7


  • Учителю
  • Открытый урок по теме Ел фасыллары

Открытый урок по теме Ел фасыллары

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

2 нче класста уку дәресе. Укытучы:Абрарова А.Р.

Дәрес темасы. Ел фасыллары.(уку дәресе)

Дәрес максаты:

1.табигатьне тасвирларга өйрәтү. укучыларнын тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү

2. укучыларның телдән сөйләм осталагын, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; укучыларнын тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү

3. Табигатькә сакчыл караш , татарча сөйләшергә омтылыш тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау: Ел фасыллары рәсемнәре, төрле биремнәр белән карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру.

Исәнмесез! Хәерле көн!

а) Әйдәгез танышып алыйк, чылбыр буенча бер-беребезгә сораулар бирәсез.

Синең исемең ничек?

Сиңа ничә яшь?

Син кайда яшисең?

Син ничәнче класста укыйсың?

Ахырдан - укытучыдан сорыйлар: Сезнең исемегез ничек?

Бүген без дәрестә сезнең белән ел фасыллары турында сөйләшәбез. Дәрестә игътибарлы, актив булыгыз. Өй эшен дәрес барышында тикшерербез.

Авазларның дөрес әйтәлешен кабатлыйбыз.

II. Фонетик зарядка. Авазларның дөрес әйтәлешен кабатлыйбыз.Тизәйткечләрне әйтәсез.

1) [къ] авазына

2) [гъ] авазына

3) [ч]

III. Аудирование.

А) Нечкә әйтелешле сүзләргә кул күтәрегез:

Кыш, яз, килә, яз, ката, ай, кар, җәй, яңгыр, кул, песнәк, күп, чыпчык, кул.

Б) Исемнәре күплек санда әйтегез:

Кар, яңгыр, боз, җәй, көн, елга, кош, ай, көн, урам.

В) Прослушайте и укажите предложения, в которых действие уже произошло.

Җәй җитте. Кар ява. Кошлар җылы якка оча. Елгаларны боз каплады. Күк күкрәде.

III.Төп өлеш.

Бүген нинди көн?

Чәршәмбе.

Чәршәмбедән соң нинди көн? (Көн исемнәрен кабатлау)

Хәзер нинди ел фасылы? - Кыш.

1) Кыш айлары нинди айлар? - Декабрь, гыйнварь, февраль.

Әйдәгез хәзер кыш турында сөйләшеп алыйк.

Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Кыш турында җөмләләр әйтегез.

ТАктага рәсем куела Укучылар җөмләләр әйтәләр.

Аннан соң 1 укучы кыш турында сөйли ( Өй эше - Валера, Илюша, Оля, Алена)

Кыш турында нинди физкультминут беләбез?

Физкультминут (Төрле күнегүләр ясыйлар) -

Ап-ак күбәләкләр оча

Уйный кайчак җил-буран.

Салкын кыштан һич кукурыкмыйм

Көн саен чаңгы шуам.

Кыш безгә бирем алып килгән. (Табигать күренешләре карточка №1)

Парларда эшлиләр .Биремнәр җыеп алына.

2. Кыштан соң нинди ел фасылы килә? - Яз. Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Рәсем эленә. (Укучылар җөмләләр әйтәләр.)

Б) 1-2- укучы өй эшен сөйли (Даша, Регина, Дима).

В) Физкультминут. (утырып)

Җил якты

Яңгыр ява

Кояш чыкты

Төн җитте.

Торыгыз, тор, балалар!

Кояш чыкты!

Яз бирем алып килгән.Яз көне яшелчәләр утыртабыз.Шуңа күрә яз биреме яшелчәләр темасына.

Кроссворд (яшелчәләр темасына).

Эшлиләр.Бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.

3. Яздан соң нинди ел фасылы килә?

Җәй.

Рәсем тактага беркетелә.

Җәй турында ниләр беләбез? Җөмләләр әйтәләр.

Бер укучы өй эшен сөйли (Алеша, Али, Ксюша).

Җәй турында физкультминут.

Гөлчәчәкләр күренде.

Гөлчәчәкләр күренде.

Һәм кояшка үрелде

Аларга җылы кирәк,Кояш астында рәхәт

Җил исте

Чәчәкләрне селкетте.

Уңга бөгелделәр

Җиргә иелделәр

Сулга бөгелделәр

Җиргә иелделәр

Бар син, җил, моннан кит,

Чәчәкләргә тими үт

Алар зур булып үссен

Безгә шатлык китерсен.

Җәй биреме- төсләрне, саннарны кабатларга.

Менә җәйге алан.Күбәләкләр очып йөри.Ә хәзер сорауларга җавап бирегез.

Күбәләкләр нинди төстә?

Зур күбәләкләр ничә?

Кечкенә күбәләкләр ничә?

Саннарны кабатлау.Укытучы саннарны күрсәтә,укучылар җавап бирә.

4. Җәйдән соң нинди ел фасылы килә?

- Көз. Көз турында җөмләләр әйтегез.

1 укучы КӨЗ турында өй эшен сөйли.

Көз турында физкультминут(хәрәкәтләр белән).

Сары, сары, сап-сары.

Агачларның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак.

Көзнең матур чаклары.

Оча яфрак, уйный яфрак.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бүйрәме.

Көз безгә бирем алып килгән.

Көз безгә мул уңыш алып килә,

Җиләк-җимеш өлгерә.

Көзнең биреме - карточкалар буенча (№3) (җиләк-җимешләрне тану).

VI. Дәресне йомагаклау.Барлык карточкалар җыеп алына.Бер билге дәрестә актив эшләгән өчен ,икенчесе карточкаларны тикшергәч куела.

Шулай итеп, без сезнең белән бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек.

Шулай итеп, нинди ел фасыллары бар?

Алар ничә? 1 укучыдан хикәя сөйләтеп карау.

Өй эше.

I группа (Леонелла, Алина, Алеша, Регина, Илюша, Ваня, Оля (хикәя төзергә - "Ел фасыллары").

II группа - 59 бит, күнегү 1 (тәрҗемә итәргә).



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал