7


  • Учителю
  • Бөек Ватан сугышы татар шигърияте үзенчәлекләре һәм поэма жанрының үсеше (10 класс)

Бөек Ватан сугышы татар шигърияте үзенчәлекләре һәм поэма жанрының үсеше (10 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



МБОУ " Гимназия №8" Советского района, г. Казани







Бөек Ватан сугышы татар шигърияте үзенчәлекләре һәм поэма

жанрының үсеше















Башкарды: 10 А сыйныфы укучысы

Сабирова Эльвира Ринат кызы.

Җитәкче: Ахмадуллина Ләйсән Вәгыйзь кызы.


Эчтәлек


Кереш..............................................................................................................3

Бөек Ватан сугышы татар шигърияте үзенчәлекләре һәм поэма

жанрының үсеше...........................................................................................4

1.1. Бөек Ватан сугышы чоры шигъриятенең төп

үзенчәлекләре................................................................................................4

1.2. Бөек Ватан сугышы чорында поэма жанры үсеше.............................7

Йомгак..........................................................................................................16

Файдаланылган әдәбият исемлеге.............................................................17




Кереш

Бөек Ватан сугышы елларында, бөтен совет язучылары кебек, татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән дошманны тар-мар итүгә катнашалар, хәрби корал һәм ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм итәләр. Татар әдәбияты бу елларда үзенең тарихында тулы бер этап үтә. Поэзия дә моннан чыгарылма түгел. Бөек Ватан сугышы чорында татар шигърияте, гомумән, башка жанрларга караганда, ныграк үсеп китә. Моңа, әлбәттә, әсәрләр язылган шартлар йогынты ясаган. Әмма нинди генә кырыс вакытта да татар әдипләре еллар чиген үтә алырлык матур, камил үрнәкләр тәкъдим иткән. Татар поэмасы да бу чорда шактый яңа сыйфат үзгәрешләре белән баетыла. Аларны өйрәнү-анализлау әлеге чор шигъриятенә гомуми караш булдыруга бер адым булып тора. Безнең эшебез бу ягы белән актуаль.

Эшебездә Бөек Ватан сугышы чорында татар әдәбиятындагы поэма жанрының үсеш үзенчәлекләрен барлау максаты куелды. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. Бөек Ватан сугышы чоры шигърияте турында гомуми күзаллау булдыру;

  2. Бөек Ватан сугышы чорында язылган поэмаларны укып өйрәнү;

  3. Бөек Ватан сугышы чоры шигъриятенә хас төп үзенчәлекләрне барлау: идея-проблематиканы ачыклау, образлар системасын тикшерү, хронотопны билгеләү һ.б.

Ф.Кәрим, М.Җәлил, Ә.Исхак, С.Баттал кебек әдипләрнең җыентыклары төп чыганак ролен үтәде. Хезмәтебезне теоретик нигезләүдә "Татар әдәбияты тарихы"ның бишенче томы, терминологик сүзлекләр, Д.Ф.Заһидуллина, Т.Галиуллин кебек галимнәрнең хезмәтләре кулланылды.

Эшебез кереш, ике бүлек, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Бөек Ватан сугышы татар шигърияте үзенчәлекләре һәм поэма жанрының үсеше


1.1. Бөек Ватан сугышы чоры шигъриятенең төп үзенчәлекләре

Бөек Ватан сугышы чорына татар әдәбияты социалистик реализм кануннарына буйсынган хәлдә керә. Билгеле булганча, әлеге агым егерменче елларда ныгый башлый, ә бу еллар әдәбияты социалистик инкыйлабтан соң тулаем искелектән баш тарту, үзгә дөнья, яңа тормыш кору, коммунизмга омтылу сәясәте нигезендә үсә. Әдәбиятта революция тудырган җиңү пафосы, патетика, романтик рух өстенлек итә. Бу бигрәк тә теләкне - ышаныч, ышанычны чынбарлык итеп тасвирлауда күренә. Бу елларда иҗат иткән әдипләр иҗатында якты киләчәккә ышаныч, илдәге сәяси вәзгыятькә табыну, коммунистик җәмгыять төзү идеяләре калку чагылыш таба. Әдәбият идеология җиткерү мәйданына әверелә. Х.Госман сүзләре белән әйтсәк, кешене иҗтимагый тормышта һәм көнкүрештә тасвирлау принцибы алгы планга чыга.

Бөек Ватан сугышы еллар поэзиясенең үзәгендә дә сугышка кадәр формалашып килгән сыйфатлар тора: бу чор поэзиясенә дә, нигездә, халыкчанлык, югары патриотизм, ялкынлы хис һәм романтик дәртлелек хас. Бөек Ватан сугышы чорында поэзиянең сурәтләү объекты үзгәрә. Әсәрләрдә төп конфликт буларак яшәү һәм үлем, фашизм һәм совет солдаты кебек каршылыклар күтәрелә.

Бу чор шигъриятендә сурәтләнгән герой - утлар-сулар кичеп чыккан совет солдаты, Ватан язмышы өчен соңгы тамчы канын да кызганмаган, "Үзең турында уйлама, илең турында уйла" (Ф.Кәрим) дип йөрткән каһарман. Аның йөрәге туган халкына һәм иленә, кешелек мәдәниятенә, яктылыкка, тормышка мәхәббәт хисләре белән тулы. Ул коллыкны, караңгылыкны, фашизмны дошман күрә. Шигърияттә аның патритоик тойгыларын сурәтләүгә зур урын бирелә.

Сугышның баштагы чорында поэтик әсәрләр, нигездә, публицистик характерда булып, совет халкын дошманга каршы бердәм көрәшкә күтәрелергә чакыралар. 1942 ел урталарыннан поэзиядә фронт вакыйгаларының, окоп тормышының җанлы гәүдәләнеше зур урын ала. 1943 ел урталарыннан, совет гаскәрләре өстенлеккә ирешә башлагач, поэзиядә дә үзгәреш барлыкка килә. Шигърият совет гаскәрләренең һөҗүм итеп баруын, дошман кулы астында калган җирләребезне азат итү мотивын, ә соңрак - җиңүле рәвештә дошанны үз җирендә эзәрлекләвен чагылдыра, сугыш елларының соңгы этабында совет халкының җиңү тантанасын җырлый.

Фашист илбасарлары башлап җибәргән сугыш татар совет поэзиясенең бу чордагы беренче әсәрләрендә үк илебезнең тыныч тормышына каршы куеп гәүдәләндерелә. Сугыш башланган вакытларда язылган шигырьләрдә сугышка кадәрге тыныч тормыш бакчаларда ал чәчәк аткан вакыт белән чагыштырыла, фашизмның җирдәге иң нәфис, иң тыныч күренешләргә һөҗүм итүе ачып салына. Шагыйрьләр фашизмның бу явыз уе барып чыкмаячагы, хак эшнең җиңәчәге турында язалар. Биредә инде Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенең төп конфликты да төсмерләнә. Бу - яшәү белән үлем арасындагы конфликт.

Шигырьләрнең күпчелегендә лозунглык өстенлек ала. Мәсәлән, Ә.Ерикәйнең "Сугышка, иптәшләр!" дигән әсәре моңа ачык мисал булып тора:

Сугышка, иптәшләр, сугышка!

Халыклар, басыгыз сафларга!

Бөтен ил бер булып чыгарбыз

Ватанны дошманнан сакларга!

Сугышның беренче чоры әсәрләренә хас булган уртак темаларның берсе - солдатның дошманга каршы күтәрелгәндә ант бирүен гәүдәләндерү. Шундый шигырьләр рәтеннән М.Җәлилнең "Тупчы анты", Н.Баянның "Көрәшкә" һ.б. шигырьләрне күрсәтергә мөмкин. Гомумән, ант темасы, сугышның беренче елларында яңгырый башлап, 1942-1943 елларга таба тагын да дәлиллерәк, табигыйрак ачыла бара. Ф.Кәримнең "Ант" шигыре - шуның матур үрнәге.

Бу чорда иҗат ителгән әсәрләрдә яшәү - үлем фәлсәфәсе үзенчәлекле хәл ителә. Ил өчен үлү үлемсезлеккә ирешүнең нигезе булып тора, дигән идея лирикада төп фикер буларак калкытыла. Мәсәлән, шундыйларга мисал буларак карала алган "Ватаным өчен" шигырендә сугыш чоры концепциясенә тугры калып, Фатих Кәрим үлем - үлемсезлек категорияләре турында уйлана һәм тугын илең, халкың өчен көрәшеп үлү - мәңгелек яшәешкә ирешү ул дигән идеяне үткәрә:

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

Күренгәнчә, бу әсәрдә яшәү - үлем антонимиясе сугыш таләп иткән рухта хәл ителә, төшенчәләрнең тәңгәл килүе күзәтелә. Әлеге ноктада ул М.Җәлил тәкъдим иткән идеология белән кисешә, шагыйрьнең "Моабит дәфтәрләре"ндәге бер бәйләм шигырьләргә аваздаш яңгырый.

Сугыш чоры шигъриятендә лирик мотивлар да зур урын ала: туган якны, сөйгән ярны, туганнарны сагыну; сызлану; юксыну һ.б. Мәсәлән, Ф.Кәрим иҗатында сугыш кырларында туган ягы турында уйланган лирик герой еш калка. Шуңа мөнәсәбәтле рәвештә, кайбер шигырьләрендә төп структур берәмлек буларак кайту мотивы яңгырый. "Юл" (1942) исеме белән аталган әсәрендә кайтуның булмаска да мөмкинлеге турында сүз алып барыла. Әмма кайтуның шарты бер: дошманны җиңәргә кирәк:

Кайту да юк ләкин, кавышу да,

Дошманнарны әгәр җиңмәсәк,

Данлы җиңү байраклары белән

Илнең кайгы яшен сөртмәсәк.

Димәк, бу шигырьдә дошман - фашист образын җиңү мотивы киләчәккә баруның бердәнбер шарты итеп билгеләнә. Байрак образы халыкны бергә туплап торучы, җиңүне символлаштыручы образга әверелә.

Галимнәр билгеләвенчә, сугыш вакытында лирикада түбәндәге мотивлар алгы планга чыга: көрәшкә өндәү, чакыру; илне сакларга ант итү; фашизмга нәфрәт; туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу; сугышның алдагы елларында шигъриятнең эчтәлеге яңарып, үзәккә фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй-хисләре куелу; тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү;сугышның соңгы чорында җиңү шатлыгы, киләчәк матурлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары киңрәк яңгырау.

Бөек Ватан сугышы халыкны бер йодрыкка туплый, җиңү хакына яшәтә. Сугышта иҗат итүче шагыйрьләрнең иҗатында да җиңү мотивы үзәк мотивларның берсенә әверелә. Әлеге шигырьләрдә хронотопның туган ил, җир кысаларыннан тагын үсеп, фашист юлбасарлары яуларга омтылган илләрне үз эченә алуы күзәтелә. Шагыйрьләрнең лирик герое инде үз кичерешләре белән генә яшәми, ул - совет солдаты булып уйлый, сугыш тудырган хакыйкатьне җиткерүчегә әверелә. Ә хакыйкать бер генә: илең өчен үлү - үлемсезлеккә ирешү чарасы. Әлеге идеяне җиткерүдә авторларга ант, көрәш, җиңү, иҗат, җыр кебек мотивлар ярдәмгә килә.


2.1. Бөек Ватан сугышы чорында поэма жанры үсеше

Лирик әсәрләр белән янәшә лиро-эпик төркемнәргә керә торган баллада, шигъри очерк һәм поэма кебек жанрлар да сугышның беренче айларыннан ук сизелеп җанлана. Сугыш чорында бу жанрның активлашуы илкүләм вакыйгаларга автор бәясен бирү мөмкинлеге белән бәйле. Поэма жанрына мөрәҗәгать итү, һәр чордагы кебек үк, сугыш елларында да поэзиянең башка жанрлары гәүдәләндерә алмаган, лирика рамкалары сыйдары алмаган вакыйгаларны, хисләрне һәм кичерешләрне сурәтләү хаҗәте туу белән бәйләнгән.

Сугыш елларында иҗат ителгән поэмалар тематик яктан төрле. Иң беренче чиратта, әлбәттә, сугышта солдатның кичерешләрен сурәтләгән әсәрләрне аерып чыгарырга кирәк. Алар совет кешесенең фронттагы батырлыгын сурәтләүгә багышланган. Ф.Кәримнең "Үлем уены", Ә.Фәйзинең "Дулкыннар ни сөйлиләр", Н.Арслановның "Мәхәббәт", К.Нәҗминең "Снайпер Мәрдән", Ш.Мөдәрриснең "Командир", "Тупчы Ваһап", Ә.Исхакның "Батыр танкист Петр Новиков турында җыр", М.Садриның "Александр Матросов", С.Батталның "Капитан Гастелло", "Тын диңгез ярларында", "Берлинга һөҗүм", Ә.Гәрәйнең "Һөҗүмдә" кебек поэмалары сугышчы башыннан кичкән күптөрле хәлләрне сурәтлиләр.

Әлбәттә, сугышның беренче чорында язылган бу әсәрләрнең күбесе схематик характерда, сәнгатьчә эшләнеш ягыннан әллә ни аерылып тормыйлар. Әмма алар чор сулышын җиткерү, совет солдатының батырлыгын күрсәтеп бирү ягыннан патриотик хисләрне җиткерүдә зур урын алып торалар. Мәсәлән, Ә.Исхакның 1942 елда язылган "Батыр танкист Петр Новиков турында җыр" поэмасында шундый мотивлар өстенлек итә. Сюжет нигезенә Петр Новиковның аз гына көч белән дошманның зур танк колоннасын тар-мар итү эпизоды алына. Шагыйрь шушы батырлыкны җырга салырга тели һәм, өлге итеп, борынгы героик поэма, дастан ритмнарына мөрәҗәгать итә:

Кирәк булмас микән безгә

Бер җырлап алырга,

Ишеткәнне-белгәннәрне

Бер көйгә салырга?

Әсәр, шул рәвешчә, романтик мәдхия башламы белән ачылып китә. Һәм ул әсәрнең шактый озынга сузылган беренче бүлегендә шушы тонда алып барыла да. Менә Петр Новиковның өч танкына каршы дошманның төп-төгәл 68 танкы килә. Зур сугыш була. Ә сугышның нәтиҗәсе түбәндәгечә сурәтләнә:

Пыскый иде танкларның

Кызганыч калдыклары,

Кыймылдый иде аларның

Өч-дүрте генә бары.

Шул рәвешле, әсәрдә сугыш эпизодлары гадәттән тыш куертып-күпертелеп бирелә. Әсәр сюжетыннан күренгәнчә, поэма балладага хас мотивлар белән баетыла. Билгеле булганча, баллада жанры үзе - фантастик сюжетлы, тарихи яки легендар эчтәлекле, героик-романтик характердагы лиро-эпик әсәр. Гадәттә, аңа трагизм, драматизм һәм фаҗигалелек хас. Уңышлы баллада чорга хас зур мәсьәләләрне, халык тормышында урын алган әһәмиятле вакыйгаларны, күренекле эпизодларны сайлап ала. һәм моның белән генә дә чикләнми. Шул вакыйганың, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең иң киеренке, иң мөһим һәм күп очракта драматик коллизияле моментын үзәккә куя да, аны ачык төсләре тирә-якка сирпелеп, ямь биреп торган куе эмоциональ буяулар аша калку итеп сурәтли, "гаҗәеплеге" белән күңелгә сеңә торган үзенчәлекле характер тудыра. Сугыш чорында бу жанрның активлашуы да героик-романтик сюжетларны сурәтләү теләге белән бәйләнгән. Балладаның аллегорик һәм символик сурәтләүләргә, күтәренке пафослы тасвирлауларга нигезләнгән поэтикасы чорның рухын, батырлык героикасын гәүдәләндерүдә зарури чарага әверелә. Мәсәлән, балладаларны барлык шагыйрьләрдә диярлек очратырга мөмкин. М.Җәлил "Кызыл ромашка", "Күлмәк", "Ана бәйрәме", Ф.Кәрим "Шомырт куагы", "Диңгез ярында", Ә.Фәйзи "Йолдыз", "Дулкыннар ни сөйлиләр", С.Урайский "Дошман бе сүз ала алмады", С.Хәким "Колын", М.Садри "Ай хикәясе", "Партизан үлеме", Ә.Ихсак "Ике сугышчы", "Ялгыз нарат", Ш.Маннур "Шофер һәм малай" кебек балладалар иҗат итәләр.

Еш кына баллада белән поэма арасында чикләр җуела. Бу аңлашыла да, әлеге ике жанр һәрвакытта да бер-берсе белән тыгыз керешеп яшиләр. Шунлыктан, югарыда аталган билгеләр поэмаларда да табыла. М.Җәлилнең "Ана бәйрәме", Ш.Мөдәрриснең "Тупчы Ваһап", Ә.Фәйзинең "Дулкыннар ни сөйлиләр", "Туу сулышы" әсәрләрен әлеге жанрларның икесенә дә кертеп карарга мөмкин. Ә.Исхакның без анализлаган поэмасында да бу ачык күренә.

Сугыш вакыйгаларын сурәтләү җәһәтеннән С.Батталның "Капитан Гастелло" поэмасы да кызыклы. Бу әсәр дә баллада элементлары белән баетыла. Аның сюжеты әлеге чор әдәбияты өчен характерлы һәм типик. Дошман белән көчле сугыш бара, алар күперне алырга омтылалар. Ә капитан Гастелло җитәкләгән эскадрилья алар өстенә бер-бер артлы бомба ташлый һәм соңгы цистернаны капитан үзенең гомере бәрабәренә шартлата... Автор тарафыннан дошманның безнең илгә тырнакларын батыруы олы нәфрәт катыш сурәтләнә һәм поэма да шул дошманны җиңү турындагы өмет-ышаныч, алга өндәү белән тулылана. Поэманың башлам өлеше, шул рәвешле, дошманга нәфрәт, ачу белән тулы. Шул ук вакытта автор билгеле бер дәрәҗәдә лириклыкка да мөрәҗәгать итә. Биредә сугыш манзаралары капитан Гастеллоның хис-кичерешләре белән үрелеп китә. Самолетына ут капкач, аның күңеленә түбәндәге уйлар килә:

Хәзер вакыт бетте дигән сүз, -

Синең үлемең җитте дигән сүз...

Яшәү менә нинди якты икән!

Гомер менә нинди татлы икән!

Шул рәвешле, егетнең яшәү турындагы уйлары яшь гомернең әрәм китүе турында ачынулы хисләргә китерә. Әмма сугыш чорында мондый сентименталь уйлануларга урын күп түгел. Биредә солдатның туган илгә биргән анты аның гомереннән дә кадерлерәк төшенчә булып чыга һәм үлемгә кадәр калган ике секунд төшенчәсе дә әлеге фикергә карата башка планда уйнатыла: ике секунд дошманга каршы көрәштә шактый зур вакыт аралыгы кебек кабул ителә:

Аның әле ике кулы бар,

Аның җиргә кадәр юлы бар,

Аның ике секунд вакыты бар,

Аның илгә биргән анты бар!

Шул рәвешле, Гастелло, үзенең гомере турында онытып, бөтен игътибарын, тормышының соңгы мизгелен Ватан өчен көрәшкә багышлый. Аның үлеме шагыйрь тарафыннан һич тә аяныч бер вакыйга гына итеп сурәтләнми, ул - егетне үлемсезлеккә китергән батырлык булып кабул ителә:

Тик ул һәр очучы аңында,

Йөрәгендә аның, канында.

Тере чагыннан да терерәк

Итеп сизә аны һәр йөрәк. (...)

Ул һаман да алда - үрнәк ул!

Димәк, бу әсәрдә сугышта аерым солдат күрсәткән батырлык, чор әдәбиятына хас булганча, югары героик рухта тасвир ителә. Салих Баттал поэмасында чор фәлсәфәсе ачык чагыла.

Ә.Фәйзинең "Дулкыннар ни сөйли?!" лирик поэмасы батырлык төшенчәсен тагын да югарырак рухта сурәтли, дастан геройларына тартым батыр солдат образы аркылы туган илен яклауга күтәрелгән халыкны чагылдыра. Бу әсәрдә Идел елгасы һәм аның ярында урнашкан шәһәр хронотобы аерым урын алып тора. Бу шәһәрнең, гомумиләшеп, туган як булуы ачык күренә. Шәһәрдә хаос хөкем сөрә, аны якларга күтәрелү - һәр кешенең изге бурычы:

Ярсый Идел, ыргып ага су,

Дулкыннарын ярга кага су:

- Тизрәк, тизрәк! Дошман капкада!

Туган туфрак яудан таптала.

Кемгә кыйммәт иреге, намусы,

Азат йорты, аның язмышы,

Баласының тыныч сулышы,

Анасының кадере, шул кеше

Батыр кала - Идел капкасын

Үз күкрәге белән сакласын!

Әлеге башлам шулай ук традицион рухта яңгырый: ул совет халкын гадел сугышка өндәү рухы белән сугарылган. Туган шәһәрне яклау - һәркемнең изге бурычы. Һәм поэманың үзәгендә торган герой образы әлеге бурычын намус белән үтәүчеләрнең җыелма сурәтен тудыра. Ул соңгы тамчы канына кадәр сугыша һәм берүзе егерме дүрт дошман солдатын юк итә. Аның шундый дәһшәтле сугыштан да исән чыгуы егетнең дастан геройларына хас табигатен көчәйтә. Шул рәвешле, әсәр сәнгатьчә эшләнеш ягыннан шактый үзенчәлекле. Биредә фашистларның елан белән чагылдырылуы, дастан рухы белән бәйлелек һ.б. факторлар лиро-эпик әсәрнең идея-эстетик тирәнлеген арттыралар. Поэмада зур төгәллек белән сурәтләнгән Идел образы герой язмышы белән бәйле карала һәм Идел - Ана бөтенлеге батырның язмышын туган як язмышы белән бер төенгә бәйләп куя.

Ш.Мөдәрриснең "Тупчы Ваһап" поэмасы да лирик тирәнлек белән характерлана. Бу әсәрнең нигезендә традицион сюжет салынган: тупчы Ваһап дошман көчләренә каршы соңгы тамчы канына кадәр сугыша һәм яу кырында батырларча һәлак була. Поэма Россия - туган ил образын тудыру белән башланып китә. Биредәге пейзаж элементы, гадәти сурәтләү чарасы булудан бигрәк, Ватан төшенчәсен җиткерү максатына буйсындырыла. Ватан - киң, зур, изге һәм һәркемгә кадерле. Ваһап әнә шул матурлыкны яклап сугыша. Ул үз гомере турында уйламый да, аның бар максаты - туган иленең һәр карышын дошманнан саклау. Әнә шундый сугышта ул данлы үлем белән һәлак була. Аның үлеме башкаларны тагын да алга барырга, дошманга каршы сугышырга этәрә, аларга рухи көч өсти. Шул рәвешле, Ваһап үлеменнән соң үлемсезлеккә ия була. Илгә мактау яудырырга тиешле җыр хәзер инде аның батырлыгын мәңгелеккә ирештерергә тиеш:

Үс син, әй җыр, ал-гөл булып тамырланып,

Тирәң күмеп җемелдәвек чәчәкләргә!

Үс син сулап, яфракларың кагып-кагып,

Гомер биреп Ваһап кебек тәвәккәлгә!

Ян син, әй җыр, ялкын телең сузылдырып,

Ядкарь булып айлар, еллар, заманнарга!

Ян син дулап, йөрәкләргә нурың сызып,

Гомер биреп Ваһап кебек каһарманга!

Димәк, поэмада кабатланган җыр образы әсәрне башлый һәм тәмамлап та куя. Каймалау принцибы дип аталган бу күренеш Ваһапның батырлыгын илкүләм бөеклеккә күтәрүгә хезмәт итә.

Югарыда анализлаган поэмалар янәшәсендә М.Җәлил һәм Ф.Кәримнең әсәрләре сәнгатьчә эшләнеше ягыннан аерылып тора. Бу әсәрләр лирик тирәнлек җәһәтеннән уңышлы. Аларда сугыш вакыйгалары геройларның эчке кичерешләре белән үрелеп бара.

Мәсәлән, Ф.Кәримнең "Үлем уены" поэмасында сугышның драматизмы яшь снайперның хисләре белән бәйле ачыла. Әхтәм кебек яшь геройларга сокланып караган шагыйрьнең елмаюы поэманың бөтен тукымасына лиризм өсти. Ф.Кәрим поэмалары психологик тирәнлек белән аерым кеше язмышы аркылы сугыш ачысын сурәтләп бирүләре белән үзенчәлекле. Мәсәлән, әдипнең "Гөлсем" һәм "Партизан хатыны" поэмаларында хатын-кыз образлары үзәккә алына. "Гөлсем" әсәрендә баласы сызлануларына йөрәге әрнегән ананың хисләре фашистка олы нәфрткә кадәр үстерелә. Хис-кичереш сызыгының бу рәвешле үсеше авторның психологик анализ осталыгына ирешүен күрсәтә. "Партизан хатыны" поэмасында да баласы, үзенең гомерен ил тынычлыгы өчен корбан иткән Ана образы калка:

Кулымны кис, күзләремне чокы,

Башымны яр, мә, өз телемне,

Бер сүз көтмә. Мин иремне сатсам,

Бу бит сату Туган илемне.

"Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасында исә Фазыл образында батыр сугышчы идеалы калка.

М.Җәлилнең "Ана бәйрәме" поэмасы исә Ана образын үзәккә куя һәм аның өч улы язмышын уйлап борчылу-хәсрәтләнүләре гаять нечкә лиризм белән тапшырыла.

Сугыш чорында иҗат ителгән поэмаларда тыл тормышын үзәккә алганнары да бар. Кави Нәҗминең "Хәят апа", "Сагыну хаты", Ә.Юнысның "Туры кашка", Ш.Маннурның "Гайҗан бабайның алтын көшеле" әсәрләрендә тыл кешеләренең фидакарьлеге, ил алдындагы намуслылыгы, фронттагы кадерле кешеләребез өчен бөтенесен эшләргә әзер торулары күрсәтелә.

Мәсәлән, К. Нәҗминең "Хәят апа" поэмасының үзәгендә тылда хезмәт куйган гади хатын-кыз образы сурәтләнә. Әсәрнең башында ук Хәятнең бердәнбер улы Камил һәм иренең сугышта булуы әйтелә. Поэмада Хәятнең күңел кичерешләренә дә урын бирелә. Аның ире белән танышу вакыйгалары тирән лириклык белән сурәтләнә, татар хатын-кызына хас типик сыйфатлар ачыклана. Хәят гомер буе ире белән бер цехта эшләгән, аның белән киңәшләшеп яшәргә күнеккән. Ә сугыш башлану хәбәре аның холкын тамырдан үзгәртә, ул тылда, фронттагы иренең батырлыгын кабатлап, берүзе ике станокка эшкә баса, ә күңелендә - дошманга чиксез нәфрәт. Әнә шул рәвешле, Хәят һәр көнен, гомеренең һәр минутын, һәр секундын илгә хезмәткә багышлый. Әлеге әсәрдә дә Бөек Ватан сугышы чорындагы идеология беренче урынга чыга.

Шул ук авторның "Сагыну хаты" дигән поэмасында да тыл тормышы алгы планда. Әмма биредә тылда калганнарның тирән кичерешләре, күңел дөньясы ачып бирелә. Сюжет сызыгы бер яшь хатынның иренә хат язуын бәян итә. Сугыш аны көндәше - почтальон Мәстүрә белән дә дуслаштыра, фикердәш, теләктәш итә:

Шуңа күрә хатның азагын

Икебезнең уртак әмре итеп

Һәм теләге итеп язамын.

Тутыкмасын сезнең кылычыгыз!

Сөрлекмәсен сезнең атыгыз!

Дус кызларга мактап сөйләрлем

Батыр булып, җиңеп кайтыгыз!

Шул рәвешле, әсәр, тирән лиризм белән сугарылган хәлдә, кешенең сугыш вакытында ил мәнфәгатьләре белән яшәвен күрсәтүне дә максаты итә. Яшь хатынның сөйгәнен дошманга каршы көрәшкә рухландыруы бөтен ил девизы булып яңгырый.

Гомумән, Бөек Ватан сугышы елларында татар поэмасы зур үсеш кичерә, дип әйтә алабыз. Лиризм белән эпик сурәтләүне, табигать сурәтләре белән кеше хисләрен уңышлы үрү, югары идеяләр һәм актуаль проблемаларның шигъри гәүдәләнешенә ирешү - сугыш еллары поэмасының үсештә булуын күрсәтүче сыйфатлар.

ЙОМГАК


Бөек Ватан сугышы чорында поэзиянең сурәтләү объекты үзгәрә. Әсәрләрдә төп конфликт буларак яшәү һәм үлем, фашизм һәм совет солдаты кебек каршылыклар күтәрелә. Бу чор шигъриятендә сурәтләнгән герой - утлар-сулар кичеп чыккан совет солдаты, Ватан язмышы өчен соңгы тамчы канын да кызганмаган, "Үзең турында уйлама, илең турында уйла" (Ф.Кәрим) дип йөрткән каһарман.

Бөек Ватан сугышы поэзиясендә поэма жанры да җанлана. Аларның түбәндәге тематик төркемчәләрне аерып чыгарыла:

1) Сугышта солдатның кичерешләрен сурәтләгән әсәрләр. Алар совет кешесенең фронттагы батырлыгын сурәтләүгә багышланган (Ф.Кәримнең "Үлем уены", Ә.Фәйзинең "Дулкыннар ни сөйлиләр", Н.Арслановның "Мәхәббәт", К.Нәҗминең "Снайпер Мәрдән" һ.б. әсәрләр). Бу лиро-эпик әсәрләрдә хронотоп сугыш кыры булып төгәлләшә, төп образ буларак совет сугышчысы сурәтләнә.

2) Сугыш чорында иҗат ителгән поэмаларда тыл тормышын үзәккә алганнары да бар. Кави Нәҗминең "Хәят апа", "Сагыну хаты", Ә.Юнысның "Туры кашка", Ш.Маннурның "Гайҗан бабайның алтын көшеле" әсәрләрендә тыл кешеләренең фидакарьлеге, ил алдындагы намуслылыгы, фронттагы кадерле кешеләребез өчен бөтенесен эшләргә әзер торулары күрсәтелә.

3) Шулай ук поэмаларда хатын-кыз образларын үзәккә куйганнары да бар, ягъни аларда төп тема буларак совет хатын-кызының, солдаткаларның рухи ныклыгы, батырлыгы данлана. М.Җәлилнең "Ана бәйрәме", Ф.Кәримнең "Гөлсем", "Партизан хатыны" кебек әсәрләре моңа мисал була ала. Мондый әсәрләр лирик тирәнлек, хис-кичерешләр байлыгы белән характерлана.

Файдаланылган әдәбият исемлеге


  1. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз-ред. А.Г. Әхмәдуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.

  2. Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: Мәгариф, 2007.

  3. Введение в литературоведение: Учеб. пособие / Под. Ред. Л.В.Чернец. - М: Высшая школа, 2004.

  4. Галиуллин Т.Н. Балладаларыбыз турында // Галиуллин Т.Н. Яңа үрләр яулаганда. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1972.

  5. Госман Х. Егерменче еллар поэзиясе. - Казан: КДУ нәшр., 1964.

  6. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев. - Казан: Мәгариф, 2004.

  7. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминова В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау : Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2005.

  8. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминова В.Р. Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.

  9. Литературная энциклопедия терминов и понятий. Под ред. А.Н.Николюкина. Институт научной информации по общественным наукам РАН. - Москва: МПК "Интелвак", 2003.

  10. Основы литературоведения: Учебное пособие для филологических факультетов пед. ун-тов / Мещеряков В.П., Козлов А.С., Кубарева Н.П., Сербул М.Н.; Под общей ред. В.П. Мещерякова. - М.: Московский Лицей, 2000.

  11. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. 5 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.

  12. Хализев В.Е. Теория литературы. - М.,2000.

  13. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары , педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма. - Казан: Раннур, 2002.

  14. Яхин А. 10 нчы сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 1995.


Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. 5 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. - Б. 35-36.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал