7


  • Учителю
  • Разработка урока 'W, в авазлары'

Разработка урока 'W, в авазлары'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала




МАКСАТ:

  1. W, В авазын сүзләрдә, җөмләләрдә автоматлаштыру;

  2. Алынма сүзләр турында мәгълүмат бирү;

  3. Татар, рус халкы сәнгате турында белемнәрен гомумиләштерү;

  4. Сүз байлыгын киңәйтү һәм гомумиләштерү;

  5. Фонематик процессларны, тактиль кабул итүне үстерү;

  6. Υзара ярдәмләшеп яшәү, дуслык хисләре тәрбияләү.


ҖИҺАЗ: предмет рәсемнәре, матрешка уенчыгы, рус халык өе күренеше, сүзләр язылган таблицалар, В хәрефе.

ШӨГЫЛЬ БАРЫШЫ:

Оештыру. Психогимнастика

  • Исәнме, көн, саумы, көн!

Синнән яктылык алыйк,

Синнән яхшылык алыйк,

Бер-беребезгә өләшик,

Гел яхшы, тату булыйк!

W белән сүз әйткән бала бүлмәгә кереп утыра бара.

Үткәннәрне кабатлау

W авазының артикуляциясен искә төшерү, авазга характеристика бирү;

W авазы белән иҗекләрне, сүзләрне аерып алу (кыңгырау шалтырату):

- ва, фа, би, вы, ба, фу, во

- Ватан, урман, тавык, кул, басу, савыт, Вәли

W авазының сүздә урынын ачыклау: тавык, Вәли, Вәсимә, авыз;

В хәрефен гәүдә белән язып күрсәтү; һавада, уч төбендә, аркада язу;

Таблицага В хәрефе белән язылган сүзләрне уку: авыл, савыт, тавык, салават.

Максат белән таныштыру

  • Балалар, бу хәрефне икенче төрле дә укып була. Берәрегез ничек укылганын белмиме? Аны ачыклау өчен, әйдәгез әле, дуслар янына барып кайтыйк, дуслар ярдәм итми калмаслар. Балалар, сез нинди милләт халыкларын беләсез? (рус, татар, башкорт, мари, һ.б.). Кунакта үз-үзебезне ничек тотабыз әле? (әдәпле, тыйнак булабыз)

  • Әйдәгез, юлга кузгалыйк, булмаса.

Яңа тема

Рус халкы өе күренеше ясалган залга керү. Ишек шаку. Рус кызы килеп чыга.

- Здравствуйте, дети! Милости прошу, проходите в дом.

- Здравствуйте!

Логопед: Балалар, без нинди милләт халкы өенә килеп җиткәнбез? (рус халкы өенә).

Балалар: Извините, пожалуйста, мы ищем другое произношение вот этой буквы (В).

Рус кызы: Ну что же, я вам постараюсь помочь. Давайте, сначала познакомимся. Меня зовут Варвара, а Вас как звать? (Балалар исемнәрен әйтәләр).

Рус кызы: Делу время, а потехе час. Я вам кое-что покажу. (Матрешка уенчыгы күрсәтә).

Логопед: Балалар, матрешка рус халкының иң яраткан уенчыгы. Ул агачтан ясала. Аңа рус халык бизәкләре төшерелә. Матрешкалар берсе эченә берсе тыгып та куела ала. 48, 72 шәр катлы матрешкалар бар.

Бу матрешка бик серле күренә әле.

  • Варвара, какая тайна в этих матрешках?

Рус кызы: А вы сами посмотрите.

Логопед: Балалар, кем W белән санамыш әйтә, шул беренче матрешканы ача:

- 1 кавын, 2 кавын, ..., 10 кавын, бик тәмле кавын.

Логопед: Балалар, русча да санамыш беләбез без, әйдәгез әле искә төшерик:

- 1, 2, 3, 4 , 5, ...

Мы собрались поиграть.

К нам сорока прилетела,

И водить тебе велела.

Матрешка эченнән рәсем һәм язуларны ала бару.

Логопед: Матрешканың икенчесен җавабында W авазы булган табышмак әйткән бала ача:

- Шундый матур бер күпер,

Кеше керми, ат йөрми.

(Салават күпере)

Рус кызы: Я тоже вам загадку загадаю, а вы отгадайте:

Комочек пуха,

Длинное ухо,

Прыгает ловко,

Любит морковку

(Зайчик)

Логопед: Өченче матрешканы тизәйткеч әйткән бала ача:

- Тавы, тавы биек икән,

Тавыклары симез икән,

Тау-тау итеп тавыклар,

Күкәй салып йөриләр.

Рус кызы: Послушайте скороговорку и повторите:

33 вагона в ряд,

Тараторят, тараторят,

Тараторят, тарахтят.

Логопед: Дүртенче матрешканы мәкаль әйткән бала ача:

- Илнең яме иле белән,

Ватан яме җире белән.

Рус кызы: Один за всех, все за одного.

Логопед: Ә хәзер матрешкалар эченнән чыккан рәсемнәрне һәм язуларны карыйк әле.

- Варвара, прочти, пожалуйста, эти слова (завод, вагон, диван, виноград).

- Балалар, безгә таныш В хәрефен Варвара ничек укыды? (аскы иренне өске тешләргә тидереп).

- Без дә Варвара кебек укып карыйк әле.

- Ә бу сүзләрнең татарчасы ничек? (Шулай ук)

- Менә без В хәрефенең икенче төрле укылышын таптык та. Рус халкы белән дус яшәвебезнең билгесе булып сөйләмебезгә кергән рус сүзләре тора. Аларны алынма сүзләр диләр. Димәк, ирен-теш белән әйтелүче В авазы алынма сүзләрдә була икән.

- Варвара, большое тебе спасибо за твою помощь. Мы нашли то, что искали.

Күмәк җыр "Матрешки"

Рус халык сәнгате белән танышу

Логопед: Балалар, рус халык өе белән дә танышып китик (көндәлек кирәк-ярак әйберләре, алардагы рус халык бизәкләрен карау).

Рус һәм татар халык киемнәрен чагыштыру.

Рус кызы өстенә сарафан, кофта кигән, ә татар кызы күлмәк кигән һәм алъяпкыч бәйләгән. Рус кызының башында кокошник, ә татар кызыныкында - калфак. Рус кызының аякларында сапожки, ә татар кызы читекләр кигән. Алар икесе дә бик матурлар, сөйкемлеләр.

Рус кызы: Ребята, я хочу вас угостить нашим любимым напитком, это - кисель. Приятного аппетита!

Балалар: Спасибо!

- Рәхмәт!

Йомгаклау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал