7


  • Учителю
  • Ачык дәреснең технологик картасы Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте

Ачык дәреснең технологик картасы Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Ачык дәреснең технологик картасы

Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте

(Рус мәктәбенең татар төркемендә әдәби уку дәресе. 5 сыйныф)

Дилиә Рәис кызы Тимербулатова,

МБГББУ «Кэлчер ТГББмәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Максат:

1) Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү, «Су анасы» әкиятен укып анализлау;

2) аралашу сәләтен үстерүгә йогынты ясау;

3) Г.Тукай иҗаты белән горурлану, шигъри сүзгә мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Материал һәм җиһазлау:

укытучы өчен: Г.Тукай иҗаты буенча презентация, рәсемнәр, физминутка ясау өчен аудиоязма, «Су анасы» мультфильмы;

укучылар өчен: 5 нче сыйныф өчен «Татар әдәбияты» дәреслеге (авторлары: Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанов), «Үзбәя» кәгазьләре.

  • Универсаль уку гамәлләре:

  • шәхси: үз фикереңне башкаларга җиткерә белү, башкаларны игътибар белән тыңлау;

  • регулятив: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

  • коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү;

  • танып белү: сөйләмне аңлап төзи белү, логик фикерләү.

  • Уку эшчәнлеген оештыру: парларда, күмәкләп, үзлектән эшләү.

1. Оештыру.

Максаты: уңай психологик сәләт тудыру (1-2минут)

Укучыларны сәламләү, дәрескә әзерлекне тикшерү, эш урыннарын тәртипкә китертү.

Һава торышы турында әңгәмә. Диалогик сөйләм үстерү.

‒ Бүген көзнең ничәнче ае?

‒ Бүген көн нинди? Җил исәме? һ.б

Монологик сөйләм.

‒ «Көз»темасы белән бәйле нинди сүзләрне беләсез?

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысыз!

- Хәерле көн белән.

- Имен үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Анам телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек без.









‒ Әлеге аралашуыбыз өчен критерийлар буенча үзегезнең эшегезне бәяләгез

Дәрескә эш урыннарын тәртипкә китерәләр. Укытучы белән исәнләшәләр. Дежур укучыдан дәрестә кем юклыгы, сәбәбен сорыйлар. Бер-берсенең кәефе, хәлләре ничек икәнен сорашалар. Укытучы биргән сораулар буенча парларда сөйләшәләр. Бер-берсенә әлеге дәрестә уңышлар телиләр.



Парталарында яткан «Үзбәя кәгазе»нә язылган критерийлар буенча 1 нче пунктка үзләренә билге куялар

2. Өй эшен тикшерү. Максаты: укучыларның мөстәкыйль эшли алуларын тикшерү (4-5минут)

Г.Тукай турында мәгълүмат яки аның шигырьләрен тыңлау. Быел Г.Тукайның 130 еллык юбилее билгеләп үтелүе турында әңгәмә кору

1. Укучылар үзләре сайлап алып эшләп килгән өй эшләрен укый.

2. «Үзбәя кәгазе»нә язылган критерийлар буенча 2 нче пунктка үзләренә билге куялар

3. Актуальләштерү. Максаты: белгәннәреннән чыгып, белмәгән материалны ачыклау (2-3минут)

1. Ребус чишү (Тукай сүзе килеп чыгарга тиеш)

2. ТЭЙК-ОФ-ТАЧ ДАУН структурасын куллану.





‒Тукай әсәре булса - басарга, булмаса-утырып кына торырга кирәк

1. Ребус чишәләр



2. Укучылар Тукай әсәре булса - басалар, булмаса-утырып кына торалар.

4. Уку мәсьәләсен кую. Максаты: теманы, дәрестәге чишәсе проблеманы формалаштыру (6-7 минут)

‒ Димәк, бүген кайсы шагыйрьнең әсәре белән танышырбыз?

‒ Хәзер мультфильм карыйбыз.

‒ Дөрес, бүген без Г.Тукайның «Су анасы» әкиятен укып фикер алышырбыз, андагы геройларга характеристика бирербез

-Су анасы төшенчәсе



Укучылар куелган сорауга җавап бирә, Г.Тукайның «Су анасы» әкиятен карыйлар һәм дәрестә чишәсе уку мәсьәләсен үзләре әйтәләр

5. Уку мәсьәләсен чишү.

Максаты: Теманы ачу, проблеманы чишү өстендә эш. (18-20 минут)

1. Сүзлек эше.

РАУНД-ТЭЙБЛ структурасын куллану











Көнгә каршы- на солнце Шаять- наверно

Юлдашым - иптәшем,друг Кыйсса- событие

Сачен-чәчен,волосы Посып- качып,прячась

Басма- мостик Кирегә йөгерә- бежит обратно

Чиертә-стучит Иясе- хозяин

Орыша-ругает



(Число, теманы дәфтәргә язу)

Сүзлектәге сүзләре белән танышалар, беренче төркем ‒сүзтезмә, икенче төркем җөмләләр төзеп, дәфтәргә бер-бер артлы бирелгән вакыт эчендә язалар

Ял минуты. көй яңгырый

Су буена килдем, басмага басып суга сикердем. Мин коенам,йөзәм, чәчрәтәм, уйныйм, чумам. Судан чыгып кирегә йөгерәм.

Өйрәнелгән сүзләрне әйтеп, физик күнегүләр ясыйлар

2. Укытучы текстны укый. Сәнгатьле укучы балалар тестны укуны дәвам итә.

Укыганда «Малай Су анасының нәрсәсен урлый?» соравына җавап эзләү

Куелган сорау буенча фикер алышу.

3. «Кайсы артык» уены. КЛОК БАДДИС структурасын куллану

Рәсемнәр таратыла. Бер рәсем әсәр эчтәлегенә туры килми

Укучылар артык рәсемне билгелиләр. Билгеле бер вакытка очрашып, балалар үзләренә пар таба һәм җавапларын чагыштыра, фикерләрен аңлата

4. Текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү

‒ Малай дөрес эшләгәнме? Ни өчен? (Ул кеше әйберен сорамыйча ала, урлап кача.)

Сорауга җавап бирәләр. Бер-берсенең фикере белән килешү-килешмәүләрен әйтәләр

5. План төзү.

ТАЙМ-ПЭА-ШЭА структурасын куллану

Бирелгән вакыт эчендә әсәрнең планын төзеп бетерү:

- Авыл малаеның ялгызы су коенуы.

- Басмада Су анасы.

- Алтын таракны алып качу.

- Су анасы малайны куа.

- Авылга җитү һәм өйгә кайту.

-Таракны кире Су анасына бирү

1. Бирелгән вакыт беткәч, парлап тикшерәләр.

2. «Үзбәя кәгазе»нә язылган критерийлар буенча 3 нче пунктка үзләренә билге куялар

Текстның төп фикерен ачыклау.

‒ Ә хәзер гомуми нәтиҗә ясыйк.

‒ Әйе, кеше әйберенә рөхсәтсез тияргә ярамый. Бу әсәрнең төп фикере.

‒ Төркемнәрдә фикер алышыгыз әле.

1 нче төркем.

‒ Күршеңә кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгы турында әйт.

2 нче төркем.

‒ Син Су анасы икәнеңне һәм синең алтын тарагың бар икәнен әйт.

3 нче төркем.

‒ Син кеше әйберенә тимәгәнеңне әйт



Ә хәзер бергәләп гомуми нәтиҗәне ясыйбыз.

Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылырга ярамый.

Һәр төркем үзенең фикерен әйтә.



Парлап сөйләшәләр.

























«Үзбәя кәгазе»нә язылган критерийлар буенча 4 нче пунктка үзләренә билге куялар



‒ Укучылар, кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгы турында халкыбызда бик матур мәкальләр бар. Күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне язсагыз, сез аларны миңа үзегез әйтерсез:

Каракның бүреге ... (яна)

Каракны яшергән кеше үзе дә ... (карак)

Карга … , карак карганып котылыр (каркылдап)

1 нче төркем - беренче мәкальне, 2 нче төркем икенче мәкальне, 3 нче төркем мәкальне аңлата



Тест сорауларына җавап бирү (вакытка карап)

«Үзбәя кәгазе»нә язылган критерийлар буенча 5 нче пунктка үзләренә билге куялар

6. Рефлексия.

Максаты: Дәрес максатына нинди юллар белән ирештек? Ниләр белдек? кебек сорауларга җавап бирү (3-4 минут)

‒ Балалар, бүген без дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек?

‒ Ничек эшләдек?

‒ Ниләр белдек?

‒ Г.Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән нинди чараларда катнаштыгыз

Укучылар чиратлап телдән җавап бирәләр, бер-берсеннән дә сорыйлар.

7. Бәяләү.

Максаты: укучыларның үз уңышлары һәм уңышсызлыкларының сәбәбен ачарга, эшчәнлеген бәяләргә өйрәтү (2-3 минут)

- Укучылар, «Үзбәя кәгазе»нә карагыз. Бүген сез нинди эшне әйбәт башкарып чыктыгыз, ә кайсы өлештә йомшаграк эшләдегез?

(Укытучы критерийларны аңлата, билгеләр куя.)

Укучылар һәр дәрес этабы буенча үзләренә бәяләмә бирә, «Үзбәя кәгазе»нә 6 нчы пунктка гомуми билгене куеп, укытучыга тапшыра

8. Өй эше бирү. Максаты: мөстәкыйльлеккә өйрәтү, үз мөмкинлекләреннән чыгып, биремнәрне сайлап алу күнекмәсе булдыру (1-2 минут)

1. Су анасының рәсемен ясарга һәм ни өчен шундый икәнлеген аңлатырга.

2. План нигезендә әкиятнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә.

Укучылар, үзләренә өй эшен сайлап алып, көндәлекләренә язып куялар.







Ребус



1.Һәрвакыт авыз эчендә, ә йотып булмый.

2. Яз киенә, көз чишенеп ташлый.

3. Ак ашъяулык таптык, җир өстенә яптык.

4. Төнлә калка, көндез ята.

5. Күл тулы алтын балык.























































</



Тест сораулары

1.Мин коенам ...

А. комда

Б. суда

В. диңгездә



2.Басмада ... утыра.

А. чибәр хатын

Б. акыллы хатын

В. куркыныч хатын





3.Тарак нинди?

А. алтын

Б. агач

В. тимер



4.Су анасы авылга ... килә.

А. иртән

Б. көндез

В. кич



5.Әни мине

А. орышты

Б. мактады

В. эндәшмәде





:









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал