7


  • Учителю
  • 'Спорт корылмаларын ачу' тантанасы

'Спорт корылмаларын ачу' тантанасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Мөслим муниципаль районы Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе















"Спорт корылмаларын ачу тантанасы"

Педагог-оештыручы: Мәүлиева Гөлшан Факил кызы.

2015 ел

Мөслим мәктәбенең спорт корылмаларын ачу тантанасы

Музыка

1.а.баручы: Хәерле көн, хәрмәтле кунаклар, балалар! Исәнмесез!

2.а.б

Күңелләр көр,йөрәк шатлана.

Хәерле көн,җитәкчеләр,

Алтын куллы төзүчеләр,

Бәйрәмгә килүчеләр.

1ал.б. Без бүген Мөслим урта мәктәбендә спорт мәйданчыгы ачу тантанасына җыелдык.


2ал.б. Рөхсәт итегез сезне шушы уңайдан барыгызны да котларга.


1ал.б. "Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелә" дигән Гиппократ.


2ал.б. Әйе, сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Шуңа күрә әлеге тема һәрчак актуаль булып кала.


1ал.б. Күптән көтелгән бу вакыйга без бик шат. Бик зур рәхмәт шушы программаны кабул иткән республика җитәкчеләренә, хөкүмәтебезгә. Балаларыбыз мәйданчыкта үзләрен физик яктан ныгыта алачаклар.


2ал.б.

Бу шатлыклы вакыйганы,мөгаен,балалардан да түземсезләнеп көткән кеше юктыр.Йөзләреннән бәхет очкыннары сибелә.Әйтер сүзләре дә бик күп.

(Суз балаларга бирелә)

Айсылу

1 бала

Мөслимебез чәчәк ата,

Мөслимебез яшәрә.

Өлкәннәр шатлык кичерә,

Горурлык ул яшьләргә.

Регина

2 бала

Ел саен яңара мәктәп,

Булмый кайчак танып та.

Кунаклар кайткан вакытта

Куябыз мактанып та.

Шамил

3 бала

Спорт - яшәү рәвеше,

Спортсыз булмый торып.

Бер җәй эчендә өлкәннәр

Ниләр куймады корып.

Айназ

4 бала

Яшел келәмле мәйданнар

Чакырып тора безне.

Спорт уңышлары белән

Куандырырбыз сезне.

Фэнзил

5 бала

Монда без ял да итәбез,

Футболын да тибәбез.

Мәктәбебезне яратып

Һәм сагынып киләбез.

Регина

6 бала

Рәхмәтләрнең иң зурысы-

Билгеле, Илбашына.

Рөстәм абый, без җаваплы

Бүген сезнең каршыда.

Аделина

7 бала

Сезгә булган ихтирамны

Без- балалардан күрерсез.

Безне үрнәк итеп куеп,

Әле мактап йөрерсез.

Алсу

8 бала

Без беләбез: һәр эштә дә

Сезнең җиңеп чыгасын.

Рәхмәтебез булып, Сезгә

Кыңгыраулар чыңласын!..

Айназ

9 бала

Без тоябыз: Сез булганда,

Мөслим тагын үсәчәк.

Сезнең тарафтан безгә

Җылы җилләр исәчәк.

Айсылу

10 бала

Барыгызга рәхмәтлебез,

Исән - имин булыгыз.

Безгә шулай - балаларга

Гел игелек кылыгыз!

1ал.б. Ә хәзер, спорт мәйданчыгын тантаналы рәвештә ачу өчен сүзне:


  • Мөслим муниципаль районы башлыгы _______________________________ бирәбез. Рәхим итегез!

  • Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры ___________________________

  • котлау өчен сүз сезгә бирелә, рәхим итегез!

  • Мәктәпнең физкультура укытучысы ___________________________________

  • да безгә җиткерер сүзләре бар, рәхим итегез!


Килгән кунаклар, җитәкчеләр тасма кисәләр.


2ал.б. Ә хәзер мәйданчыкка рәхим итегез! (Алып баручылар,балалар тезелешеп басалар)


1ал.б. Спорт мәйданчыгына мәктәбебезнең иң өлгер, җитез егетләрен футбол уйнарга чакырабыз.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал