7


  • Учителю
  • Выступление на НПК по теме Э.Касыймов әсәрләрендә гади кеше образы

Выступление на НПК по теме Э.Касыймов әсәрләрендә гади кеше образы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала







1 БҮЛЕК.

Эдуард Салихҗан улы Касыймов

ЭВыступление на НПК по теме Э.Касыймов әсәрләрендә гади кеше образыдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 9 ноябрендә Киров өлкәсенең Нократ авылында туган. 1948-1953 елларда Казан дәүләт университетында укый. СССР Язучылар берлеге әгъзасе(1978), Чаллы Язучылар оешмасының беренче җаваплы сәркатибе. "Ләйсән" әдәби-иҗат берләшмәсенең шеф-консультанты булып тора. Фольклорчы - галим, танылган язучы. Егермегә якын китап авторы. 1986 елның 21 мартында вафат була.

Эдуард Касыймов

(1930-1986)

Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 9 ноябрендә Киров өлкәсенең Слободский районы Нократ авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Әтисе Салихҗан авылда тулы булмаган урта мәктәп директоры, әнисе Мөнәвәрә үзе оештырып, үзе ачып җибәргән балалар бакчасының мөдире булып эшли. Булачак язучы гаиләдә апасыннан кала икенче бала була, аннан ике энесе дөнҗяга килә. Ләкин 1937 елда бу гаилә бәхетсезлеккә дучар була. Аның әтисен кулга алалар . Эдуард Касыймовка тормышның ачысын - төчесен бик иртә татырга туры килә.

1943 елда Нократ мәктәбендә бишенче классны тәмамлауга, аның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган каласы Малмыжга кайта. Эдуард шунда әүвәл җидееллык татар мәктәбендә укый, аннан эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә сигезне тәмамлап, тугызынчы-унынчы класс белемен шәһәрдәге рус урта мәктәбендә ала.

Биографик белешмәләрдән күренгәнчә, мәктәптә укыганда Эдуард Касыймов барлык фәннәрне дә бик җиңел үзләштерә. Ул математикада зур зирәклек күрсәтә. Ул матур әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр языштыра. Биографиядә шулай ук кызыклы гына факт китерелә. Татар язучыларының , диелә анда, Малмың китапханәсендә тупланган барлык әсәрләрен дә, шул исәптән ул заманда Г.Ибрагимов, Ш. Усманов,









Ф. Бурнашларның бу китапханәдә ничектер зыян күрми сакланган китапларын укып чыга. Мәкктәп программасыннан тыш ул рус әдәбияты классиклары, революөион демократлары әсәрләрен кызыксынып укый. Дөнҗя әдәбияты классиклары, мәсәлән, Шекспир, Сервантес, Гюго, Жюль Верн, Купер, Твен, Дюма, Драйзер әсәрләрен укыганлыгы билгеле. Шулай ук ул совет әдәбияты классикларын да укып бара.

1948-1953 елларда Э. Касыймов Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетта уку елларында көндәлек матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре - зарисовкалары, кыска-кыска очерклары һәм хикәяләре күренә башлый.

1953 елда университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Э. Касыймов Азнакай эшчеләр поселогындагы татар урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Язучының үзләренең сүзләренә караганда , Азнакайда эшләгәндә аның сәламәтлеге какшап китә. Врачлар комиссиясе аңа укыту эшләрен туктатып торырга, дәваланырга киңәш бирә. Ул тагын Малмыжга кайта . Аны Киров шәһәрендә чыккан "Комсомолҗское племя" газетасына чакыралар. Ләкин әтисенең халык дошманы саналуы аңа редакциядә эшләргә мөмкинлек бирми. Һәм өлкә комитеты тәкъдиме белән аны Киров өлкәсенең Вятские Поляны районына кергән Түбән Шөн авылы урта мәктәбенә җибәрәләр. Анда ул тарих укыта, соңыннан шул ук мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли.

Ниһаять, КПССның XX съездыннан соң , аның әтисе Салихҗан тулысынча аклана. 1957 елда Э. Касыймов Татарстан Радиокомитетының Кукмара зонасы буена хәбәрчесе булып эшли, Кукмарада яши.

1957 елның җәендә Э. Касыймов, яңадан Казанга килеп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керә. Өч елдан соң шул ук институтның татар фольклоры секторында кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый. Фән эшчесе буларак, фольклорның төр һәм жанрларын җентекләп өйрәнә, диссертация яза. Әдәби иҗат эшен дә онытмый: 1959 елда яшь авторның беренче мөстәкыйль китабы - балалар тормышына багышланган «Кызыл маяклар» исемле хикәяләр җыентыгы: ә 1963 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында, «Кояш көн дә чыга» исемле повесте басыла. Сәнгать кешеләре, галимнәр тормышыннан алып язылган һәм драматик вакыйгаларга шактый бай әлеге повестьны укучылар яратып каршы алалар. Тагын ике елдан соң (1964) әдипнең «Гомер ике килми» исемле романы дөнья күрә. Автобиографик планда язылган N һәм гыйбрәтле язмышларны, тормышның катлаулы, четерекле якларын психологизм алымнары белән сурәтләгән бу әсәр дә әдәби җәмәгатьчелектә уңай фикер уята.

1965-1967 елларда Э. Касыймов Алабуга педагогия институтында татар фольклоры һәм татар әдәбияты курсын укыта. 1966 елда ул «Татар халык









әкиятләрендә сатира һәм юмор» дигән темага диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

Алабугада яшәгән чорда (1962-1972) Э. Касыймовның күләмле әсәрләре - Кама буендагы Бондюг (хәзерге Менделеевск) химия заводы тарихына, эшчеләр сыйныфының үткәндәге героик көрәшенә һәм производстводагы хезмәтенә багышланган «Томан аша» романы, тормышның төрле катлауларын кузгаткан «Бир кулыңны, дустым!», «Көмеш язулы кылыч», «Сорбонна профессоры һәм без» повестьлары басылып чыга. 1971 елда әдип «Томан аша» әсәренең дәвамы булган «Һаваларда тургай» романын тәмамлый. Бу ике роман - дилогия, русчага тәрҗемә ителеп, «Чулман - река внуков» исеме белән 1976 елда Мәскәүнең «Современник» нәшриятында басыла һәм озакламый, 1978 елда, эшчеләр темасына язылган проза әсәрләренә оештырылган Бөтенсоюз конкурсында ВСЦПС һәм СССР Язучылар союзының кызыксындыру премиясенә лаек була.

1972 елда әдип Алабугадан Чаллыга күчә һәм Кама буйларына автогигант корылышы алып килгән зур үзгәрешләр, яңарышлар турында байтак кына очерклар, кыска хикәяләр һәм мәкаләләр язып бастыра. 1979 елда аның Мәскәүдәге «Советская Россия» нәшриятында «Язучы һәм заман» дигән сериядә Кама буе нефтьчеләренә багышланган очерклар китабы («На Каме-реке») дөнья күрә.

Э. Касыймов күп еллар буена шеф-консультант сыйфатында автомобиль үзәгендәге «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итте. Ә 1980 елда РСФСР Язучылар союзы идарәсенең махсус карары белән Чаллы язучылар оешмасы ачылгач, ул 1981 елның язына кадәр аның җаваплы сәркәтибе

булып эшләде.

Язучы бу чорда "Җир балкышы" романы өстендә эшли. Аның соңгы исеме "Шиңмәсен гөлләрң" . Әмма язучыга бу әсәрен басылган килеш күрергә насыйп булмый. 1986 елда ул вафат була. Кабере Орловка авылы артындагы зираттагы "Атаклы кешеләр аллеясе"ндә. Язучылар бүлеге кабергә таш куйдыра. Чаллы урамнарының берсенә Э.Касыймов исеме бирелгән. Ул торган йортка мемориаль такта куелган.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм илле яше тулу уңае белән, Э. Касыймов 1980 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Э. Касыймов-1957 елдан КПСС члены, 1964 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы иде.



kitap.net.ru/kasyimov.php, э.к. үзе калдырган биография matbugat.ru/enc/kasyymov-eduard-185</</u>

















2 БҮЛЕК

"Кояш көн дә чыга" повесте.



"Халык иҗатын өйрәнү, халык рухына бар булган тирәнлеге белән төшенергә омтылу...Язучы өчен бик тә кирәкле күренеш...Без моны Эдуард Касыймовның бөтен иҗатында күрәбез. Алай гына да түгел, язучы нәкъ менә фактик күзәтүләргә , ачыклап әйтсәм, фольклор экспедицияләре биргән материалларга таянып, үзенең " Кояш көн дә чыга" исемле повестен яза. Тумыштан сукыр кеше, аның аяныч язмышы, гаять авыр халәте, аңа төрле кешеләрнең төрлечә мөнәсәбәте һәм чын дусларының ярдәме белән, ниһаять, күзе ачылуы - болар барысы да әсәрдә ышандыргыч итеп сурәтләнәләр", - дип язды Р.Мостафин. (1)

Ф.Зөлкәрнәев тә шундый ук фикерне үзенең "Казан утлары"нда басылган "Соклану хисе" дигән мәкаләсендә шундый ук уңай фикерне әйтә:

"Кояш көн дә чыга" - язучының беренче әсәре . Биредә табигать сыный . Әсәр үзәгендә тумыштан сукыр Абдулла образы. Тормышның күп шатлыкларыннан, ләззәтләреннән мәхрүм ителгән бу геройның күңеле матурлыгына , байлыгына сокланмый мөмкин түгел. Ул - гадел, эчкерсез, матурлыкны, игелекне бик сизгер тоючы кеше. Бик күп җырлар , әкиятләр, риваятҗләр белүче, шулар кочагында матур бер тормыш белән яшәүче бу кеше халыкның җанлы күңеле булып күренә, шул күңелнең бүгенге көнгә тоташкан нерв очы сыман тоела."(2)

"Кояш көн дә чыга" повесте - Э. Касыймовның беренче күләмле әсәре. Кайбер галимнәрнең әйтеүенчә, повесть автобиографик материалга корылган.

Күренекле фольклор галиме Хәмит Ярми белән Э.Касыймов Пермь өлкәсендә йөргәндә сукыр җырчы Абдулла Кретовны очраталар. Абдулланы әнисе тиф белән авырганда таба, шуңа күрә бала сукыр туа. Галимнәр җырчыны күз табибына алып барып күрсәтәләр. Операция ясату өчен Абдулла Кретов бер ай чират тора. Операциядән соң Абдулла 12 процентка күрә башлый.

Язучы гади кешене, ләкин гадәти булмаган язмышны сурәтли. Аның герое Абдулла тумыштан сукыр. Ул гадәти булмаган шәхес, һәм гадәти булмаган хәлләрдә хәрәкәт итә.

Ә хәлләр монда чынлап та үзенчәлекле. Сукырлар дөньясы ике күзе дә ачыклар дөньясы түгел. Алар дөньяны үзләренчә кабул итәләр, аны бөтенләй башкача сизәләр.

Дөнья әдәбиятында мондый образлар булды инде. Рус әдәбиятында гына да В.Г. Короленконың "Сукыр музыкант" дигән әсәрен күрсәтеп була. Анда











да музыкант, монда да шул ук музыкант. Күрәсең, сукыр персонаңны музыкант итү язучы өчен отышлы алымдыр. Музыка андый персонажның эчке кичерешләрен, рухи һәм физик газапларын , шулай ук шатлыкларын да чагылдырырга ярдәм итә. Кеше дөнья белән үзенчәлекле мөнәсәбәткә музыка аша керә. Сукырлылар профессионализм ягыннан күзлеләрдән әлләни калышмый диярлек.

Алдан ук шуны әйтергә кирәктер. Әлбәттә , әсәр социалистик реализм методы белән иҗат ителгән. Шулай икән , димәк, проблеманың оптимистик рухта хәл ителүендә шик юк. Билгеле, Абдулла вакыт-вакыт рухи төшенкелеккә бирелә, ләкин бу автор тарафыннан вакытлы күренеш итеп бәяләнә.

Абдулла белән беренче танышу ук укучыны гаҗәпләндерергә мөмкин. Сукыр Абдулла колхоз идарәсендә каравылда тора. Аның карамагында төнлә колхозның бөтен хуҗалыгы, колхозның үзенең ГЭСы, ачык һавада дистәләгән машина һ.б. Кыскасы , Абдулла колхоз милкен саклый, үзе генә түгел , Тарзан исемле тугрылыклы дусты эте белән. Автор фикеренчә, Абдулла сукыр суфый түгел, авылда да ул төшеп калганнардан саналмый, мескеннәр рәтендә йөрми.

Повесть идиллик күренеш белән башлана. Ишкәй суы буенда Ишкәй авылы тормышы , беренче карашка, тыныч кына ага бирә: гидростанөия эшли , клубта кино күрсәтәләр, авыл яшьләренң үзләренең кичке тормышы. Һәм төнге каравылда торган Абдулла барысы турында да уйлана: станциядә хәзер кайсы дежур тора икән, утны сүндерергә онытмадымы, хатыны Азизә белән кечкенә кызы Җәмилә тыныч йоклыйлар микән?

Шушы көндәлек уйларга ялгап, Э.Касыймов повестька музыка темасын кертә. Абдулланың музыканы аңлавы гаять нечкә. Гармунчы Хәйрулланың уйнаганын ишетү белән ул , "күңеленнән әрләп : "Бер күргәндә әйтергә кирәк әле үзенә, азагын бозып уйнамасын", диде.

Шушы керештән алып , Э.Касыймов музыканы Абдулланың гомерлек юлдашы итә.

Сукыр музыкантларның язмышы шактый катлаулы . Өстәвенә , балачагы гатяь кыен заманга туры килә, аларның гаиләсе язмышын да трагедия дип атап була.

Күренә ки, Абдулланы югары катлам вәкиле , өендә хәтта рояль булган В.Г. Короленко герое белән чагыштырып булмый. Әмма Э.Касыймовның максатын да онытмаска кирәк. Ул соөиалистик реализм белән иҗат итә.Раслаучы метод совет чынбарлыгында бер генә дә талантның да югалмавын күздә тота.

Борын - борыннан килә торган традиция буенча , сукыр җырчылар урам сәнгатенең актив вәкилләре булганнар. Моның өчен антик заманнардан бирле килгән легендар Гомерны гына да искә төшерү җитә. Рус былиналарындагы, украин думаларындагы сукыр гөслечеләр һәм







бандурачылар да хәзер легендар шәхесләргә әйләнгәннәр.

Безнең татарда борынгыдан килгән мондый традиция юк та кебек, әмма чичәннәр арасында сукырларның булуы бик ихтимал. Аннан соң , дини менталитет та моны өнәп бетермәде.

Инде атеизм позицияләре көчәйгәч, татарның да урам артистлары күренә башлады. Алар күбесенчә сәйяр артистлар иде. Бу сәйярлек башлыча поездларда, пароходларда, гомумән халык күп җыела торган урыннарда күбесенчә җырлап йөрүгә кайтып калды.

Халыкта гарипләрне кызгану хисе көчле. Моны илгизәр артистлар яхшы аңлыйлар. Алар арасында гаять талантлылары да, тыйнак тавышлылары да бар иде. Бу төр артистлар бигрәк тә сугыш елларында һәм аннан соңгы дәверләрдә активлаштылар.

Сукыр җырчылар , мәсәлән, ул чорларда Казан - Арча шәһәр яны поездында бик күп йөрде. Халык аларны аңлый иде...

Әмма барлык сукыр җычылар да бу сәяхәткә алай ук бик теләп чыкмаганнардыр. Ләкин шуны да онытмаска кирәк - кем ничек булдыра ала , шулай яши. Талант кешегә яшәүне тәэмин итәргә, шуңа хезмәт итәргә тиеш. Һәм яшь Абдулланың шушы зшкә тотынуы табигый. Аны тормыш мәҗбүр итә.

Ул 1943 елда сукырлар мәктәбен бетереп кайтканда өйдәге хәлләр чынлап та шәптән булмый. Карт әнисе түшәктә ята, Сабир абыйсы фронтта, хаты- хәбәре юк. Сугыш вакытындагы колхоз эше дә аз ярдәм итә. "Ары сугылды, бире сугылды егет, колхоз ындырына барып җилгергәч әйләндереп йөрде, капчык тотып торгалады, әмма авыру ананы туендырырлык , тәрбияләрлек бернинди җай тапмады."

Бу кыен хәлләрдә аңа хәттә бригадир Җәләлетдин дә булыша алмый: "Чык син,Абдулла,халык арасынна,-диде, - тимер юлда, пароходларда йорерсең, уйнарсың, ерларсың...Халык ни булса да бирми калмас . Бүген ансыз булмый..."

Гонорар дигән сүзне язучылар гына белә. Халык бу турыда хәбәрдар түгел . Шуңа күрә җырлаган өчен әҗерен алу еш кына хәер эстәү итеп каралган. Эмма хәер эстәүче кулын сузып торса , җырчы җырлый , аңа хезмәте өчен бирәләр. Бары тик шуларны Җәләлетдин картның популяр аңлатуыннан соң гына Абдулла гармунын күтәреп чыгып китә.

"Карт әнкәсенә вакытыннан элек кара гүргә керергә юл куерга тиеш идемени? Абдулла моңа юл куймады . Ул, атна-ун көнгә бер кайтып, әнисенә ризыктыр дарудыр калдырып,аны көченнән килгәнчә тәрбияләп киткәләде".

Абдулла үз хезмәте белән көн күрергә өйрәнгән башкаларның кызгануына үзенең мохтаҗ икәнен белдерәсе килми. Әмма бер үк вакытта персонаҗның үз ягын гына каерган кешеләрдән әхлакый яктан өстен икәнен











дә образ тулысынча ачылмас иде. Шуның нәтиҗәсендә,повестьта Карибулла исемле персонаж пәйдә була.Ул Абдуллага чит-ят кеше дә түгел,әнисе ягыннан чыбык очы кардәш тә туры килә.Туган бит , тагын кемгә ышанырга кирәк.

Абдулланың алга таба кылган гамәлләрен аңлар өчен ул еракта калган елларның аерым вакыйгаларына әйленеп карарга кирәктер.Ул заманнарда вакытлы матбугатны күзәтеп баручы зыялылар хәтерли торганнардыр: сугыштан соң Одесса галиме, күз врачы Филатов турында күп яздылар . Аның исеме легендага әйләнгән иде. Филатов күзгә операция ясауның үз методикасын булдырган галим - офтальмолог, күпләрне күзле иткән кеше. Безнең заманда мәрхүм Федоров та шушы өлкәдә эшләде. Филатовка операциягә эләгү узе бер зур уңышка саналда ,халыкның өмете бу галимгә юнәлгән иде.

Җирле доктор киңәше буенча, Абдулла да Одессага җыена. Одесса ерак, анда барып җитәр өчен күп акча кирәк. Бер тиенгә дә тормаган хезмәт көне белән андый сәяхәткә чыгу мөмкин түгел. Иске тальянкасын сатарга туры килә, бердәнбер сарык бәрәнен дә саталар, күршеләрдән әҗәткә алалар.

Абдулланың җыенганын гына көтеп торгандай, "чыбык очы ботак" Карибулла тагын пәйдә була, үзен ерак юлда юлдашлыкка тәкъдим итә. Шуннан соң инде Карибулла Абдулланың хәленнән файдаланучы персонажга әйләнә. Карибулла Одесса турнесе вакытында гап-гади вокзал карагына әйләнә. Дөрес, Э.Касыймов моны турыдан-туры әйтми, бары тик Крибулланы бу сәяхәттә бик баеп кайткан икән дип сөйледеләр дигән җөмлә белән чикләнә. Ә югалан чемоданнар өчен сукыр Абдулланы тотып тинтерәтәләр.

Беркатлы җырчы кардәшенең һәр сүзенә риза була, шактый битараф кыяфәт белән аның һәрбер таләбен үтәп тора. Ул бу көннәрдә бер тапкыр да үзенең хокуклары турында авызын ачмый.

"Егет, җене котырыпмы, әллә абзыйсының сүзеннән туепмы, күнде, буйсынды.Ул вагоннан вагонга күчеп, җырлап йөрде, ә тегә үзенең иске киез эшләпсенә акча җыйды. Шулай йөри торгач , байтак ача тупладылар, ахры, чөнки абзыйның тавышы ук үзгәрде, калтыранулы пышылдауга әверелде..."

Бу беренче ирешелмәгән максаттан соң да Абдулла Одесса турында, күзгә операция ясау турында хыяллана. Бу теләк бер сүнеп, бер кабынып. Озак елларга сузыла.

Сукыр җырчы - Ишкәй авылының сөеклесе. Аның җырлавын, моңлы тавышын яраталар. Бу язучыга повестька этнографизмнар кертергә ярдәм итә. Шуңа бәйле рәвештә Э.Касыймов җырның һәм музыканың Ишкәй авылы тормышындагы урынына да туктала. Вакыты-вакыты белән автор җырларның, уеннарның авыл тормышындагы ролен арттырып та җибәрә кебек. Ишкәй халкы, ди автор, болынга төшүне сагынып көткән, көндезләрен









җиде кат тир түгеп, җен кебек эшләгән, кичләрен ашаган - эчкән, уен - җырын башлап җибәргән.

"Еш кына төрле тартышлар, орышлар бер - береннән үч алулар ул кичләрнең ямен бозып торган. Болар юк хәзер, хәтфә болынны тасма - тасма бүлүләрнең эзе дә, тамгасы да калмаган... Хәзер бар да тигез, барына да иркен. Шул тигезлек, иркенлекне тойган хәлдә, күмәкләшеп печән чабулар, рәт - рәт басып, хуш исле печәнне бер чүмәләгә өюләр,терсәккә - терсәк тидереп кибән куюлар, ә соңыннын, эңгер - меңгер таралгач, гармон сузып, аяк тибеп, дөнья яңыратулар - ай - һай рәхәт тә соң!"

Чын мәгънәсендә идиллик картина, "алтын гасыр" кире кайткан кебек. Әмма әсәр музыка турында, ә сәнгать - идлиллияне үзеннән - үзе тудырырга сәләтле категория. Шуңа курә повестьта табигатьнең дә үтә романтик итеп тасвирлануына гаҗәпләнмәскә кирәк. Бу күренешәләрне сурәтләүдә автор кайчак пафоска бирелеп китә, монда хезмәт һәм җир темасы идиллик фонда хәл ителә. Мсәлән, менә мондый юллар: "Абдулланың кәефе шәп бүген. Маңгай тире агызып эшләгән халыкның куңелен күтәрәсе, "алтын кулларның" дәртен, куәтен арттырасы бар аның, шуңа ерактан ул баянын сузып, тамагына көй салган". Абдулла бөтен бер агитбригада башкарасы эшен үз өстенә ала.

Шундый ук атмосфера Абдулла болында печәнчеләр белән очрашканда да күзәтелә. Болар барысы да жанр таләбе.

Персонаж тирәсендә Абдулла әле үзе дә юньләп аңлап бетермәгән көрәш башлана. Анда бер якта кардәшен әле дә тынычлыкта калдырырга теләмәгән Карибулла, икенче яктан - фольклорчы галим Якуп Сәйфи.

Карибулланың үз карыгы кырык: Абдулланың үзен бик үк җылы кабул итүенә ышанып бетмәгән Карибулла аның янына улы Гафиятне җибәрә. Малай Абдулла алдына, әтисе өйрәткенчә, мәсьәләне кабыргасы белән куя. Күп итеп акча эшләп кайтса, Карибулла улына гармонь алып бирергә вәгъдә иткән икән. Әлбәттә, уңай герой бу тәкъдимне нәфрәт белән читкә кага. Чөнки Абдулла алай йөрүне мескенлек, хәер сорашу, түбәнлек дип атый. Гафият бәләкәй чыгында бер аяган арба тәгәрмәченә кыстырган, хәзер ул аксак. Карибулланың уенча , аксак белән сукыр акчаны эшли алырлар иде.

Ә менә Якуп Сәйфи халыкка хезмәт итүне башкачарак күз алдына китерә. Фольклор экспедициясенә чыккан бу "илле-илле биш тирәләрендәге күпереп торган чалчәчле" ир бу юлы Татарстаннан читтә яшәгән мишәрләр ягына юнәлә.

Карибулладан аермалы буларак, Якуп Сәйфи Абдуллага матди керемнәр вәгъдә итми. Ул бу халык талантына билгесезлектә юлын гына өйрәтә. Сукыр җырчы белән беренче очрашуында ук, ул җылаларны нотага салып, яхшыларын сайлап китап итеп чыгарырга вәгъдә итә.











Абдулланың талантлы булуы аның җырны бизәкләп башкарырга омтылуында да күренә. Абдулланың Якуп Сәйфи белән хезмәттәшлек итүә ике як өчен дә файдалы булып чыга. Беренчедән, ул Абдуллада киләчәк өчен ниндидер өмет уята, сукыр буларак, күңелендә йөргән кимсенү хисенә чик куя башлый. Ә Якуп Сәйфи исә хәзер халык иҗаты әсәрләрен җыючы гына булып калмыйча, бу сукыр талантның хәленә дә керергә, аңа чын күңелдән булышырга да омтыла. Ул инде фольклор материалын туплаучы гына түгел, шушы материал чыганагы турында кайгыртучы да.

Абдуллага операциягә барыр өчен юллык акчаны табу шактый кыен була. Шулай да Абдулланың язмышы турында ике яклап кайгырта башлыйлар. Парторг Хәир Әхәтов элек тормышка ашмый калган Одесса вариантын күздә тотса, Якуп Сәйфи Казан докторына мөрәҗәгать итүне кулай күрә. Бу турыда , әлбәттә, Абдулла да уйлана. Өмет чаткысы бер югалып. , бер күренеп китсә дә, ул киләчәк тормышында үзгәреш булачагына ышана .

Инвалидлык кәгазен яңарту өчен район больницасына килгәч, врач өмет чаткысын тагын кабызып җибәрә. Абдулла операциягә барыр өчен акча барлар өчен, хәтта, элекке касебен искә төшерә. Әлбәттә, ул уңышсызлыкка очрый. Э.Касыймов Абдуланның эчке дөньясына ныграк анализ ясарга омтыла, ә бу - әдәбиятның төп вазифасы. Автор әле тормыштан өметен өзмәгән, ышанычы кимемәгән кешенең уй- фикерләрен күрсәтә. Күренгәнчә ул инде үз көченә , үз мөмкинлекләренә ышана. Ләкин табигать алдында ул көчсез булып чыга.

Хәер Әхәтов "Беркемгә дә әйтмичә ярамас эш эләгәнсең, - ди. Егет кешегә килешми. Безнең белән киңәшсәң ни була? Булышыр идек..."

Повестьнең финалы тантаналы. Монда кеше шатлыгы, куанычы. Алгы планга гомумкешелек сыйфатлары чыга.

"Кинәт алар өстенә мул булып чыгып килгән кояшның алтын нурлары сибелде. Абдулла тәне буйлап ниндидер дулкыннар йөгерүен тойган хәлдә, кояш чыгышыннан күзен ала алмыйча озак кына карап торды да , күңеле тулып, әсәрләнеп:

- Кояш ... Аның чыгуын беренче ... Ә бит кояш көн дә чыга... дип пышылдады"

Кояш монда тормыш символы, кешенең күрү сәләтен кояш символлаштыра.

Үзәк геройны берникадәр дәрәҗәдә идеаллаштыру күзгә ташлана. Әмма ул тумыштан , табигате белән шулай: кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, гаиләсенә карата кешелекле, үз мәшәкатьләрен башкаларга аударырга теләми.

Әсәр әле дә үзенең укчысын югалтмады, кызыксындыра . Абдулланың , аның тирәсәндәге кешеләрнең язмышы теләктәшлек таба.











3 БҮЛЕК.

"Сорбонна профессоры"

" Эдуард Касыймовның "Сорбонна прфессоры"(1970) повестендә , әйтик , университет тормышы , галимнәр, студентлар дөньясы шактый тулы һәм матур күрсәтелә. Шулай да авторның төп уңышы - катлаулы һәм драматик язмышлы , шул ук вакытта үтә нечкә һәм саф күңелле , оптимист табигатьле профессор Одинцов образы" (3).

Бу гадәти образ түгел. Одинцов - элеккеге ак эмигрант, Советлар Союзына әйләнеп кайткан зур галим.

Һәрбер эмигрант Советлар Союзының булып исәпләнгән чакларда Одинцов Россиягә кайта. Француз теле укытучысы Ксения Гавриловна эмиграция тарихы турында студентларга кыскача гына информация ясый. Ул профессор Одинцовка ярыйсы лояль характеристика бирә. Иң беренче итеп , эмиграциянең сәбәбе политикадан читләштерелә. Аның фикеренчә, Одинцов уйдырма корбаны булган. Революция, культураны җимерә, Россияне упкынга этәрә дигән имеш -мимешкә ышана Ә ул - культура кешесе , фән эшлеклесе. Шуңа күрә ул эмиграциягә киткәч, башкалардан читләшеп, тарих фәне белән ныклап шөгыльләнә башлый.

Ксения Гавриловна идеаль галим портретын бирә. Культура тарихы галиме буларак, Одинцов бик күп телләрне өйрәнә, зур -зур хезмәтләр бастырып чыгара. Сорбоннада укыта , политикага катнашырга теләми. Ләкин политика аны барыбер таба. Фашистлар Францияне оккупацияләгәч , ул Каршылык хәрәкәтенә кушыла. Мадам Элизабет , профессорның хатыны, фашистлар күптән ирем белән кызыксыналар иде, ди. Ләкин профессор бирешмәде. Шуңа күрә аны һәм хатынын концлагерҗга ябалар. Ә бердәнбер уллары Жак гестапога эләгә һәм исән калмый.

Баштарак студентлар профессор укыткан грек теленә каршы булалар, ләкин ул үзенең кешелекле мөгамәләсе белән үзенә карата.

Профессор дөньяны яхшы яктан гына күрергә өйрәнгән, бәлки моның сәбәбе аның озак еллар буе Европада яшәвендәдер. Шуңа күрә Советлар илендә бөтенесе дә аңа ал да гөл булып тоела . Мәсәлән, ул университетның китапханәгә соклана. Анда китапларны бушка алырга була икән.

" Сорбонна профессоры һәм без" исемле повестьтә профессор Одинцов образы - һичшиксез, Э.Касыймовның уңышы, дип яза Ф.Зөлкәрнеев. Башка повестьларда үстерелеп килгән идея - кешенең үз- үзенә тугрылыгы, тормыш позициянең ныклылыгы турындагы фикер бу образда күпмедер дәрәҗәдә төгалләнеш таба... Одинцов фашист дәһшәтен кичерә, аңа каршы көрәшә. Рухи позицияләреннән бер карыш та читкә китми , киресенчә, ул үз позицияңне, идеалыңны актив якларга кирәк нәтиҗәгә килә. Һәм шунысы игътибарга лаек: дәһшәтле чорларны , фашизм фаҗигаларын кичерүенә карамастан, ул һаман да үтә кече күңелле, нәфис җанлы булып кала. Кешегә бәхетле киләчәккә булган якты ышанычын җуймый" (4)







ЙОМГАКЛАУ.



Нәтиҗәдә шуны әйтергә мөмкин. Геройларның язмышлары, харрактерлары тормыш законнары белән, әйләнә - тирә мөхит белән билгеләнә. Фән һәм техника, сугыш чорының , сугыштан соң чорының авырлыгы аерым кешегә тәэсире повестьларда югары профессиональ күрсәтелә. Кешенең эчке дөньясына мөрәҗәгать итүе нәтиҗәсендә шундый образларны барлыкка китерщ: Абдулла (Кояш көн дә чыга), Одинцов профессоры (Сорбонна профессоры һәм без).

Геройларның тормышка мөнәсәбәтен Э.Касыймов кечкенә вакыт эчендә түгел, вакытның зур өлеше эчендә - аларның биографияләрендәге булган фактлар ярдәмендә күрсәтергә тырыша. Бигрәк тә " Кояш көн дә чыга", "Сорбонна профессоры" әсәрләрендә.

Геройларның физик яктан тулы булмавы шулай ук образны ачуда зур роль уйный (Абдулла). Бу очракта геройларның эчке кичерешләрен автор тирә -юньдәге кешеләр белән мөнәсәбәтен аларның эшләрендә, конфликтларда күрсәтә.

Шулай итеп , геройларның үзара мөнәсәбәтен төрле аспектларда ачу Э.Касыймовның язучы буларак оста булуын күрсәтә. Аның ярдәмендә повестьлар илебезнең рухи, политик, җәмгыять тормышының динамик үсешен ача ала.

















































Кулланылган әдәбият:



  1. Р. Салихов "Кояш томанны тарата" - Таткитнәшр., 2003.

  2. Р. Мостафин Яшь укучыга хат. - Китапта Э.Касыймов. Повестьлар. - Казан: Таткитнәшер., 1980. - 336 бит

  3. Э.Касыймов. Повестьлар. - Казан: Таткитнәшер., 1980.

  4. Ф. Зөлкәрнәев Соклану сәләте. - Казан утлары, 1982, № 6. - 176 бит

  5. Ф Миңнуллин. Прозаның гражданлык йөзе. - Казан: Таткитнәшер., 1983. - 51 б.

  6. Ф. Зөлкәрнәев Соклану сәләте. - Казан утлары, 1982, № 6. - 178 бит













































































Искәрмәләр







  1. Р. Мостафин Яшь укучыга хат. - Китапта Э.Касыймов. Повестьлар. - Казан: Таткитнәшер., 1980. - 336 бит

  2. Ф. Зөлкәрнәев Соклану сәләте. - Казан утлары, 1982, № 6. - 176 бит

  3. Ф Миңнуллин. Прозаның гражданлык йөзе. - Казан: Таткитнәшер., 1983. - 51 б.

  4. Ф. Зөлкәрнәев Соклану сәләте. - Казан утлары, 1982, № 6. - 178 бит

























13



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал