Укучылар, йолдызлар җыюны дәвам итәбез, экрандагы җөмләләргә игътибар итик әле.

Слайд№5



Җөмләдәге саннарны күрсәтергә, аларга сораулар куярга, төркемчәсен һәм ясалышын билгеләргә. (Җиңү көе әкрен генә яңгырый)

  • Бөек Ватан сугышы 4 ел барды. (Ничә? Микъдар саны. Ясалышы буенча тамыр сан.)

  • 9 нчы май - Җиңү бәйрәме. (Ничәнче? Тәртип саны. Ясалышы буенча тамыр сан.)

  • Сугышка безнең гаиләдән өчәү китте. (Өчәү. Ничәү? Җыю саны, ясалышы буенча тамыр)

  • Сигез-тугыз яшьлек балалар да тормыш арбасына җигелде. (Ничәләп? Чама саны. Ясалышы буенча парлы сан.)

  • Илебезне сакларга Татарстаннан биш йөз алтмыш меңнән артык кеше күтәрелде. (560 меңнән-ничә? Мик. саны, ясалышы буенча тезмә)

Парларда эш. Саннар кулланып, Бөек Ватан сугышына темасына диалог төзегез.

  • Бөек Ватан сугышы ничә ел дәвам итә?

  • 4 ел.

Слайд№ 6 Физминут.

- Алга таба бару өчен безгә дә ял итеп, көч туплап алырга кирәк..

Хәзер сез үзегезне солдатлар итеп хис итеп, минем команда белән стройда атларга тиеш буласыз.

Гәүдәләр төз, башлар югары. Без бит солдатлар.

  • Бер, ике, өч - безнең кулда көч,

Безнең саф корыч,

Безнең ил тыныч.

Бер, ике, бер - биеккә сикер!

Бер, ике, йөз - суда йөз!

Бер, ике, бер - бик тиз йөгер.

Сингапур структурасы "Тейк оф тач даун" ("басарга","утырырга")

1.Предметның исәбен,санын белдереп ничә? күпме? никадәр?соравына җавап бирә торган сүз төркеме сан дип атала.

2.Сан белән ачыкланган исем сыйфатланмыш дип атала.

3.Саннар,мәгънәләренә карап,5 төркемчәгә бүленә:микъдар,тәртип,бүлем,чама,җыю саннары.

4.Ясалышы буенча саннар тамыр,кушма,тезмә,парлы саннарга бүленә.

5."7көн" дигәннең синонимы декада дип атала.

6.7х9=65 була.

Слайд № 6

Сез ял иткән арада командирыгызга бер хәрби йөкләмә килеп төште, ачып укыйк әле.

Иптәш солдатлар, сезгә алдагы үрләрне яулау өчен, бик тиз арада әлеге хәрби йөкләмәне үтәргә кирәк. Санга морфологик-синтаксик анализ тәртибен хәтерегезгә төшереп, дәреслектәге 176 нчы күнегүне үтәгез. 106 нчы бит.

Слайд№ 7

Морфологик-синтаксик анализ ясау тәртибен искә төшерү.

Дәреслек белән эш. 106 нчы бит. 176 нчы күнегү. Күнегүнең биремен укыту.

2 санга морфологик анализ ясау. Ике укучыны такта янына чакыру.

Контроль: такта янындагыларны тикшерү.

Берсе сөйли,

Икәү тыңлый,

Икәве карап тора. (авыз, колаклар, күзләр)

Берсе - исемләшкән сан, берлек санда, тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия.

Бер чокырда - мең чокыр. (уймак)

Бер - сан, тамыр сан, микъдар саны, саналмышы чокырда сүзе, җөмләдә аергыч.

-Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. "5"леләре күбрәк булган төркем флаг алачак.

(Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр.) Релаксация

Слайд №8

Тест. Дөрес вариантларны билгеләгез.

  1. Сан нәрсәне белдерә?

а) предметның исемен;

б) предметның билгесен;

в) эш яки хәлнең билгесен;

г) предметның исәбен.

2. Сан нинди сорауларга җавап бирә?

а) кайда? кайчан? ничек?

б) кем? нәрсә? ни?

в) ничә? күпме? ничәү? никадәр?

г) нишли? нишләр? нишләгән?

3. Нәрсә ул саналмыш?

а) исем ачыклап килгән сүз;

б) сыйфат ачыклап килгән сүз;

в) сан белән ачыкланган исем;

г) фигыль ачыклап килгән сүз.

4. Түбәндәге саннар кайсы сүз төркемен ачыклыйлар.

Бер бүлмә, икенче сыйныф, җиде-сигез сугышчы, кырык биш яшь, ярты икмәк.

а) исемне

б) сыйфатны

в) алмашлыкны

г) фигыльне

5. Санның мәгънә ягыннан ничә төркемчәсе бар?

а) 4

б) 5

в) 6

г) 3

6. Микъдар санына -ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары кушылса, кайсы сан төркемчәсе ясала?

а) чама саны

б) җыю саны

в) тәртип саны

г) бүлем саны

7. Микъдар санына -ау, -әү кушымчалары кушылса, кайсы сан төркемчәсе ясала?

а) җыю саны

б) тәртип саны

в) чама саны

г) бүлем саны

8. Бу саннар нинди төркемчәгә карый?

Ун көн, йөз ел, туксан җиде йорт, җитмеш капчык.

а) микъдар саны

б) тәртип саны

в) җыю саны

г) чама саны

9. Кайсы сан төркемчәсе предметның төгәл исәбен белдерә һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап бирә?

а) җыю саны

б) тәртип саны

в) микъдар саны

г) чама саны

10. Бу саннар ясалышы ягыннан нинди төркемчәгә карыйлар?

Унбер, унөч, унбиш, уналты, унсигез, унтугыз.

а) тамыр сан

б) кушма сан

в) тезмә сан

г) парлы сан



Слайд №9

Контроль: эшләрнең дөреслеген тикшереп үтик. Бер-берегезнең эшләрен тикшерегез.

Кайсы төркемдә бишлеләр күбрәк? Флагны тапшыру.

  • Солдатлар бик игътибарлы, уяу булырга тиешләр бит инде. Мин сезгә сан кергән җөмләләр укырмын. Сез саннарны истә калдырып миңа әйтерсез.

Сугыш 4 ел барды. Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын йотты. Татарстанның 200дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булды. 1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш Совет Армиясенең данлы Җиңүе белән тәмамлана.Дәһшәтле сугыш ким дигәндә 27 миллионнан артык ватандашыбызның гомерен өзде. Шуларның 320 меңе безнең якташларыбыз, Татарстан кешеләре. Безнең якташыбыз Салихов Бәдыйг 1941-1945 елларда Орел,Белгорд,Киев,Львов шәһәрләре өчен барган сугышларда катнаша.(фотосы куела)



Слайд №10

Түбәндәге тамгаларны укыгыз: 6н, к3, 5ек, 100ек, б6рган, 1дәм, 1лек.

Сүзлек эше Балтырган (рәсеме күрсәтелә)

IV Йомгаклау.



-Менә дәресебезне йомгаклау вакыты да җитте. Без дәрестә нәрсә белергә тиеш идек?

-Ничек белдек?

-Нәрсә белдек?

Укучылар, без бүгенге дәрестә тагын нинди Бөек тема турында сөйләштек?

Тормыш дәвам итә, илебезнең сәяси хәле бүгенге көндә бик киеренке.Һәркем җирдә тынычлык,күгебез аяз, йөзебез якты, күңелебез тыныч булуын тели.

Кыл яхшылык кешеләргә-

Кеше булыйм дисәң.

Авыр булыр,өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң

Бул син игелекле.

Бу тема буенча сөйләшү сугыш ветераннарына, сугышта һәлак булган ватандашларыбызга карата ихтирам хисләре уяткандыр дип ышанам. Без аларга һәрвакыт игътибарлы, мәрхәмәтле булырга тиешбез.

Билге кую. Менә инде йолдызларны санар вакыт та җитте. Сержант дәрәҗәсен алырлык солдатларыбыз бар микән? Моны ачыклау өчен, әйдәгез әле үзбәя таблицасын да тутырыйк.







Үзбәя.

6нчы сыйныф. Исемем: ______________



Мин бу дәрестә актив катнаштым

балл



Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем



Мин санга морфологик-синтаксик анализ ясый беләм



Сөйләмем дөрес һәм тулы булды



Саннарны сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм











Һәр пунктка берәр баллдан

Слайд №11 Өй эше.

  1. Әдәбият дәреслегеннән, сугыш темасына кагылышлы, саннар кергән 5 җөмлә язып килергә.

  2. Иҗади эш.

"Кирәкми безгә сугыш" дигән темага инша язарга.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал