7


  • Учителю
  • План-конспект урока по татарскому языку на тему 'Туган җирем - Татарстан

План-конспект урока по татарскому языку на тему 'Туган җирем - Татарстан

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема: Туган җирем - Татарстан.Максатлар:1.Укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштыру.2.Укучыларның сөйләм телен баету, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру.3.Туган төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт х
предварительный просмотр материала

Тема: Туган җирем - Татарстан.

Максатлар:

  1. Укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштыру.

  2. Укучыларның сөйләм телен баету, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру.

  3. Туган төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, төрле рәсемнәр, диалог, кроссворд, укучыларга язып бару өчен кәгазь битләре, бүләкләр.

Үткәрү формасы: КВН

КВН-дәреснең этаплары

  1. Әзерлек этабы:

  1. Укучылар белән исәнләшү.

  2. Командаларның исем һәм капитаннарын сайлавы.

  3. Командаларның бер-берләрен сәламләүләре.

II. Төп этап:

I өлеш.

  1. нче тур. Кем күбрәк белә?

  2. нче тур. Игътибарлылык бәйгесе.

  3. нче тур. Диалогка төшеп калган репликаларны өстә.

  4. нче тур. Кайсы сүз артык?

  5. нче тур. Кроссворд.

II өлеш.

  1. нчы тур. Рәсемдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгән?

  2. нче тур. Туган тел,туган җир турында шигырьләр.

  3. нче тур. Адашкан хәрефләр.

  4. нчы тур. Табышмаклар.

  5. нчы тур. Капитаннар бәйгесе: "Әйе, юк".

  1. Йомгаклау этабы:

  1. КВН-дәрескә йомгак ясау.

  2. Җиңүче команданы билгеләү, бүләкләр тапшыру. Актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.

  3. Укучылар белән саубуллашу.

КВН-дәреснең барышы.

Белдерү

Бүген була КВН-

Гаҗәп күңелле уен!

3нче сыйныф

Үзара көч сынаша,

Менә сиңа тамаша!

Укытучы (У): (ТРның гимны яңгырый.)

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем - Татарстан. (Г. Зәйнәшевадан)

Исәнмесез, хәерле көн укучылар, килгән кунаклар.

Укучы (у): Исәнмесез!

У: Безнең бүгенге җыелуыбыз очраклы түгел.

Укучы (у):

У: Бик дөрес, укучылар. Шул форсаттан файдаланып, сезгә "Туган җирем - Татарстан" дип аталган КВН тәкъдим итәбез. Укучылар, сез ике командага бүленеп көч сынаячаксыз. Сезгә алдагы дәрестә алган белемнәрегез, тапкырлык һәм җитезлек кирәк булачак. Без бүген Татарстан Республикасы буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Юлыбызда киртәләр күп булыр. Ә безгә шул кыенлыклардан шома гына котылу юлларын эзләргә кирәк. Ә хәзер сезне жюри әгъзалары белән таныштырып китәбез. (Жюри әгъзалары белән таныштыру.)

Инде үзегезнең командаларыгызга матур исем сайлагыз һәм капитаннарыгызны билгеләгез, уенчыларыгыз белән таныштырыгыз. ( Ике команда да исем һәм капитаннарын сайлыйлар.)

у: Безнең команданың исеме - "Ак Барс". Капитаныбыз - Гайнуллина Адилә . Безнең команданың уенчылары - ... .

У: Ярый, рәхмәт. Ә хәзер икенче команда белән танышыйк.

у: Безнең команданың исеме - "Идел". Капитаны - ... Гыйльманова Эльвина. Безнең команда уенчылары - ... .

У: Бик яхшы. Димәк, командалар белән танышып чыктык. Хәзер мин сезне уенның кагыйдәләре белән таныштырам. КВН 10 турдан тора. Сезнең дөрес җавапларыгыз баллар белән бәяләнәчәк.

Дуслар, сез безгә сүз бирегез,

Белгәннәр алга чыксын.

Һәрберегез КВНда

Осталыгын, зирәклеген, булганлыгын күрсәтсен.

Сезнең ялыгыз күңелле үтсен! Зур уңышлар сезгә.

Уеныбызны башлап җибәрсәк тә буладыр. Командалар, сез әзерме?

у: Әйе!

У: Безнең Татарстан Россия дәүләтенең үзәгендә, Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел, мәйданы 68 мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан - зур республикаларның берсе. Барлык милләт вәкилләре дә дус һәм тату яши. Һәр дәүләтнең җитәкчесе, ягъни президенты була. Ә калган мәгълүматларны сез уен барышында белерсез.

Шулай итеп, I турга күчәбез. Ул "Кем күбрәк белә?" дип атала. Укучылар, мин сезне бирем белән таныштырып китәм. Һәр командага да чиратлап сораулар бирелә. Һәр дөрес җавап 1 очко белән бәяләнә. Барысы унсигез сорау. 1 нче командадан башлыйбыз.

Татарстанның беренче президенты кем?

у: Минтимер Шәймиев.

У: Әйе. Хәзер 2 нче командага сорау: бүгенге көндә Татарстан республикасының премьер-министры кем?

у: Илдар Халиков.

У: Яхшы. Беренче дүрт хәрефе русча "әни" сүзенә туры килә. Бу нинди район?

у: ... .

У: Җавап юк. Мамадыш районы. Алдагы сорау: Татарстандагы иң кечкенә район ничек дип атала?

у: ... .

У: Шулай ук җавап юк. Әтнә районы. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

у: Казан.

У: Әйе. Казандагы иң зур мәчет ничек дип атала?

у: Кол Шәриф мәчете.

У: Әйе. Г. Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре ничек дип атала?

у: "Туган тел".

У: Дөрес. Татарстан республикасы гимнының музыкасын кем язган?

у: Рөстәм Яхин.

У: Җавап дөрес. Татар халкының милли бәйрәме нинди?

у: Сабантуй.

У: Әйе. Милли татар ризыгы ничек дип атала?

у: Чәк-чәк.

У: Дөрес. Татарстан флагы нинди төсләрдән тора?

у: Яшел, ак, кызыл.

У: Дөрес. Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре булып санала?

у: Татар һәм рус телләре.

У: Җавап дөрес. Кремль нинди елга буенда урнашкан?

у: Казансу.

У: Әйе. Казан шәһәре уртасында нинди күл бар?

у: Кабан күле.

У: Әйе. "КамАЗ" машинасы ТРның кайсы шәһәрендә җитештерелә?

у: Яр Чаллы шәһәрендә.

У: Дөрес. ТРның нинди шәһәрен "нефтьчеләр шәһәре" дип атыйлар?

у: ... .

У: Җавап юк. Әлмәт шәһәре. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

у: Ак барс.

У: Әйе. 2 нче командага соңгы сорау: Кем Казан ханбикәсе булган?

у: Сөембикә.

У: Шуның белән I тур тәмам.

У: Алдагы тур - "Игъбарлылык бәйгесе". Ике командага да ике рәсем күрсәтелә. Аннары берәр сорау бирелә. Дөрес җавапка 1 очко куела. Командалар, бирем аңлашылдымы?

у: Әйе.

У: Игътибар белән рәсемнәрне карыйк. (Ике рәсем дә күрсәтелә.) Ә хәзер 1 нче командага сорау: 1 нче рәсемдә ничә гөмбә бар?

у: Дүрт гөмбә.

У: 2нче командага сорау: 2 нче рәсемдә ничә шар?

у: Тугыз шар.

У: Яңадан рәсемнәрне карыйк әле. Дөрес җавап биргәнсез микән? (Рәсемнәр яңадан күрсәтелә.) Димәк, ике команда да дөрес җавап биргән. Ике командага да 1әр очко куела.

3 нче тур - "Диалогка төшеп калган репликаларны өстә". Сезгә түбәндәге диалог бирелә:

- Син нинди республикада яшисең?

- ... .

- Аның башкаласы нинди шәһәр?

- ... .

- Анда нинди истәлекле урыннар бар?

- ... .

- Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

- ... .

- Татарстанның табигате нинди?

- ... .

- Татарстанда нинди елгалар бар?

- ... .

- Нинди файдалы казылмалар чыгарыла?

- ... .

- Кырларында нәрсәләр үсә?

- ... .

Төшеп калган репликаларны үзегезгә өстәп язарга кирәк. Язу өчен кәгазь битләре таратам. Әлеге тур 5 очко белән бәяләнә. Бу биремгә 5 минут вакыт бирелә. (Укучылар язалар.) Вакыт чыкты, ручкаларны куйдык. Хәзер укыйбыз. (Һәр команда да диалогны укып чыга.) Диалогны әйбәт язгансыз. Ике командага да 5әр очко куела.

У: 4 нче турга күчәбез. Ул "Кайсы сүз артык?" дип атала. Ике командага да сүзләр төркеме бирелә. Шулар арасыннан бер артык сүзне табарга кирәк булачак. Әлеге бирем 1 очко белән бәяләнә. 1 нче командага түбәндәге сүзләр бирелә: Кама, Кремль, Кабан күле, китап, Идел. Кайсы сүз артык?

у: Китап.

У: Дөрес. 2 нче командага сүзләр: Сабантуй, ат, көрәш, батыр, мәктәп. Әлеге сүзләрнең кайсысы артык?

у: Мәктәп.

У: Җавап дөрес. Ике команда да 1әр очко ала. Ә хәзер киләсе тур - "Кроссворд". Мин командаларга кәгазь битләре таратам. Әлеге битләрдәге шакмакларга дөрес җавапны язарга кирәк. Бу биремдә сез 3 очко туплый аласыз. Сорауларын үзем укып барам. Игътибар белән тыңлап барыгыз, сорауларны кире кабатламыйм.


Сораулары:

1. Татарстандагы нефтьчеләр шәһәре. (Әлмәт)

2. КамАЗ машиналары кайда чыга? (Яр Чаллы)

3. Атаклы татар шагыйре. (Тукай)

4. ТРның дәүләт гербында сурәтләнгән хайван. (Барс)

5. Вятка елгасының татарча исеме. (Нократ)

6. Казандагы тарихи манара. (Сөембикә)

7. Сәгать заводы кайсы шәһәрдә? (Чистай)

8. ТРның башкаласы. (Казан)

9. Татарстанның Дәүләт гимны музыкасы авторы. (Яхин)

Кәгазь битләрен җыябыз. Хәзер бергәләп тикшерербез. Экранга карагыз әле, монда сезгә дөрес җаваплар бирелгән. Нәтиҗәләрне әйтәм. (Нәтиҗәләр әйтелеп, баллар куела.)

Хәзер 6 нчы тур - "Рәсемнәрдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгән?". Мин сезгә кәгазь битләре таратам, шуларга язып бирерсез. 1 очко бирелә. Бирелгән өч рәсемдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгән икән? (Укучылар язып бирәләр.) Әйдәгез, бергәләп тикшерик инде.

у: Сөембикә манарасы , Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете.

У: Әйе. Ике команда да дөрес язган, 1әр очко алалар.

  1. Киләсе тур " Туган тел,туган җир турында шигырьләр".

У: Сез Татарстан Республикасы, шәһәрләребез яки туган як, туган тел турында шигырьләр беләсезме? Сөйләгез әле.

У: «Туган тел»

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!


Айгөл Хәбибуллина"Казан"

Татарстан башкаласы

Бик матур шәһәр Казан.

Заманында Тукай да бит

Шунда шигырьләр язган.

Казаннан фронтка киткән

Патриот-шагыйрь Җәлил.

Аның һәйкәле янында

Тын гына исәдер җил.

Казаныма һәр көн саен

Кунаклар килә - китә.

Бар кешене сокландыра,

Чакыра Сөембикә.

Гамил Афзал

Кошлар сайрый тирәктә,

Сыгылып үсә таллары.

Кайда йөрсәм дә йөрәктә

Татарстан таңнары.

Нурмөхәммәт Хисамов

Бу дөньяда мин бер ятим түгел,

Горурлыкка тулы хакым бар:

Тигезләргә мине тигез иткән

Республикам, туган халкым бар.

Нури Арсланов

Азат та син,

Гүзәл дә син,

Әй туган җирем.

Күкрәп яшә, Татарстан,

Җөмһүриятем минем!

Шәйхи Маннур

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Р Миннуллин.

"Кунакка килегез."

Җирнең иң матур җирендә-

Татарстанда торам мин.

Малайлар һәм кызлар! Сезне

Кунакка чакырам мин.

Йөртербез сезне утыртып

Я КамАЗга , я атка

Ашыксагыз- үзебездә

Ясалган самолетка.

Сезне үзебез үстергән

Ипи белән сыйларбыз

Матур итеп Тукай, Җәлил

Шигырьләрн сөйләрбез.

Безнең якларны күрсәгез

Сез шаккатыр идегз.

Дусларыгыз көтә сезне-Татарстанга килегез.


Р. Вәлиева "И газиз туган телем"

Туган телем күп еллардан бирле

Чәчәк ата йөрәк тәрендә.

"Әнкәй" дигән иң беренче сүзне

Мин әйткәнмен туган телемдә.

Л. Шагыйрьҗан "Милли, милли миллионнар"

Күкрәк сөтедәй саф ана телен

Әйләндермә мама теленә.

Ни урысча, ни татарча белмәс

Имгәтелгән буын тилерә.


Х. Туфан "Алмаз"

Арттырмый да, киметми дә шуны бел -

Татар теле - энҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул - Туган тел -

Баш очында кояш булып тора гел.

Наҗар Нәҗми "Татар теле "

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Алдагы турга күчәбез - "Адашкан хәрефләр". Биремнең шарты белән таныштырам: экранда бирелгән бер сүзнең хәрефләре адашкан, буталып беткән. Сезгә шуны дөрес итеп әйтергә һәм шул сүздән яңа сүзләр төзергә кирәк булачак. Кайсы команда беренче кул күтәрә, шул сүзне әйтеп бирә.(Укучыларга сүз күрсәтелә.) Нинди сүз бирелгән?

у: Башкала .

У: Дөрес. Моның өчен командага 1 очко языла. "Башкала" сүзеннән нинди яңа сүзләр ясап була икән, уйлап карагыз әле, укучылар.

у: Баш, кала, каш, бака, каба, бал, бак, аш, бала, лак, шакал, башак, ала.


У: Молодцы, укучылар. (Иң күп сүз әйткән командага 2 балл, ә азрак әйткәненә 1 балл куела.)

9 нчы тур - "Табышмаклар". Һәр командага икешәр табышмак әйтелә. Әлеге бирем 2 очко белән бәяләнә. 1 нче командага табышмаклар:

  1. Канаты бар - йоны юк, үзе бара - юлы юк.

  2. Үзе укый белмәсә дә, гомер буена яза.

Җаваплар бармы?

у:Самолет, каләм.

У: Дөрес. 2 нче команда өчен табышмаклар:

  1. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.

  2. Өй кыегына утырган, җир йөзен нур белән тутырган.

Җавапларын беләсезме?

у: Мәктәп, кояш.

У: Дөрес. Ике команда да 2шәр очко ала.

Укучылар, бүгенге уеныбызның ахырына да якынлашабыз.

10 нчы турда капитаннар бәйгесе була, ул "Әйе, юк" дип атала. Мин капитаннарга җөмләләр укыйм, сез дөрес булса - "әйе" дип, дөрес булмаса "юк" дип җавап бирерсез. Һәр дөрес җавапка 1 очко куела. Такта янына 1 нче команданың капитаны чыксын әле.

  1. "Туган тел" шигырен Габдулла Тукай язган.

у: Әйе.

У: 2. Татарстанның башкаласы - Казан.

у: Әйе.

У: 3. Сентябрь, октябрь, ноябрь - кыш айлары.

у: Юк.

У: 4. Кем эшләми, шул ашамый - бу мәкаль

у: Әйе.

У: 5. Чыгыш килешенең сораулары-кемне? кая?

у: Юк.

У: Капитан барлык җавапларны да дөрес әйтте. Аның командасы 5 очко ала. Хәзер икенче команданың капитаны чыга.

  1. Бүгенге көндә ТРның президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев.

у: Юк.

У: 2. Казан ханбикәсе Сөембикә булган.

у: Әйе.

У: 3. Елның бишенче ае - август.

у: Юк.

У: 4.Татарстанның дәүләт флагында ике төс бар.

у: Юк.

У: 5. Кайта,сөйләшә, пешерә -бу сүзләр исем сүз төркеменә карый.

у: Юк.

У: Дөрес җаваплар бирелде, әлеге команда да 5 очко ала. Шуның белән бүгенге КВН-дәрес тәмам. Хәзер жюри нәтиҗәләр чыгарыр. (Жюри әгъзалары балларны саный, нәтиҗәләрне әйтә.) Әйдәгез, бер-беребезне алкышлыйк әле. (Командалар бер-берсенә кул чабалар.)

Бүген сез бик тырышып, кызыксынып эшләдегез: бик эчтәлекле, тирән, мәгънәле диалог һәм монологлар төзедегез. Сезгә КВН ошагандыр дип уйлыйм. Шуның белән уен тәмам. Бүген без яши торган Татарстан Республикасы - көчле республика һәм аны яратыгыз, хөрмәт итегез. (Ахырдан "Мин яратам сине, Татарстан" җыры яңгырый ).



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал