7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку на тему'Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы' (5 класс)

Урок по татарскому языку на тему'Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы' (5 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.


План.


  1. Оештыру.

  2. Актуальләштерү:

- фонетик зарядка;

- яңа темага әзерлек.

  1. Яңа тема өстендә эш.

  • кушымчаларны кабатлау;

  • хәзерге заман хикәя фигыльнең нинди кушымчалар ярдәмендә ясалуын искә төшерү;

  • -мый/-ми кушымчаларының нинди формада куллануын кабатлау;

  • Төрле типтагы күнегүләр эшләү;

  • Диалог төзү.

  1. Физкультминутка.

  2. Ныгыту:

- карточкалар белән эш;

- тест эшләү.

6. Йомгаклау.

Өй эше бирү.

Максат:

  • к хәрефе кергән сүзләр белән танышу, аларның нечкә һәм калын әйтелешен аера алуга ирешү;

  • фигыль сүз төркемен искә төшерү, дөрес таба һәм аларга сорау куя белүләренә ирешү;

  • фигыльнең юклык формасы кушымчаларын искә төшерү;

  • игътибарлылыкны арттыру;

  • икмәккә дан җырлау.

Җиһазлау:

Компьютер, проектор, слайдлар.

Материал:

Р.З.Хәйдарова, Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5нче сыйныфы өчен дәреслек. -Татар китап нәшр., 2011


Дәрес барышы:


1. Оештыру.


Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

Исәнмесез, укучылар! Сезне күрүемә мин бик шатмын! Утырыгыз.

  • Бүген класста кем дежур?

  • Бүген класста мин дежур.

- Бүген ничәнче число?

  • Бүген 13 нче декабрь.

  • Класста кемнәр юк?

  • Класста барыбыз да бар.

  • Рәхмәт. Утыр.

  • Әйдәгез дәресебезне башлыйбыз. Дәресебезнең темасы: "Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы" дип атала.

Әйдәгез фонетик зарядка ясап алыйк.


2. Фонетик зарядка.

Камил коймага кадак кага. Камилнең кадагы кагылмый, кәкрәя. Кадак кәкрәйгәч , Камилнең кәефе кырыла. Камил кадакны какмыйча кайтып китә.

  • Укучылар, әйтегез әле, бу җөмләләр нинди хәрефтән башланганнар?

  • К хәрефеннән.

  • К нинди аваз: тартыкмы әллә сузыкмы?

  • К тартык аваз.

  • К хәрефе калын һәм нечкә әйтелә.

  • Дөрес. Әйдәгез бирелгән җөмләләрдәге сүзләрне 2 баганага аерып язабыз.

[к] [қ]

Камил коймага

Камилнең кадак

Кәкрәя кага

Кәефе кадагы

Камил кагылмый

Китә кырыла

кадакны

какмыйча

кайтып

  • Рәхмәт.

  • Укучылар, әйтегез әле, кага, кагылмый, кәкрәя, кырыла, китә сүзләре нинди сорауга җавап бирә?

  • Нишли? соравына җавап бирәләр.

  • Бу нинди сүз төркеме?

  • Бу фигыль сүз төркеме.

  • Укучылар, фигыль заманнарын искә төшерик әле.

  • Хәзәрге, үткән, киләчәк заман.

  • Фигыльләр нинди формаларда булалар?

  • Барлыкта һәм юклыкта.

  • Әйе, бик дөрес.

3. Яңа тема өстендә эш.

  • Укучылар, безнең бүгенге темабыз "Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы" дип атала.

Настоящее время изъявительного наклонения образуется следующим образом: к корню глагола присоединяются аффиксы -а/-ә,-ый/-и.

Отрицательная форма образуется с помощью аффиков -мый/-ми.

  • Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/-ми кушымчалары ярдәмендә ясала.

Мәсәлән: Мин мәктәпкә барам. (Я иду в школу.)

Мин мәктәпкә бармыйм. (Я не иду в школу.)

Ул "2"ле ала. (Он получает "2".)

Ул "2"ле алмый. (Он не получает "2".)

Әйдәгез әле фигыльләрне юклык формага куеп карыйк.

Бара- бармый

Күрә- күрми

Ашый- ашамый

Юа- юмый

Җырлый- җырламый

Эшли- эшләми

  • Яхшы, укучылар. Ә хәзер без сезнең белән 64 биттәге 2нче күнегүне эшләп алырбыз.

Куя- куймый

Алып кайта- алып кайтмый

Бара-бармый

Килә- килми

Ә хәзер бирелгән фигыльләр белән телдән 1әр җөмлә төзибез.

- Рәхмәт.

- Әйдәгез әле без сезнең белән кроссворд чишеп алыйк.

Ишек

Карга

Алма

Әби

Курчак

  • Нинди сүз килеп чыкты?

  • Икмәк сүзе.

  • Әйтегез әле, икмәк нәрсә ул?

  • Икмәк ул ризык.

  • Икмәкне кайда пешерәләр?

  • Икмәкне мичтә пешерәләр.

  • Әйдәгез әле яңа сүзләр белән танышып үтик.

Орлык- семена

Тегермән- мельница

Яга- затапливает

Мичкә куя- ставит в печь

(Бергәләшеп кабатлыйбыз)

Хәзер без сезнең белән 64 биттәге 4нче күнегүне эшлибез. (Фигыльләрне табабыз, юклык формасын әйтәбез.)

  1. Орлык үсә.

  2. Орлыкны тегермәндә тарталар. (мелят)

  3. Оннан ипи изәләр.

  4. Мичкә ягалар. (затапливают)

  5. Ипине мичкә куялар. (ставят в печь)

  6. Ипи пешә. (печётся)

Тарталар- тартмыйлар

Изәләр- измиләр

Ягалар- якмыйлар

Куялар- куймыйлар

Пешә- пешми


4. Физкультминутка.


Кышкы урман

Кышкы урманга килдек, (атлау хәрәкәтләре)

Матур урыннар күрдек. (як-якка куллар белән күрсәтү)

Тун кигән каен - уңда,

Ямь-яшел чыршы - сулда.

Кар бөртекләре оча, (кулны өскә күтәреп,

Әйләнеп битне коча. як-якка әйләнү)

Әнә куян сикерә, (сикерү)

Ул бүредән элдертә. (чабу)

Без аннан да качабыз, (иелү)

Тотмас безне ул явыз. (кул белән селтәү)

Аю бабай ял итә, (иелгән килеш кулларны кочаклап, ял итү)

Кызылтүшләр очалар, (басып, очу хәрәкәтләре ясау)

Бигрәк тә матур алар.

Урманда рәхәт булса да,

Безгә кайтырга вакыт.


5. Ныгыту.

Сорауларга җавап бирәбез.

  • Орлык кайда үсә?

  • Орлык кырда үсә.

  • Орлыкны кайда тарталар?

  • Орлыкны тегермәндә тарталар.

  • Икмәк кайда пешә?

  • Икмәк мичтә пешә.

  • Ипине ташларга ярыймы?

  • Юк, ярамый.

  • Ашаганда сөйләшергә ярыймы?

  • Ярамый.


Карточкалар белән эш.

  • Ә хәзер без сезнең белән 1 күнегү эшләп алырбыз.

  1. Олы кызы Настя китап укы..., ә кече кызы Оля рәсем яса.... . Ә Артем әнисенә булыш... .

  2. Ул барлык савыт-сабаны ю... .

  3. Әнисе эштән кайт... .

  4. Маша әнисенә ярдәм ит... .

  5. Айгөл мәктәптә укыма... .

  6. Ул әнисенә ярдәм итәргә теләмә... .


  • Димәк, укучылар, хәзерге заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

  • Юклык формасы ничек ясала?


  • Рәхмәт. Дәресебезне дәвам итәбез. Чираттагы биремдә бирелгән җөмләләр арасыннан икмәк темасына караган җөмләләрне табып әйтегез.

  1. Бакчада зур-зур агачлар үсә.

  2. Мин кибеттән ипи сатып алдым.

  3. Быел көз яңгырлы булды.

  4. Икенче катта ипи кибете урнашкан.

  5. Мин ипи белән май яратам.

(Тикшерәбез)

Мин кибеттән ипи сатып алдым.

Икенче катта ипи кибете урнашкан.

Мин ипи белән май яратам.

Әйдәгез әле, икмәк темасына караган диалог төзеп алыйк.

(Диалог төзиләр).


Хәзер белемнәрне тикшерү өчен тест эшләп алырбыз.

  1. Кайсы сүз нишли? соравына җавап бирә?

а) укучы ә) укый б) сары

2. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а) -ма/-мә ә) -ды/-де б) -рак/-рәк

3. Укыйлар сүзе нинди сорауга җавап бирә?

а) нәрсә? ә) нинди? б) нишлиләр?

4. Кайсы сүз артык?

а) укый ә) яза б) ак

5. Юклык формасындагы фигыльне табыгыз.

а) бармый ә) укый б) орлык


6. Йомгаклау.

  • Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

  • Юклык форма нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

  • Икмәкне хөрмәтләргә кирәкме?

  • Икмәкне кайда пешерәләр?

  • Рәхмәт.

Билгеләр кую.

Өй эше: 65 бит 9нчы күнегү.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал