7


Яшел энәле керпе әкияте.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Тема. "Яшел энәле керпе" әкияте.


Предмет. Әдәбият дәресе.

Дәрес тибы. Диалогик - монологик сөйләм.

Җиһазлау. 4 нче сыйныф дәреслеге. Авторлары Хәйдәрова Р.З., 92-95 нче битләр. 4 нче сыйныф. "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту". Авторлары: Хәйдәрова Р.З., Гиниятуллина Л.Ә. Чыршы, чыршы уенчыклары, кар бабай.

Максатлар.

Танып белү максаты.

Әкиятне сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйли белү. Яңа ел турында белемнәрен тирәнәйтү.

2.Белем бирү максаты.

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль формаларын сөйләмдә дөрес куллану.

3.Үстерү максаты.

Эмоциональлекне үстерү. Нәтиҗә ясый белергә өйрәтү.

4.Тәрбияви максат.

Китап белән чиста, пөхтә эшләү күнекмәләрен тәрбияләү. Яхшы укырга теләү хисен тәрбияләү.

Дәрес барышы.


I .Оештыру. Уңай халәт тудыру. ( 1 мин)

(KОПИ КЛЭП) - тынычлану сигналын куллану.

Уңай психологик атмосфера булдыру.

- Исәнмесез, укучылар!
Иртән тиз генә тордым,
Зарядкага тотындым.
Уңга-сулга иелдем,
Чүгәләдем һәм тордым.
Чиста итеп юындым,
Матур итеп киендем,
Мәктәпкә йөгереп килдем.
Китап һәм дәфтәр әзер
Дәрес башлана хәзер.

- Укучылар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез, кунаклар белән дә исәнләшик.
- Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаегыз һәм урыннарыгызга утырыгыз.
- Мин сезнең кәефләрегез яхшы булганга бик шат, дәресне дежур укучы рапорты белән дәресне башлыйбыз.
- Бүген сыйныфта кем дежур? (Г.Дәлия)

Бүген дәресне мин башлыйм. Сыйныфта барыбыз да бар. Атнаның җомга көне. Урамда көн матур. Бөтен җир ап-ак кар астында калган.Урамда матур.

Көн, чынлап та, бик матур. Сыйныф бүлмәсендә дә якты, җылы. Барыбыз да сәламәт. Дәресебезне дәвам итик.


II. Актуальләштерү. Табышмак әйтү. (1 мин) Слайд № 1,2,3

Табышмакларны тыңлыйбыз.

Һәр җир карланган

Сулар бозланган.

Уйный җил - буран

Бу кайчак , туган? (Кыш)

Аягы юк йөреп тора

Ачык җиргә кереп тора.

Авызы юк - сызгыра,

Кар һәм тузан туздыра. (Җил).


Элек үзе судан туды,

Үзе хәзер су тудыра.

Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек. (Кар бөртеге)


- Балалар бу табышмаклар елның кайсы фасылына багышланган?

Узган дәрестә без нәрсә турында сөйләшкән идек?

Кыш турында сөйләштек.

Кыш айлары кайсы айлар?

Декабрь, январь, февраль.

Бу ай исемнәре татарчага тәрҗемә ителәме?

Январь татарча гыйнвар була.


II. КЛОК БАДДИС структарасы ярдәмендә өй эшен тикшерәбез. ( 2 мин)


Урындыкларны этеп куйдык Сәг. 9.00 билгеләнгән партнерны табабыз, "Кышкы табигать " , "Кышкы уеннар " өйдә темасына язган хикәяләрне сөйлибез.

Башлый кемнең чәче озынрак. 1 минут вакыт бирелә.

Тикшерәбез. ( Г. Айнур, А. Камилла, Кәрим сөйлиләр) укучылар бер беребезгә рәхмәт әйтеп (благодарим друг друга) урыннарыбызга утырабыз.


III. Яңа теманы үзләштерү, белем - күнекмәләр формалаштыру этабы.

(1 мин)
а) Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез икән? Экранга карыйбыз.

Слайд № 4

ТАЙМД- ПЭА- ШЭА (РАУНД РОБИН) иңгә иң партнерлар белән сөйләшәбез. (обсуждение)

Уйлыйбыз. А В партнерлар башлыйлар. 30 сек. бирелә.

1, 3 өстәл. 1 нче номерлар җавап бирә.

Слайд № Дәреснең темасы. 5


Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә сезнең белән "Яшел энәле Керпе "әкиятен укырбыз.

Ә яшел энәле керпе буламы? Ни өчен бу әкият шулай аталган икән?

Текст белән танышкач белербез.

IY. Фонетик зарядка. ( 1 мин)

Сүзләрне дөрес итеп кабатлыйбыз. 92 ,бит. 2 нче күнегү


Y. Сүзлек эше. (5 мин) Слайд № 8,9

Керпе баласы - ежонок

Бервакыт - однажды

Чыршы - ёлка

Энәләре - иголки

Ошаган - понравился

Уйла!- думай

Ышанмаган - не поверил

Яңа ел бәйрәме - Новогодний праздник

Бөтен ,барлык - все

Җәнлекләр - звери


1. Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр уйлыйбыз.

2.Яңа сүзләрне сүзлек дәфтәренә язып куябыз.


YI. Яңа теманы үзләштерү, белем-күнекмәләр формалаштыру этабы.

(5 мин)


1)Текстны балалар үзләре пышылдап укый. Чылбыр буенча укыйлар.

Укып бетергән укучылар урыннарыннан торып басалар басалар.


Текст өстендә эш. Тексттан табып укыйбыз.


  1. Очень долго смотрела на ёлку, понюхала иголки.

  2. Вот интересно, иголки зеленые -презеленые!

  3. Какой большой, какой красивый ёжик!

  4. Однажды Ёжонок увидел в лесу ёлку.

  5. Когда вырасту, я тоже надену такую шубу, подумал.

  6. Все звери пели, рассказывали стихотворения, танцевали вокруг большой ёлки.

  7. Ёжонок все еще не поверил.

  8. Если даже и ёлка, это большой ёжик сказал ежонок.


2)Сорауларга җавап бирәбез.


1. Керпе баласы урманда нәрсә күргән?

2.Ул ни өчен чыршыны зур керпе дип уйлаган?

3. Ни өчен аңа чыршы бик ошаган?

4. Керпе баласы чыршыны тагын кайчан күргән?

5. Җәнлекләр чыршы янында нинди уеннар уйнаганнар?

6. Ни өчен Керпе баласы: "Чыршы булса да, ул - зур керпе!"-дигән?


VII. Физкультминут.


Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк.

Сикергәләп тә алыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк.


VIII. Текст эчтәлеге буенча күнегүләр эшләү. (2 мин)

Ә хәзер бер уен уйнап алабыз. Попкорн. Мин җөмләләр укыйм, текстка туры килсә, сез сикереп торасыз. Туры килмәсә урыныгызда каласыз.


1. Керпе баласы урманда нарат күргән.

Керпе баласы урманда чыршы күргән.

2. Керпе баласына чыршы ошаган.

Керпе баласы чыршыны яратмаган.

3.Керпе баласы чыршыны зур керпе, дип уйлаган.

Керпе баласы чыршыны зур аю дип уйлаган.

4. Җәнлекләр чыршы янында җырлар җырлыйлар, шигырь сөйлиләр, бииләр.

Җәнлекләр чыршы янында шигырь сөйлиләр, китап укыйлар.


5.Ә хәзер укучылар сорауларны миңа бирәбез.

Задаем вопросы на которых нет прямого ответа в тексте.

4 нче күнегү. (94 бит) Түбәндәге җөмләләргә кем күбрәк сорау бирә?.


1. Керпе баласы бервакыт урманда чыршы күргән. 2. Бөтен җәнлекләр дә чыршы янында җырлар җырладылар, шигырь сөйләделәр, биеделәр. 3. Керпе баласы ямь - яшел чыршыны бик яраткан.


6 нчы күнегү. Диалогка төшеп калган җөмләләрне куй. Парларда эш.


- Исәнме, аю!

- ...

- Мин урманда булдым, анда зур керпе күрдем.

- ...

- Ул бик зур, ямь-яшел, энәләре хуш исле.

- ...

- Чыршы булса да, ул - зур керпе.


1) Керпе баласы бервакыт урманда чыршы күргән. - 2)Керпе баласы урманда чыршы күргән.

2) Мин яңа ел бәйрәменә барам. - 2) Мин бәйрәмгә барам.

3) Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. - 2)Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр.


Өстәмә эш.


Җөмләләрне киңәйтеп әйт. " Кардан йомгак" уены.

Керпе баласы күргән. Тун киям. Җәнлекләр биеделәр.

IX. Рефлексия. Йомгаклау.


Дәрестә нәрсә турында сөйлшәтек?


X. Бәяләү. Кояш рәсемнәре таратыла. ! ?

Парковка.


XI. Өйгә эш. 1 Әкиятне сөйләргә өйрәнеп килергә.

2. Текст буенча сораулар төзергә.

Сегодня наша с вами задача - это научиться использовать в речи глаголы прошедшего определенного и неопределенного времени. Научиться пересказывать сказку.


1) 1 нче күнегү. "Яшел энәле керпе" әкиятен искә төшерү. Ике раслауның кайсы дөрес?

2) 3 нче күнегү. Җөмләләрне киңәйтеп әйт. " Кардан йомгак" уены.

Керпе баласы күргән. Тун киям. Җәнлекләр биеделәр.

VI. Диалогик сөйләмгә чыгу.

2)

3) 5 нче күнегү. Сорауларга җавап бирү.


VIII. Өй эше. 7 нче күн., 87 нче бит.





























Физминуткалар

Ак куянкай утырган,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай,
Колакларын селкетә.
Куян туңа башлагач
Аякларын җылыта.
Менә шулай, менә шулай,
Аякларын җылыта.
Куян һаман да туңа,
Сикергәләп тә куя.
Менә шулай, менә шулай,
Сикергәләп тә куя.
Кемдер аны куркытты,
Ул урманга элдертте.

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары - артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.


Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без идән дә юабыз
Һәм керләр дә уабыз,
Тузан сөртә беләбез,
Ашарга пешерәбез.
Тиздән үсеп җитәрбез,
Шунда эшкә китәрбез.

Җил. Җил исә, исә-исә, Агачларны селкетә. Җил тына-тына, тына, Ә агачлар үсә дә үсә, үсә дә, үсә. Сәгать Сәгать йөри "келт-келт", Ул уяна иртүк: тук-тук. Ялкауларны яратмый: юк-юк. Кояш Балалар чүгәләп утырганнар Кояш күтәрелә.Кинәт җил чыкты: Яшен яшьнәде, Яңгыр ява башлады. Яңгыр туктады. Яңадан кояш чыкты. Шаян балалар Бигрәк шаян инде без, Тик тормыйбыз бер дә без. Кулларны күтәрәбез, Аннары төшерәбез. Чүгәлибез, торабыз, Башны уңга борабыз Аннан сулга карыйбыз Һәм сикерә башлыйбыз. Шул арада иелеп, Басарга өлгерәбез. Тирән итеп сулыйбыз, Ял итәргә туктыйбыз. =========== Чәбәк-чәбәк Чәп-чәп, чәбәкәй, Кулларыбыз бәләкәй,Ә хәзер тизрәк-тизрәк Чәбәклик куңеллерәк. Без иде хәзер зурлар Без иде хәзер зурлар, Күп эшли безнең куллар. Без идән дә юябыз, Без керләр дә уабыз, Гөлләргә су сибәбез. Менә шундый уңган без, Менә шундый булган без. ****************** Бергәләшеп без басыйк Бик зур түгәрәк ясыйк Кояшның җылы нурыннан Йөрәкләргә көч алыйк. Татулашыйк, дуслашыйк, Шөгылебезне башлыйк. ***** Киек казлар очалар, Зәңгәр күлгә төшәләр, Рәхәтләнеп йөзәләр, Чирәм буйлап йөриләр. Аннан алар торалар, Канатларын кагалар Җилпенеп талпыналар Бик еракка очалар. ***** Сазлыктагы бакалар Бик иртә уяндылар. Бата-калка, бата-калка Битләрен дә юдылар. Аннан ары зарядкага Тезелешеп бастылар: Уңга-сулга, уңга-сулга Алга-артка, алга-артка Утырдылар, тордылар. Сузылып киерелделәр, Дәрескә тотындылар. ***** Матур сүзләр уйладык Ял итәргә туктадык. Җилкәләрне турайттык, Тирән итеп суладык, Башны як-якка бордык, Чүгәләдек һәм тордык, Бер урында йөгердек, Аннары соң сикердек. Сузылдык -киерелдек. Югарыга үрелдек. Соңыннан тынычланып Шөгыльне дәвам итик. ***** Уң кул ягыңда-уң як, Сул кул ягыңда-сул як. Уң як, сул як, уң як, сул як, Истә калсын ныгырак. ***** Бергәләп басыйк әле Түгәрәк ясыйк әле Менә нинди түгәрәк! Бик кечкенә түгәрәк.Кулны кулга тотынып Артка таба барабыз Менә нинди түгәрәк! Бигерәк зур түгәрәк! Түгәрәктә йөрибез Тыпыр-тыпыр биибез. ***** Куян килгән урманнан, Ерак диеп тормаган. Уйный балалар белән, Колакларын селкетә, Сикергәләп тә китә, Сикерәләр балалар, Аннары кул чабалар. ************ Куян күзен ачуы Төпкә менеп басуы 1-2-3 утыра 1-2-3 ул тора Алан тулы төп тә төп, Сикерәләр дөп тә дөп Кинәт читкә тартыла Һәм урынына утыра. ***** Без әле бераз ардык, Ял итәргә уйладык: Башны иябез алга, Ә аннары-артка. Уңга-сулга борабыз, Аннан карап торабыз. Иң өстен сикертәбез, Кулларны биетәбез. Бер алга, бер артка сузып Күңелле ял итәбез. ***** Идәндәге чебеннәр Парлашып биеделәр. Бии торгач ардылар: Йончыдылар, талдылар. Әйләнделәр, борылдылар Як якка күз салдылар: Күрделәр үрмәкүчне Хушларыннан яздылар. Үсәм Мин әле бик кечкенә, Миңа бары өч кенә. үсә-үсә зур булам, Бик матур малай (кыз) булам. Кошлар Кошлар булып очабыз, Аннан җиргә кунабыз, Бераз ял итәбез дә Тагын очып китәбез. Нәниләр әй нәниләр, нәниләр, Арыдык без, дип әйтмиләр., Аякларын күтәреп, Матур итеп атлыйлар. Хәзер барабыз артка, Егылмыйча, син атла. Бер, ике, бер, ике! Егылмыйча, син атла. Без шулай ял итәбез Без әле бераз арыдык, Ял итәргә уйладык. Башны иябез алга, ә аннары - артка. Уңга, сулга борабыз, Аннан карап торабыз. Иң өсләрен сикертәбез, Кулларны биетәбез. Бер алга, бер артка сузып, Күңелле ял итәбез. Матур тубым Минем тубым бигрәк җитез, Матур итеп сикерә. сикерәләр, әгәр тотып өлгермәсәң, әллә кая йөгерә. Уңган балалар Безнең нәни аяклар Шәп итеп йөгерәләр. Куллар да калышмыйлар, Чәп-чәп итеп бииләр. Шушы нәни балалар чүгәләп, Уенчыклар җыялар да Урыннарга куялар. Куянкай Тәрбияче. Ап-ак куян утырган, Колакларын селкетә. Балалар. Менә шулай, менә шулай Колакларын селкетә. Тәрбияче. Куян, туңа башлагач, Тәпиләрен җылыта. Балалар. Менә шулай, менә шулайТәпиләрен җылыта. Тәрбияче. Куян тагы да туңа, Сикергәләп тә куя. Балалар. Менә шулай, менә шулай Сикергәләп тә куя. Тәрбияче. Кем куянны куркытты? Куян сикереп качты. Балалар. Менә шулай, менә шулай Куян сикереп качты. Кар бөртеге Кар бөртеге өйгә керде, өй эчендә очып йөрде, Менә шулай, менә шулай, Менә шулай, менә шулай. Кар бөртеге бик аз очты, Суздык аңа җылы учны, Менә шулай, менә шулай, Менә шулай, менә шулай. Кышкы урманда Кышкы урманга килдек, Матур урыннар күрдек. Тун кигән каен - уңда, Ямь-яшел чыршы - сулда. Кар бөртекләре оча, әйләнеп җирне коча. әнә куян сикерә, Ул бүредән элдертә. Кызылтүшләр очалар, Бигрәк тә матур алар. Урманда рәхәт булса да, өйгә кайтыйк, балалар


Кар бөртеге

Кар бөртеге өйгә керде,

өй эчендә очып йөрде,

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай, менә шулай.

Кар бөртеге бик аз очты,

Суздык аңа җылы учны,

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай, менә шулай

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык -киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик


Кыш темасына фиминутка

Без - карлар - очабыз

Түбәнгә төшәбез.

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез.

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал