7


  • Учителю
  • Татар теленнән диагностик тест, 6 кл.,код 22

Татар теленнән диагностик тест, 6 кл.,код 22

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле (22 нче код)

I вариант



Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән биремнәрне башкаруга 45 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 10 биремне үз эченә ала (1-10), Сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган бер җавапны сайлап алырга тиеш. Икенче өлеш 5 биремнән (11-15) тора. Аларга җавапны Сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз.



1 нче өлеш

1. Алфавит тәртибендә язылган сүзләр рәтен билгелә.

1) карлыган, груша, чия, әфлисун

2) әфлисун, груша, карлыган, чия

3) груша, карлыган, чия, әфлисун

4) әфлисун, груша, чия, карлыган

2. Кайсы сүздә басым соңгы иҗеккә төшми?

1) балалар

2) зәңгәр

3) тырышты

4) укыма

3. Хаталы язылган сүзне тап.

1) хыйал

2) ялкын

3) юлдаш

4) буяу

4. Кайсы рәттә тәмле сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган?

1) тәмле торт

2) тәмле сүз

3) тәмле ипи

4) тәмле аш

5. Кайсы рәттәге сүзләрдә ясагыч кушымчалар бар?

1) эшләде, уйлар

2) акыллы, башлык

3) урманга, кырлардан

4) сыйныфыбыз, дәфтәрегез

6. Нинди? соравына җавап булган сүзләр рәтен билгелә.

1) һава, тынлык

2) мин, аңа

3) көчле, кыю

4) атлый, чаба

7. Сыйфат+исемнән торган сүзтезмәне билгелә.

1) яңа китап

2) ике кеше

3) шәһәрдә яшәү

4) гимназиядә уку

8. Кайсы рәттәге сүзләрдә нечкә сузыклар гына кулланыла?

1) иртә, иләк

2) алма, чирәм

3) тау, давыл

4) китап, һәрчак

9. Кайсы рәттә кушма сүз бирелгән?

1) гөлҗимеш

2) бала-чага

3) әйләнә-тирә

4) урманнарга

10. Үткән заман хикәя фигыль кулланылган җөмләне билгеләгез?

1) Яшь тукраннар зур үсте.

2) Хәзер кошлар да сайрамый.

3) Агачлар яфрак кояр.

4) Көзне аюлар да сизә.

2 нче өлешӘлеге өлештәге биремнәргә җавапны җавап бланкына бирем саныннан уң якка беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифрны аерым шакмакка языгыз. Сүзләр яки цифрлар санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга кирәкми.



Текстны укыгыз һәм биремнәрне башкарыгыз.



1) Бүре - ерткыч хайван. 2) Аларны урманнарда, далада, чүлдә дә очратырга мөмкин. 3) Бүреләр - бик оста аучылар. 4) Алар хәлсез, авыру яки имгәнгән хайванны тоталар. 5) Шуның белән урманга һәм анда яшәүчеләргә файда китерәләр, авырулар таралуга юл куймыйлар. 6) Шуңа күрә бүреләрне "урман санитарлары" дип атыйлар. 7) Алар сарык, сыер көтүләренә дә һөҗүм итәләр һәм зур зыян салалар. ("Хайваннар дөньясы" китабыннан)



11. Өзекне укыгыз. Кайсы җөмләләрдә [w] авазы кергән сүзләр кулланыла? Җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

12. Кайсы җөмләләрдә зат алмашлыклары кулланыла? Җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

13. 5 нче җөмләдәге файда сүзенең антонимын уйлап языгыз.

14. 6 нчы җөмләнең хәбәрен күчереп алыгыз.

15. 1 нче җөмләдәге ерткыч сүзен русчага тәрҗемә итегез.

















Татар теле (22 нче код)

II вариант



Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән биремнәрне башкаруга 45 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 10 биремне үз эченә ала (1-10), Сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган бер җавапны сайлап алырга тиеш. Икенче өлеш 5 биремнән (11-15) тора. Аларга җавапны Сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз.



1 нче өлеш

1. Алфавит тәртибендә язылган сүзләр рәтен билгелә.

1) кыяр, чөгендер, шалкан, помидор

2) кыяр, помидор, чөгендер, шалкан

3) кыяр, помидор, шалкан, чөгендер

4) чөгендер, помидор, шалкан, кыяр

2. Кайсы сүзгә басым соңгы иҗеккә төшми?

1) малайлар

2) кызыл

3) ялкауланды

4) эшләмә

3. Хаталы язылган сүзне тап.

1) хәйкәл

2) шәһәр

3) даһи

4) халык

4. Кайсы рәттә кайнар сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган?

1) кайнар аш

2) кайнар йөрәк

3) кайнар су

4) кайнар сөт

5. Кайсы рәттәге сүзләрдә ясагыч кушымчалар бар?

1) барды, куяр

2) тәмле, ташлык

3) авылга, басулардан

4) тәрәзәбез, көндәлекләрегез

6. Нинди? соравына җавап булган сүзләр рәтен билгелә.

1) болыт, шатлык

2) ул, без

3) батыр, кечкенә

4) йөгерә, җыя

7. Сыйфат+исемнән торган сүзтезмәне билгелә.

1) матур кыз

2) өч йорт

3) авылга кайту

4) мәктәптә калу

8. Кайсы рәттәге сүзләрдә нечкә сузыклар гына кулланыла?

1) җил, көчек

2) алгы, күзләре

3) кояш, дару

4) балет, кино

9. Кайсы рәттә кушма сүз бирелгән?

1) тимераяк

2) биш-алты

3) ир-ат

4) абага

10. Үткән заман хикәя фигыльләр кулланылган җөмләләрне билгеләгез?

1) Елгалардан бозлар китә.

2) Болар юлга җыена.

3) Көннәр дә суытыр.

4) Агач яфраклары саргайган.



2 нче өлешӘлеге өлештәге биремнәргә җавапны җавап бланкына бирем саныннан уң якка беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифрны аерым шакмакка языгыз. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга кирәкми.



1) Камил әтисе белән урманга барды.

2) Ул нарат кәүсәсендә тиенне күрде. 3) Нәни генә бер йомгак, койрыгы үзеннән дә зур. 4) Тиен бер ботактан икенчесенә сикереп уйнады. 5) Аның уйнавы кызык иде. 6) Әнә ул ал тәпиләре белән нарат күркәсен эләктереп алды. 7) Аны әйләндереп карады һәм җиргә атты. 8) Камил көлеп җибәрде. 9) Тиен тавыштан курыкты һәм күздән югалды. (Р Хафизова)



11. Өзекне укыгыз. Кайсы җөмләләрдә [w] авазы кергән сүзләр кулланыла? Җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

12. Кайсы җөмләләрдә зат алмашлыклары кулланыла? Җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

13. 6 нчы җөмләдәге ал сүзенең антонимын уйлап языгыз.

14. 2 нче җөмләнең хәбәрен күчереп алыгыз.

15. 3 нче җөмләдәге йомгак сүзен русчага тәрҗемә итегез.





























2

2

2

4

4

3

1

1

4

2

2

5

2

2

6

3

3

7

1

1

8

1

1

9

1

1

10

1

4

11

3,4,5

2,5,9

12

2,4,5,7

2,5,6,7

13

зыян

арт

14

атыйлар

күрде

15

хищное ИЛИ хищник

клубок





























































Татар теле (22 нче код)

IV сыйныф

Җаваплар











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал