7


  • Учителю
  • Разработка урока татарского языка Родной край-Татарстан

Разработка урока татарского языка Родной край-Татарстан

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</



Дәреснең темасы: Туган ягым - Татарстан (7нче сыйныф рус төркеме)

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү максаты:

- "Без Татарстанда яшибез" темасы буенча алган белемнәрне системалаштыру, гомумиләштурү;

2. Фикер сәләтләрен үстерү максаты:

- парлап сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклау;

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

3. Тәрбияви максаты:

- туган ягың - Татарстанны ярату, аның белән горурлану хисләрен уяту;

Дәрес тибы: Диалогик - монологик сөйләм.

Жиһазлау: дәреслек (78нче бит), карточкаларда иҗади биремнәр, проектор, ноутбук, презентация материаллары.

Эш формалары: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парлап эшләү.

Предметара бәйләнеш: рус теле, география.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру. - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле көн телик. - Бүген сыйныфта кем дежур? - Бүген сыйныфта мин дежур. Бүген алтынчы апрель. Атнаның чәршәмбе көне. Язның икенче ае. Сыйныфта барысыда бар. Көн кояшлы (болытлы), җил юк, урамда җылы. Табигатьтә үзгәрешләр күренә. Агачлар кышкы йокыдан уяналар, кешеләр җиңел өс киеме кигәннәр. Кошлар җылы яктан кайталар

I I. Дәреснең максатын, бурычларын билгеләү

- Рәхмәт утыр. Укучылар безгә СМС хәбәр килде бугай. Әйдәгез карыйк әле. Франциядә яшәүче Франсуа безгә СМС хәбәр җибәргән. Әйдәгез аның үзен тыңлап карыйк әле?(Слайд)

- Укучылар, димәк без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

- Франсуаны, туган ягыбыз - Татарстан белән татар телендә таныштырабыз. Татарстан турында алган белемнәребезне гомумиләштерәбез.

I I I. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү. (Төркемнәрдә эш. 1. "Татарстанның кошлар дөньясы."

2."Татарстанның хайваннар дөньясы." 3. "Татарстанның үсемлекләр дөньясы." темаларына материал туплап килергә иде. 2. Шәһәрләр турында.

- Укучылар, ә кешеләр кайда яши?

- Шәһәрләрдә, авылларда, поселкларда.

- Шәһәрләребез турында сөйләп күрсәтик әле. Өстәлләрдә карточкалар ята. Карточкаларда диалоглар бирелгән. Ләкин репликалар төшеп калган. Бу эшне сез парларда эшлисез.

  1. "Казан"

  • ....?

  • Татарстанның башкаласы - Казан шәһәре.

  • Казанда нинди истәлекле урыннар бар?

  • ..., ..., .... .

  • Синең Казанда булганың бармы?

  • .... .

  1. "Чистай"

  • Максим, Чистай шәһәрендә булганың бармы?

  • .... .

  • .... ?

  • Чистай - борынгы шәһәр.

  • Чистай нинди елга буенда урнашкан?

  • .... .

  1. "Алабуга"

  • Настя, синең Алабуга шәһәрендә булганың бармы?

  • ... .

  • Алабугада нинди атаклы рәссам яшәгән?

  • ... .

  • Син аның картиналарын беләсеңме?

  • ... .

  1. "Бөгелмә"

  • ... ?

  • Мин Бөгелмә шәһәрен беләм

  • ...................... ?

  • Анда минем дустым яши.

  • .......................?

  • Без аның белән лагерьда таныштык.





  1. "Әлмәт"

  • .... ?

  • Әлмәт зур, матур шәһәр. Ул - нефтьчеләр шәһәре.

  • ......... ?

  • Анда минем булганым бар.

  • Әлмәтнең ял паркында булганың бармы?

  • .... .

  1. " Яр Чаллы"

- Олег, синең Яр Чаллыга барганың бармы?

  • .... .

  • .... ?

  • Әйе, ошады.

  • Анда кайда булдың?

  • Татарстанда бик күп матур, зур шәһәрләр бар. Димәк без Франсуага Татарстан шәһәрләре буйлап экскурсия ясый алабыз. Слайд.

IV. Аудирование.

  • Укучылар, киләчәктә без 9нчы сыйныфта ЕРТ бирәчәкбез. Бүген дәрестә имтиханның аудированиедан бер өлешен карап үтик. Аудирование Татарстан турында. Сезнең алдыгызда биремнәр. Биремнәрне һәр кем индивидуаль рәвештә эшли.

Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями каждого говорящего А - Г и утверждениями, данными в списке 1 - 6. Используйте каждое утверждение из списка 1 - 6 только один раз. В задании есть одно лишнее утверждение.

Занесите свои ответы в таблицу.

Утверждения:

1. Сөйләүче Татарстан башкаласы турында әйтә.

2. Сөйләүче "КамАЗ" заводы турында әйтә.

3. Сөйләүче республиканың мәдәнияте турында әйтә.

4. Сөйләүче Татарстанның сәнәгате турында әйтә.

5. Сөйләүче башкалабызның спорт корылмалары турында әйтә.

6. Сөйләүче туган авылы турында әйтә.





Говорящий

А

Ә

Б

В

Г

Утверждение

4

2

3

1

5





  • Эшләрнең дөреслеген яшел карандашлар ярдәмендә тикшереп үтик.

V. Алган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү.

1. - Бөек шагыйребез Г.Тукай менә нәрсә язып калдырган. Слайд. Быел 2016нчы елның 26нчы апрелендә бөек шагыйребез Г.Тукайга- 130 яшь тулачак.

- Республикабызда нинди климат? Әйе, бөек шагыйребез әйткәнчә бездә уртача климат. - Хәзер төркемнәр терәк сүзәр ярдәмендә безгә кыш, җәй, көз турында сөйләп күрсәтерләр. 1нче төркем - "Кыш", 2нче төркем -"Җәй", 3нче төркем - "Көз"турында сөйли.

2. - Укучылар безнең илебездә бик күп сугышлар бара. Бу илләр арасындагы сугышлар ни өчен дип беләсез? Файдалы казылмалар өчен. Безнең өстәлләребездә Татарстан картасы ята. Шартлы билгеләр белән файдалы казылмалар бирелгән. Шул шартлы билгеләрне Татарстан картасы янына беркетеп чыгыгыз әле. Бу эш укучылар төркемнәрдә башкарыла.

-

3. Ситуатив күнегүләр.

1. - Спроси у друга, какие животные обитают в Татарстане.

  • Ралина, әйт әле, Татарстанда нинди хайваннар яши?

  1. -Как скажешь о том, что у вас проводятся разные национальные праздники?

  • Дустым, бездә төрле милли бәйрәмнәр үткәрелә.

  1. -Поинтересуйтесь, какие города расположены возле Камы.

  • Дустым, Чулман елгасы буена нинди шәһәрләр урнашкан?

  1. Спроси у друга, какие реки протекают через Татарстан.

  • Дустым, Татарстан аша нинди елгалар ага?

  1. Как скажешь о том, что в вашем классе учатся русские, татары, чуваши?

  • Дустым, безнең сыйныфта руслар, татарлар, чувашлар укый.

  1. Поинтересуйтесь, какая река самая большая в Татарстане.

  • Дустым, Татарстанда иң зур елга нинди?

  1. Текст белән эш.(төркемнәрдә эш.)

Бирем: терәк сүзләрне кулланып текстка төшеп калган сыйфатларны яз.

Без Татарстанда яшибез. Татарстан - ... , ... республика. Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар һәм башка милләтләр ... һәм ... яшиләр. Татарстанда ... шәһәрләр, ... авыллар, ... урманнар, ... күлләр күп. Татарстан аша Чулман, Идел, Нократ, Агыйдел кебек ... елгалар ага. Урманнарда ... төлкеләр, ... куяннар, ... бүреләр яши. Татарстанда уртача котиненталь климат. Җәйләре .... , ә кышлары уртача ... була. Татарстанда иң зур табигый байлык - нефть.

Терәк сүзләр: зур, дус, тирән, тату, матур, усал, калын, җылы, хәйләкәр, бай, зур, куркак, салкын.

  • Дөреслеген тикшерү.

  1. Текст белән эш.

Без Татарстанда яшибез. Татарстан - бай Һәм зур республика. Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар һәм башка милләтләр дус һәм тату яшиләр. Татарстанда зур шәһәрләр, матур авыллар, калын урманнар, тирән күлләр күп. Татарстан аша Чулман, Идел, Нократ, Агыйдел кебек зур елгалар ага. Урманнарда хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, усал бүреләр яши. Татарстанда уртача котиненталь климат. Җәйләре җылы, ә кышлары уртача салкын була. Татарстанда иң зур табигый байлык - нефть.Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений 1 - 5 соответствуют содержанию текста (1 - текстка туры килә), какие не соответствуют (2 - текстка туры килми).

  1. Татарстан бай республика.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

  1. Татарстанда зур шәһәрләр, матур авыллар бик аз.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

  1. Татарстан аша Чулман, Идел, Нократ, Ода кебек зур елгалар ага.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

  1. Урманнарда хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, көчле филләр яши.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

  1. Татарстанда уртача котиненталь климат.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

  1. Татарстанда иң зур табигый байлык - алтын.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми





  1. 1

  2. 2

  3. 2

  4. 2

  5. 1

  6. 2

  1. Дөреслеген тикшерү.

VI. Дәресне йомгаклау.

  1. Туган ягыбыз - Татарстан. Без бүген дәрестә Татарстан шәһәрләре, табигате турында сөйләштек. Ләкин без үзебез туып үскән шәһәр белән Франсуаны таныштырмадык. Быел безнең шәһәребезгә, Түбән Камага - 50 яшь.

VIII. Билгеләр кую.

  1. Минемчә , сез бүген дәрестә бик яхшы эшләдегез, теманы яхшы өйрәнгәнсез, рәхмәт сезгә.

VIII. Өй эше бирү.

  1. 78нче бит 11нче күнегү

  2. 78нче бит 12нче күнегү







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал