7


  • Учителю
  • План-конспект урока по татарскому языку на тему: 'Антонимнар'

План-конспект урока по татарскому языку на тему: 'Антонимнар'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


"Антонимнар"

Дәрес максатлары:

Белем бирү

  • Укучыларның омоним, синоним темалары буенча алган белемнәрен камилләштерү, антоним буенча белемнәрен арттыру.

Үстерелеш

  • Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

Тәрбияви

  • Мәкаль-әйтемнәр аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  • Антонимнар турында белемнәрне тулыландыру, практикада урынлы куллана белү.

Җиһазлау: карточкалар, магнит такта, "Синоним һәм антоним сыйфатлар" таблицасы.

Дәрес этаплары

Эшнең эчтәлеге, укытучы тарафыннан кулланылган методлар, алымнар, формалар

Укучылардан көтелгән җаваплар

I Оештыру

-Укучылар, бер-берегезгә елмаеп карагыз, шулай итеп бер-беребезне сәламлик, хәерле көннәр телик, исәнмесез, утырыгыз.


II Актуальләштерү

  • Укучылар, без узган дәрестә нинди теманы өйрәнедек?

  • Синоним һәм омоним дип нинди сүзләрне атыйбыз? Ә хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм, сез әлеге җөмләләрдән синоним һәм омонимнарны табарга тиеш буласыз.

Нәтиҗә ясау


Синоним һәм омоним сүзләр ни өчен кирәк? (җаваплар)

(укучылар кагыйдәләрне әйтәләр, мисаллар китерәләр)

Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, мәгънәләре төрле булган сүзләр омонимнар дип аталалар. Мәсәлән, язу (май язу, хат язу), төш (җимеш төше, йоклаганда төш күрү, көн уртасы).

Синонимнар- мәгънәдәш сүзләр, язылышлары белән аерылалар. Мәсәлән, яратмый - җене сөйми һ.б.


Омонимнар телебездә сурәтләү чарасы буларак кулланылалар. Алар күбрәк әдәбиятта, шигърияттә очрый. Синонимнарны күбрәк белсәк, үз уебызны, ачык, төгәл әйтәбез, кабатлаулар аз, җөмлә кыска, җыйнак була.

III Яңа белем бирү

  1. Яңа катрочкалар өләшәм, анда антонимнар язылган.

  • Укучылар, бу нинди сүзләр?

  • Алар ничек ясалган? (җаваплар)

  • Әйе, болар мәгънәләре капма-каршы сүзләр. Мондый сүзләр антонимнар дип атала (тактада тема языла).

  • Ә хәзер әлеге сүзләр белән җөмләләр төзегез (җөмләләр укыла)

  1. Китап белән эш

  • Укучылар, китапларны ачабыз. Бирелгән мәкаль һәм табышмакларны укыйбыз. Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатабыз, табышмакларның җавапларын табабыз, капма-каршы мәгънәле сүзләрне табабыз.

  1. "Татар халык табышмаклары" китабы белән танышу. Табышмакларда антонимнар табу.

Нәтиҗә ясау : димәк, антонимнар мәкальләрдә һәм табышмакларда еш очрый икән.

  1. Компьютер белән эш

Буташтырып экрандагы слайдларда төрле капма-каршы сүзләр бирелгән. Укучылар сүзләрне дөрес итеп урнаштырырга кирәк (бер укучы язганнарын укый, укытучы дөрес җаваплар бирелгән слайдларны ачып бара).

Нәтиҗә ясау : димәк, антонимнар нинди сүз төркемнәреннән ясала?

-Әйе, укучылар, антонимнар да синонимнар кебек, грамматик яктан караганда бер үк сүз төркеменнән ясалалар.

5) "Синоним һәм антоним сыйфатлар" таблицасы ярдәмендә укучыларның белемнәрен ныгыту.

  • Болар капма-каршы мәгънәле сүзләр.

  • Алар капма-каршы куелып ясалалар.


  • Ул безгә иртә килеп, кич китә. Ак сыер торып китә, кара сыер килеп ята. Яхшы тел- яз кебек, яман тел- көз кебек.


Ак - кара

Озын - кыска

Тиз - әкрен

Чиста - пычрак

Җир - су

Сай - тирән

Коры - юеш

Чыгу - керү

Акту - кимү

Дөрес - ялган

IV Белемнәрне ныгыту

  1. Китап белән эш

Беренче төркем- 187 нче күнегүне, икенче төркем- 189 нчы күнегүне эшли. Бирем: бирелгән җөмләләрдән антонимнарны парлап язып алырга.

Нәтиҗә ясау

Укучылар язучы һәм шагыйрьләребез дә антоним сүзләрне үз әсәрләренә еш кулланалар. Сез балалар язучыларыннан кемнәрне атый аласыз (җаваплар). Ә менә бу кемнәрнең портретлары? (Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин). Әйе, мин сезгә аларның кайбер китапларын алып кердем. Мин шигырьләрдән өзекләр укыйм, ә сез антонимнарны караламаларга язып барасыз (Р.Миңнуллинның "Хәрефләр бәйрәме" китабыннан "Шүрәле" шигыре).

  1. "Кем күбрәк һәм кем тизрәк" ярышы

Малайлар- вакытны, кызлар- урынны белдергән антонимнар язалар (нәтиҗә ясала)

  1. "Актерлык осталыгы" уены

Бер укучы сүзләрне әйтмичә, ишарәләр яки кул хәрәкәтләре белән иптәшләренә антонимнарны аңлатырга тиеш. Калган укучылар сүзләрне "танырга" тиеш булалар. Мәсәлән: тәмле-әче, озын-кыска һ.б.


  • Р. Миңнуллин,

Д. Аппакова, Р. Вәлиев, Ф. Яруллин һ.б.

V Өйгә эш бирү

I вариант- М.Җәлил шигырьләреннән антонимнарга мисаллар табып языгыз;

II вариант- антоним парлар кергән мәкальләр табып языгыз;

III вариант- карточкадагы сүзләрнең антонимнарын табыгыз.


VI Йомгаклау

  • Укучылар, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

- Грамматик яктан антонимнар ничек ясалалар?

- Антонимнарның кулланылышы турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Укытучы: Татар әдәби теленең сүзлек хәзинәсе гаять бай. Бары тик дөрес итеп куллана гына белергә кирәк. Әлеге байлыктан дөрес итеп куллана белү- һәркемнең изге бурычы. Бу турыда онытмасак иде.

-Ә хәзер укучылар дәрестәге эшчәнлекләребезгә бәяләр бирик. Һәр укучы үз-үзенә бәя бирсен һәм шул билгесен гади каләм белән көндәлегенә куйсын. Әгәр мин һәм иптәшләрегез шушы билге белән килешсә, каләм белән куеп, мин кул куермын. Ничек уйлыйсыз, бүген дәрестә кемнәргә "5"ле билгесе куеп була? Ни өчен? Мин дә сезнең белән килешәм. Чыннан да бу укучылар дәрестә бик актив булдылар. Кемнәргә "4"ле куеп булыр икән? Ни өчен? Ә кайсы укучыларга тырышлык җитеп бетмәде? (әгәр укытучы килешмәсә, ни өчен килешмәвен әйтә һәм тиешле билгене куя)


  • Капма-каршы мәгънәле сүзләр, антонимнар турында сөйләштек.

  • Грамматик яктан антонимнар бер сүз төркеменә керәләр. Мәсәлән, бара-туктый, дус-дошман һ.б.

  • Сөйләмдә капма каршы куеп, чагыштырып карау өчен кулланылалар. Антонимнар сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмне сәнгатьле итә.


(укучылар үз тәкъдимнәрен әйтәләр)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал