7


  • Учителю
  • Татар теле.Катнаш кушма җөмлә.8 класс.

Татар теле.Катнаш кушма җөмлә.8 класс.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала









Сыйныф: 8 нче сыйныф

Фән: татар теле

Тема: Катнаш кушма җөмлә.

Максатлар: 1. Катнаш кушма җөмлә турында укучыларга мәгълүмат бирү.

2. Катанаш кушма җөмләне башка җөмләләрдән аерырга һәм

танырга өйрәтү.

3. Татар теле дәресләренә кызыксыну тәрбияләү.

Дәрес төре: Яңа мәгълүмат бирү дәресе

Ысуллар һәм алымнар: әңгәмә, репродуктив, сөйләү, аңлатмалар бирү, китап белән эш, схемалар, таблицалар белән эшләү.

Җиһазлау һәм күрсәтмәлелек: схемалар, таблица, дәреслек М.З.Зәкиев Татар теле, 8 нче сыйныф - Казан: "Мәгариф" нәш. 2007.





























































Этаплар

Дәрес барышы



I. Оештыру



















































































II.Актуальләштерү























































































































































































III . Яңа мәгълүмат бирү.







































































































































































IV Ныгыту







































































































































V. Йомгаклау































VI. Өй эше бирү.





















- Исәнмесез, укучылар!

Татар теле дәресен башлыйбыз.

Әйдәгез, башта дежур укучыга сүз бирик. Ул безне мәдәният, әдәбият өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырып китсен. Республикабызда, шәһәребездә нинди күренеш - вакыйгалар бар икән.

(Укучы чыгышы, 2-3 минут).

- Иптәшегез чыгышы сезгә ошадымы?

Ни өчен? Нинди яңалыклар белән таныша алдыгыз?

( 1-2 укучы бәясе)

Чыгыш ясаучы һәм чыгышка бәя бирүче балаларга укытучы бәясе.



Ә хәзер дәресебезнең төп өлешенә керәбез.



1. Өй эшен тикшерү.

- Узган дәрестә сез күп иярченле кушма җөмләләрне өйрәнүне тәмамладыгыз.

Сезгә нинди өй эше бирелде?



(Өй эше 154 нче күнегү бирелде, схемалар төзергә).

1. [ (-ып), (-еп), (-ганчакта), ]







2. (-ып), (карамастан), [ ] 3.



( ), (һәм) [ ]

















2. Таблицага нигезләнеп өйрәнгәннәрне искә төшерү.



- Укучылар, китапларыгызның соңгы битен ачыгыз әле.

Без нинди җөмләләрне өйрәндек?



(Без кушма җөмләне, катлаулы төзелмәләрне, күп иярченле кушма җөмләне, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләне, бер - бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмләләрне өйрәндек).



- Ярар, катлаулы төзелмәләр дип без нинди җөмләләргә әйтәбез?



(Икедән артык җәмләдән торган кушма җөмлә катлаулы төзелмә дип атала).



- Дөрес, ә күп иярченле кушма җөмлә дип нинди җөмләләргә әйтәбез?



(Гади җөмләләре үзара ияртү юлы белән генә бәйләнгән катлаулы төзелмә күп иярченле кушма җөмлә дип атала).



- Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез?



(Күп иярченле кушма җөмләдә ике иярчен җөмлә дә баш җөмләгә ияреп килеп, тиңдәш булсалар бу җөмлә тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип атала.

- Ә тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип нинди җөмләләр атала?

(Ике иярчен җөмлә бер-берсе белән тиңдәш булмаса, бу җөмлә тиңдәш түгел иярүле иярченле кушма җөмлә дип атала).



- Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә?

(җөмләләр бер-бер артлы ияреп килсәләр, бу җөмлә бер-бер артлы иярүле иярчен кушма җөмлә була)



3. Схемалар буенча җөмләләрне табу.



















- Укучылар, бу схема нинди җөмләнеке?



(Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмләнеке)

























- Ә бу схема?

(Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә).



















- Бу схема ниниди җөмләнеке?

(Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләнеке).



4. Уку максаты кую.

- Хәзер таблицага кире кайтыйк.

Без нинди җөмләләрне әле өйрәнмәдек?



(катнаш кушма җөмләләрне өйрәнмәдек)



-Димәк, без бүген нинди җөмләләрне өйрәнә башлаячакбыз.



- Катнаш кушма җөмләләрне өйрәнә башлаячакбыз.





1. Тактадагы җөмләләргә таянып, катнаш кушма җөмләләр турында укучыларга аңлату.



- Укучылар, әйдәгез, тактадагы җөмләләрне карыйк.

-......1 нче җөмләне Марат укып чык әле.

(1)Күрде Газый: (2)яр инде әллә кайда калган, (3)алар Каманың урта бер җирендә чайкалалар.

- Ия һәм хәбәрне табыйк. Бу җөмлә ничә җөмләдән тора? Нинди җөмләләр?

(Күрде Газый; яр калган; алар чайкалалар).

- Бу нинди җөмлә икән?

(Бу тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә).

-Бу җөмләнең схемасын төзеп карыйк әле:















- 2 нче җөмләне карыйк.

(Бер укучыдан укытыла).

(1) Көннәр узган саен, (2) бу сүзләр азая бара, (3)өметләр сүнә, котылуга ышаныч бетә бара иде.

- Бу җөмләдәге ия һәм хәбәрләрне табабыз





- Ә схемасы ничек булыр?.



















- Укучылар, бу җөмләдә ничә баш җөмлә бар?

Алар үзара нинди бәйләнеш белән бәйләнгәннәр?

(Өч баш җөмлә бар,алар тезүле бәйләнеш белән бәйләнгәннәр)

- Укучылар, димәк бу җөмләдә ияртүле бәйләнеш тә, тезүле бәйләнеш тә бар. Мондый җөмләләрне без нинди җөмләләр дип атыйбыз инде?

(Катнаш кушма җөмләләр дип атыйбыз).

- Укучылар бу ике җөмләнең аермасын әйтегез әле?

(1 нче җөмләдә, схемада тезүле бәйләнеш иярчен җөмләләр арасында, ә 2 нче җөмләдә, схемада тезүле бәйләнеш баш җөмләләр арасында).

- Әйе, бик дөрес. Булдырдыгыз!



2. Дәреслек һәм кагыйдә белән эш.



- Ә хәзер китапларыгызның 115 битен ачыгыз һәм кагыйдәне барыгыз да эчтән укып чыгыгыз.

(Бер укучы кычкырып укый, ә калганнары тыңлый).

- Хәзер китапларны ябабыз да, схеманы кулланып, кагыйдәне әйтеп карыйбыз.

- Димәк, гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы төзелмә катнаш кушма җөмлә дип атала.

- Хәзер китаптагы 115-116 битләрне укып чыгабыз.



- Укыган өлештән нинди яңалык белдегез?

(Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә дә, бәйләнеш төренә карап, шундый ук тыныш билгеләре куела: монда өтер дә, ике нокта да, сызык та, нокталы өтер дә булырга мөмкин).

- Ә хәзер искәрмәне укыйк.

- Укучылар, катнаш кушма җөмлә тиңдәш иярүле күп иярчелекушма җөмләдән ничек аерыла?

(Катнаш кушма җөмләдә тезүле бәйләнеш баш җөмлә һәм гади җөмләләр арасында була; үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрнең берсендә яки берничәсендә иярчен җөмлә булса, алар катнаш кушма җөмлә төзиләр).



- Хәзер 155 нче күнегүне эшлибез.

(Биремне бер укучы укый).

-Башта беренче җөмләне күчереп язабыз. Аннары тыныш билгеләрен аңлатабыз. Схемасын сызып бәйләүче чараларын күрсәтеп язып куябыз.

( Җөмлә тактада тикшерелә).



(1)Малай комачаулый башласа, (2)Галиулла аңа зур яшел чикерткә тотып бирә, (3)чикерткәне, икәүләп, камылга арканлап куяллар.



нишләсә?



(- са), [ ], [ ]

1 нче өтер - баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында синтетик иярчен җөмлә булган өчен.

2 се - 2 һәм 3 җөмләдә тезүле бәйләнештә торган өчен.

- Хәзер калганнарын мөстәкыйль рәвештә дәфтәрләрдә эшлисез, аннары тикшерәбез.



2. (1)Ул яңадан күзләрен ачканда , (2) юлдаш абыйлар юк, (3) ат ниндидер авыл урамы белән бара иде.



Кайчан?



( Иярч.в.җ ) , [ ] , [ ]



3. (1)Салкыннар башлангач, (2)өй түбәләреннән боз бармаклары салынып төште, ләкин аяк асты пычрак иде.

кайчан?



(Иярч.в.җ ) , [ ] , [ ]



4. (1)Ашап бетереп табынны җыеп алгач, (2)Фатыйма,кабасын алып, җеп эрләргә утырды; (3)Хәлим ниндидер китап укырга тотынды.

кайчан?

кайчан?

( И.в.җ ), [ ] , [ ]



- Кабасын алып, -аермланган хәл.

- Хәзер 157 нче күнегүне дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшлисез һәм аннары бергә тикшерербез.

Бирем: 157 нче күнегү.



Катнаш кушма җөмләләр:

1. (1)Малай качып өлгергәнче, (2)Гәрәй аны тотып ала, (3)алар икәүләп өйгә керәләр.



2. (1)Сүз арасында Хәйдаров исеме телгә алынды, (2) һәм моның шундый сәбәбе бар иде: (3) узган төнне төнге сменада Хәйдаров смена нормасын бары тик сиксән процентка гына үтәде.





Күп иярченле кушма җөмләләр:

3. (1)Гәрчә , сез күп тапкырлар сыналган разведчик булсагыз да, (2) бүген сезгә тапшырыла торган эш гаять җаваплы булганлыктан, (3) мин сезгә тагын бер мәртәбе кисәтү ясарга тиеш таптым.



4. (1) Машина кайтып җитсә, (2) ике бригадирны районга җибәрегез, (3) чөнки аларның слетта чыгыш ясыйсылары бар.



-Димәк, укучылар, без бүген нинди җөмләләр белән таныштык?

(катнаш кушма җөмләр ).

- Катнаш кушма җөмлә дип нинди төзелмәгә әйтәләр?

(Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы төзелмәгә).



-Катнаш кушма җөмлә белән тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмләләр арасында нинди охшашлык һәм нинди аерма бар?



(Катнаш кушма җөмләдә тезүле бәйләнеш баш җөмлә һәм гади җөмләләр арасында була, ә тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмләдә тезүле бәйләнеш бары иярчен җөмләләр арасында гына була).



(Дәрестә актив һәм тырышып эшләгән укучыларны бәяләү).

Өй эше:

1 вариантка - әдәби әсәрләрдән катнаш җөмләләргә алты мисал күчереп язып китерергә;

2 вариантка - 117 нче биттәге 156 нчы күнегүне язмача эшләп килергә.



-Рәхмәт! Дәрес тәмам, тәнәфескә чыгарга мөмкин.





Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.



























































































































































Схемалар тактага язылган.



































































































































Балалар ярдәме белән схема төзелә.















Тактада бер укучы эзли, нәтиҗә чыгара.











Укучылар ярдәме белән схема тозелә.











































































































































Бер укучы укый, калганнар тикшерә,төзәтә.









Бер укучыдан укытыла.

















































































































Көндәлекләргә яздырыла.













































































Түбән Кама шәһәре

муниципаль гомуми

белем бирү учреждениесе

Бакый Урманче исемендәге

2 нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хаҗиева Зилия Гали кызының

8 нче сыйныфлар өчен татар теленнән

"Катнаш кушма җөмлә"

темасына дәрес план-конспекты үрнәге.

(Студентлар һәм яшь укытучылар өчен).



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал