7


  • Учителю
  • Кешегә һәрвакыт яхшыдан-яхшы кирәк (7 сыйныф)

Кешегә һәрвакыт яхшыдан-яхшы кирәк (7 сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Кешегә һәрвакыт яхшыдан-яхшы кирәк

Максат: Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. Яңа теманы кызыклы, файдалы итеп аңлату. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү. Чиста, пөхтә булырга, үз сүзеңдә тора белергә чакыру.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 7 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Л.Р Малафеева).

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра - 4 төркемгә бүленәләр).

I. Дәресне оештыру.

1. Исәнләшү (укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр.

Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

2. Уңай психологик халәт булдыру.

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

II. Өй эшен тикшерү.

III. Яңа тема аңлату

1. Карточкалар белән эш.

а) Һәр укучыга исем язылган карточкалар таратыла. (Регулятивные , познавательные УУД)

Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләрне тәрҗемә итәләр. 3-4,1-2 төркемнәр алышып, бер-берсенең эшен тикшерәләр.

Тәрҗемә итеп бетергәч, бу сүзләрнең нинди сүзтөркеме икәнлеге сорала.б) Һәр укучыга сыйфат язылган карточкалар таратыла. Шулай ук алышып тикшерелә. Тәрҗемә итеп бетергәч, бу сүзләрнең нинди сүзтөркеме икәнлеге сорала. (Регулятивные , познавательные УУД) в) Шулай ук фигыльләр язылган карточкалар бирелә. Тәрҗемә итәләр. Тикшерәләр. Хаталарын төзәтәләр. Тәрҗемә итеп бетергәч, бу сүзләрнең нинди сүзтөркеме икәнлеге сорала. (Регулятивные , познавательные УУД)

2. Текст белән танышу. Бер укучы кычкырып укый.

- Төркемнәрдә "Кешегә һәрвакыт яхшыдан-яхшы кирәк" текстын тәрҗемә итәләр. (Познавательные УУД)

3. Текстан чыгып сорау җөмләләр төзиләр. (Регулятивные УУД)

а) индивидуаль төзиләр; б) төркемнәрдә төзиләр(Коммуникативные УУД)

Мәсәлән:

  1. Ни өчен кешеләрнең Америкага барасы килә?

  2. Америкада экология, икътисад системасы ничек?

  3. Американы ничек күз алдына китерәсез?

  4. Безнең татарстаныбыз нинди?

  5. Татарстанга нинди кешеләр һәм алар ни өчен кирәк?

  6. Татарстанның киләчәге кемдә?

в) Сыйныфтан 4 нче төркем укучылары үзләренең сорау җөмләләрен укыйлар. 3 нче төркем укучылары җавап бирә. (Коммуникативные УУД)

4. - Америкага бәя бирәләр (Төркемнәрдә эшлиләр, кайсы өстәл алдан эшләп бетерә - шул "Фейерверк" ясый. (Коммуникативные УУД)

- Татарстанга бәя бирәләр. Төркемнәрдә эшлиләр.Эшләп бетерүләрен күрсәтү өчен "Феерверк" ясыйлар. (Коммуникативные УУД)

IV. Физкультминут. "Әпипә" көенә бии-бии йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр.

- "Кешегә һәрвакыт яхшыдан-яхшы кирәк" текстында ничә ил яки дәләт хакында сүз бара? (Җавап: 2 дәүләт - Америка, Татарстан. Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.) (Коммуникативные УУД)

- Текстта кайсы шагыйрь турында телгә алына? (Җавап: 1 шагыйрь - Габдулла Тукай). Музыка туктауга берешәр генә калып бииләр.) (Коммуникативные УУД)

- Татарстанның киләчәге кемнәр кулында? (Җавап: Безнең кулда. Музыка туктауга барысы бергә кулга-кул тотынышып берләшәләр һәм круг буйлап биеп әйләнеп чыгалар.) (Коммуникативные УУД)

V. "Кешегә һәрвакыт яхшыдан-яхшы кирәк" тексты буенча фикер алышу. (Коммуникативные УУД)

1.Тактада эш. Таблицаны текстка яраклашып тутыралар (Регулятивные УУД)(1, 2 өстәлдән укучылар

чыгып-чыгып язалар, бер-берсен тулыландыралар



(3, 4 өстәлдән укучылар чыгып-чыгып язалар, бер-берсен тулыландыралар





2. Хикәяне ничек итеп үзгәртергә була, шулай үзгәртеп карарга мөмкин. (Познавательные УУД) (Мәсәлән, флаг, герб, халык, мәдәният, тарихы турында фикерләр өстәргә мөмкин)

V. Йомгаклау.

Укытучы:

  1. Балалар, сезгә дәрес ошадымы?

  2. Дәрес кызыклы булдымы?

  3. Дәрес авыр булдымы?

  4. Дәресне барыгыз да аңладымы?

Балалар җавабы:

1. Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган, шулар кулларын күтәрәләр)

2. Миңа авыр булды.....(кулларын күтәрәләр)

3. Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)

Укытучы: Рәхмәт, балалар, сез бүген бик актив булдыгыз. Бүгенге дәрес безне нәрсәгә өйрәтә, әйтегез әле.

Балалар җавабы: (Мәсәлән) Бүгенге дәрес безне үз илебезне яратырга, аның башка илләргә караганда күпкә матуррак, байрак икәнлеген аңлатырга тели. Текст үз туган илеңне башка илләр белән чагыштырып, аның өстенлекләрен табарга өйрәтә.

Өй эше: Татарстан иле турында тагын ниләр беләсез, шул турыда диалог төзергә.













































5



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал